СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

СЫЙФАТЛАР ЭСТАФЕТАСЫ (Сингапур проектын кулланып, үткән материалны кабатлау- ныгыту дәресе)

Нажмите, чтобы узнать подробности

СЫЙФАТЛАР ЭСТАФЕТАСЫ (Сингапур проектын кулланып, үткән материалны кабатлау- ныгыту дәресе)

Просмотр содержимого документа
«СЫЙФАТЛАР ЭСТАФЕТАСЫ (Сингапур проектын кулланып, үткән материалны кабатлау- ныгыту дәресе)»



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БИЕКТАУ БЕРЕНЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ

МӘКТӘБЕ







СЫЙФАТЛАР ЭСТАФЕТАСЫ

(Сингапур проектын кулланып, үткән материалны кабатлау- ныгыту дәресе)







Эшне башкарды:

1 категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Садикова Дания Солтан кызы



БИЕКТАУ 2014 НЧЕ ЕЛ





Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

Садикова Дания Султановна.































Садикова Дания Солтан кызы


Дәрес темасы: Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Максат.

1. Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.

2.Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү, сүзлек байлыкларын арттыру.

3.Туган телгә карата ихтирам, хөрмәт итү, горурлык хисләре тәрбияләү.

Дәрес формасы. Дәрес-эстафета.

Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Төп дидактик бурычлар. Теоретик белемнәрне укыту мәсьәләләрен чишүдә куллана белү.

Методлар.Сингапур проектын кулланып, үткән материалны кабатлау-ныгыту.

Кулланыла торган ресурслар. Дәреслек Ф.Ф.Харисова, Ч.М.Харисова“Татар теле” 4нче сыйныф.Казан “Мәгариф”нәшрияте 2009, презентация, проектор, экран, компьютер, төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар.

Предметара бәйләнеш. Әдәби уку дәресе.






Көтелгән нәтиҗәләр.

  • Укучылар сыйфат темасын үзләштергәннәр;

  • Җөмләләрдән сыйфат дәрәҗәләрен дөрес билгелиләр;

  • Морфологик анализ ясый беләләр;

  • Матур язу күнекмәләре булдырыла;

  • Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләре формалаштырыла;

  • Укучылар парлап, күмәк, төркемнәрдә эшли беләләр;

  • Дәрескә зур кызыксынучанлык белән керәләр;

  • Туган телне яраталар, ихтирам итәләр һәм дөрес сөйләшергә омтылалар.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

Дәрескә уңай мотивация тудыру:

1.Исәнләшү.Хәерле көн , хөрмәтле укучылар! Татар теле дәресен башлыйбыз. Дәрескә үзебез белән нәрсә алабыз?(тырышлык, уңыш, ярдәмчеллек)

-Бер-берегезгә карап елмаегыз да, уңышлар теләгез.

-Мин дә сезгә актив булып, уңышларга ирешүегезне телим. (Кизү укучыга сүз бирелә.Сыйныф турында мәгълүмат бирә.)

2. Һава торышы белән танышу.(Дөреслеккә туры килерлек итеп сөйләргә тиеш.)

-Бүген көн нинди?(аяз, кояшлы, болытлы;йөпшек карлы,буранлы, җил-давыллы; урамда җылымса, салкынча, салкын, бик салкын.

Укучылар, сезнең белән алдагы дәресләрдә сыйфат сүз төркеме белән таныштык. Ә бүген без сезнең белән






сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау дәресе үткәрербез. Сезнең сыйфат сүз төркеме турындагы белемнәрегезне, логик фикерләү дәрәҗәгезне тикшереп карарбыз.

Ә инде дәреснең төренә килгәндә, эстафета дәресе үткәрербез. Дәрес дәвамында 6 турны үтеп, финишка килеп җитәргә тиешбез. Ләкин шунысы бар: бер турдагы биремнәрне үтәми торып, сез алдагы турга күчә алмыйсыз.

Шуңа күрә, сездән бик тә игътибарлы булуыгыз, белгәннәрегезне дөрес, төгәл, матур итеп әйтеп бирүегез сорала.

Укучылар, сезгә эстафетаның тәртибе аңлашылдымы?

Димәк, сез инде эстафетабызны башлап җибәрергә әзер. Әйдәгез, “Сыйфатлар эстафетасы”н башлап җибәрик.

Матур язу күнекмәсе булдыру.

