СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА «Гаилә бәйрәме»

Категория: Музыка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА «Гаилә бәйрәме»»


муниципальное бюджетное дошкольное

образовательное учреждение «Детский сад села Вахитово»

Кукморского муниципального района Республики Татарстан













СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА

«Гаилә бәйрәме»










Составители: Низамиева Г.Р.

музыкальный руководитель,

Нуриева С.М., воспитатель








2020



(Балалар ике рәткә чыгып басалар, матур көй уйнап тора)

Тәрбияче.

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен әти-әнием белән!

Татулык – гаиләбез нигезе!

Әби-бабам – иң кадерле кеше!

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен туганнарым белән!

Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм,

Горурланам гаиләм белән!


Хөрмәтле кунакларыбыз, бүгенге Гаилә бәйрәмендә сезне күрүебезге бик шатбыз. Рәхәтләнеп ял итегез, күңел ачыгыз, балаларыгызга көч, дәрт биреп торыгыз. Әзерләгән программабызны рәхим итеп карагыз. Без башлыйбыз!

Балалар.

Кояш көлеп карый безгә, күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага диңгез ягына.


Агачка кунып, чыпчыклар чыелдашалар,

Яшькелт-кара сыерчыклар эй җырлашалар.


Гөрләвекләр ага, кояш елмая,

Торналар үтте тезелеп бая.


Гөрләвекләрдә уйный үрдәк, каз.

Илне яшәртеп, шаулап килә яз.


Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, чакырабыз барысын!

Безнең белән күңел ачып, җырлап-биеп алырсыз.


Һәерле көннәр телибез, тыныч булсын дөнъялар.

Әти-әни белән бергә үссен иде балалар.


Җыр “Хаерле көн”

Балалар.

Көннәр аяз, күктә алсу, нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы – сагынып көткән яз килә.


Әйтегезче: кайсы вакыт яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам, әмма яз күңеллерәк.


Күңелләргә шатлык өстәп, ашыгып ямьле яз килә.

Бүген гаилә бәйрәме бит, - шуңа җырлыйсы килә!


Күтәренке күңелле, бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая, яшералмый шатлыгын.


Тып-тып тама тамчылар, җырлап бәйрәм көенә.

“Бәйрәм бүген!” дип, гүя тамчылар да сөенә.


Җырлыйсы килеп кенә тора бүген безнең дә,

Көтеп алган бәйрәме бүген һәммәбезнең дә.


Җыр “Бәйрәм белән, әнием”





Шигырь “Әнием” Нуриева Рания

Әнием минем матур, Битләре аның кайнар,

Күзләре якты, көләч. Ә куллары йоп-йомшак.

Шундый күңелле була, Конфетта кирәк түгел,

Ул өйгә кайтып кергәч. Кирәк түгел курчак та,

Мин елышам әнигә Чөнки мин әниемне

Әни миңа елыша. Алдым инде кочаклап.


Җыр “Бәйрәм бүген”

(Балалар урыннарына утыралар, 4 малай моряклар биюенә киенергә кереп китә, Нигам. Рания чыга )


Шигырь “Әти белән бергәләп” Ниг. Рания

Әниләрнең бәйрәмендә Әнием бер безгә карый,

Безнең өйдә бер гадәт: Бер безнең сыйга карый:

Чәй табыны әзерлибез Бу кадәрле нигъмәтләрдән

Әти белән бергәләп. Өстәл сынмаса ярый.-


Ашыгып, чәкчәк ясыйбыз,- Әй мактыйлар безгең сыйны:

Пешеп килә бавырсак. -И тәмле соң, уңган соң!-

Йә, кайсына өлгерергә, Әти белән мин пешергәч,

Бигрәкләр дә авыр чак. Нигә тәмле булмасын?!

Өйдәгеләр уянганда

Әзер инде һәммәсе,

Әти әйтә:”Булганы шул,

Ни диярсең, әнкәсе?”

