СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий праздника" Әниләр бәйрэме"

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий  праздника "Әниләр бәйрәме" на татарском языке.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий праздника" Әниләр бәйрэме"»

Хатын кызлар бәйрәме

1 алып баручы. Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, әбиләребез, сеңел һәм апаларыбыз!

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезне чын күңелдән шушы җир йөзен бизәгән хатын-кызлар көне белән тәбриклибез.

Күңелегездә сезнең кояш яна,

Нурлы йөзегездә - яз яме.

Җирдә яшәү җырга әверелсен,

Котлы булсын әни бәйрәме!

Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.


2 алып баручы. Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә, нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр һәм әбиләр! Бүгенге кичәбезне сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.


1 алып баручы. 8 Март! Балачактан ук ул Әни бәйрәме буларак дөньядагы иң зур, иң мөһим бәйрәм булып истә калган. Шуңа җанга бигрәк якынмы? Кояшлы язны алып килүе белән ул күңелгә тагын да җылылык өсти, йокыга талган өметләрне уята. Бигрәк матур яңгырый бу 8 Март дигән сүз! Җир йөзендә һәр хатын-кызны бәхетле иткән көн бит бу.


2 алып баручы. Иң беренче халыкара хатын-кызлар көне 1911 нче елның 19 мартында Европаның берничә илендә бәйрәм ителгән. Россиягә, төгәлрәге, Петербургка ул 1913 елда килеп җиткән. Әле 19 гасыр ахырында феминисткалар гына билгеләп үткән көнне БМО 1975 елда гына таныган. Шулай да, хатын-кызны ир-ат белән бер үлчәүдә тигезләргә теләп, гүзәл затларны көрәшкә күтәргән Клара Цеткин тәки үз дигәненә ирешкән бит. Матурлык, нәфислек бәйрәме барыбер революционерлык төсен саклап калган әле. Хатын-кызлар бәйрәмендә дөнья ду куба. Һәр гүзәл зат бу көнне үзен фәрештәгә тиңли. Ә нигә тиңли? Хатын-кыз болай да фәрештә бит инде ул...


1 алып баручы. Безнең шатлык бүген сезгә булсын,

Сөенечтән күңелләрегез тулсын,

Кояш йөрәгегездә урын алсын,

Котлау арты бүген котлау яусын.

!



2 алып баручы. Март башында көннәр матур тора,

Мулрак түгә кояш яктысын.

Җир-табигать шулай котлый сыман

Кешелекнең олы яртысын.

Кадерле әниләребез,

Чал чәчле әбиләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

/5класс-монтаж/

1 укучы. Әни... бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни ... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!


2 укучы. Әни... Аның күзләре шундый мөләем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.


3 укучы. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә “балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.


4 укучы. Ә авырсаң... Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.


5 укучы. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хөсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

/җыр “Җырлыйм әнием турында”/


6 укучы. Бүген - әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.


7 укучы. Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.


8 укучы. Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.


9 укучы. Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.


10 укучы. Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.


11 укучы. Күмәкләшеп, барыбыз бергә

Җырлап алыйк, әйдә әле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

/ җыр “Җырлыйм әнием турында” /


12 укучы. Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә - якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.


13 укучы. Кем күңеле тулган айдан серле,

Язлар сыман, назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?


14 укучы. Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкыт китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.


15 укучы. Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәп тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Бергә: Тормыш яме - Әнкәй, Хатын-кыз.




16 укучы. Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул. Кечкенә чагыңда татлы йокыларын калдырып, сине кем караган?

Бергә: Әнием!


17 укучы. Елаганда кочагына алып сине кем юаткан?

Бергә: Әнием!


18 укучы. Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?

Бергә: Әнием!


19 укучы. Беренче тапкыр сине мәктәпкә кем алып килгән?

Бергә: Әнием!


/җыр “Әнием”/


20 укучы. Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә -

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!


21 укучы. Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

22укучы. Безнең егетләр бик тырыш,

Әтиләр дә уңганнар.

Әниләргә булышалар

Алар шундый булганнар.


23 укучы. Сокланып карап торырлык –

Күзне ала алмыйбыз.

Әнкәйләрнең бөеклеген

Яши-яши аңлыйбыз.


24 укучы. Айдан, кояштан кадерле

Син ул, әнием!

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Син ул, әнием!


25 укучы. Синнән дә яктырак,

Синнән дә яхшырак,

Матуррак кеше юк

Бөтен җир шарында!


26 укучы. Мин сине, әнием,

Үскәч тә сөярмен.

