Ата –ана хакы.
Максат: укучыларга ана хакын, балаларның ата-аналары алдындагы бурычын аңлату, укучыларда кешелеклелек,миһербанлылык , шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү; әти-әниең каршындагы вазыйфаларыңны үтәргә кирәклеген төшендерү.
Җиһазлау: мәкаль һәм әйтемнәр язу, газета – журнал материаллары-“ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс”, ханнан бала олы, баладан ана олы”.
Музыка яңгырый, укытучы көй агымына җайлашып, салмак кына сүз башлый.
Ана бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда...
Һади Такташ.
Укучылар , бүген мин сезне ана хакы, балаларның ата-ана алдындагы бурычы турында чын күңелдән сөйләшергә чакырам. Бу тема кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яши, ләкин соңгы елларда әлеге мәсьәлә кискенләште, тискәре вакыйгалар кешеләрнең күңелләрен тупасландырды, җирдә шәфкатьсезлек, кешелексезлек артты.
Укучылар, бер гыйбрәтле хикәядән өзек укып китик әле.
“Нәрсәгә ул безгә? Килгән җирен хәтерлидер бит, шунда китеп торсын.Ә минем өемдә аның өчен урын
Оныгының шул сүзләреннән Хәтимә әбинең күзләре томаланды. Аяк астында җир убылып тирән чокыр пәйдә булды. Бар җиһан караңгыланды. Ул чокыр төбенә очты, колагында “Кирәкми” дигән үзәк өзгеч сүзләр яңгырады.
Ул бит күз нурыдай оныгын бик ярата иде. Бишектән үк тәрбияләде. Җырлар көйләде.Озаклап уйнап пычранып кайтса да, әнисенең усал карашыннан яклап кала иде.Гомеренең соңгы елларында бары тик оныгы өчен генә яшәде бит ул. Җавап итеп шушы булдымы рәхмәте!?
Тору белән тәрәзә янына килеп утырды ул.Шифаханәгә керә торган юлдан
күзен алмады. Шулчак аның тамагына төер тыгылды, күзләреннән мөлдерәп- мөлдерәп яшь бәреп чыкты. Ул берни дәшмәде.Бары тик күз алдындагы буш юлдан кемнедер эзләде генә.
Юк-юк, ул ялгыз түгел. Аның әйләнә- тирәсендә шәфкать туташлары , табиблар.Ләкин аларның берсе дә ул назлап , иркәләп үстергән “йөрәк парәсе”-оныгы түгел шул. Никадәр авыр иде аның өчен бу мизгелләр?!”
Хикәя буенча әңгәмә.
Бу хикәяне гыйбрәт алыр өчен укыдык, балалар. Дөнья булгач андый мәрхәмәтсез бәндәләр дә бардыр, ләкин безнең арада андый шәфкатьсезлекне эшләүче булмас дип уйлыйк, әти-әниләрнең, әби-бабаларыбызның өметен аклыйк.
Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек ул акча белән генә исәпләнми бит.Ата-анага карата күрсәтелгән ярдәмне матди якка гына кайтарып калдыру һич тә дөрес булмас.Ерактагы баласыннан “кош теле”дәй генә хат алу да ата-ана өчен чиксез бәхет. Бер чынаяк кайнар чәй ясап китерүне, бер сынык ипи кисеп бирүне тилмереп көтүчеләр бар.Игелек кылу иң-иң якыннардан башланырга тиештер. Аларга мәрхәмәтле булганнар чит ятлардан да күңел җылысын җәлләмәс.
Сорау:шәфкатьле булу нәрсәне аңлата? (Укучыларның фикерләре).
Сорау:шәфкатьлелекнең киресе ничек була? Ул нәрсәләрдә чагыла? (Укучыларның фикерләре).
Сорау:Борынгылар:”Кеше рәнҗетүдән сак булыгыз.Рәнҗеш, каргыш кебек ул, төшә”,- дигәннәр.Нәрсә ул рәнҗеш, каргыш? Ничек аңлыйсыз? (Укучыларның фикерләре).
Кешеләрнең күңеле миһербансызлык һәм үз нәселләре алдында җавапсызлык коллыгына төшкән бу көннәрдә җәмгыять приютларга мохтаҗ, чүплек башына ташланган өлкәннәрне ач үлемнән саклап калуның бердәнбер юлы бу.Дәүләтнең иң олы хәйриясе, мөгаен, шушыдыр.
Картлар йорты безнең Сарман районы Җәлил бистәсендә дә бар.Биредәгеләр ялгызлыкка дучар булган яралы күңелләре белән сиздерми генә сыкрап яшиләр. Яшәү өчен бөтен уңайлыклар да бар: бүлмәләрдә гөлләр, чылтырап аккан ясалма чишмәләр дисеңме, җылы бүлмәләр, ачык йөзле тәрбичеләр.
