СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий Новогоднего утренника на татарском языке для детей старшей группы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Новогоднее представление на татарском языке, для детей старшей группы. Я, надеюсь,  разработка  будет очень полезным для воспитателей татарских детских садов.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий Новогоднего утренника на татарском языке для детей старшей группы»

Хуш килэсен, Яна ел1


Музыка янгырый. «Новогодняя ночь». Жыр, бию.


2 алып баручы чыга.

  1. Уф, Азат, синен артыннан йогереп арып беттем. Кая ашыгасын сон син болай?

  2. Хаяля, безгэ бит буген бик жаваплы эш тапшырылды. Яна ел кичэсен уткэрергэ. Шуна курэ ашыкмыйча хич тэ ярамый.

  1. Эйе, бэйрэм уткэру жинел эш тугел.

  2. Бэйрэмне башлау очен безгэ 3 эйбер кирэк: куп кулэмдэ кар, матур итеп бизэлгэн чыршы…

  1. Хэм инде бик куп жыелган балалар кирэк.

  2. Бик дорес, Хаяля.Эйдэ балалар жыярга киттек.

  1. Тукта эле, Азат нигэ аларны безгэ жыярга?

Бэлки Яна елны котеп торучы балалар бардыр. Эйдэле тылсымлы глобусны эйлэндереп карыйк. Ул безгэ балалар куп жыелган, карлы, чыршылы жирне курсэтер.(Глобусны эйлэндерэ)

  1. Менэ ул урын.Иксез-чиксез кырлар, таулар итэгендэ урнашкан бик матур Мошеге дигэн авыл. Анда инде куптэн чыршы да бизэлгэн, балалар да жыелган. Эйдэ тизрэк шунда ашыгыйк, Хаяля.

  1. Киттек. (Чыгып китэлэр.)

Музыка янгырый. Сэхнэгэ алып баручы чыга.


А.б. Яна ел сэгате! Ул безне чиксез килэчэк белэн тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласан, Иске ел киченнэн Яна ел танына бер адым. Хэм менэ шул адымда - эйтеп бетергесез ометлэр белэн тулы килэчэк.

Эй, кеше! Эле дэ шул омет бар. Бугенге авыр коннэрдэн ничек атлар иден? Эле ярый туган телен бар. Омет белэн тулы хислэренне доньяга ничек белдерер иден?!

Эй, кеше! Кара тирэ-ягына. Янында туганнарын, дусларын, ватандашларын. Бэхет телэ син аларга. Хэр елмаюлы карашны шундый ук жылы караш каршыласын. Бер-беренэ изгелектэн боек эшлэр башлана. 2007 ел Хэйрия елы буларак утте. Ил кулэмендэ купме изге эшлэр башкарылды. Купме ятим балалар гаилэлэрен тапты. Яна елга да беренче адым изгелек булсын.

Якынлашып килуче Яна ел белэн сезне, кадерле дуслар!

Тиздэн бэйрэмне алып баручылар килеп житэр. Э без кунел ачуларны башлап жибэрик. Хэзер сезнен каршыгызда Кечкенэ гномнар биюе.


Кечкенэ гномиклары биюе.


Егет (2) белэн кыз(1) керэ.


  1. Исэнмесез, балалар!

  1. Яна ел белэн сезне! Яна ел котлы булсын!

  2. Бэхетлэр елы булсын!

  1. Шатлыклар елы булсын!

  2. Кырларда иген унсын,

Амбарлар тулып торсын!

  1. Табыннары мул булсын,

Бэрэкэтле ел булсынл!

2. Табигатьтә кыш – иң озын төннәр һәм иң кыска көннәр вакыты. Тик без елның бу фасылын яратабыз. Чөнки нәкъ менә кышын безгә Я ңа ел һәм аның белән безгә ылыслы, куанычлы, бәхетле кәеф, ак өметләр, күңелле бәйрәм килә.

  1. Ап-ак мамык карлар ява

Акка тореп доньяны.

Буген безне уз янына

Яшел чыршы жыйнады.

  1. Бар табигать ап-ак кардан

Калын юрган ябына

Жыелдык без бергэлэшеп

Яшел чыршы янына.

  1. Без жыйналдык буген монда

Яна ел бэйрэменэ

Яшел чыршы тирэсендэ

Жыр жырлапл эйлэынергэ.