(Кечкенә кызлар яулыклар тотып әзерләнеп торалар,

5 зур малай солдатка киенергә кереп китә)

Тәрбияче.

Безнең нәни кызларыбыз әниләргә булышалар,

Индә зу-у-р үсеп җиттеләр, хәтта керләр юышалар,

Табакларга сулар салып, эзерләнеп маташалар.

Карагыз әле аларга, әнә ничек тырышалар.


Без яулыкларны юабыз (малыши)

(Кызлар табакларын тотып чыгып китәләр,

башларына чәчәкле ободоклар куеп керәләр)


Шигырь “Почмакта торам” Аяз

Әни почмакка бастыра мине,

Нигә икәнен беләсез инде!

Чыкмый тыным да, еламыйм хәтта.

Елау турында уйламыйм хәтта.

Торам төз генә, телләшми генә,

Сер бирми генә,cөйләшми генә.

Әзер мин монда көн дә торырга –

Өйрәнәм бит мин cолдат булырга!

Солдат булырга – сакта торырга!


(5 малай һәм кечкенә малайлар чыгып басалар,

икесе автомат тотып сакта тора)


Җыр “Солдатта булган диләр”


Шигырь “Әтием белән бергә” Кәрим

Әтием белән икәү без гел бергә йөрибез,

Бергә утын кисәбез, бергә карлар көрибез.

Язлар җиткәч, балыкка таң аткач ук барабыз,

Тотмый калсак, әнигә дип сатып кына алабыз.

Әгәр барсак урманга, бергә җырлап алабыз,

Яшеренгән гөмбәне икәү эзләп табабыз.

Бергә ишкәк ишәбез, бергә кәрзин үрәбез.

Бик күңелле яшибез менә шуңа күрә без.


Тәрбияче.

Моряк биюен биергә хазер чыга егетләр,

Алар шундый булдыралар, шаккатсыннар әтиләр.

Раз, два, каты бас, идән сынмасын иде,

“Яблочко” биюгә генә бераз чыдасын иде.


Моряклар бию “Яблочко”


(Бөтен малайлар солдатка киенергә кереп китәләр)


Шигырь “Бүләк” Ралина


Нәни кыз Гөлчәчәк Су сибә аларга

Салкын кыш көнендә Һәр иртә һәм кичен,

Чәчәкләр үстерә Беләмсез ул шулай

Тәрәзә төбендә. Тырыша ни өчен?

Тиздән бит әниләр

Бәйрәме җитәчәк,

Шул көнгә зур бүләк

Әзерли Гөлчәчәк.

Тәрбияче.

Әни, син минем җирдәге иң якын кешем!

Әни, син минем күктәге якты кояшым!

Таң йолдызын хәтерләтә синең күзләрең.

Балдан да татлы тоела синең сүзләрең.

Үләннәрдән дә йомшактыр синең чәчләрең.

Сиңа булсын бакчадагы гүзәл гөлләрем!


Җыр “Гөлләр”

(Кызлар восточный биюгә киенергә кереп китәләр)

Тәрбияче.

Балалар, безнең өйләребездә иң өлкән, хөрмәткә лаеклы кадерле кешеләребез дә яши. Аларның сүзләрен тыңласак, киңәшләрен файдалансак, туры юлдан, бер дә хаталар ясамыйча атлап барырбыз кебек. Ул инде, әлбәттә, безнең бабаларыбыз. Сез, балалар, аларның нәселләрен дәвам итүчеләр. Шуңа күрә, бабайларыгызның йөзләренә кызыллык китермичә, исемнәренә тап төшермичә, чын кеше булып яшәргә кирәк.

Бабай янымда булганда бернәрсәдән курыкмыйм.

Аның сүзе – миңа закон, мин бабамны гел тыңлыйм.

Яшәсен безнең бабайлар сәламәт hәм шат булып.

Балаларының, оныкларының кадерлеләре булып.



Шигырь “Безнең бабай” Ленар


Исем китә: безнең бабай җитмеш төрле һөнәр белә.

