Сыйныф сәгате: “Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый”
Максат:
1941-1942 елдагы Бөек Ватан сугышындагы нәни герой балалар-пионерлар белән таныштыру.
Үз яшьтәшләрең белән горурлану, туган илгә, халкыңа мәхәббәт тәрбияләү;
Җиңү көнен якынайтуда балаларның һәм яшүсмерләр көрәшенең әһәмиятен ачыклау;
Җиһаз: презентация, мультимидияле проектор, сугыш турында китаплар күргәзмәсе, “сугыш чорында авылыбыз тарихы” – альбом.
Барышы
Оештыру өлеше.Әңгәмә:
Әле кичә генә нинди бәйрәмне билгеләп үттек? (23 февраль)
Нинди бәйрәм соң ул? (Ватанны саклаучылар көне)
Ә кемнәр Ватанны саклыйлар?
Укучылар, нәни геройларныМы собрались с вами, чтобы почтить память юных героев, на чью судьбу легла недетская доля военных лишений и тягот, для которых война была не игрой, а жестокой суровой болью. Вам, бесстрашные, вам, бессмертные. Вам, юные пионеры-герои, посвящается наше мероприятие памяти. Пусть в этот день все дети во всех уголках земли, вспоминая о бессмертных порывах юных борцов, еще сильнее сомкнут свои ряды, еще крепче возьмутся за руки и новыми делами укрепят мир и дружбу на всем земном шаре.
74 ел элек безнең туган илебезне якларга туры килгән халкыбызга. Әйе, 1941 елның 22 июнь таңында фашист илбасарлары илебезгә басып керде. Бу сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итте. Шушы вакыт эчендә 27 миллионнан артык халык юкка чыкты, 1709 шәһәр һәм 1011 авыл илебез картасыннан төшеп калды. Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык халкына. Бу сугышны башлаучы – фашистлар Германиясе. Син халкыбызның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, бар.
Герой балалары белән горурлана ала халкым. Герой – балалар. Сугышка кадәр гадәти балалар. Укыганнар, өлкәннәргә булышканнар, йөгерешеп уйнап йөргәннәр, егылып аяк-кулларын канатканнар, кайтып әниләренә зарланышканнар. Аларның исемнәре бары якыннарына, әти-әниләренә, дусларына һәм сыйныфташларына гына билгеле булган. Менә шушы көндәлек тормыш белән яшәгән нәни генә балалар йөрәгенең туган илгә мәхәббәт һәм дошманага булган нәфрәт аркасында никадәр олы була алуын дәлилләгәннәр. Малайлар һәм кызлар. Хәрби елларның кайгысы, авырлыгы аларның ныгып җитмәгән җилкәләренә төшә. Шушы авырлыктан сыгылып төшмәгәннәр, хәтта көчлерәк, чыдамлырак, батырырак була барган алар. Зур сугышның кечкенә геройлары. Алар олылар – әтиләре, абыйлары, комсомоллар һәм коммунистлар белән беррәттән сугышканнар. Сугыш барган барлык төбәкләрдә аларны күрергә мөмкин булган аларны: Боря Кулешин кебек диңгездә, Леня Голиков кебек партизаннар отрядында, Валя Зенкина кебек Брест крепостендә, Володя Дубинин кебек Керчь катакомбасында. Бер генә минутка да аларның нәни йөрәкләре калтыранып калмый. Аларның балалалык еллары катлаулы сынаулар аша үтә.
Марат Казей
... Сугыш Белоруссия җиренә үтеп керә. Марат әнисе Анна Александровна Казей белән фашистлар бәреп кергән авылда яши. Көз көне Маратка мәктәпкә 5 сыйныфка барырга туры килми. Мәктәп бинасын фашистлар үзләренед казармасына әйләнделәр. Фашитслар еркычларча кыланалар. Марат үзенең комсомол апасы белән Станьков урманына партизаннар янына китә. Партизаннар бригадасы штабында разведчик була. Әнисен партизаннар белән элемтә тоткан өчен Минск шәһәрендә асып үтерәләр. Марат дошман гарнизонына үтеп кереп кирәкле мәгүлъматлар алып кайта. Шушы мәгълуматларны кулланып партизаннар Дзержинск шәһәрен дошманнан азат итү планын төзиләр һәм шәһәрдәге фашист гарнизонын тар-мар итәләр. Марат күп сугышларда катнаша, батырлык, курку белмәс сугышчы була. Тәҗрибәле сугышчылар белән берлектә тимер юлларны миналауда катнаша. Марат сугышта һәлак була. Соңгы патроны беткәнче сугыша, ә бер гранатасы гына калгач, дошманнарны якын китерә дошманнарны һәм ... үзен.
