6-7 сыйныф укучылары өчен " Экологик викторина”
« аңлатма язуы»
Актуальлек:
Бүгенге көндә кеше алдында үзенең табигатькә мөнәсәбәтен үзгәртү һәм яңа буын тәрбияләү һәм белем бирүне тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү кирәклеге турындагы мәсьәлә тора.
Хәзерге катлаулы дөньяда Әйләнә-тирә мохит проблемалары (экологик проблемалар) глобаль проблемага әйләнде. Кешелек үсешенең нигезе Кеше һәм табигать бердәмлеге булырга тиеш. Һәркем табигать белән гармониядә яшәгәндә генә җәмгыятебезнең алга таба үсеше мөмкин булуын аңларга тиеш.
Кешегә яңа белемнәр, яңа кыйммәтләр системасы кирәк, аларны, һичшиксез, балачактан төзергә һәм тәрбияләргә кирәк, табигать, аның законнары һәм принциплары белән килешеп яшәргә өйрәнергә кирәк. Экологик белем бирү һәм тәрбия хәзерге мәктәптә барлык каршылыкларны да колачларга, ул өстенлекле булырга тиеш. Экологик белемнәр барлык кешедә дә булырга тиеш.
Хәзерге вакытта мәктәпнең белем- тәрбия эшен оештыруда экологик бирү төп юнәлешләрнең берсе булып тора.
Әмма укучыларны дәресләрдә генә укыту мөмкин түгеллеге аңлашыла. Чөнки биология дәресләре болай да 5,6,7-классларда 1 сәгатъкә калды.Шул сәбәпле эшнең башка формалары һәм ысулларын куллану кирәк: түгәрәкләр, табигатькә экскурсияләр, лабораториядә эшләү һәм сыйныфтан тыш чаралар, «интерактив белем бирү формалары»: дискуссияләр, диспутлар, экологик марафоннар, спектакльләр, әңгәмәләр, рольле уеннар һәм башка чаралар.
Максаты: планетаның экологик торышы өчен борчылуны һәм табигать белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү, укучыларның табигать һәм экологик белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү, табигатькә сак караш тәрбияләү.
Бурыч: укучыларда экологик белемнәрне таратуга һәм әйләнә тирә мохитне саклау буенча практик эшләрдә шәхси катнашуга омтылыш тәрбияләргә;
экологик аң һәм җир планетасына хөрмәт хисе формалаштыру;
танып-белүне үстерү: кызыксыну, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт уяту.
Оештыру өлеше:
6-7 класс укучыларыннан торган ике команда уйнаячак. Командалар конкурс биремнәрен үтиләр, дөрес җавапларга билгеле күләмдәбаллар алалар.
Иң күп балл җыйган команда җиңүче була.
Командага бүлү өчен Ландыш, Сөмбел дигән чәчәк исемнәрен кисеп таратырга. Жюри членнарын шулай ук балалар арасыннан куярга.
Уен алдыннан командаларга бүлү була.Жюри членнары билгеләнә.
Җиһазлау: мультимедийле проектор, презентация, өстәмә тарату материалы (карандаш, ак кәгазъләр,киселгэн хәрефләр)
Укытучы: Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән. (Г.Тукай)
Әйе балалар-Табигать-уртак йортыбыз.
Зәңгәр күк, яшел чирәм, ягымлы кояш, җылы яңгыр, ак кар һәм җил-һәммәсе дә бер генә. Җир шары безгә бик зур булып тоела. Ләкин аңа космостан карасаң ул зур түгел. Без табигатьне өйрәнергә һәм сакларга тиеш. Аның матурлыгы, чисталыгы, яшәеше безнең кулларда. Табигатьне саклау –безнең бурыч!
Россия Федерациясе Конституциясенең 58 матдәсендә болай диелә:
“Табигатьне һәм әйләнә- тирәне саклау, аның табигый ресурсларына аңлы, сакчыл карашта булу һәр гражданның бурычы”.Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз.
Бүген без экологик белемнәрне ныгытырбыз.Яңа белемнәр тупларбыз.
Безнең беренче конкурс- Үсемлекләр дөньясында.
Кайсы команда алдан башлый икэнен болай билгелибез-команда да катнашучыларның туган кеннәрен җыеп кушарга ,кайсы команда да сумма зуррак була шул башлый.
Жюри членнары барысына да игътибарлы булсыннар иде.
1 сорау. Гадел Кутуйнын “Рөстәм маҗаралары” әсәрендәге сихри үсемлек
Нарат
Абага
Роза
Ромашка
2 сорау: Иртә язда урманнарда яки урман полосаларында чәчәк атучы, җил ярдәмендә серкәләнүче куак
Чиклэвек
Балан
Шомырт.
Гөлҗимеш
3. сорау .Өлкән буын кешеләре бу агачны йорт янына йортны яшен сукмасын өчен утыртканнар. Сүз нинди агач турында бара.
1. Имән
2. Шомырт
3. Тал
4.Каен
4. Бәрәнге үсемлегенең җимеше
1.Җиләк
2.тартмачык
3. алма
4.бүлбе
5.Иелә, бөгелә, Ак мамыгы түгелә, Кара күзе күренә
1. Шомырт
2.Бөрлегән
3. Карлыган
4. кара җиләк
6. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек; Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр.