  1. Туктале, Азат, безнен бэйрэмебез тугэрэк булсын очен кемнэрдер житми бит. Эйеме, дусларым?

  2. Эйе шул. Э кем житми?

  1. Минемчэ, Кыш бабай белэн Кар кызы.

  2. Кайда йорилэр икэн сон алар?

  1. Бая Кыш бабай белэн телефоннан сойлэштем. Юлга чыктык, хэзер килеп житэбез, котегез, диде.

  2. Шулаймыни!? Алайса, берни эшлэр хэл юк, котэргэ туры килэ. Э алар киогэнче, эйдэгез, чыршы тирэли жыр жырлап эйлэник.

  1. Ягез эле, кулларны тотышыйк та бергэлэп жырлыйк.

(Чыршы тир эли жы,рлау)

Ж ыр бетугэ , уртага йөгереп куян керә. Кулында хат.

Куян. Уф! Көчкә акилеп җиттем.

  1. Ни булды, куянкай ? Нидән болай әлсерәдең?

  2. Артыннан төлке куды мәллә?

Куян (чак тын алып ) . Ку-ку – кумады . Бик нык йөгердем

1 . Нигә йөгердең? Кемнән качтың?

Куян. Тизрәк килеп җитим дип ашыктым. Мине Кыш бабай белән Кар кызы җибәрде. Менә шушы хатны сезгә тапшырырга куштылар. (конвертын егеткә бирә.)

  1. Йәле , йәле , нинди хат икән ул ? ( ачып укый,) . “ Исәнмесез , балалар .

Без юлда бәлагә тарыдык , Убырлы һ әм Шүрәле тозагына эләктек .

Юлда Убырлы, Шурэле,

Шуна килеп житэлмим

и кадерле балалар

Сездэн ярдэм котэм мин.


Кайгырмагыз сез шулай да,

Чыршы тобендэ кар бар.

Корэгез сез шул карны –

Кар астында бер сер бар.


Убырлы белэн Шурэледэн котылу очен безгэ шул сер кирэк.”

(Чыршы тобен казып акка торелгэн тылсымлы таяк алалар)

1.Чу-чу, тылсымлы таяк тугелме сон бу? Шул узе!

  1. Мэ, Куянкай, илтеп бир тизрэк Кыш бабайга. Килеп житсен тизрэк.

Куян. Йөгердем. (Китә).


  1. Ягез әле, дуслар, Кыш бабай белән Кар кызы килеп җиткәнче без бәйрәмебезне дәвам итә торыйк.

(Концерт номеры)

Куян йөгереп керә.

  1. У-у! Куян килеп тә җитте! Я, Куянкай, тапшырдыңмы Кыш бабайга тылсымлы таякны?

Куян. Тапшырдым. Кыш бабай белэн Кар кызы тиздэн килеп житэрбез диделэр.

Мин тизрәк шул хакта сезгә җиткерергә дип йөгердем. Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга кирәк.

  1. Бик әйбәт. Әйдәгез, балалар. Чакырыйк Кыш бабай белән Кар кызын.

  1. Ягез әле бергәләп.

Бергә: Кыш бабай! Кар кызы!

  1. Күренмиләр, ягез әле тагын бер.

Бергәләп: Кыш бабай, Кар кызы!

(Кыш бабай белән Кар кызы булып киенгән Убырлы белән Шүрәле керәләр)

  1. Менә килделәр! Исәнмесез, Кыш бабай!

  2. Исәнмесез, Кар кызы!

Шүрәле: Исәнмесез, пәри балалары!

Убырлы. (җиңен тарта). Исәнмесез, нәни дусларым. Исегез китмәсен, шулай шаяртырга ярата инде ул Кыш бабагыз.

Кыз. Хуш килдегез, Кыш бабай!

Хуш килдегез, Кар кызы!

Сезне озак көттек без,

Бик сагынып беттек без.

Шурэле.

Сезнен янга килгэндэ

Тарыдык без бэлагэ.

Убырлы хэм Шурэле

Корган явыз хэйлэгэ.

Убырлы.

Зур рэхмэт сезгэ, балалар.

2.Тырыштык инде, сездэн башка нинди Яна ел бэйрэме булсын ди инде.

Шурэле.

Сез нэрсэ, эллэ белмисезме?

1. Нэрсэне?

Убырлы.

Ничек нэрсэне? Быел Яна ел булмый ди бит. Сезгэ шуны эйтергэ ашыкканда Шурэле белэн Убырлы элэктерде бит инде безне.

