СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий " Муса Джалиль"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий расчитан на учеников 6-8 класса. Во время вечера идёт просмотр фильма из жизни М.Джалиля, чтение его стихов, сценки и т. д.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий " Муса Джалиль"»

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."


Симфоник музыка уйный. Акрын гына пәрдә күтәрелә. Мусаның мөлаем портреты пәйдә була. Аның астында лавр яфраклары балкый. Беркадәр алдарак, идәндә, мәңгелек ут яна.

Сәхнәдә алып баручы, ул мәңгелек ут янына чәчәкләр сала, бер минутка тынып кала. Музыка тына. Алып баручы залга борыла.

Алып баручы: Муса Җәлил аз яшәде

Күпме күрде, күпме якын итеп,

Үз гомерен сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде.

Халкының куңелендә мәңге җуймас тирән эз калдырган бөек исемнәр була. Заман узу белән генә алар онытылмыйлар, киресенчә халык телендә хөрмәт белән, горурлык белән әйтелә торган кадерле, сөекле исемгә әвереләләр. Халык аны тагын да яктырак, ачыграк итеп күрә. Шундый исемнәр арасында татар халкының батыр улы, шагыйрь - көрәшче Муса Җәлил дә бар.

Фашизмга каршы көрәштә үзләренең гомерләрен корбан иткән ватаныбызның батыр уллары арасында без куренекле татар шагыйре Муса Җәлил исемен аеруча зур дулкынлану һәм горурлык белән искә алабыз.

М.Җәлил 1906 нчы елның 15 февралендә Оренбург губернасының Мостафа авылында туа. Ул кечерәк буйлы, кара чәчле, коңгырт күзле бик җитез малай була. Гаиләсе бик ярлы булуга карамастан, Мостафа абый балаларына белем бирергә омтыла. Муса да алты яшендә авыл мәдрәсәсендә укый башлый. Ул бик зирәк укучы була. Бер елда дурт класс программасын үзләштерә.

Мусаның балалык еллары революциянең давыллы өермәсенә очрый, яшьлек чоры исә яңа тормыш өчен көрәшнең ялкынына чорнала. 14-15 яшьлек үсмер азатлык өчен көрәшчеләрнең авазын үз йөрәге белән тоя, аларны шигъри юлларга салып, политик югарылыкка күтәреп, татар укучысына ирештерергә тырыша.

Мусаның беренче шигыре басылу - үзе бер вакыйга.

(Сәхнәгә өстәл һәм урындык куела, стенага плакат эленә: "Син Кызыл Армия сафына язылдыңмы?". Өстщл артында кызылармеец киемендә редактор Ш.Камал утыра. Күзлек кигән. Алдында иске формадагы телефон, газета-журналлар. Ишек шакыган тавыш ишетелә.)

Редактор.Әйе, әйе, керегез. (Бүлмәгә ике малай килеп керә)

Малай. Абый, исәнмесез.

Редактор.Исәнмесез, балалар.

Малай. Безгә редактор абый кирәк иде.

Редактор.Редактор абыегыз мин булам.

Муса. Безгә редактор Шәриф Камал абый кирәк.

Редактор.Әйе, әйе. Редактор Шәриф Камал абыегыз мин булам. Ә, нинди хәбәр алып килдегез?

Малай. Без хәбәр алып килмәдек.

Редактор. Ә нәрсә алып килдегез? (Малайлар дәшмиләр) Редакциягә мәкалә белән киләләр, күрәм, сездә дә бер-бер хәбәрме, мәкаләме бар!

Муса.(иптәшенә) Син әйт.

Малай. Без декламация алып килдек, абый.

Редактор.Кая, кәгазьгә яздыгызмы? Укып карыйк (Муса күлмәк изүеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь алып бирә)

Редактор. Шигырь, димәк. Кайсыгыз язды соң аны?

Муса. Мин яздым.

Редактор. Исемең ничек соң синең?

Муса. Муса Җәлилов.

Редактор. Ә нигә шигырьнең астына "Кечкенә Җәлил" дип куйдың?

Муса. Шагыйрьләрче булсын дидем

Редактор. Ничә яшь сиңа, Кечкенә Җәлил?

Муса. Унөч.

Редактор. (елмаеп) Яхшы. Әйдә укы шигыреңне, Кечкенә Җәлил. Шигырең шагыйрьләрчә икән?

Муса. (каушап, акрын гына укый)

Бәхет.

Кулыма мин "Кызыл кылычны" алсам,

Шулай шуннан "Кызыл фронтка" барсам,...