-Каян болай, ничек алай? дисәң әгәр, көлә генә.

-Без, оланнар, яшь чагында тырай тибеп йөрмәдек,- ди,

Әти нәрсә кушса, шуны иренмичә эшләдек,- ди.

Җитмеш төрле һөнәр белү- зур тырышлык хикмәте,- ди,-

-Һөнәре юк кешеләрнең булмый иде икмәге,-ди.-

Әйтсәм әйтим,- диде бабай, гомер буе гел эшле бул.

Иң-иң татлы, затлы җимеш – тырыш хезмәт җимеше ул.


Җыр “Солдатлар”

(Малайлар киемнәрен алыштырырга кереп китәләр)

Тәрбияче.

Әниемнең ал күлмәген киеп

Бөтереләм көзге каршында.

Нинди хатирәләр саклыйсың син

Сер булмаса сөйлә барсын да.


Сабыем дип һаман эндәшсәң дә

Үсте инде нәни кошчыгың.

Гомер уза диеп уфтанмале,

Мин ул әни синең яшь чагың!

Восточный бию

(Кызлар русский сарафаннар кияргә кереп китәләр)


Шигырь “Мин әтигә охшаган” Искәндәр


Әтигә йомышы төшмәгән кеше юк.

Аның бит кулыннан килмәгән эше юк.

Бура да бурый ул, чыгара белә мич.

Терлекче, игенче,гармунчы, итекче,

Комбайнчы, шофер...

Кемгәдер булышсам, эшләсәм игелек,

Әйтәләр: “Гел инде әтисе бу егет!”

Әйтәләр ихластан, мин моңа ышанам.

Әти бит үзе дә гел миңа охшаган!...

Тәрбияче.

Әти эштән кайтып керсә, өйләр китә яктырып.

Көне буе сагынгандыр, ул да кайта атлыгып.

Хәлне сорый баштан сыйпап, миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша, үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, апайга әти – иң кирәк кеше.


Җыр “Әтием җыр ярата” (малыши)

Тәрбияче.

Иң-иң сабыр, иң-иң  тыйнак, иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле – алар безнең әбиләр!

Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әбиләр,

Әбиләрне хөрмәтләсәк, тыныч булыр ил-көннәр.


(Кызлар рус киемнәрен киеп чыгып басалар)



Шигырь “Әбиләрдә кунакта” Гөлия

Коймагы да коймагы,

Агып тора каймагы!

Табада пешеп тора,

Табынга төшеп тора.

Кайнар! - Ялан кул тотма,

Тәмле! - Телеңне йотма.

Син телең йотсаң, Нәбирә,

Кем рәхмәт әйтер әбигә?!


Җыр “Бабушка Варвара”

(Кызлар киемнәрен салып чыгалар,

Карим. Азалия шигырь сөйләргә кала, аннары кереп китә)


Шигырь “Минем әни иң әйбәт” Кар. Азалия


Кемнең әнисе иң әйбәт? Минем әни, әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә әйбәт, матур гадәткә.

Үзе бөтен эшкә оста,безне өйрәтә җайлап.

Мактый, күңелне күтәрә, иң кирәк сүзләр сайлап.

Иң чибәр әни минеке, толымнарын карачы.

Кояш кебек, нурлар сибә ягымлы күз карашы.


(Кечкенә балалар парлашып биюгә әзерләнеп торалар)

Тәрбияче.

Сөеп  туймас балачак, иң бәхетле балачак

Гаиләм белән үткән гомер мәңге истә калачак.

Менә чыга нәниләр, бигрәк оста бииләр.

Әйлән-бәйлән әйләнәләр, күз тияр дип белмиләр.


Бию “Ай Зилем-Зиләле”(малыши)

Тәрбияче.

Хөрмәтле әниләребез!

Балагызның берәве сез,

Гаиләгезнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.


Сез чаялар,сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

Сезнең хөрмәткә безнең егетләребез “Эх, сез, матур кызлар” җырын башкара.


