СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий мероприятия

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Авторский сценарий осеннего бала. Может использоваться как в школе, так и в других учебных заведениях с небольшими поправками. Сценарий на татарском языке, так как такого материала в интернете очень мало. Надеюсь, будет полезным.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий мероприятия»

Көзге бал (5-7 нче сыйныфлар өчен)

Максат.

Укучыларны туган як мәдәнияте һәм традициясе белән таныштыру, туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Бурычлар:

1. Укучыларны уңышның кадерен белергә,  хөрмәт итәргә өйрәтү.

2. Укучыларның башкару осталыкларын үстерү.

3. Балаларда эстетик зәвыкка кызыксыну тудыру.

Һәр сыйныфтан 7 кешелек команда әзерләнә.

Бәйрәм барышы.

Алып баручы.

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар! Хәерле көн!

Исәнмесез! – диеп башлык әле,

Исәнләшкәч, күтәрелә күңел.

Авырлыклар эреп юкка чыксын,

Кайгы-сагыш безгә кирәк түгел.

Без бүген чираттагы ял итү, күңел ачу бәйрәменә җыйналдык. Бездә бүген уңыш бәйрәме – Көзге бал.

Китте җәй безнең яклардан

Диңгез - таулар артына.

Көз алтын күлмәк кидерде

Агачларның барсына.

Иркенләп ял итү өчен сезгә бер генә көнгә булса да бөтен мәшәкатьләрегезне онытып торырга тәкъдим итәбез. Һәм бу залга катнашучы командаларны чакырабыз. Менә алар ......

Командалар түгәрәк буенча күренеп китәләр. Шул вакытта командаларның исемнәре дә игълан итеп барыла.

Безнең бүгенге бәйрәм ярыш формасында үтәчәк. Һәм, әлбәттә инде, ярыш булгач, жюри да булырга тиеш. Әйдәгез, жюри әгъзәләре белән танышып үтик.

Жюри составы белән таныштырыла.

Ярар, командалар әзер, жюри билгеләнде... Бер генә сүз әйтәсе калды: БАШЛАДЫК!

Алып баручы.

Кичәбезне башласак та була. Барыгызга да уңышлар гына юлдаш булсын!

1 бирем.

Беренче ярышыбыз

Безнең булыр сәламләү.

Командаларны каршылап,

Кул чабыйк, әйдә, дәррәү!

Сәламләүнең эчтәлеге көзге уңышка бәйле булырга тиеш. Өй эше итеп бирелгән була.

(Концерт номеры)

2 бирем.

Көзге балны башладык,

Беренче бәйге бетте.

Икенче бәйгебезне

Башларга вакыт җитте.

Ә ул безнең көз кызларының чыгышларын тыңлау булыр.

Шулай ук өй эше итеп бирелә, алар үзләрен якларга тиеш.

3 бирем.

Тәмле салат әзерләү –

Өченче бәйге булыр.

Җиңгәннәр алга чыкса,

Җиңелгән артта калыр.

“Винегрет” - бирелгән яшелчәләр арасыннан кирәген генә сайлап, салат ясарга.

Бу уенда егетләр катнаша.

(Концерт номеры)

4 бирем.

Елатырбыз, юатырбыз

Без дүртенче бәйгедә.

Суган тураучы чыксын

Безнең хәзер бирегә.

Командалардан берәр кеше чыга, кем суганны ваграк һәм тизрәк турый.

5 бирем.

Капитаннар бәйгесенә

Без менә килеп җиттек.

Алар белән танышуны

Без инде күптән көттек.

Бу уен белән капитаннарның осталыгын тикшерәбез. Көзге яфраклар ярдәмендә рәсем ясарга кирәк. Нинди дә булса җәнлек буламы яки кошмы – анысы сезнең фантазиядан тора.

(Концерт номеры)

6 бирем.

Бәйрәмнең ахырына

Без әкренләп җитәбез.

Шуңа да соңгы бәйгене

Хәзер игълан итәбез.

Кайсы команда җылы якка очучы кошларны күбрәк әйтә, шул җиңүче.

(Концерт номеры)

Жюри нәтиҗә чыгара. Командаларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырыла.

Көзнең матур бәйрәмен

Вакыттыр тәмамларга.

Әйдәгез инде, дуслар,

Саубуллашыйк хәзергә!