СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сугыш чоры балалары

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данная разработка урока по родной литературе  на татарском языке предназначена для 3 класса  для татарских школ. Эта разработка урока составлена  по учебнику:Әдәби уку: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйн.өчен д-лек, 2кисәк/Г.М. Сафиуллина, Ф.Ф. Хәсәнова. Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,-Казан:"Мәгариф-Вакыт" нәшр.

Просмотр содержимого документа
«Сугыш чоры балалары»

3 класста әдәби уку дәресе.

Тема: Сугыш чоры балалары.

Азнакай шәһәренең 9 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле башлангыч класслар укытучысы Хөснуллина Рәмзия Миргазияновна.

Максат: Вакыйф Нуруллинның “Бүреләр, үгез һәм без”, С Рәхмәтуллинның “Сандыктагы хәзинә” әсәрләре ярдәмендә сугыш чоры балаларының фаҗигале язмышын аңлату.

Бурычлар: 1) Сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны әдәби образлар язмышы ярдәмендә аңлату;

2) Салават Рәхмәтуллинның “Сандыктагы хәзинә”, Ринат Мәннанның “Без музейга барабыз” әсәрләре арасында тел уртаклыгын эзләп табу күнекмәсен камилләштерү;

3) Тарихи үткәнгә ихтирам һәм сугыш чоры балаларына хөрмәт тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Регулятив (РУУГ): максат кую, план төзү, план буенча эш алып бару, нәтиҗәне бәяләү.

Танып белү (ТБУУГ): яңа информация туплау,  әсәрләр арасындагы охшаш, аермалы якларны билгеләү, анализлау , чагыштыру, классификацияләү.

Коммуникатив (КУУГ): үз фикереңне белдерү, башкаларныкын тану, партадаш күршең белән хезмәттәшлек итү.

Шәхси ( ШУУГ): эш гамәлләрне бәяләү, кызыксындырулы бәяләүне аңлату.

Материал: Әдәби уку: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйн. Өчен д-лек, 2кисәк/Г.М. Сафиуллина, Ф.Ф. Хәсәнова. Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, 97-100 бит, дәфтәр, 57-59 битләр, өстәмә эш дәфтәре.

Җиһазлар: В Нуруллин, Р.Мәннән портретлары, китаплары, Мәснәви Хәйретдинов картинасы, С.Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршы” аудиоязмасы, үгез, бүре рәсемнәре (слайд) ,сугыш чоры балалары ( фото- күргәзмә), видеоязма (слайдлар).

Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья (тарих).

Эш формалары: Эзләнүле, фронталь, индивидуаль, парларда.


Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру, психологик уңай халәт булдыру.

Максат: Укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

-Хәерле көн, укучылар!

Шушы кояшлы, матур көндә сезне кабат күрүемә мин бик шатмын. Сезнең барыгызга да күңел күтәренкелеге, уңышлар, сәламәтлек телим. Дәресебезне шат күңел белән башлап җибәрик.

II. Актуальләштерү.

Максат: Әби-бабайлар турында белемнәрне барлау.

  1. Өй эшен тикшерү. Сугыш турында М.Җәлилнең, Ф.Кәримнең ятлаган шигырләрен сөйләтү. Иң оста нәфис сүз остасын билгеләү.

  2. Сезгә әби-бабайларыгыз үзләренең бала чаклары турында ниләр сөйләгәне бар? Җавапларны тыңлау. Проект эшләре. (Слайд 2-5)

Сугыш ... Күпме гомерләрне өзгән ул. 1941 нче елның 22 июнендә тыныч якты көндә хәбәр килеп төшә, фашист солдатлары сугыш башлаган.Бу сүзләрне ишеткәч, авыл халкының башына кара кайгы төшкән. Аналар елый-елый улларын, ирләрен сугышка озатканнар.Ир егетләр “ Борчылмагыз,без кайтырбыз” – диеп җырлап сугышка киткән.Кырда, басуда эшләү,тормыш алып бару,балалар карау,чәчү чәчү,ашлык уру кебек авыр эшләр хатын-кызлар,балалар тылдагылар җилкәсенә төшкән. Фронтка җибәрергә дип оекбашлар,бияләйләр бәйләгәннәр. Үзләренең ашарларына калмаса да барлык әйберләрне фронт өчен биргәннәр.