Редактор.(бүлдерә) Юк, тукта! Бәхет турында, кызыл көрәш турында болай гына уку җитми, чын-чынлап давыллы көрәшкә барган кебек, тирә-яктагы кешеләргә, җиһанга дәшкәндәй, канатланып укырга кирәк. Әйдә яңадан! (Муса, илһамланып, күтәренке рух белән үзенең шигырен укый. Редактор Мусаның кулыннан кәгазьне ала)

Муса. Рәхмәт, абый! (Малайлар йөгереп чыгып китәләр)

Алып баручы. Кечкенә Җәлил шулай итеп әдәбият дөньясына аяк баса. Тормышта һәрвакыт актив Муса тиздән яшьләр арасында оста оештыручы булып таныла. 1919 ел. Интервентларга һәм буржуй калдыкларына каршы көрәшнең кискен көннәре. 13 яшьлек Муса инициативасы белән Мостафа авылында "Кызыл чәчәк" исемле балалар оешмасы төзелә. Бу оешма яшьләр һәм олылыр өчен файдалы эшләр башкара. Моны Мусаның сеңлесе Зәйнәп Җәлилова болай искә ала.

(Акрын гына мандолинада "Каз канаты" көе уйнаганы ишетелә. Сәхнәгә Зәйнәп Җәлилова чыга).

З.Җәлилова. Җәй көне зурлар бар да кыр эшләрендә булалар... Без, җилкәләргә тырма, сәнәкләр күтәреп, кемнең дә булса ишек алдында таралып яткан печәннәрен күбәгә, кибәнгә өяргә тотынабыз. Берсендә беткәч, икенчесендә эшлибез... Ә хуҗалар, кич эштән кайткач: "Менә рәхмәт төшкән балалар, ишек алдын ничек чистартып куйганнар!" – дип бик шат булалар иде. Ә "Кызыл чәчәк"ләр чыгарган стена газеталары, аларның кычкырып китап укулары, концертлары өлкәннәр күңеленә аеруча хуш килә. Муса үзе кыллы уен коралында уйнарга ярата. (Акрын гына мандолинада "Каз канаты" көе уйнаганы ишетелә).

Алып баручы. Муса - комсомол работнигы, ялкынлы агитатор, мәдәният эшчесе, тәрбияче-педагог (Сәхнәгә әкрен генә Тимербулат белән Фәйрүзә чыга. Фәйрүзәнең кулында башаклар.) Соңрак ул Казандагы Көнчыгыш педагогия институты рабфагының студенты.

Фәйрүзә. (сүзгә кушылып) Ул гына да түгел М.Җәлил халык күңеленә кергән әсәрләрен дә яза.

Тимербулат. Тукта әле, нигә без үзебез белән таныштырмыйбыз?

Фәйрүзә. Таныш булыгыз. Без М.Җәлилнең "Хат ташучы" пөэмасыннан Тимербулат белән Фәйрүзә. ("Хат ташучы" җыры. (М.Җәлил сүз., М.Мозаффаров муз. башкарыла)

Тимербулат. М.Җәлилнең әлеге әсәре басылып чыккач та, яшьләрнең күңелен җәлеп итте, аларның мәңгелек юлдашына әйләнде. Ул гынамы соң! М.Җәлилнең һәр әсәре... Әйтик, менә "Джим" поэмасы!

Сәхнә артыннан тавыш: Фашистстик Германиядә, 1935 нче елда чыгарылган декрет буенча, арийцларның балаларына, ягъни немец балаларына, кара тәнлеләрне сурәтләгән курчаклар уйнау кискен рәвештә тыела.

(Сәхнәгә бер укучы чыга)

Укучы. Зәнгәр күзле уйчан Эммага

Алты яшь тулды.

Һәм әтисе кичен кунаклар

Җыярга булды.

Эмма көтә: тиздән әтисе

Заводтан кайтыр.

Кочагына алып кызчыгын

Назлар, юатыр.

Аның белән бергә кайтырлар

Кунак абзыйлар.

Һәм Эмманың нәни күнелендә

Шатлык кабызырлар.

Эмма өчен бүген көтмәгән

Зур бәйрәм булыр.

Бәлки, бүген аның ачлыгы да...

Бар да онтылыр.

(Сәхнәгә Эшче керә. Аның каршына йөгереп Эмма чыга).

Эмма. Әтием! Минем туган көнемә нәрсә алып кайттың?

Эшче. Бүләк, кызым! Менә курчак!

Эмма. Ә, нинди, сөйкемле, матур. Исеме аның, әтием, Джим булсын, яме?

