СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Су анасы, Шүрәле дә безне читтән күзләде

Нажмите, чтобы узнать подробности

Су анасы , Шүрәле дә безне читтә күзләде

(Укытучылар көненә  чара)

Просмотр содержимого документа
«Су анасы, Шүрәле дә безне читтән күзләде»

Су анасы , Шүрәле безне читтән күзләде

Су анасы чыга: бәйрәмгә өлгермим, ахрысы, дип курыккан идем. Аллага шөкер әле башланмаган икән.

Шүрәле чыга: Нихәл , Су анасы

С.а.: Яхшы әле, Шүрәле. Үләм, әллә бабаң киемнәрен киеп килгәнсең инде (янына барып тотып карый) Сиңа зур бит бу

Ш: Нишләп бабайныкы булсын, үземнеке. Кеше 40 яшьтән соң буйга кечерәя башлый, ә без 100 дән соң .Тукай безне 115 ел элек язган. Мин кечерәям, кием зурая шул. Ә үзең соң үзең әбиең киемнәрен кидеңме?

С.а. Нишләп әбинеке булсын, үземнеке. Мин дә синең белән бер яшьтә бит

Ш: Ә-ә, аңлашылды

С.а.Хәзер балалар чыгар инде. Кая качып торабыз соң?

Ш: Качмыйбыз, әнә тегендә барып утырыйк Безне Мулла Илендә яшәүче Корбангали Ахмеров ясаган статуялар дип белсеннәр

С.а. Ай-яй баш синдә, Шүрәле. Сталин башы, юк Ленин башы синдә. Әйдә, киттек, алайса (Шунда ук 4 урындык чыгарып куялар)

2 малай чыга

М(1): Укытучылар бәйрәменә нәрсә куярга инде. Баш каткан.

М(2): Беләсеңме, безне укытып аларның да башлары каткан, серьёзныйга әйләнгәннәр. Әйдә аларны бер көлдереп алыйк. Без бит “Мунча ташы” миниатюралар театрының булачак артистлары

М(1): Вәт идея бу. Алайса башлыйбыз

М(2): Киттек (артка борылып иптәшләренә) Әйдәгез!

4 укучы утыра

Укытучы: Укучылар, күптән түгел генә муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайладык. Кем соң әле ул депутат?

  1. Апа, Депутат- ул алдакчы.

Укытучы: Азат, ни сөйлисең син, алай дияргә ярамый

  1. Апа, мин әби белән әти сүзен генә әйттем. Беркөнне әби кроссворд чишеп утыра. Алдакчының синонимы, 7 хәреф дигән. Әти, депутат, ди Әби язып куйды

Укытучы: Алдакчының синонимы 7 хәрефтән ялганчы була. Я, ярар, мин бит әле сездән җәй көне кайларга барганыгызны сорамадым. Әнисә, син кайларда булдың?

Булат: Таиландта, апа

Укытучы: Кайда? Кайда?

2 нче укучы: Егылып китә күрмәгез, апа. Сез уйлаган Таиланд түгел. Әти әнигә :” Син мине беркая да алып барганың юк дигәч, әти бакча ишегенә буяу белән Таиланд дип язып куйды. Җәе буе бакчада эшләдек. Әле менә кичә әни тагын киләсе елга берәр җиргә ял итәргә барасы иде дигәч, әти буяу банкасын гына күрсәтте. Тел төбеннән аңлашылганча, киләсе елга бакча ишегенә Канар дип яза, ахрысы

Укытучы: Балалар, былтыр уку елы башында кем булырга телисез дип сорагач, блогер,тырнак ясаучы дип бер көнлек һөнәрләрне әйттегез. Инде 1 елга олыгайдыгыз, тагын шул сорауны бирим әле.Киләчәктә кем булырга телисез?

3 укучы: Апа, мин бальнодойщик булам

Укытучы: Нинди һөнәр соң ул?

3 укучы: Соң фура йөртүче инде

Укытучы: Бальнодойщик түгел, дальнобойщик

3 укучы: Ә-ә .Соң мин аны больно сүзеннән алынган. Туган ягыннан читтә йөргәч, күңеле сагышлана, йөрәге сызлый дип белдем

4 укучы: Апа, мин әти кебек кенә укырмын, мөгаен

Укытучы: Ничек була ул?

4 укучы: Белем үзе керсә керә, кермәсә юк. Көчәнеп укып тормыйсың. Менә минем әти имтиханда “Мин кем булырга телим?” дигән сочинение язарга кирәк булгач, ике генә җөмлә язган: “Киләчәктә мин тракторист булырга телим. Аттестат бирмәсәгез, берегезгә дә утын алып кайтмыйм”. Ул вакытта әле газ кермәгән булган. Директор әйткән, иптәшләр, киләчәкне уйлыйк, бирик ,дигән

Укытучы: И,укучылар, сез яшь шул әле. Тормышка бик җиңел карыйсыз. Тракторчы булыр өчен дә хәзер тырышып укырга кирәк, тракторлар заманча, компьютерлар белән җиһазландырылган. Киләчәк сезнең кулларда. Киләчәк белән белем идарә итә. Өлкәннәр эшләргә, ә сез укырга тиеш. Белем алу вакыты бер генә, вакытны кире кайтарып булмый. Уку – энә белән кое казу дигәннәр, зур тырышлык сорый. Уңышлар сезгә. Ә бүгенгә саубулыгыз (чыгып китә)

С.а. ай-яй кызык булды. Татарча да көлдем, русча да көлдем

Ш: Ә минем авыз көлә-көлә ачылып калды, авыз каптырмасы ычкынды дип торам

Тукта әле, нишләп торабыз соң монда лыгырдап. Әйдә, бәйрәм булса бәйрәм булсын.Берне биеп алыйк (бииләр, чыгып китәләр)