Ул чорда 13-14 яшьлек яшүсмерләр атлар караган. Ашарга юк, кияргә киемнәр булмаган. Аякларына чабата киеп, язгы пычракта калган черек бәрәңге җыярга йөргәннәр. Өйгә кайтканда чабаталары ертылып бетә. Ә иртәгесен мәктәпкә бара алмыйлар, чөнки аякларына кияргә бернәрсәдә булмый. Сугыштан хат килгәнен һәркем көткән.Ә иң кайгылысы кара хатлар, үлем хаты. Күп кенә ирләр хәбәрсез югалганнар, ә күпмесе пленга эләгеп газап чиккән.Ә күпмесе чит илләрдә күмелгән. Әледә хәбәрсез югалганнарның исемнәре табылып тора.

Нихаять, көткән Җиңү килә. Урамнардан солдатлар кайта.Кемнәрдер шатланган,ә кемнәрдер елаган.Чөнки әтиләре кайтмаган балалар әтиләрен көткәннәр, хатыннары ирләрен сагынганнар, юксынганнар.

Сугыш бетә, яралар төзәлә, ләкин күңелләрдә мәңге эз кала, хәтер кала.Әледә әбиләрнең, бабайларның күзләрендә яшь.Әбиләр, бабайлар “ Балакайлар, аллага шөкер тыныч яшибез, тормышлар имин, ашарга бар. Сезгә дә безнеке шикелле тормышлар күрергә язмасын,”- диләр.

Безнең ветераннарыбыз, тылдагылар тормышларыбыз имин булсын дип безнең өчен, киләчәк буын өчен тырышканнар. Без аларның бу җиңүләре белән горурланабыз.Аларны онытырга безнең хакыбыз юк!

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: “Яңа белем ачу” өчен кирәк булган материалны табу, кайсы укучының кайда кыенлык кичерүен ачыклау, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү .(Слайд 6-11)

Әйе , укучылар 1941 нче елны сугыш башланды. Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп аналар тол калды, улларын һәм кызларын югалтты. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Таза ир-атларны сугышка алдылар, авылда эшләрдәй кеше калмады. Бөтен эш бала-чагага, карт-корыга калды. Җир сукаларга атлар калмады.Җирне үгезләр ярдәменә эшкәрткәннәр.

- Әдәби уку дәресләрендә без ни белән шөгыльләнәбез?

Көтелгән җавап. Әсәрләр укыйбыз.

- Әсәр ничек туа?

-Әсәрнең эчтәлеген табу- әдәби уку була. Әсәр эчтәлегенә сюжет, тема, авторның укучыга әйткән фикере керә.

-Укучылар хәзерге тормыш белән сугыш чорын рәсемнәрдән чагыштырып карагыз әле.

IV . Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: Авырлыкны чишү юлларын билгеләү, тарихи үткәнгә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү.

Элеккеге замандагы тормыш-көнкүреш әйберләре турында укучылар аз белә.

Иске әйберләрне күрсәтү, слайдтан карап, юнәлеш бирү. (Слайд 12- 13.)

V. Яңа материалны аңлату.

Төркемнәрдә киңәшегез әле, әсәрне укыганда эшне ничек оештырырбыз икән?

Көтелгән җавап.

-Әсәрне гөҗләп тиз һәм аңлап укырбыз.

-Әдәби әсәрнең исеменә игътибар итәрбез.

-Әсәрнең ни турында булуын-темасын ачыкларбыз.

-Авторны истә калдырырбыз.Аңлашылмаган сүзләрне ачыкларбыз. (аңлатмалы сүзлектән табарбыз)

-Катнашучыларны табарбыз.Аларның гамәлләренә бәя бирербез.