Эшче. Джим. Әйбәт исем. Әйе, Джим булсын! (Тышта ачы сызгыралар. Коралланган ике фашист килеп керә).

1 нче фашист. Менә ул!

2 нче фашсит. Әйдә.

1 нче фашист. (Эмманы күреп) Җинаять! Карагыз! Негр белән уйный, ах, явыз! Китер (Джимны тартып алып, аны идәнгә салып таптый һәм курчакның калдыкларын сумкасына тутыра. Эшчене төрткәләп алып чыгып китәләр. Эмма идәндә елап утырып кала).

Укучы. Эмма, мескен һаман зарыгып

Әтисен көтә.

Ә әтисе кайтмый. Бәлки ул

Кайтмас гомергә.

Эмма ялгыз, әтисе дә юк,

Сөйгәне Джимы да.

(Укучы Эмманы үзе белән алып чыгып китә. Сирена, шартлау тавышлары ишетелә. Левитан тавышы: "Внимание! Внимание! Говорит Москва!")

Алып баручы. 1941 елның 22 июнендә Фашистик Германия безнең илебезгә каршы басып алу сугышын башлады.

("Священная война" җырының 1 нче куплеты яңгырый.)

Сәхнә артында тавыш:

Тик бер бурыч хәзер ил алдында:

Тар-мар итү дошман көчләрен.

Ә син, иптәш, әйтче, бүген менә

Фронт өчен нәрсә эшләдең?

Талаучылар килде ил чигенә,

Бәхетебезне тартып алырга

Күтәрел, ил, дошман өеренә,

Соңгы көрәш, соңгы давылга!

Алып баручы. Сугышның беренче көнендә үк Муса Җәлил хәрби комиссариатка барып, үзен фронтка җибәрүләрен сорый. 17 июльдә кулына чакыру кәгазе ала..

Видео: "Хуш, акыллым" җырына клип карау.

Алып баручы. Муса Җәлил мөһим задание белән ут сызыгында йөри. 1924 елның 25 мартында язган хатында ул болай ди: “Йөрү авыр, куркыныч... һәрвакыт ут сызыгында булдым. Өч төн тоташтан бер дә йокламадым, аяк өстендә, йөргәндә генә, ашадым. Ләкин бик күп нәрсә күрдем”

(Сәхнәгә сугышчылар чыга. Алар ял итәләр. Муса хат яза. Акрын гына "Чулпанга" көе янгырый.)

Алып баручы: "Сөекле Чулпаным"! Хатың өчен зур рәхмәт. Миңа андый хатларны

ешрак яз.Мин аларны укып бик шатланам. Үзем дә язармын. Походтан кайткач, хатны күп итеп язармын, рәсемле әкият тә язармын. Сине көн саен төшемдә күрәм һәм икәү Ялтада ял иткән чаклар, тауга менүләр, дингездә коенулар искә төшә. Икәүләп шигырь язуыбыз, Казанкада көймәдә йөрүебезне хәтерлим (сагынып куям). Мин озак тормам инде, тиздән фашистларны тар-мар итәрбез дә кайтырмын, тагын бергә йөрербез... Хат яз. Кысып үбәм. Әтиең" (туп шартлаган тавышлар ишетелә, сугышчылар чыгып китәләр.)

Алып баручы. 1942 нче елның июнь ае. Волхов фронтында каты сугышлар бара. Шул чакта Муса, каты яраланып, чолганышта кала һәм һушсыз яткан хәлендә дошман кулына эләгә. Аннары аны концлагерьга илтеп ташлыйлар.

Бер укучы: ("Кичер, илем!" шигырен укый)

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта.


Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомрем өчен сатмадым.

Волхов шаһит: изге сугыш антын

Соң чиккәчә керсез сакладым.


Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле

Яуганда да туплар, ядрәләр,

Каушамадым кан һәм үлек белән

Тулганда да тирә-әйләнәм.


Алда, артта, уңда һәм сулымда

Киселсә дә юлым; күкрәгем

Яраланып канга төренсә дә,

Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.


Мин алдымда күрдем шыр сөяктән

Котылгысыз үлем шәүләсен.

Кил син миңа, үлем, бары гомрем

Коллык белән төгәлләнмәсен!


Мин түгелме дуска хат язучы,

«Борчылма, дип, тормыш юлдашым,

Соңгы тамчы каным тамса тамсын,

Тик антыма таплар кунмасын!»


Мин түгелме шигырь утым белән

Ант итүче канлы сугышта?

«Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән

Елмаермын соңгы сулышта».


«Соң чиктә, дип, синең мәхәббәтең

Җиңеләйтер үлем газабын,

Илемне һәм сине сөюемне

Каным белән җиргә язармын».