Әнием-бәгырем,

Күз нурым, диярмен.


Бергә:


/җыр “Әнкәмнең догалары”/





















2 алып баручы. Укучылар! Бүген бездә кунакта – безнең өлкән буын кешеләре, әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз. Сез аларның йөзләренә карагыз әле. Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашына моңсулык иңдергән. Тормыш берәүне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә, һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит. Булдыра алган кадәр аларны кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик. Кайчакта бер җылы сүз дә җитә бит талчыккан күңелләргә, җылы сүз – җан азыгы дип юкка гына әйтмиләр шул.


1 алып баручы. Әниләргә Алла ярдәм бирсен,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Ә инде хәрмәтле әниләребезне, әбиләребезне котлау өчен сүзне укучыларга бирик.

Без биибез, җырлыйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны кулга чаба-чаба,

Җырлыйбыз да, биибез, ди 5нче сыйныф кызлары.


/5 класс кызлары /


/”Әниләр бәйрәмендә”/


2 алып баручы. Кар каплый әле кыр юлларын,

Әмма вакыт язга әйләнде.

Бәйрәм белән сине, Кыз туганым,

Котлы булсын дөнья бәйрәме!

Сүзне башлангыч сыйныф егетләренә бирәбез.


/башлангыч класс /


/ “Кояшлы көн” /


1 алып баручы. Җыр бит ул гомер агышы,

Җыр кешенең юлдашы.

Җыр тумаса күңелләрдә,

Нигә кирәк дөньясы, дип җырлый 5 с-ф егетләре


/ 5 класс егетләре җыры/

/ “Әни сүзе” –/


2 алып баручы. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырламый тормыйк әле.

Чәчәк кебек яшь гомерне

Бушка уздырмыйк әле, -

дип сезгә җыр бүләк итә 6сыйныф егетләре.

/ 6 класс җыры/


1 алып баручы. Ак яулыклы татар әбисе! Син барысын да: яхшысын да, яманын да кичердең. Ләкин барыбер изге күңелле булып калдың, ак яулыгыңа тап төшермәдең. Намаз укыганыңны күрәм дә, сиңа сокланам. Тәсбих тотып, илгә иминлек, балаларга тәүфикъ теләп дога кыласың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле, ак яулыклы татар әбисе!

/ “Әйбәт тә минем әби” – /


/ “Минем әби” /


/ “Әби будильник булды” –/


/ “Өлкәннәр” – 5 класслар/


2 алып баручы. Тыныч илдә мактап хезмәт язын,

Түргә алыйк бәйрәм кояшын.

Бәйрәм белән сине, кыз туганым,

Чын бәхеткә лаек чордашым, дип котлый 7 с-ф егетләре


/ 7 класс җыры/


/ “Үсәсем бар...” – /


1 алып баручы. Җырсыз кеше – канатсыз кош,

Җырлап мөмкин гомер итәргә.

Шул җырларның бары берсен генә

Кирәк сезгә җырлап үтәргә.


Сезнең алда 8 сыйныф егетләре.


/ 5 класс егетләре җыры/


2 алып баручы. Җырлыйк әле, җырлый әле,

Җырлыйк әле алтыны.

Җырласаң да килешәдер –

Бүген бит бәйрәм көне.

Сезгә үзләренең җырын бүләк итә 9 сыйныф егетләре.


/9 класс егетләре җыры/


/ “Әти белән бергәләшеп” – /


1 алып баручы. Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш тәме юк.

Җыр сулар һава кебек,

Җыр яши, җыр – мәңгелек!

.



2 алып баручы. Мин бүген сокланып баш иям,

Иң гүзәл әниләр каршында.

Тик белмим, сүзләрем җитәрме

Аңлатып бирергә барсын да.

Җылы наз ул, әниләр – сездә генә,

Иркә сүзләр – сезнең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгегездә,

Изге сезнең, әниләр, теләгегез дә!

Безнең кызларның җыры сезгә бәйрәм бүләге булсын.


/ Әниләр турында җыр /


1 алып баручы. Хөрмәтле Хатын-кызларыбыз! Сезне тагы бер кат бәйрәмегез белән котлыйбыз. Шушы шатлыклы, куанычлы көнегездә сезгә язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телибез!


2 алып баручы. Сабыр, йомшак күңелле әниләребез, әбиләребез! Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез. Бәхетле булыгыз!

Ә бәйрәм табын артында дәвам итә. Барлык кунакларны чәй эчәргә чакырабыз.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!