1.Укучылар эш дәфтәрләрен ачалар һәм число, теманы язалар.2нче слайдта бирелгән аваз кушылмаларын һәм җөмләләрне чиста, пөхтә итеп язып куялар.

2. 3нче слайдтагы сүзлекчә белән танышу.

Слайд№ 2

Са, сә, су, сү,сы,се, си.

Җитез малай ярышта җиңде.

Сәлим салмак кына атлап финишка килде.

Бу малай кыю.

Слайд№ 3

Җитез – ловкий, быстрый, проворный, резвый, подвижныый, юркий, расторопный, поворотливый.






Салмак – плавный, ровный, неторопливый, размеренный, мерный.

Кыю – смелый, дерзкий, отважный, решительный, храбрый.


(Беренче тур башлана. Андагы бирем укучыларга тәкъдим ителә)

I тур

Слайд №4.Сыйфатка билгеләмә бирегез.

(Бер укучы сыйфатка билгеләмә бирергә тиеш.)

Слайд№5

Сыйфатлар предметның билгесен белдерәләр. Алар

нинди? кайсы? Сорауларына җавап бирәләр.

Төркемнәрдә эшләү.

Максат:

1.Җөмләдә сыйфатны сыйфатланмышы белән табу күнекмәсен үстерү.

2.Белем ныклыгын сынау.

3. Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.Матур әдәбиятка мәхәббәт, әдәби әсәр укуга ихтияҗ тудыру.

(Төркемнәргә карточкалар бирелә.

Карточкаларда мәкальләр, әдәби әсәрләрдән алынган җөмләләр)

Слайд№6 1 нче карточка.

1.Үзе кечкенә генә, шаян гына, күрер күзгә матур, карап торырга батыр бер песи баласы булган.(А.Алиш)

2.Бары тик үз араларыннан иң сылу, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти алган.(А.Алиш)

3.Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра.(М)




Слайд№7 2 нче карточка.

1.Җиңелрәк, шаянрак холыклы бер кызый иде.(Э.Касыймов)

2.Иң татлы җимешләр, иң шифалы чишмә сулары да аның хәлен җиңеләйтә алмады.(Ф.Яруллин)

3.Татлы тел тимер капканы ачар.(М)

Слайд№8 3нче карточка.

1.Бакча эченә ап-ак, эре-эре кар бөртекләре ява иде.(Г.Әпсәләмов)

2.Клара өчен биредә һәр нәрсә яңа, сәер, кызыклы иде.(Ә.Еники)

3.Сүзең кыска булсын,

Кулың оста булсын.(М)

Слайд№9 4нче карточка.

1.Яңгырлы-болытлы көз, аның артыннан карлы – болытлы каты кыш үткән.(Г.Ибраһимов)

2.Менә кып-кызыл нур хәтфә-яшел төскә буялды. Яшел прожектор алсу нур сирпеде.(Г.Садә)

3.Бик ачы булма-төкереп ташларлар.(М)

Слайд№10 5нче карточка.

1.Бала итәкле зәңгәрсу сатин күлмәк өстеннән ап-ак халат киеп куйган, аягында кызгылт эчле тирән калош.(Г.Ахунов)

2.Өстендә эре-эре кара тәңкә төшкән ак кофта.(М.Мәһдиев)

3.Үткен тел – бәхет,

Озын тел – бәла!(М)

Көтелгән нәтиҗәләр.

Бер төркемдә утыручы укучыларның барысында да бер үк





төрле карточка. Төркемнәргә карточкадагы җөмләләрне укырга һәм сыйфатларны сыйфатланмышлары белән табар өчен билгеле бер вакыт бирелә. Шул вакыт кысаларында алар җөмләләрне матур, йөгерек, сәнгатьле, аңлап укыйлар. Җөмләләрдән сыйфатларны сыйфатланмышлары белән табалар. Төркемнәрдән бер укучы басып җөмләләрне укый, биремне башкара.

Төркемнәрдә эш тәмамлангач, укучыларга таныш булган язучылар турында сөйләшү. Укылган әсәрләрен искә төшерү.(А.Алиш, Ф.Яруллин)


II тур

ТАЙМД РАУНД РОБИН

Төркемнәрдә эшләү.

Максат:

1.Сыйфат билгеләрен санарга. Карточкаларда бирелгән җөмләләрдәге сыйфатларның билгеләрен әйтергә.

2.Үз фикерләрен тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтергә, аны яклый белергә өйрәтү.

3.Балаларда дуслык, иптәшлек хисләре, игътибарлылык хисләре тәрбияләү.

Слайд№11

Төс – кызыл, соры, шәмәхә, сары һ.б.

Тәм – баллы, тозлы, ачы һ.б.

Форма – түгәрәк, шакмаклы, өчпочмаклы һ.б.

Күләм – зур, биек, кечкенә һ.б.

Характер – акыллы, усал, юмарт, саран һ.б.

Табигать күренешләрпе – буранлы, кояшлы, давыллы һ.б.

Көтелгән нәтиҗәләр.

Карточкаларда эшләү дәвам ителә.(6-10нчы слайдлар)




Төркемнәрдә сыйфат билгеләрен искә төшерәләр. Мисаллар китерелә. Җөмләдә бирелгән сыйфатларның билгеләрен билгелиләр.


III тур

Дәреслек буенча парларда эшләү.

Максат:

1.Сыйфат дәрәҗәләренә билгеләмә бирергә.

Бер дәрәҗәдәге сыйфаттан башка дәрәҗәдәге сыйфатлар ясау.

2.Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, ишетеп аңлау күнекмәләрен ныгыту.

3.Әниләргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Матурлыкны тоя белергә өйрәтү.

Укытучы.

Укучылар, III турда дәреслек белән эшләрбез. 81нче битне ачыйк.

1.а)

198 нче күнегү. Ф.Яруллинның “Әни” шигырен сәнгатьле итеп укыйбыз.

Укытучы:Укучылар, шигырь кем турында?

Укучылар: Әниләребез турында.

Укытучы: Әйе, укучылар. Дөньяда әти белән әнидән дә кадерле кешеләр юк. Алар безне авырлыклардан саклыйлар, яклыйлар. Гомерләре буе безнең өчен кайгыртып яшиләр. Әти-әниләребезне үпкәләтмик, рәнҗетмик. Алар һәрвакыт балаларының уңышлары белән горурланып яшәсеннәр. Озын сәламәт гомер телик аларга.

ә) Шигырьдә бирелгән сыйфатларның дәрәҗәләрен





билгеләгез. Бер дәрәҗәдәге сыйфаттан башка дәрәҗәдәге сыйфатлар ясагыз.

Көтелгән нәтиҗәләр.

(Иң матур, матур, матуррак; иң тәмле, тәмле, тәмлерәк; иң йомшак, йомшак, йомшаграк; һ.б.)

2.а)

199нчы күнегү.Мәзәкләрне укыйбыз.Фикер алышабыз.

ә) Сыйфатларны табып, барлык дәрәҗә формаларын ясыйлар.

Слайд№12

Гади дәрәҗә – ак яулык, зәңгәр күлмәк.

Чагыштыру дәрәҗәсе – (-рак, -рәк) аграк яулык, зәңгәррәк күлмәк.

Артыклык дәрәҗәсе – (иң, бик,ямь-, кып-, сап-) ап-ак яулык, зәп-зәңгәр күлмәк.

Кимлек дәрәҗәсе- (-гылт,-гелт,-кылт,-келт, -сыл,су) аксыл яулык, зәңгәр күлмәк.

Көтелгән нәтиҗәләр.

Кайнар, кайнаррак, бик кайнар яки кап-кайнар; суык,суыграк, бик суык; һ.б. Кайнар сыйфатын кимлек дәрәҗәсенә куеп булмай. Ә салкын синонимын алып карасак, барлык дәрәҗә формаларын ясап була. Мәсәлән: салкын, салкынрак, сап-салкын, салкынча.

Укытучы.

Димәк, сыйфатларны барлык дәрәҗә формаларына куеп булмый икән. Синоним сүзен кулландыгыз. Синоним һәм антонимнарның билгеләмәсен кабатлап китик әле.

1 нче укучы: Мәгънәләре бер үк яки бер-берсеннән мәгънә төсмерләре белән генә аерыла торган сүзләр





синонимнар дип атала.

2 нче укучы: Капма-каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала.

Физминут.

Укучылар, тәнебезне, акылыбызны ял иттерик. (Музыка астында физик күнегүләр эшләү)


IV тур

КУИЗ-КУИЗ- ТРЭЙД

Максат.

1.Сыйфатларның антоним һәм синоним төрләрен билгеләргә.