2.Ничек инде булмасын?! Иске елнын коннэре бетеп бара бит.

Шурэле. Бетми. Буген менэ ничэсе?

1.29 ы.

Шурэле. Иртэгэ 30ы. Шулаймы? Аннары утыз бере, утыз икесе, утыз оче, утыз дурте.

1. Алай тугел шул, Кыш бабай. Декабрь ае утыз береннэн генэ килэ. Аннары гыйнвар ае башлана. Э беренче гыйнвар – Яна елнын беренче коне.

2.Кара эле, Хаяля, эллэ болар Кыш бабай белэн Кар кызы тугел микэн? Кыш бабайнын итэк астында койрыгы да куренеп тора.

1. Кар кызынын да борыны кэп-кэкре. Нэкъ убырлыныкы кебек.

2.Кыш бабай, нишлэп синен итэк астында койрык чыгып тора?

Убырлы. Билбавы бит ул анын.

1. Э синен борынын нидэн кэкре, Убырлыныкы кебек?

Шурэле. Грузиядэ туган Кар кызы ул. Грузин кызларынын борыннары шундый була.

1. Алай икэн… Куянкай, син ничек уйлыйсын? Чын Кыш бабай белэн Кар кызымы болар?

Куян. Чын тугел. Шурэле белэн Убырлы болар.

Егет. Шулай бугай шул. Эйдэгез без аларны тикшереп карыйк. Безнен чыршыбызны кабызып курсэтсеннэр.

Шурэле. Чыршынымы? Карале, кызым, ничек кабызырга икэн анын утларын?

Убырлы. Ничек булсын? Шырпы сызып инде. Кайсыгызда шырпы бар?

Кыз. Чыршы утларын кабызыр очен тылсымлы сузлэр эйтергэ кирэк бит, бабакай. Эллэ шуны да белмисенме?

Шурэле. Онытып жибэргэнмен шул, картлык галэмэте, склероз. Эллэ эйтеп жибэрэсенме сон?

Егет. Анлашылды.

Куян. Убырлы белэн Шурэле болар. жэза бирергэ кирэк аларга.

Кыз. Нинди жэза бирергэ сон боларга? Эллэ биетэбезме сон?

(Бию кое куела. Барысы да биилэр. У. белэн Ш. арып туктыйлар.

Шурэле. Уф, зинхар туктатыгыз шул койне, улэм бит инде, бутэн бер дэ алдашмас идем.

Егет. Ярар, сез тизрэк китэргэ ашыгыгыз инде. Алайса Кыш бабай белэн Кар кызы килеп житсэ, сезгэ бик яхшы булмас.

Убырлы. Эйдэ, Шурэлекэем, сызыйк тизрэк моннан. Яна ел белэн сезне!

Куян. Барыгыз бар, телегезгэ салынып тормагыз, я тагын бию коен кушармын.

(Чыгып китэлэр)

А.б. Кыш бабай белән Кар кызы тиздән килеп җитәрләр. Әйдәгез әле без килгән кунакларга җыр бүләк итик. Бәлки Кыш бабабыз да ишетер, тизрәк килер.

Җыр.

Музыка ишетелэ.

Кыш бабай белэн Кар кызы керэ)

Кар кызы. И-и-и, бабакай, нинди матур монда! Хавасы да ничек чиста, тын алулары рэхэт.

Кыш бабай. Эйе шул, кызым. Жир ослэрен ак кар белэн капладык. Э авылларда балалар безне котэ. Менэ бу авылның да утларын да без тау башыннан ук курдек. . Тик боларның әле чыршыларында утлары кабынмаган икән. Әйдә кабызыйк әле, кызым. Әйт әле теге матур сүзләреңне, ә мин тылсымлы таягымны тидереп алыйм

Кар кызы.

Әй, чыршыкай,

Кабыз утларыңны.

Җем-җем итеп балкысын

Нурга төреп Җир шарын.

(Утлар кабына)

Кыш бабай. Менә бит күпме кеше җыелган монда.

Егет. Исэнмесез, Кыш бабай!

Кыз. Исэнмесез, Кар кызы!

Кыш бабай. Исэнмесез, барыгыз да.

Олыгызны, кечегезне бэйрэм белэн котлыйбыз.