«Тыныч булыр йокы, тормышымны

Бирсәм, диеп, туган ил өчен».

Ышан, илем, шушы ант сугарды

Йөрәгемнең соңгы тибешен!


Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча,

Үтте яннан, минем тирәләп.

Нишлим, нишлим, соңгы минутымда

Пистолетым итте хыянәт!


Чаян чага үзен соңгы чиктә,

Бөркет ярдан түбән ташлана.

Мин соң бөркет түгел идеммени,

Баш ияргә шуннан башкага!


Ышан, илем, шундый бөркет идем.

Мин дә соңгы минут килгәндә,

Әзер идем, мәгърур канат җәеп,

Ташланырга ярдан түбәнгә.


Нишлим, сугыш дустым-пистолетым

Соңгы сүздән кинәт баш тартты.

Богау салды дошман кулларыма

Нәм хурлыклы юлдан атлатты.


Тоткынлыкта хәзер мин... һәр көнне

Көн чыгышын комсыз күзәтәм.

Шигырь булып чыга үч ялкыны

Яраланган лачын йөрәктән.


Көн чыгышы дуслар кулындагы

Байрак булып көн дә кызара.

Белмисез лә, дуслар, тоткын күңел,

Күкрәктәге җәрәхәттән түгел,

Канлы үчтән шулай кыза ла!


Тик бер өмит: кара август төне

Илтер мине шунда җитәкләп.

Өстен килер түбән әсирлеккә

Үч һәм илгә керсез мәхәббәт.


Тик бер өмит, дуслар: сезнең сафта

Табар соңгы көрәш теләген.

Яраланган, ләкин тар коллыкка

Баш имәгән керсез йөрәгем.


Алып баручы. М.Җәлилнең 791 көне әсирлектә уза. Ачлык, яралардан җәфа чигү, рухи

газапланулар, кыйнаулар, авыр уйлар һәм бәгырьне кимерә торган тойгылар, ташны эретерлек кайнар күз яшьләре. Әйе, шундый тетрәткеч көннәр була бу.

Бер укучы: "Катыйльгә" шигырен укый.

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

Меңен түгел, бары йөзен генә

Юк итәлдем синең сыңарның.

һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен

Мин тезләнеп гафу сорармын.

"Мусалар елмаеп үлделәр" җыры яңгырый.

Алып баручы. Документ № 2970. Берлин. Шарлоттенбург. 1944 елның 26 августы.Муса Гумерович Җәлил, язучы, мөселман, торган урыны Берлин Шарлоттенбург, Хафельштрассе 9, үлде 1944 елның 25 августында, 12 сәгать 18 минутта, Берлинда, Шарлоттенбург, Кенигсдамм.


Бер укучы: “Бүреләр” шигырен укый.

Кешеләр сугыша, кан коя, Карт бүре егетне иснәде,

Киселә меңнәрчә гомерләр. Аптырап күзенә карады.

Төн буе улашып якында, Һәм кинәт нидәдер сискәнеп,

Иснәнеп йөриләр бүреләр. Бер читкә тайпылды яралы.


Күпме кан, күпме ат ите! Яралының зәгыйфь сулышы

Ялтырый бүренең күзләре. Бәрелде бүренең борнына.

Бит моны төн буе атышып, Юк, бүре тимәде, сак кына

Тураган кешеләр үзләре. Борылып юнәлде юлына.

Бүреләр башлыгы карт бүре, Таң белән килделәр кешеләр,

Исереп кешеләр канына Күрделәр яралы егетне.

Йөргәндә, сискәнеп туктады Яртылаш ул тайган исеннән,

Бер авыр яралы янына. Шулай да яшәве өметле.

Яралы ыңгыраша, саташа, Кешеләр егетнең тәненә

Каенга терәгән башкаен. Кыздырып шомполлар бастылар.

Кызганып егетне җил белән Туйганчы җәфалап, соңыннан

Тибрәнеп сыкрана ак каен. Ялгыз ак каенга астылар.

Кызганып егетне, елыйлар Кешеләр сугыша, кан коя,

Миләүшә һәм лалә чәчәге. Киселә меңнәрчә гомерләр.

Тәгәри үләнгә чык түгел, Төн буе улашып якында

Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре. Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Буреләр, аһ... ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

Алып баручы: Мәрхумнең туган авылы. 1906 елның 2 феврале, Мостафа (Оренбург)

(Сәхнәгә Мусаның әнисе чыга)

Ана. Иртә торсам да көтәм,

Кичен ятсам да көтәм,

Сезнең өчен ут йотам, -

Уйлап карагыз, балам

Көн дә иртә торамын,

Хатыгызны көтәмен,

Юксынып аһ итәмен,

Уйлап карагыз, балам.

