СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сыйфат / Имя прилагательное / Sıfat

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сыйфат - предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирә. Ул исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип атала. Сыйфатланмыштан башка килгәндә исемләшә һәм исем үзенчәлекләрен ала. Сыйфатлар төрләнмиләр.

Сыйфатларны, белдерә торган мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләренә карап, асыл һәм нисби сыйфатларга бүләләр.

Асыл сыйфатлар, предметның төп билгесен белдереп, аны төсе, күләме, зурлыгы ягыннан ачыклыйлар: кара чәч (чёрные волосы), кечкенә чемодан (маленький чемодан), зур аерма (большая разница).

Нисби сыйфатлар (относительные прилагательные), бер предметның икенче предметка булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр: кояшлы көн (солнечный день), хыялый картина (сказочная картина), иртәнге гимнастика (утренняя гимнастика).

Сыйфатларның предмет билгесенең төрле күләмен белдерүләре сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә 4 дәрәҗә бар.

1. Гади (төп) дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти билгесен белдерә, формаль күрсәткече юк:

2. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат зат яки предметның билгесен чагыштыра һәм -рак / -рәк кушымчалары ярдәмендә ясала:

3. Артыклык дәрәҗәсе билгенең иң югары дәрәҗәсен белдерә: иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчекләр ярдәмендә һәм сыйфатларның беренче өлешенә аваздаш кисәкчәләр ялгану юлы белән:

4. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат әйбердәге билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә һәм -гылт / -гелт, -кылт / -келт, -сыл / -сел, -су, -кылтым / -келтем, -елҗем кушымчалары ярдәмендә ясала:

Сыйфатлар төзелешләре ягыннан тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы була.

Тамыр сыйфатлар:

Ясалма сыйфатлар  -лы / -ле, -сыз / -сез, -лык / -лек, -гы / -ге, -кы / -ке, -чан / -чән, -ык / -ек / -к, -ма / -мә, -гыч / -геч, -кыч / -кеч кушымчалар ярдәмендә ясалалар: 

Кушма сыйфатлар сыйфат + исем сүзтезмәсеннән -лы / -ле, -сыз / -сез кушымчалары ялганып, тезмә фигыльдән -кыч / -кеч, -гыч / -геч кушымчалары ялганып һ.б. юллар белән ясалалар: 

Парлы сыйфатлар синоним һәм антоним сыйфатлардан ясалалар: