СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий на стихи Роберта Миннуллина "Куян йөрәкле бүре турында кечкенә әкият"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Была встреча с  татарским детским поэтом Робертом Миннуллиным.С 2000 г. занимает пост зам. Председателя Госсовета РТ. Заслуженный деятель искусств Татарстана, заслуженный работник культуры Башкортостана. Награжден Почетной грамотой РТ. Лауреат Государственной премии РТ им. Г. Тукая, республиканских премий им. М. Джалиля и А. Алиша, Международной литературной премии им. Андерсена. Поэт, публицист, журналист. Автор 34 книг на татарском, русском и башкирском языках. Сценарий был написан для выступления на сцене  для этой встречи.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий на стихи Роберта Миннуллина "Куян йөрәкле бүре турында кечкенә әкият"»

"Куян йөрәкле бүре турында кечкенә әкият"

Роберт Миңнуллин.

Сценарий.



Урман. Кошлар сайрый. Сәхнәгә куян белән бүре йөгереп чыгалар.Бүре куянны тотарга тырыша, ләкин куян тоттырмый.Сәхнәне әйләнеп чыгалар. Ярты юлда бүре туктап кала, куян аннан көлә (ике кулының бармакларын борынына куеп, телен күрсәтә дә сәхнәдән чыгып китә)

Автор. Ә бит бүре куянны

Һаман тота алмый, ди,

Инде тоттым дигәндә,

Куян тагын алдый, ди.


Сәхнәдә бүре утыра. Башын кашый,уйлана.


Автор. Елмаймый,

Көлми бүре,

Нишләргә

Белми бүре!

Сәхнәгә куян гаиләсе чыгып, үзләренең урынын ала. Куян балалары уйный башлыйлар (тыныч уеннар уйныйлар)


Автор. Беркөнне ул куянның

Кайдалыгын

Белешә

һәм хәйләгә

Керешә.

Уйлый-

Уйлый-

Уйлый да

Хат җибәрә

Кылыйга.


Бүре хат яза башлый. Куян балалары уйныйлар.(Мин куян, мин куян, мин куян, без барыбыз да куяннар.) Балалар көлешәләр. Ана куян ашарга әзерли. (Кулында кәстрүл, кашык белән болгата).


Бүре хатны язып бетерә. Хатны конвертка тыга һәм почта ящигына сала.

(Сәхнә алдында,зәңгәргә буялган. почта дип язылган зур коробка куела).

Куян балалары тыныч кына уйныйлар.

Почтальон сәхнәгә чыгып, ящиктан хатны алып чыгып китә. Куян балалары тавышлана башлыйлар. Бер-берсенең коерыкларыннан , колакларыннан тартышалар. Берсе көлә, икенчесе елый, өченчесе әни куянга зарлана.

--- Әни, әни! Кара әле , КАРАКОЛАК койрыкны тарта!!!!

-----Әнииии, СОРЫКОЙРЫК колакны тарта!!!!!

Сәхнәгә почтальон керә. Куянга хат бирә.

---- Сезгә БҮРЕДӘН хат!

Бу сүзләрне ишеткәч, куян балалары, куркышып, бер-берсенә елышалар. Почтальон чыгып китә.

Куян хатны укый башлый (үзлегеннән). Икенче почмакта бүре үзе язган хатны укый.


Бүре хаты. “ Куянкаем исәнме!Бәләкәчләр үсәме? Сиңа мәгълүм БҮРЕ мин, БҮРЕнең шәп төре мин.Мин бик юаш. Йөрим мин койрыкны кысып кына, качып та посып кына. Килсәң әгәр кунакка, йөртермен кочып кына! Бүреләрчә сүз бирә: мин моннан соң үзгәрәм, бүгеннән үк төзәләм. Телисеңме, тезләнәм. Куянкаем, дускаем, кунакка кил үземә – матур булып,тәмле булып күренәсең, күземә”.


КУЯН хатны укыганда. Йөзләренә елмаю,мыскыллап көлү кыяфәтләре чыгара. Бүре хатын укып бетергәч, кеткелдәп көлә.


Автор. Бүре хатын укыгач, кеткелдәп көлә куян. Бүренең бу хәйләсен шунда ук белә куян. Уйлый- уйлый- уйлый да җавап яза КЫЛЫЙ да.

Куян уйлана-уйлана да, җавап язарга утыра. Балалар бу вакытта тыныч кына әниләренә карап утыралар.Хатны язып бетергәч, конвертны почта яәигына сала.

Почтальон керә, хатны ала һәм бүрегә китереп бирә.

  • Сезгә Куяннан хат.

Почтальон чыгып китә.

Бүре хатны укый башлый. Йөзенә курку билгесе чыга. ( Куян үзенең хатын кычкырып сөйли).

Куян хаты.” Исәнме иптәш бүре! Симез һәм итләч бүре! Куян гына булсам да, бик гайрәтле куян мин ! Бүренең кайдалыгын мең чакрымнан тоям мин! Күп ашарга яратмыйм- бер бүредән туям мин, бүрене бер утырып ялт иттереп куям мин!Аннан ятып йоклыймын, бер атнасыз уянмыйм...Менә шундый куян мин! Мине куян дигәч тә, әллә куркак дисеңме? Оят куян булуы – алыштырам исемне. Исемемне АРЫСЛАН, ЮЛБАРЫС дип куштырам. Бүрене үз янымнан мең чакрымга постырам. Бүре энем, Кил үзең – минем сиңа шул сүзем! Абзаңның кем икәнен шунда белерсең әле, менә күрерсең әле! УХ, мин сине!...”


Автор. Бүре шушы хаттан соң ник бер генә мактансын. Кылый хәзер бүренең төшләренә керә, ди, куянны ул төшендә ерткыч итеп күрә, ди...


Бүре, хатны укыгач, йокларга ята. Төш күрә, аякларын куркудан селкетеп җибәрә. Төшендә кычкыра:

-Кит-кит, Юлбарыс! Тимә миңа. Мин сиңа бүтән тимәм, балаларыңны яратырмын. Алар белән уйнармын.


Автор. Их бүре, бүре, бүре, бүренең куркак төре, куян йөрәкле бүре! Бик масаеп йөрмә син, куян күрә күрмәсен, эләктерә күрмәсен! Һайт!


Куян гаиләсе тыныч уеннар уйный. Бүре йоклый.


АВТОР. Бу хәл, бәлки, булгандыр, бу хәл, бәлки, ялгандыр - мин аны каян белим? Мин бары берәүнең дә усал булмавын телим!


Катнашучылар сәхнә алдына басып, башларын ияләр. Аннан соң сәхнәдәге уечыкларны алып чыгып китәләр.