Бу мәрхәмәтле йортта яшәүчеләргә Аллаһ күңел тынычлыгы, аларны тәрбияләүчеләргә-сабырлык бирсә иде!
Сагыш тулы, моңлы күзләр.Болар картлар йортындагы карт һәм карчыкларның күзләре. Аларның йөрәк түрләрендә күпме сагыш...
Җыр: С. Садыкова музыкасы, Р. Байтимеров сүзләре “Сагыш”.
Әйе, өлкәннәр үзләренең киләчәген тәрбияләп үстергән оныкларына, балаларына
багышлыйлар. Ләкин алар арасында шундыйлар була, тәрбияләп үстергән әти-әниләрен, әби-бабаларын күпсенеп үзләре яныннан куып чыгаралар.Алар башта туган нигезне таркатып, өйләрен саттырып әти-әниләрен үзләренә күчерәләр. Күпмедер вакыттан соң, үзләренең балалары үсеп җиткәч, яки квартира алгач, алар кирәк булмый.Менә инде шул вакытта аларны тизрәк картлар йортына урнаштыру ягын карыйлар, яки әйбер кебек берсеннән-берсенә күчереп йөртә башлыйлар. Мескен әти-әни арта, ә бит туган нигез таркалмаса, алар шунда тыныч картлыкларын уздырырлар иде.
Шигырь:Р. Фәттахова, “Әнкәйләр” (“Сөембикә” журналыннан).
Якын дуслар ташлап китә безне,
Әнкәйләргә Алла ярдәм бирсен! Хыялларын күпләр югалта.
Аларгадыр бөтен авырлык. Әнкәйләргә кайтып егылабыз-
Әнкәйләргә безнең йолдызлардан Ә әнкәйләр безне юата.
Йә кояштан һәйкәл салырлык... Алар гына безне онытмыйлар,
Давылларга каршы китәбез без, Алар гына чынлап ярата.
Утлар –сулар күпме кичелә! Синең белән бергә сөенә дә,
Туган өйгә юлны онытабыз- Кайгыларың булса -тарата.
Ә әнкәйләр барсын кичерә.
Әниләребез безне яраткан, безне аңлаган кебек, без дә алар турында кайгыртсак, авырганда яннарында булсак, яшәү бик күңелле, бик җиңел булыр иде.6 нчы сыйныфта сез әти-әниләрегезгә иң матур сүзләрегезне,теләкләрегезне язып биргән идегез...соңыннан берегезнең әнисе:их,шушы матур фикерләрен балам мин картаеп йөри алмый башлагач та әйтеп,янымда булса иде,”-диде. Мин, һичшиксез, шулай булачак, дидем, чөнки мин барыгызга да ышанам.Киләчәктә дә изге күңелле, шәфкатьле, әти-әниләрегез өчен олы терәк булып калуыгызга ышанам.Безнең һәркайсыбызның бәхетле буласы килә.Бәхетне һәркем үзенчә аңлый.Тамагы тук,өсте бөтен булса да кеше үзен бәхетле итеп сизә. Куанычлы эшләребез дә бәхет.Ә бәхетнең дә иң-иң зурысы була икән.Ул әти-әниле, аларга игътибарлы һәм мәрхәмәтле булу. Ата-ананың рәхмәтен алган бала, ата-анасын кайгырткан, аларны борчымаган бала тормышта да бәхетле була, үз юлын таба. Киләчәктә аның үз өе дә, гайләсе дә, бай тормышы да була,чөнки ул балага ата-ананың изге теләге һәрвакыт юлдаш була.Һәр яхшылыкның һәм яманлыкның башы иң элек гаилә тормышына бәйләнгән бит.Байлыкта гына түгел әле.Хикмәтнең зурысы, минемчә, дуслыкта, татулыкта, бер-береңне хөрмәт итүдә, гаилә традицияләрен чишмә суы кебек саф килеш дәвам итүдә.
Бергә булыйк! Бергә яшик
Рәхәт булмас югалтылсак
Дөнья көтү кулаерак
Шатлыкларны бүлешсәк без
Кайгыларда юатылсак! “Сөембикә” журналыннан.
Өлкән буын һәр гаиләнең әҗерен көтеп өйрәнмәгәндер дә, әби-бабаларыбыз өчен мәрхәмәт-табигый күңел омтылышы. Динебез “ уң кулың белән биргәнне сул кулың белмәсен” дип кушса, халкыбыз “ яхшылык эшлә дә суга сал” дигән бит. Әнә шундый ихлас, риясыз мәрхәмәткә, чын күңелдән кылган рәхимлеккә, йөрәк түреннән чыккан рәхмәтләргә лаек безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз.
Минем сезгә теләгем шул:әти-әниләрегез, әби-бабаларыгызның изге теләкләренә сез дә лаек булыгыз, алар рәхмәтен яулагыз, һәрвакыт аларга шатлык китереп,сөендереп торыгыз.