Шушы батырлыгы өчен пионер Марат Казейга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Минск шәһәрендә аңа һәйкәл куелган.
Зина Портнова
Зина Портновага сугыш Витебск өлкәсенең Оболь станциясеннән ерак булмаган Зуя авылында каникулда ял иткән чагында туры килә. Обольда “Яшь үч алучылар” исемле комсомоллар һәм яшьләр оешмасы төзелә. Зина Портнованы шул оешманың әгъзасы итеп сайлыйлар. Ул дошманнарга каршы оештырылган тәвәккәл опреацияләрдә , диверсияләрдә катнаша, листовкалар-өндәмәләр тарата, партизаннар отряды кушуы буенча разведка эшләре алып бара. Дошманнардан үч алу өчен, ул ашханәгә эшкә урнаша һәм дошманнарны агулый. Ә Зина, кулга алудан качып, партизаннар отрядына китәргә мәҗбүр була.
1943 елның декабрь ае. Зина задание үтәп кайтып килә. Мостище авылында аны сатлыкҗан сата. Фашистлар яшь партизанны кулга алалар, җәзалыйлар. Тик Зина аларга җавап итеп тавыш та чыгармый. Аның күзләрендә бары тик нәфрәт, күралмау чагыла, ул ахырга кадәр көрәшә. Сорау алуларның берсендә, ул вакытын туры китереп, өстәлдә яткан пистолетны эләктерә һәм сорау алучы дошманны атып үтерә. Аткан тавышка килеп кергән дошман солдаты да шул ук минутта юк ителә. Зина качырга тели, ләкин фашистлар аны куып җитәлр. Курку белмәс пионер кызны фашистлар җәзалап үтерәләр, тик ул соңгы минутына кадәр сыгылмый, нык, батыр була.
Аңа шушы батырлылары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Леня Голиков
Данлыклы Ильмень күленә ага торган Поло елгасы буенда урнашкан Лукино авылында үсә ул.Авылларын дошманнар яулап алгач партизаннар отрядына китә. Партизаннар отряды өчен кирәкле мәгълуматлар алу өчен, разведкага йөри. Аның катнашында дошман поездлары, машиналары юлдан аска оча, күперләр шартлатыла, дошман складлары яна... Леня тормышында шундый вакыйга була, ул дошман генералы белән кара-каршы очраша. Ул граната ташлап дошман машинасын шартлата. Машинадан чыккан генералны, аны озата баручы офицерны шофер атышу барышында үтерә машинаны тенти, генералның портфелен ала. Ә анда бик кирәкле мәглуматлар була. Партизаннар штабы ул мәгълуматны Мәскәүгә тапшыра. Шуннан соң да күп кенә сугышларда катнаша малай. Зурлар белән иңгә-иң куеп сугышкан нәни герой бер тапкыр да калтыранып төшми. Ул 1943 елның кышында Острая Лука авылы янында үтерелә.
1944 елның 2 апрелендә Советлар Союзының Югары Президиумы указы нигезендә пионер-партизан Леня Голиковка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Валя Котик
Ул 1930 елның 11 февралендә Хмельниск өлкәсенең Шепетовский районының Хмелевка авылында туа. Авылга дошманнар бәреп кергәч, Валя үзенең дуслары белән дошманнарга каршы көрәшергә була. Алар сугыш булган урыннарда калган коралларны җыеп алалар һәм печән астына яшереп аларны партизаннар отрядына озаталар. Малайны күзәткәннән соң коммунистлар малайга ышанычлы эшләр тапшыра башлыйлар. Ул дошман караулларының алмашыну вакытын, урнашуларын ачыклый. Фашистлар партизаннарга каршы көрәш итеп җәзалау отрядлары булдыралар, ә Валя җәзалау отрядын җитәкләүче офицерны үтерә. Шәһәрдә кулга алулар башлангач, әнисе һәм абыйсы Виктор белән партизаннар янына китә. Әле 14 яше яңа гына тулган пионер өлкәннәр белән бер тигез сугыша, туган җирен дошманнардан азат итү өчен көрәш алып бара. Ул 6 дошман эшелонын шартлата. Валя Котик 1 дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, 2 дәрәҗәдәге “Ватан сугыш партизанына медале белән бүләкләнә. Валя Котик герой булып үлә, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Батыр пионер укыган мәктәп алдында аңа һәйкәл куелган.
Володя Казначееев
1941 ел... Яз көне 5 сыйныфны тәмамлый. Көз көне партизаннар отрядына керә. Үзенең апасы Аня белән отрядка килгәч, партизаннар, аларга көлеп карыйлар. Ләкин партизаннарга икмәк пешергән Елена Кондратевна Казначева балалары икәнен белгәч шаярудан туктыйлар. (Елена Кондратьевнаны дошманнар үтергән була. Отрядта “партизан мәктәбе” эшли, миналар куярга шартлатырга өйрәтәләр. Бу фәннәрне Володя “бишлегә” тапшыра. Аңа чигенгәндә, гранаталар ташлап, отрядны каплап торырга туры килә аңа, кыйммәтле мәгълуматлар алып кайта, карңгы төшкәнне көтеп торып листовкалар ябыштыра... Көннән-көн осталыгы арта. Малай гына икәненә шикләнмичә, курку белмәс дошманының башы өчен дошманнар бүләк вәгъдә итәләр.
Володя Казначееев Ленин ордены һәм 1 дәрәҗәдәне Ватан сугышы Партизанына медале белән бүләкләнә.
Аркадий Каманин
Ул кечкенәдән күк турында хыяллана. Әтисе, Николай Петрович Каманин очучы челюскинчыларны азат итүдә катнаша, шуның өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән була. Янәшәдә генә әтисенең дусты, шулай ук, очучы. Малайның да күңеле гел һавага тартыла. Ләкин аны самолетка якын җибәрмиләр, үс әле әзрәк диләр. Сугыш башлангач, ул авиация заводына эшкә керә, һәм аэродром чыгу мөмкинлеген эзли. Тәҗрибәле очучылар, аңа берничә минутка, самолетны тапшыргалыйлар.Ул самолет йөртеп карый ала башлый. Бер тапкыр дошман пулясы эләгеп кабина тәрәзәсе ватыла, очучы күрми башлый, тик ул аңын югатканчы идарә итүне Андрейга тапшырырга өлгерә. Малай самолетны үз аэродромына утырта. Шуннан соң малай очу эшенә ныклап өйрәнә. Мөстәкыйль рәвештә оча башлый. Берсендә дошманнар бәреп төшергән совет самолетын күрә. Нык атып торуларына карамастан, самолеты белән төшеп очучыны үзенә күчерә, һавага күтәрелеп алып кайта. Аның күкрәген Кызыл Йолдыз бизи башлый. Сугышларда катнашуы өчен Аркадийга икенче Кызыл Йолдыз ордены бирелә. 15 яшь кенә булуына карамастан, ул инде тәҗрибәле очучы булып санала. Кечкенәдән хыялланган малай күкне буйсындыра.
Менә шулай Бөек ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлыклар күрсәткәннәр. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас
Шаулый урман, гөрли болын,
Яфрак яра тал-тирәк.
Батыр булып үсү өчен,
Уйлар чынга ашсын өчен,
Безгә тынычлык кирәк!
Соңгы сүз итеп, Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз.
Батырлыкны эшли ала
Бөтен кеше дә.
Аның өчен кирәк түгел
Алып көче дә.
Ә моның өчен:
Яратырга кирәк бары
Туган җиреңне,
Әти - әниеңне,
Туган илеңне.