-Авторның укучысына җиткерергә теләгән фикерен табарбыз.

Искәрмә. Әсәрне өйрәнү ысулы тактага язып куела.Укучылар хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә ысулны кабатлыйлар.

1.Максат: В. Нуруллин иҗаты белән таныштыру.(Слайд14.)

Вакыйф Нурулла улы Нуруллин — татар язучысы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Вакыйф Нуруллин Югары Әшнәк авылында туа. Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, армия хезмәтендә булып кайта. Аннан  татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аның соңгы курсында укыганда (1961) “Совет әдәбияты” журналы редакциясенә эшкә алына.В.Нуруллин баш редакторы итеп билгеләнә. Вакыйф Нуруллин 60нчы еллар башында үзенең кызыклы һәм үзенчәлекле хикәяләре белән матбугатта күренә башлый. Аннары тәүге күләмле әсәре булган “Шинельсез солдатлар” повестен яза. Әдәби җәмәгатчелек һәм укучылар игътибарын тойган язучы тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башлый, шуннан соң аның бер-бер артлы “Күпер чыкканда”, “Әгәр син булмасаң”, “Аккан су юлын табар”, “Яшьнәп үткән яшьлек”, “Һәлакәт” һ.б. повестьлары дөнья күрә. В.Нуруллинның әсәрләре дә тәрҗемә ителеп, һәм нәшриятларында күп мәртәбәләр басылып чыкты. Аның әсәрләре буенча кызыклы телефильмнар да куелды.

2. В.Нуруллинның “Бүреләр, үгез һәм без” әсәре белән танышу.(Слайд 15.)

3. Сүзлек өстендә эш. (Слайд 16.).

Кубатура- кубик миллиметр (сантиметр, метр) белән үлчәнә торган күләм зурлыгы;

Эңгер-кичен һәм таң атканда була торган ярым караңгы вакыт.

Каһәр-каргыштан килгән җәза, каты ачу;

Рычаг-таяну ноктасы тирәсендәге әйләнеп, кечерәк көч белән йөк күтәрү һәм авыр эш башкару җайланмасы;

НАТИ- трактор маркасы;

Түмәркә-ботаклы утын түмәре.

  1. Фразеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эшләү. (Слайд 17.) Сүзтезмәләрнең мәгънәсен ачыклау.

Чәчләре үрә тора- нык курку;

котым алынды - бик нык курку, куркыту;

бала йоннарым кабара - ачуы чыгу, салкыннан туңу.

5.Чылбыр тәртибендә уку. Әсәрдәге катнашучыларны табу.(Тактада һәм дәфтәрдә түбәндәге схема языла –эшчәнлек эчтәлеге модельләштерелә.) (Слайд 18.)

Катнашучылар



Мәхмүт Гәрәй автор үгез бүре укучы( әсәрне укучы)

Сорауларга җавап бирү.

-Нигә әтиләрен чакырмый соң бу малайлар? Ник урманга үзләре генә килгәннәр?

- Алар утынны нәрсәгә төйи: атка, сыерга, үгезгә, машинага, тракторга.

6. Үз фикереңне әйт. Үгезне тасфирлаган урыннарны табып уку.

Малай үгезне нәрсә белән чагыштыра?

7.Парларда эш. Буре турында язылган юлларны тап. Партадашыңа укып күрсәт.

Бүрегә тасфирлама төзе.

Модельләштерүне дәвам итү.(Слайд 19.)

Катнашучылар



М әхмүт Гәрәй автор үгез бүре укучы -без

т ырыш эшчән балачагын искә дуамал ерткыч тарихны

төшерә баһадир усал белү

Укучылар хикәянең ничек тәмамлануын, малайларның авылга ничек кайтуларын беләсегез килсә, китапханәдән Вакыйф Нуруллинның “Иркен минем туган илем” китабын алып укыгыз.

VI. Ял минуты (Слайд 20.)

С. Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршы”н тыңлау (хәрәкәтләр ясау) .