1. җир җиләге
2. чия
3. шомырт
4.алма
2 конкурс Бөҗәкләр илендә
57 км/сәгать тизлек белән очучы бөҗәк
Чикерткә
Кырмыска
Кандала
Бал корты
2. үз авырлыгына караганда 5000 тапкыр күбрәк булган предметларны күчерүче бөҗәк
1. камка
2. чебен
3. кырмыска
4. бал корты
3. 3000 ел элек Кытайда йортлаштырылган бөҗәк.
1. ефәк күбәләге
2.бал корты
3. камка
4. кырмыскалар
4.Аларның гайләсендә эш бүленгән.
Тәртипле гайлә кемнәрнеке?
1. ефәк күбәләге
2.бал корты
3. камка
4. кырмыскалар
5. Крыловның мәсәлендә сүз кайсы бөҗәкләр турында бара?( Кырмыска белән чикерткә)
6. Нечкәбил әкиятенең авторы
1. Абдулла Алиш
2. Муса Җәлил
3. Габдулла Тукай
4. Гадел Кутуй
Жюри үз билгеләрен куя.
3 конрурс әлбәттә Умырткалы хайваннар
Хәрефләрдән хайван исемнәрен табарга, кайсы патшалыкка керүләрен язарга.
1 команда
| б | о | р | ы | ы | л | е |
| я | у | к | н | м | д | к |
| н | с | а | д | й | у | л |
| к | ы | р | ы | а | н | ө |
| е | и | т | к | м | г | т |
| н | б | ү | р | е | ы | з |
2 команда
| г | р | а | к | л | а | н |
| а | к | ү | к | е | ч | ы |
| к | ч | ә | т | ә | ы | г |
| ү | г | ә | р | ч | н | з |
| р | о | т | н | е | н | о |
| н | а | ч | е | л | ә | к |
Җаваплар борындык, куян,сарык, тиен, бүре,маймыл, дуңгыз, төлке
Карга, күке,әтәч, күгәрчен, торна,челән, лачын, козгын.
Эшләребезне жюрига тапшырабыз.
4 конкурс командаларга туклану чылбырын төзергә.
1 команда
Үсемлек –бөҗәк---үрмәкүч—песнәк—елан
2 команда
Суүсемнәр—моллюсклар—балыклар—ерткыч балыклар—кондызлар
Командалар туклану чылбырларына аңлатма бирәләр. Туклану чылбырлары өзелмәсен өчен без һәр төрне сакларга. Аларның яшәве өчен кыенлыклар тудырмаска тиешбез.
1 командага бирем Әйләнә тирәне пычратучы факторларны санарга
Көнкүреш калдыклары, пычрак сулар агызу, сулыкларга ашламаларның агып тешүе, автотранспоттан, завод-фабрикалардан чыккан газлар, йортлардан чыгарылган юынтык уларның җир астында су юллары белән кушылуы. Болар барысыда әйләнә тирәне пычраталар. Ә бит 70 елларда моның кадәр үк күп булмаган. Кешеләр ни кадәр әйбәтрәк яшәргә тырышсалар, шул кадәр табигатебезгә зыян килә.
2 командага Әйләнә тирәлекне саклау өчен ниләр эшләп була.
Командалар чыгышы.
күп кенә завод - фабрикалар яңача җиһазландырыла. Һәм алар әйләнә - тирәне азрак пычрата башлады. Киселгән урманнар урынына яңалары утыртыла. Сирәк очрый торган үсемлекләрне җыю , хайваннарны аулау тыела. Тыюлыклар булдырыла һәм аның табигате сак астына алына.
Әйләнә -тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк. Кылган гамәлләребез өчен алар алдында йөзебез кызарырлык булмасын.
Жюри нәтиҗә чыгарыр.
Экология- кешенең табигать белән үзара мөнәсәбәтен өйрәнүче фән.
Табигать- кояш,су,ком, таш, хайван һәм үсемлекләр бергәлеге.
Экологик проблема- әйләнә –тирәнең начарлануы һәм кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә экологик куркынычның артуы.
Экологик катастрофа- төрле организмнар өчен кирәкле шартларның нигездән үзгәрүе нәтиҗәдә аларның юкка чыгуы.
Жюри нәтиҗәсен тынлыйк.
Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә геңә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында яланаяк йөрисе килә. Бу табигый. Чөнки без табигать балалары.Ә табигать безнең яшәү урыныбыз.Шуңа күрә без аның белән дөрес тигезлектә, тәңгәллектә яшәргә тиеш. Һәр гамәлебезне акыл белән башкарып, табигатьтән аңлы, рациональ файдаланганда гына без туган җиребезнең матурлыгын, табигатьне саклап кала алабыз.
Сара Садыйкова көе
Гөлшат Зәйнәшева сүзләре
Яз да сайрый, көз дә сайрый
Бер нәни кош бакчамда.
Шул кошны сагынып кайтам,
Кая гына барсам да.
Бакчам гади, үсми анда
Кипарислар, хөрмәләр.
Миңа таллар кипаристан
Матуррак күренәләр.
Исем китми читтә үскән
Әфлисунга, бананга.
Ачы булса да, гашыйк мин
Миләш белән баланга.
Мин гашыйк илемдә үскән
Талларның барчасына.
Үз илемдә ямьле миңа
Бәрәңге бакчасы да.