СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сыйныфтан тыш чара "Күңелле стартлар"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Спортивное мероприятие на татарском языке для учащихся начальных классов

Просмотр содержимого документа
«Сыйныфтан тыш чара "Күңелле стартлар"»

Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Күңелле стартлар” уены (Сыйныфтан тыш чара.)

Максат: 1. Укучыларда спортка карата кызыксынучанлык тәрбияләү. 2.Аларның сәламәтлекләрен ныгыту. 3. Спортның әһәмиятлелеген төшендерү.

Үткәрү урыны:уен-ярышны спортзалда яки җылы көндә саф һавада үткәрергә мөмкин.

Җиһаз: кыршаулар, туплар, гимнастик таяклар.

Уенга әзерлек: 1. Укучыларны ике командага бүлү.

2. Алдан ук һәр команда үзенә исем уйлый һәм эмблема ясый..

3. Һәр команда капитан сайлый.

Уенның барышы:

Командалар ике якка тезеләләр.

Укытучы:

-Укучылар, без бүген «Күңелле стартлар” уенына җыелдык. Белгәнегезчә, бу спорт уены.Спорт һәркемгә дә бик кирәк. Чөнки спорт сәламәтлекне ныгыта. Тикмәгә генә халкыбыз «Саулык- зур байлык” димәгән.

- Ә сез, балалар, спортны яратасызмы? Аның нинди төрләре сезгә бигрәк тә якын?

- Әйе, балалар, без дә буген, спортның берничә төрен кушып, сезгә уен әзерләдек. Башлыйбызмы?

1. Һәр команда үзенең девизын әйтә, эмблемасы турында сөйли.

2. Бер-бер артлы тезелеп баскан уенчылар, кулларны өскә күтәреп, тупны остән артка җибәрәләр. Соңгы уенчы тупны ерып баскан аяклар арасыннан алга җибәрә. Кайсы команданың тубы алдан килеп җитә, шул җиңүче була.

2. Һәр команданың бер уенчысы тупны билгеле урынга йөгереп илтеп куя, икенчесе тупны алып кайта. Шулай уенчылар беткәнче дәвам итә.

3. Уенчылар, берәрләп, билгеле бер ераклыкка куелган кыршауга туп кертәләр. Һәр кергән туп- бер очко.

4. Билгеле бер ераклыкка ике урындык куела. Һәр уенчы, аяк арасына туп кыстырып, сикерә-сикерә, бу урындыкны эйләнеп килә. Алдан уенчылары беткән команда җиңүче була.

5. Һәр уенчы, бер кул белән тупны йөртеп, урындыкны әйләнеп кайтырга тиеш.

6. Команданың һәр уенчысы, буталганчы, скакалкада сикерә. Тукталмыйча, иң күп сикерүче уенчысы булган командага очко санала.

7. Идәнгә сызык сызыла. Күзе бәйләнгән һәр уенчы бу сызык буйлап барырга тиеш. Сызыктан читкә чыкмаган уенчыга очко санала.

8. Билгеле бер ераклыкка урындык куела. Беренче уенчы урындыкны йөгереп әйләнеп кайта. Ул икенче уенчыны җитәкли, һәм икесе бергә йөгереп кайталар. Икенче уенчы өченчене җитәкли. Соңгы уенчыны ияртәнче шулай дәвам итә. Алдан килгән командага очко бирелә.

9. Өч кыршауны, ара калдырып тезеп чыгабыз. Йөгереп барган һәр уенчы, чиратлап, бу кыршауларны киеп сала. Алдан бетергән командага очко языла.

Капитаннар ярышы.

1).Чиратлап,спорт төрләрен әйтәләр. Спорт төрен күбрәк әйткәне- җиңүче.

2). Казанда Универсиада ничәнче елда булды?(2013)

3). Иң беренче Олимпиа уеннары булган ил (Греция)

4). Фигуралы шууда җиңгән татар кызы (Загитова)

5). Өстәл артында гына уйнала торган спорт төрләре (шашка, шахмат)

6).Хоккей командасында ничә кеше уйный (капкачы белән 6)

7).Таяк тартышу.

10. Команда уенчыларының канат тартышуы.

Уенга йомгак ясала.

Укытучы: Хәзер хөрмәтле хөкемдарларга сүз бирик. Бүгенге уенда кайсы команда үзен бик җитез, бик тапкыр, бик дус- кыскасы, чын команда итеп күрсәтте икән.

Җиңүче команда билгеләнә.

Укытучы:Спорт- кеше тормышының аерылгысыз өлеше. Спорт-сәламәтлек нигезе. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була. Спортны яратыйк, спорт белән шөгыльләник.

Авторлар: ТР Биектау муниципаль районы “Әлдермеш урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең I кв.категорияле башлангыч сыйныф укытучылары Камалиева Ф.Ш., Яруллина Р.М.

Эшкәртмәдә балалар белән даими уйнала торган уеннар файдаланылды.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!