СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Тәҗрибәгә чикләр юк"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Авыл җирлекләре башлыклары һәм район башкарма комитетының структура бүлекләре җитәкчеләрен каршы алу.

Просмотр содержимого документа
«"Тәҗрибәгә чикләр юк"»

Алып баручы:

“Исәнмесез диеп башлыйк әле”

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашуга, дуслар

Күңелебез шундый шатлана.


Ерак араларны якын итеп

Безгә килеп җиткәнсез.

Бакчабызны якыннанрак

Күреп китик дигәнсез.

Хөрмәтле кунаклар! Бүген Биектау районы “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” бинасында без сезне каршы алуыбызга  бик шатбыз. Ә хәзер сезне шушы бакчада тәрбия алган балалар сәламли.

Шигырь: “Нәни Йолдызлар” (Асылгариев Булат һәм Мифтахова Рүзинә)


Алып баручы:

Без бит татар балалары

Әйдә җыелыйк әле.

Кунакларга, дус-ишләргә

Биеп күрсәтик әле.

БИЮ: “Татар халык” биюе.

Алып баручы: Һәр авыл җир йөзендәге меңләгән авыллар арасыннан кайсыдыр ягы белән аерылып тора. Нинди дә булса үзенә генә хас сыйфаты, күренекле кешеләре, табигате, тарихы була аның. Ямаширмә авылында да күренекле шагыйребез Илсур абый Әхмәтов сүзләре улы Азат абый Әхмәтов көенә язылган “Ямаширмә” җырын тәкъдим итәбез.

Җыр: “Ямаширмә”



Халкыбызның кунакчыллык, бер-береңә ихтирам, авыр чакта иптәшеңә ярдәм кулы сузу кебек күркәм гореф-гадәтләре һәрвакыт сезгә юлдаш булсын. Нинди генә авыр вакыйгалар булса да, чын кеше булып кала белергә кирәк. Йөзләрегез һәрчак якты, телләрегез татлы, табыннарыгыз мул булсын. Килүегез өчен рәхмәт!!!