2.Бирелгән тема буеча сорау төзү күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру.

3.Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Укытучы:

Укучылар, алдыгызда торган төсле карточкаларны алыгыз һәм басыгыз. Йөрергә комачауламаслык итеп урындыкларыгызны җайлап куегыз. Игътибар итегез!

Бирем.

1нче бирем. Карточкаларда сыйфатлар язылган. Бирелгән сыйфатларның антонимнарын табыгыз.

2нче бирем.

Слайд№13

Тактада бирелгән рәсемнәрне чагыштырыгыз.(Рәсемдә Убырлы карчык һәм Белмәмеш)

Көтелгән нәтиҗә.

1нче бирем буенча укучы үзенә пар таба һәм карточканы күрсәтә. Бөкләнгән өлешендә дөрес җавап язылган. Укучы




дөрес итеп җавап бирергә тиеш. Әгәр дә укучы дөрес җавап бирми яки белми икән, аңа дөрес җавапны әйтергә тиешләр. Уен берничә кат кабатлана.

2нче бирем. Геройларга уңай һәм тискәре характеристика бирелә.

Vтур

Максат:

1.Сыйфат ясалышларын ныгыту.

2.Эш ысулларын ныгыту, белем бирүдәге җитешсезлекләрне ачыклау.

3.Укучыларда логик фикерләү,игътибарлылык, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү.

Слайд№14

Тамыр- ак, кара

Ясалма – карлы, болытлы

Кушма – коточкыч, үзсүзле

Парлы – ямь-яшел, кып-кызыл, ата-аналы

Тезмә – куе зәңгәр, алсу кызыл, аксыл кара

Укытучы. Укучылар, V турдагы биремне эшләр өчен бездән җитезлек, тапкырлык таләп ителә. Сезгә кроссворд тәкъдим итәм.Игътибар белән мин әйткән сыйфатларның ясалышын дөрес билгеләп, төрләрен әлеге буш шакмакларга урнаштырсагыз, МАТУР сүзе килеп чыгачак.(Тәкъдим ителгән сүзләр: кара, болытлы, куе зәңгәр, коточкыч, ямь-яшел)









Т

А

М

Ы

Р


Я

С

А

Л

М

А




Т

Е

З

М

Ә

К

У

Ш

М

А


П

А

Р

Л

Ы



Көтелгән нәтиҗәләр.

Сүз яңгыраганнан соң кем беренче булып кул күтәрә, шул укучы такта янына чыгып яза. Эш тәмамлангач, өлгерлекләре, җитезлекләре, тапкырлыклары белән аерылып торган укучыларны алкышлау.

Укытучы. Әйе, укучылар. Һәр эштә дә, укуда да тырышлык, өлгерлек, җитезлек, кыюлык таләп ителә. Бу сыйфатлар булганда гына без һәрвакыт алда, беренче булырбыз. Шушы сыйфатларга ия булганга күрә, безнең Татарстан һәм Россия спортчылары җәйге универсиада ярышларында беренчелекне яуладылар да инде. Алда безне кышкы олимпия уеннары көтә. Спортчыларыбызга уңышлар телик.


VI тур.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН

Максат.

1.Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясарга.

2.Белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү.

3.Игътибар итү сәләтен үстерү.

Слайд№2 кабатлана.

Җитез малай ярышта җиңде.

Сәлим салмак кына атлап килде.

Бу малай кыю.



Көтелгән нәтиҗәләр.

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясала. Сыйфатларның җөмләдә аергыч, хәл, хәбәр булып килүе ачыклана.

Йомгаклау.

Укытучы.Афәрин, укучылар, булдырдыгыз! Шулай итеп, сез бүгенге дәрестә сыйфатның VI турын үттегез, һәм берсендә дә үзегезне сынатмадыгыз.

Димәк, сез сыйфат турындагы белемнәрне бик яхшы үзләштергәнсез. Киләчәктә дә тырышып укыгыз. Белемле булыгыз. Үзегезне беркайчан да сынатмагыз. Белемле булсагыз, беркайчан да югалмассыз.

Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларның барысына да билгеләр куям.

Өй эше.

1нче вариант.“Табигатьтә кыш хакимлек итә” дигән темага сыйфатлар кулланып кечкенә күләмле инша язып килергә.

2нче вариант.Сыйфат темасына тест әзерләргә.