СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Суны ни өчен сакларга кирәк?

Нажмите, чтобы узнать подробности

3 сыйныфта әйләнә- тирә дөнья фәненнән үткәрелгән дәрес конспекты

Просмотр содержимого документа
«Суны ни өчен сакларга кирәк?»

Тема «Суны ни өчен сакларга кирәк?»

Максат: сулыкларның пычрану сәбәпләрен ачыклау, Табигатьтә сулыкларның әһәмияте белән таныштыру.

Бурычлар: Су, елга, чишмәләрне карау, саклауның яхшы, күркәм

эш икәнлегенә төшендерү.

1) укучылар белән су белән бәйле булган дөнья күләм экологик проблемаларны ачыклау;

2) кеше тормышында суның әһәмияте, аны саклау ысулларын өйрәнү;

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,

биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Җиһазлау. Ноутбук,проектор , презентация.



I. Оештыру..

Уңай атмосфера тудыру.Бер –берләрен сәламләү, уңышлар теләү

Хәерле көн, укучылар.

Хәерле көн дип дәрес башлыйк.

Хәерле эш телик һәркемгә.

Гел уңышлар юлдаш булсын сезгә

Дөрес җавап бирсен һәркем дә.

II. Актуальләштерү.

2..Табышмак әйтү: (слайд1)

Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк.

  • Бу нәрсә булыр?(Су)

Әйе, бик дөрес.

- Димәк, без бүген сүзебез нәрсә турында булыр? (Су)(слайд 2)

Су турында алдагы дәресләрдә аның турында бик күп сөйләштек.хәзер әйдәгез искә төшереп китик.

  • Суны табигать могҗизасы дип атыйлар. Ә ни өчен шулай икән?(берьюлы өч халәттә була һәм боз суда батмый)

  • Дөрес.

  • Ишегалдына юган керләрне элеп куйдык.Һәм купмедер вакыттан соң керләр кибә. Андагы су кая киткән соң? (парга әйләнгән)

  • Ә хәзер үзегезне су тамчылары итеп хис итегез.Сез нинди сәяхәт ясарсыз? Сәяхәтегезнең этапларын әйтегез. Моны башкача ничек атарга була? ( Су әйләнеше).

Ә табигатьтә суның әһәмияте нәрсәдә? (җаваплар)

Безнең республикабыз табигатьнең кабатланмас гүзәл почмакларына бик бай. Урман, кыр, аланнарның кыргый табигый хозурлыкларын чишмә, инеш, күл сулары, нур өстенә нур өстәгәндәй, тагын да тулыландыра-камилләштерәләр. Болар барысы җиргә генә түгел, хәтта кеше тормышына да гүзәллек өсти. Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су. Элек-электән үк бабаларыбыз үз йортларын елга ярларына, күл буйларына, чишмә сулары күп булган урыннарга нигезләгәннәр. Һәр карыш җирне эшкәртеп, җирнең кадерен белеп, һәр урынны аерым-аерым исем белән атап йөрткәннәр.

Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җир сугара – иген игүгә, җиләк-җимеш, терлек, кош-корт үстерүдә ярдәм итә. Халык көнкүреше табигать белән нык үрелеп барганга, туган ягыбызның һәр кечкенә һәм һәр зур су чыганаклары халык хуҗалыгында киң файдаланыла.

Әйе. Кеше тормышта суны бик күп куллана.Су булмаса юына да, юа да, ашарга да әзерли алмас идек. Яшәгән йорт – җирләребезне дә сусыз чиста тота алмас идек. Табигатьтә үсемлекләр дә үсү өчен су кирәк.Бер генә тереклек иясе дә сусыз яши алмый. Сусыз кәгазь дә ясый алмыйлар, тукыма да мана алмыйлар. -



-Ә су кайларда бар соң?(Җаваплар)

. Без суның кеше томышында никадәр әһәмиятле икәнен белдек. Без үзебезне су балалары дип әйтсәк тә була .Су-җирнең яшәү чыганагы.Ләкин кеше бу байлыкка һәрвакытта да сакчыл карамый шул.Хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим һәм сез дәреснең темасын ачыкларсыз


III.Уку мәсьәләсен кую

Мин бер әкият укыйм. Шуны тыңлагач дәрес темасын ачыкларсыз. (слайд 3)

----Яшәгән ди бер матур Күл. Анда бик күп балык булган. Кешеләр күл янына ял итәргә, балык тотарга килгәннәр,күлнең матурлыгына сокланганнар.Бервакыт килгән һәрберсе чүпләрен калдырып китә башлаган.Күл кешеләргә бик рәнҗегән.һәм балыкларны текә яр астына яшергән, ә үзе ямь- яшел суүсем белән капланган. Иртән кешеләр күл буена килделәр һәм бу хәлне күреп борчылдылар, еладылар. Күлдән гафу үтенделәр, аны чистарттылар.Ә күл бик мәрхәмәтле Ул кешеләрне гафу иткән , аларга ачу сакламаган.Яңадан балыкларны чыгарган, суын чистарткан.Һәм дус булып, килешеп яши башлаганнар.

Укучылар, тормышта да гафу итә белергә, бер- береңә ачу сакламаска кирәк.

- Дәреснең темасын кем әйтә?Кешелек алдында нинди проблема тора? Бүген нинди проблеманы чишәрбез?

Безнең дәресебезнең темасы- «Суны ни өчен сакларга кирәк?» (слайд 4)

Максатыбыз нинди булыр?

-Ни өчен суны сакларга кирәклеге турында сөйләшербез.

Сулыкларның пычрану сәбәпләрен ачыкларбыз, Суны саклап, экономияләп тоту турында өйрәнербез.



IV.Яңа белемнәр ачу.



1)Түгәрәк ясалган карточканы алыгыз.бу безнең Җир планетасы дип уйлагыз.Түгәрәкне 4 өлешкә бүлегез.Сезнең уйлавыгызча Җирнең күпме өлешен су алып тора, шул өлешне зәңгәрсу төскә буягыз, ә коры җирне яшел һәм көрән төскә буягыз. Бер- берегезгә эшләрегезне күрсәтегез һәм нәтиҗә ясагыз.

Нәтиҗә: Җирдә су күбрәк.

-Су Җиребезнең дүрттән өч өлешен алып тора. Су шулай күп булгач ни өчен соң һаман суны сакларга кирәк диләр соң? Мин моның белән килешмим.(Җаваплар)

-Дөрес, Җир йөзендә су бик күп тә, шул ук вакытта әз дә. Җирнең куп өлешен нинди су алып тора?Диңгезләрдә, океаннарда ул бик күп, ләкин ул тозлы һәм эчәргә яраклы түгел. Димәк мин ялгышканмын.Шулай ук ул авыл хуҗалыгында, төрле прозводстволарда кулланырга яраклы түгел. Ә тозлы суны төче суга әйләндереп буламы соң? Булса ничек? (җавап )

--Әйе, кешеләр диңгез суыннан тозларны аерып алырга өйрәнгәннәр.Башта суны парга әйләндерәләр, аннары суыталар. Су парга әйләндергәндә тоз утырып кала.Ләкин сәнәгать юлы белән төче су алу бик кыйммәткә төшә.

Эчә торган су бик аз 100 л га 2 л гына су туры килә, ә тозлы су 50 тапкыр күбрәк. Җир йөзенең 3тән 1 өлеше суга интегә. Ә эчәргә яраклы суның запасы бозлы Антарктида якларында. Мондагы бозның калынлыгы километрларга кадәр җитә. Суларны сакламау һәм аларны пычрату нәтиҗәсендә торган су запасы тагын да кими.

2) Ә нәрсә сәбәпче соң сулыкларның пычрануына? Кем гаепле?Хәзер үк җавап бирмәсәгез дз була.Башта проблеманы чишик, аннан соң җавап бирерсез.һәркемгә аерым эш.

Камилә : краннан шырпы калынлыгында гына су акса да бер тәүлектә 500 литр су ага. Нәтиҗә яса һәм тыю билгесе яса.Исем куш.


Әдилә .Галимнәр уйлап исәпләп чыгарганнар: ел саен сулыкларга 10000 товар поездын тутырырлык чүп эләгә икән. Нәтиҗә яса һәм тыю билгесе яса Исем куш.