Дусларым, менә мин яңадан сезнең янда. Бүген сезнең белән очрашканга төгәл бер ел. Бу ел буена күренеп йөрмәсәм дә мин сезнең янда булдым. Сезнең уңышларыгызга сөенеп, кайгы-хәсрәтләрегезгә борчылып яшәдем. Чөнки ул ел өчен мин җаваплы идем. Яңа елга ирешелгәннәр турында мин сезнең белән бик горурланам. Ә кимчелекләрегез турында ишетсәм, сакалымның бөртегенә кадәр кызара.

Кар кызы.

Яңа ел бәйрәменә

Күңел ачарга

Бабай белән икәү бергә

Бик ашыгып килгәндә

Юлларыбыз чуалды

Бик озак йөргәннән соң

Сезнең моңлы җырларыгыз

Кабат үз юлыбызга алып чыкты.

1. Юлыгызны чуалтучыларга без инде җәзасын бирдек. Кыш бабай, Сез юлдан килеп арыгансыздыр, утырып ял итегез. Безнең җыр-биюләрне карагыз.


2 концерт номеры


Кар кызы. Күпме илләр гиздек, күпме мәктәпләрдә булдык, әмма сезнең кебек уңган, тырыш балаларны очратмадык. Сезгә сокланып утырганда Кыш бабайның да биесе килеп китте бит әле

  1. Яңа елга атлый халык

Иркен якты юл буйлап

Әнә, биергә чакыра,

Гармуннар тора уйнап.

Әйдә, Кыш бабай белән Кар кызының биюен сорыйбыз.


(Балалар кул чабалар, Кыш бабай белән Кар кызы бииләр).


Кыш бабай. Менә рәхмәт, балакайларым. Сезнең белән биегәч, яшәреп, җиңеләеп киттем.

  1. Бабакай, утырып ял итеп ал инде. Ә безнең укучылар үзләренең чыгшларын дәвам итәр. (концерт номеры)

Кыш бабай. Балалар, ә бит минем Карсылуым да бик матур җырлый бит. Аның моңлы тавышы яңгыраганда карга күмелеп, моңаеп утырган агачлар да уянып, башларын күтәргән кебек була. Әйдә әле, кызым, бер җырыңны биредәге кунакларга да бүләк ит.

Кар кызы. Бик теләп җырлыйм, бабакаем.

(Кар кызы җыры)


Кыш бабай. Ярый, кызым, Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады, инде юлга чыккандыр.

К.к. Уй-фикергә хаклык төяп

К.б. Теләкләргә пакълек төяп,

К.к. Ниятләргә ныклык төяп,

К.б. Кил син безгә, Яңа ел!


А.б. Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

Йөгерә-йөгерә килә Яңа ел.

Ә иске ел изге теләкләре белән

Каршысына чыккан сузып кул.


(Музыка уйный. Яңа ел килеп керә)


Яңа ел. Исәнмесез, кадерле дуслар. Минем кебек яңа гына туган яшь иптәшләр һәм күпне күргән өлкәннәр! Сезгә яңа бәхетләр һәм яңа уңышлар алып килдем.


К.б. Тукта әле, улым, тукта, тукта.

Син яңа елда җирдә кылынасы барлык эшләр өчен дә җавап бирергә әзерме соң?


Яңа ел. Мин әзер, бабакай.


К.б. Алай булса, рәхим ит, Яңа ел. Әле кайчан гына мин дә шулай яшь булып килеп кергән идем. Мине дә шулай шатланып каршы алганнар иде. Улым, барлык эшләрне дә мин сиңа тапшырам.


Яңа ел. Ышанычыгызны аклармын. Ул эшләрне тап төшерми дәвам итәрмен.

Җир йөзендә күпме изге теләк,

Телим сезгә барын, барын да.

Кар бөртеге булып бәхет яусын

Яңа елның тәүге таңында.


  1. Әй, Яңа ел, бер дә тартынмыйча

Хуҗа булып әйдә түргә уз.

Юлларыңа синең ак чәчәкләр,

Эшләреңдә сиңа уңышлар.


К.б. Ярый,дуслар, безгә китәргә вакыт, башка мәктәпләрдә дә көтә торганнардыр.

К.к. Хушыгыз, хуш, дусларым! Күңелле ял итегез. Бер елдан без тагын килербез.


    1. Хуш, Кыш бабай. Хуш, кар кызы!

2. Ә без кичәбезне дәвам итәбез.