VII. Белемнәрне беренчел ныгыту. (Слайд 21.)

Максат: Өстәмә материал белән эшләү күнекмәсе булдыру.

“Музей йорты” на сәяхәт. Мәснәви Хәйретдиновның “Шомырт исе килә” картинасы буенча эш. Мәснәви Хәйретдиновның “Шомырт исе килә” картинасында табигатьнең иң матур - шомыртлар чәчәк аткан чоры сүрәтләнгән. Шушы матурлыкны тагын да тулыландырып, чәчәкләр арасында ике кыз утыра. Картинаны карагач алган беренче тәэсирләр.(Төркемнәрдә эш.Бер төркем икенче төркемгә сорау бирә. Сорау –җавап уены.)

-Көн нинди?

-Нинди исләр тойдыгыз?

-Ни өчен кызлар хәрби киемнән?

-Картинада хәрәкәт сизеләме?

-Картина белән марш арасында нинди уртаклык бар?

-Картинаның исеме буенча кайсы чор тасвирлануын аңлатып буламы?

-Моның өчен кайсы детальләргә игътибар итәргә кирәк?

-Сугыш чоры сүрәтләнүен каян белдегез?

-Кызлар атышлар тынып торган арада ял итәргә туктаганнардыр, минемчә. Минем белән килешәсезме укучылар?

(Рамка белән эш) Ерак түгел бер ат та утлап йөри. Тыныч вакытта ашап калырга уйлаган, ахры. Кызлар бирегә ат белән килгән.

VIII. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

Максат:Алган белемнәргә таянып парларда эш күнекмәсе булдыру.

Укучылар, менә мин сезгә тагын бер язма укыйм.

Әниебез көне-төне басуда булган. Без аларның артыннан тырма белән башак җыеп йөрдек. Ашарга ипи юк иде. Өшегән бәрәңге ашадык. Он заты күрмәдек. Өскә-башка юк, киндер күлмәк киеп йөри идек. Аягыбызда чабата. Әни, үзебезнең сыерны җигеп, симәнә ташыды. Печән чаптык, көчебез җитми иде. Язарга ручка юк. Перо белән китапның чиста битенә яза идек. Укырга мөмкинлек булмады. Ашлык суктык. Төнлә дә эшләдек .

Нәтиҗә: Димәк сугыш чорында авыл җирендәге эш хатын-кызлар, балалар кулында булган.

IX. Парларда эш. (Слайд 22.)

1,3 пар дәфтәрдән С Рәхмәтуллинның “Сандыктагы хәзинә” шигырен укып биремнәрне үти.

2, 4 пар Р Мәннанның “Без музейга барабыз” шигырен укып, сорауларга җавап бирә.

X. Эшчәнлекне бәяләү (рефлексия). (Слайд 23.)

Максат:Укучылар эшчәнлекне ничек башкаруларын , белемнәрне үзләштерүләрен аңлаулары.

Күз саламын әби сандыгына

Ачамын да барлыйм узганы.

Чиккән калфак, чулпы тәңкәләрдә-

Йөз аклыгын күркәм халкымның, -дигән шигъри юлларны уку, сорауларга җавап бирү.

-Шигырь кайсы әсәргә ошаган?

XI . Йомгаклау.

Максат: Үзеңнең эшчәнлегеңә дөрес бәя бирү

Укучылар, сез бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Кемгә кайсы шигырь, әсәр ошады? Ни өчен?

-Яңа белемне кайда куллана алабыз?

-Дәрестә сезнең нәрсә бик яхшы, нәрсә авыррак килеп чыкты?

-Үткәннәр, сугыш чоры турында тагын ниләр беләсегез килә?

XII. Өй эше. Сайлап алу ысулы белән тәкъдим ителә. (Слайд 24.)

1) “Сандыктагы хәзинә” шигыреннән үзеңә иң ошаган өлешне сайлап алып, сәнг. итеп укырга;

2) “Без музейга барабыз” шигырен ятларга;

3) “Минем бабам сугышта катнашкан” исемле кечкенә хикәя язарга.