Тукай кичәсе
Бурычлар:
Балаларның кәефен күтәрү, Г.Тукай иҗаты белән кызыксынуны арттыру
Балаларның сәнгатьле сөйләү, җырлау сәләтләрен үстерү
Г.Тукай турында белемнәрен арттыру
Җиһаз: Г.Тукай портреты, китаплар, рәсемнәр күргәзмәсе, экран, диапроектор, уеннар өчен атрибутлар, аудиоязмалар, курчак, бишек
(Балалар “Туган тел” көенә залга керәләр)
Тәрбияче:
Бакчабызда бәйрәм бүген ,
Бакча ямьләнгән.
Тукай бәйрәменә , диеп,
Барысы да килгән.
Җыр “Бәйрәм бүген” (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре)
Тәрбияче: Әйе, бакчабызда Тукай бәрәме. Г.Тукай – балаларның яраткан шагыйре. Без аның бик күп шигырьләрен беләбез.
(Елап, китап күтәреп, Шүрәле керә)
Шүрәле: Харап булдым, харап булдым!
Тәрбияче: Аңлатып сөйлә, ни булды?
Шүрәле: Тукай абыйның китабын укыйсы килгән иде. Ул бит минем турымда әкият язган беренче кеше! Менә шушы бармаклар харап итте. Менә, китап битләре коелды. Ничек җыярга белмим. Гафу итегез мине, зинһар өчен. Гафу итегез! (тезләнә)
Тәрбияче: Тор әле, Шүрәле, кайгырма. Хәзер балалар китабыңның битләрен җыярга ярдәм итәрләр. Балалар, ярдәм итәбезме? Утырып тор, без сиңа булышырбыз. Безне игътибар белән тыңласаң, китапның битләрен үзең дә җыя алырсың.
“Безнең гаилә” шигыре
Уен-эстафета “Кем тизрәк?” (12 бала ике командага бүленеп, дөрес киемнәрне сайлап, киенәләр: бабай – камзол, әби-яулык, әти – билбау, әни – алъяпкыч, малай – түбәтәй, кыз – калфак)
“Минем өем” җырлы-биюле уен
Шүрәле: Урра, мин беренче битен таптым.
Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, бала тугач, иң беренче нинди җырны ишетә? (“Бишек җырын”)
“Бишек җыры” (татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)
Шүрәле: Апа, икенче битен дә таптым.
Тәрбияче: Шигыремне дәвам итәргә әзерләнегез.
Бик акыллы этебез:
Сикер, дисәң, сикерә,
Йөгер,дисәң, йөгерә.
Бигрәк уңган бу маэмай –
Исеме аның - Акбай.
“Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерү
Шүрәле: Тагын бер бит табылды.
Тәрбияче:
Тыңлагыз табышмакны, табарсыз тиз җавапны.
Канатларын җилпи-җилпи,
Талпынып, тирбәнгәләп,
Чәчәкләрдән-чәчәкләргә
Килеп куна күбәләк.
“Бала белән Күбәләк” җыры (З.Хәбибуллин көе, Г.Тукай сүзләре)
“Күбәләк тоту” уены (6 бала парлашып басалар.Балалар, “күбәләкләр” булып, очып йөриләр. Музыка туктагач, “күбәләкләрне “тотарга башта 1нче пар чыга, аннан соң 2нче пар һәм 3нче пар. Тотылган “күбәләкләр” утыралар)
Шүрәле: Тагын бер бит өстәлде.
Тәрбияче:
Сакалы бар, акылы юк. Нәрсә ул? (кәҗә)
“Гали белән Кәҗә” шигыре
“Кәҗәкәй” уены
Шүрәле:
Китабымтиздән тула.
Тәрбияче:
Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?
-Китте болар, бара һаман бара болар,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар: күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)
-Җәй көне эссе һавада
Мин суда кенам, йөзәм.
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,
Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)
-Балтасы кулда, егет эштән бераз тукткп тора.
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)
“Рәсемне җый һәм әкият исемен ата” уены
“Су анасы” уены
Шүрәле:
Менә тагын өч бит өстәлде. Булдырасыз, балалар.
Тәрбияче:
Г.Тукай балалар өчен ел фасыллары турында шигырь-табышмаклар да язган. Игътибар белән тыңлагыз әле.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт,
Я, әйтеп кара? (яз)
Һәр җир карланды,
Сулар бозланды.
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (кыш)
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга.
Урагын ура,
Бу кайчак була? (җәй)
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана,
Бу кайчан була? (көз)
“Җир йокысы” шигыре
Уен “Бүкән” яисә “Буш урын”
Шүрәле:
Ура, китабым тулды. Укырга да була инде хәзер. Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Мин дә сезнең белән уйнап китим әле.
“Шүрәле” җырлы-биюле уены (К.Сатиев көе, Н.Сафина сүзләре)
Тәрбияче:
Шүрәле, китабыңны саклап йөр, ертма, пычратма. Ә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты.
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
Әкияләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –
Безнең дуслар барысы да.
Тукай абый әкиятләрен
Мин бик-бик-бик яратам.
Шигырьләрен һәм җырларын
Беләм мин хәзер яттан.
Нинди таныш моңлы көй бу,
Тукай җыры “Туган тел”?
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
“Туган тел” җыры (Татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)
(Бу вакытта экранда тавышсыз “Туган тел” мультфильмы бара)
Шүрәле:
Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик акыллы балалар икәнсез. Ә миңа урманыма кайтырга вакыт. Башка шүрәлеләргә дә Тукай әкиятләрен укыйсым бар. Ә бу күчтәнәчләр –сезгә.(китапта – кәнфитләр) Сау булыгыз.
(Балалар ясаган рәсемнәр күрсәтелә, конкурска йомгак ясап, бүләкләр тапшырыла. “Туган тел” көе астында төркемнәргә таралалар)