Алмаз Сулыклар янындагы агачларны , урманны кисү тыела. Аларны киссәң елгалар, күлләр саега. Нәтиҗә яса һәм тыю билгесе яса. Исем куш.


Эшләрне тикшерү .Рәсемнәрне күрсәтү, аңлату.

  • Нинди билгеләр килеп чыкты? – тыю билгеләре.

Физ-ка “Әйе, юк”уены.

Мин җөмләләр әйтәм. Минем белән риза булсагыз-кул чабабыз, юк икән- тыпырдыйбыз.

1.җирдә 5 океан. (кул чабабыз)

2.эчәр өчен тозлы су да, төче су да ярый

(тыпырдыйбыз)

3.су ярдәмендә электр тогы алына. (кул чабабыз)

4.Байкал – дөньяда иң тирән күл.. (кул чабабыз)

6.Судан башка тормыш юк. (кул чабабыз)

7.Кара диңгездә су- кара, в Кызыл диңгездә — кызыл,

Сары диңгездә – сары. (тыпырдыйбыз)

8.Газ халәтендәге су – ул боз .

(тыпырдыйбыз)

9.Боз суда бата. (тыпырдыйбыз)

10.Табигатьне, сулыкларны саклау-һәркемнең изге бурычы. (кул чабабыз)


3) экологик мәсьәлә чишү. (слайд 5)

-завод 1 минутта 25 л пычрак су ташлый.Ә 2 минутта күпме пычрак су ташлый? ( 50 л)

- Тулы көченә ачык краннан 1 минутка 15 литр су ага.Ә бер сәг. купме су агар? (900 л)

Планетада һәр шәһәр кешесе тәүлегенә уртача – 150 л, ә авыл кешесе 55 л чамасы су тота. Ә краннан су һәрвакыт кирәккә генә агамы?

-Тагын нәрсәләр суның кимеүнә, пычрануына йогынты ясый?

Суларның пычрану проблемасы кичектергесез хәл итүне таләп итә торган җитди проблемага әйләнде. Суны саклау чараларының тагы берсе булып – аларны экономияле тоту.

V. Яңа белемнәрне һәм эш алымнарын куллану.

1)Дәреслекнең 93 битеннән укыйк әле.

Уку, суны пычрату чыганакларын атау.

Ә Суны пычратмас өчен, аны саклап тоту өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? укыган буенча фикер алышу.(җавап)

2)Ләкин шуны онытмаска кирәк: Су, аның чыганаклары булган чишмә, елга, инеш, күлләр – табигать бизәге, матурлык, гүзәллек билгесе дә. Димәк, табигатьне, аның сулыкларын сакларга кирәк. Без дә әлеге эштә үзебезнең өлешебезне кертергә тиеш. Ә нәрсәләр эшли алабыз? (җавап)

-Әйе, без инеш, чишмә буйларын чистарта алабыз. Һәм без моны эшлибез дә.

Ел саен чишмә янын чистартабыз.

3) Су- безнең байлыгыбыз.Укучылар безнең татар халкы суга элек-электән сакчыл караган .Халкыбыз су турында зирәк фикер әйткән. Хәзер әйдәгез әлеге мәкальләрне тәртипкә китерик тә шуларның кайберләре белән танышырбыз.

(слайд 6)

1)Кул пычранса, су белән юарсың,

Су пычранса, ни белән юарсың.

2)Коега төкерергә ярамый, телеңә төер чыга.

3)Чишмәне пычратма, кулыңны чуан баса.

4)Коены күмәргә ярамый.

5)Коега төкермә, суын үзең эчәрсең.

6)Су-яшәү чыганагы.

Тикшерү.

(слайд 7)

4) - Ә сез беләсезме, 22 март Халыкара һәм дөньякүләм Су көне буларак билгеләп утелә.

* -Кайбер төбәкләрдә чиста су булмау сәбәпле, чиста суны цистерналарда ташып кулланырга мәҗбүр булалар.