Оркестр “Эх, сез, матур кызлар”



Шигырь “Шофёр булам” Әмир

Мин дә әтием шикелле, шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт машинам белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофер булсам, нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы утыртып йөрер идем.


(4 кыз, 4 малай морячкага киенергә кереп китәләр)


Җыр “Мин шофёр” (кечкенә малайлар)


Тәрбияче.

Бер ягымда – әтием, бер ягымда - әнием.

Уңымда да, сулымда да таянычым бар минем.


Канатлар кирәк түгел, пар атлар кирәк түгел.

Аякларым җиргә тими, очар кош минем күңел.


Бала гына димәгез, сүзләремнән көлмәгез.

Күз яшенә, кайгыларга берүк мине бирмәгез.


Бер ягымда - әтием, бер ягымда - әнием.

Уңымда да, сулымда да яклар кешем бар минем.


Безнең дә бер якта – малайлар, бер якта – кызлар, бергә очрашып “Морская любовь” биюен башкарып китәрләр.


(3 кыз “Три мамы” дигән сценкага киенәләр)


Бию “Морская любовь”

(Балалар чишенергә кереп китәләр)

Тәрбияче. Ана!

Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,

Күңелнең ул иң-иң түрендә.

Ул-салкында сине җылутычың,

Юанычың авыр көнеңдә.

Ана-бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә зур горурлык белән

Без сөйлибез ана турында.


(Залга чәй өстәле, 4 урындык, курчак чыгарып куела)


Шигырь “Три мамы”

ВЕД: Танюша под вечер с прогулки пришла и куклу спросила:

ДОЧКА:

Как, дочка, дела?

Опять ты залезла под стол, непоседа?

Опять просидела весь день без обеда?

С этими дочками прямо беда!

Скоро ты будешь как спичка худа,

Иди-ка обедать, вертушка!

На сладкое будет ватрушка.

(Девочка берёт куклу и сажает её за стол.)

ВЕД: Танюшина мама с работы пришла и Таню спросила:

МАМА:

Как, дочка, дела?

Опять заигралась, наверно, в саду?

Опять ухитрилась забыть про еду?

«Обедать!» - кричала бабуля 100 раз,

А ты отвечала: «Сейчас!» да «Сейчас!».

С этими дочками прямо беда!

Скоро ты будешь как спичка худа,

Иди-ка обедать, вертушка!

На сладкое будет ватрушка.

(Дочка садится за стол.)


ВЕД: Тут бабушка – мамина мама пришла и маму спросила:

БАБУШКА:

Как, дочка, дела?

Наверно, в больнице за целые сутки

Опять для еды не нашлось ни минутки.

А вечером съела сухой бутерброд.

Нельзя же сидеть целый день без обеда!

Уж доктором стала, а всё непоседа.

С этими дочками прямо беда!

Скоро ты будешь как спичка худа!

Иди-ка обедать, вертушка!

На сладкое будет ватрушка.

ВЕД: Три мамы на кухне за чаем сидят

С любовью и лаской на дочек глядят.

Что с дочками сделать упрямыми?

ВСЕ: Ох, как же непросто быть мамами!


(Кызлар киемнәрен салып чыгалар,

бөтен балалар бүләкләрен тотып тезелеп басалар)


Тәрбияче.

Дөньяларда яшәү рәхәт, туганнар бергә булса;

Гаилә учагы hәрвакыт безне җылытып торса.

Тормыш җиңел бергәләшеп, тату торганда.

Янәшәдә әти белән әни булганда!


Җыр “Әти-әни”

(Чиратлашып бүләкләрне тапшыралар)

Тәрбияче.

Без телибез имин көннәр,

Гел шатланып типсен йөрәкләр,

Гаиләдә бәхет, муллык, сәламәтлек булсын,

Чынга ашсын әйткән теләкләр,

Истәлеккә калсын бүләкләр.

Гаилә бәйрәме белән.