Шагыйрь. (Шигыйрь чыга) Саумысез.

Ана. Саумы-сәламәтме, балам.

Шагыйрь. Мин сезгә ничек эндәшергә дә белмим.

Ана. Рәхимә әбекәй дип әйтсәң килешер, бәбкәм.

Шагыйрь. Юк, мин сезгә гади итеп эндәшә алмыйм.

Ана. Син үзең кем соң, балам?

Шагыйрь. Киләчәктән килдем сезнең янга.

Ана. Алай икән. Йомышың ни иде соң, бәбкәм?

Шагыйрь. Сез – Муса Җәлилне дөньяга бүләк иткән ана.

Ана. Бүләк иттем дә менә, күрә алмый тилмерәм. Үсәләр дә китеп югалалар,үсәләр дә китеп югалалар.

Шагыйрь. Балаларыбыз югалмады, бөек Ана.

Ана. Кайтмыйлар бит.

Шагыйрь. Исәннәре хезмәт итә. Киткәннәре якты эз калдырып китте.

Ана. Муса улым кайларда йөри, белмисеңме?

Шагыйрь. Халык күнелендә, Сез дөньядан иртәрәк киттегез. Мусаның бөеклеккә ирешкәнен күрә алмый киттегез.

Ана. Рәхмәт әйт үзләренә, балам, Ил алдында әтиләрен, әниләрен хур итмәгәннәре өчен рәхмәт әйт.

Шагыйрь. Сез аны Илгә тугрылыклы булырга өйрәткәнсез.

Ана. Илгә тугрылыклы булырга аларны Ил өйрәтте, балам. Мин аларга матур яшәгез, яхшы булыгыз дип кенә әйтә килдем.

Шагырь. Сөйләгез Муса турында, бөек Ана.

Ана. Ни сөйлим... Инде менә бер күрергә тилмереп йөрим.

Шагыйрь. Телисезме, бөек Ана, мин сезне улыгыз белән күрештерәм.

Ана. Кайсы ана үз баласын күрергә теләмәс.

(Муса керә, шагыйрь чыгып китә)

Муса. Әнкәй...

Ана. Синме, Муса улым?

Муса. Мин, әнкәй.

Ана. Чәчләреңне ник агарттың, улым?

Муса. Чәч агарыр өчен дә, коелыр өчен инде ул,әнкәй.

Ана. Һаман шаянлыгыңны ташламагансың. Олы кеше бит инде син. Ниләр эшләп йөрисең, дип төпченмим. Үзең беләсеңдер. Бер-ике сүз әйтсәм, акыл өйрәтә дип ачуланма.

Муса. Әнкәй.

Ана. Яхшы бул, матур яшә.

Муса. Рәхмәт, әнкәй.

Ана. Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма. Үз моңын оныткан, бүтәннәр моңын ишетми башлый. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин сиңа әйтәм, син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын.

Муса. Рәхмәт, әнкәй.

Ана. Язасыңмы?

Муса. Язам, әнкәй.

Ана. Укып күрсәтәсеңме соң?

Муса. Тик син борчыла күрмә, әнкәй, шигыремдә үлем дигән сүзләр бар.

Ана. Укы.

Муса. Ничә тапкыр синең тырнагыңнан

Котылдым мин, үлем.

“Беттем дигән чакта тормыш тагын

Сузды миңа кулын.

Синең белән ләкин тартышудан

Һич бизмәде күңелем.

Батырам дигән саен, мин упкынның

Эченәрәк кердем.

Синең белән уйнау, беләм, үлем,

Күңелле эш түгел.

Җирдә тыныч, гамьсез көн итүдән

Бизәрмени күнел?

Мине әллә яшәү биздердеме,

Бу бунтарьлык нигә?

Юк, үләсем килми минем бер дә,

Бик яшисем килә.

(Муса белән Ана акрын гына югалалар)

Алып баручы. Әйе, кемнең яшисе килми соң? Ләкин үлгәннән соң да халык күнелендә яшәү һәркемгә бирелми. Моңа ирешергә кирәк. Менә М.Җәлил үзенең үлемсез әсәрләре белән, туган иленә тугрылыгы белән һаман да халык күнелендә, безнең йөрәкләрдә яши. Ул көрәшүчеләр сафында, безнең сафта атлый. Халык аны мәңге онытмас.

( “Җырларым”җырын җырлау).