* 1941 нче елда Харьков шәһәрендә Су музее ачылган. Музейдагы экспонатлар олысын–кечесен суны сакларга өйрәтә;

* Организмдагы су тәннең температура режимын җайга сала; су ярдәмендә организмдагы шлаклар (утырымнар) бүленеп чыга. Су кан басымын контрольдә тотарга ярдәм итүче бөерләр өчен дә бик кирәк;

* безнең организмыбызның 80% диярлек судан тора;

* укучы тәүлеккә 1,5–2 л суын югалта һәм ул аны кайтарып алырга

тиеш;





VI.Йомгаклау.

-Укучылар. Безнең дәресебез ахырына якынлаша. Йомгаклап, су турында белемнәребезне гомумиләштереп, синквейн языйк әле. Синквейн фразцуз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

Синквейнны язу тәртибе: (слайд 8)

1нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем. Яки Нәрсә? Соравына җавап бирә торган сүз.

2нче юл. Теманы сурәтли торган ике сыйфат. Нинди?

3нче юл. Синквейн темасына хас булган 3 фигыль. Нишли?

4нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул баланың темага мөнәсәбәтен күрсәтә.

5нче юл. Темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә

Тикшерү

Үзбәя

Дәрес темасы сиңа аңлашылдымы?


Дәрестә барлык биремнәрне дә үтәргә өлгердеңме?


Биремәрне дөрес башкардыңмы, әллә хаталымы?


Мөстәкыйль башкардыңмы, әллә берәрсе булыштымы?



Рефлексия

Хәзер дәрестә катнашу буенча үз эшегезне бәяләгез


Укытучы:Әйдәгез, дәрес башында куйган сорауга җавап бирик, нәтиҗәясыйк: суны ни өчен сакларга кирәк?

Нәтиҗә:
- Су барлык организмда да бар.

- Су ул- тормыш, матурлык, сәламәтлек.

- Су кешегә ярдәмче.

-Суның куләме чикле.

(слайд 9)
-Сезнең парта өстендә өчәр тамчы. Шуларны сайлап үзегезгә бәя бирегез.

Шат елмайган тамчы-бик яхы эшләдем, барысын да булдырдым

Тамчы яхшы эшләдем, ләкин барысы да килеп чыкмады, бераз ялгыштым.

Моңсу тамчы - үз эшемнән канәгать түгел, кубесен эшли алмадым.

Хәзер инде без суны сакларга кирәклеген беләбез. Укучылар, бәлки киләчәктә суны саклауның яңа юллары табылыр. Диңгез, океан суларын төче суга әйләндерүнең арзан ысуллары табылыр. Анысын киләчәк күрсәтер. Ә хәзергә һәрберебез суны саклау кирәклеген онытмыйча, бу эшне без көн саен башкара алабыз. Шуны онытмагыз, су тамчысы алтыннан да кадерле.

“Суның кадере чишмә корыгач” дигән вакытларны безгә дә көтеп утырмаска иде. Табигать байлыгы чиксез түгел. Аңа һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк. Судан башка тормыш юк. Кешелек җирдә яшәсен өчен, тереклек итсен өчен су кирәк. Шуңа күрә, әйдәгез барыбызда бергәләп табигатьне саклыйк. Сулыкларны чиста итеп тотыйк! Аларның чисталыгы безнең кулларда. Ә сулыкларның башлангычы- чишмәләр.

(слайд 10)Дәресне Илдар Юзеевның түбәндәге шигыре беләән бетерәәсем килә.

Көлгәндә дә,чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча,тыйнак көлегез,

Тәнгә-җанга сихәт,дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Сусыз калсак әгәр,корыячак

Табигатьнең иркә гөле без,

Җилләр иссен,назлы гөлләр үссен,-

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез,

Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын,

Чишмәләрнең кадерен белегез !

Өй эше:1) “Су - тормышта иң кирәк әйбер” темасына хикәя төзергә һәм сөйләргә.

2)Өйдә көненә ничә тапкыр су куллануыңны санап бар һәм язып куй.

3)”Суны сакла” темасына плакат яса.

1һәм 3 биремне сайлап алырга

Укучылар, дәрестә бик актив катнашыгыз.Сезгә зур рәхмәт.