СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Табигать- туган йортыбыз

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

рус т?ркемн?ренд? 4 сыйныфта 20 минутка каралгаг д?рес фрагменты

Просмотр содержимого документа
«Табигать- туган йортыбыз»

Табигать - туган йортыбыз” темасын кабатлау.


рус төркемендә укучы 4 нче сыйныф укучылары белән үткәрелгән 20 минутка каралган дәрес фрагменты


Максат. “Табигать - туган йортыбыз” темасы буенча алган белемнәрне камилләштерү. Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау. Диологик, монологик сөйләмне ныгыту, туган як табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.


1. Тыңлагыз һәм бер иҗекле сүзләрне әйтегез.

яңа, йәшен,күл, тама, ел.

2. Ике иҗекле сүзләрне әйтегез.

Юл, тамган, җыя, абигать

3.Текстны тыңлагыз. Нинди җөмләләр текстка туры килми?

Агачларның яфраклары коела, чөнки көчле җил исә. Урамда яңгыр ява. Көннәр кыскара, төннәр озыная. Агачлар яфрак яра башлады, чөнки көннәр җылы. Көннәр җылы. Кошлар җылы якка китте.Табигать яшелләнә.


4. Дустыгызның фикере белән килешегез.

Җәй көне су керергә нинди рәхәт!

-... ( Әйе, җәен су керергә рәхәт.)

-Язын кошлар сайравы күңелле.

-...

Татарстанның табигате матур, бай.

-...

-Көз озын килсә, яз соң килер.

-...

-Салават күпере - бик матур күренеш.

-...


5. Кирәкле репликаларны куеп укыгыз.

-...?

-Татарстанның табигате төрле.

-...?

-Урманнар, болыннар, аланнар күп.

-...?

Дүрт елга ага: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел.

-...?

-Кечкенә елгалар, инешләр, күлләр күп.

-...?

-Имәннәр, каеннар, чыршылар, наратлар, шомырт, миләш агачлары, чикләвек һәм балан куаклары да үсә.



6.Текст уку. (Аңлашылмаган сүзләрне сүзлек дәфтәреннән карап искә төшерәләр)

-Текст нәрсә турында?

-Текстка исем бирегез.

-Текстны тәрҗемә итү.

-Текстны тагын бер кат укучы укып чыга.

Текст буенча биремнәр эшләү.

7. Карточкалар белән эш.

Бирем.Текстан исемнәрне, сыйфатларны, фигылләрне табып, таблицаны тутырыгыз.

исемнәр сыйфатлар фигылләр

Татарстан матур

табигате кушылган

елгалары бай урнашкан

Нократ ага

Агыйдел серле үскән

Мишә сакла

Зөя кечкенә
инешләр

күлләр саф

чәчәкләр

җирләр аллы- гөлле.

җир

Ватанны

табигатьне

8. Дөресме, ялгышмы?

-Татарстан болыннарга, кырларга бай.

-Безнең җиребез аша 3 елга ага.

-Туган яктан да кадерлерәк җир юктыр.

-Кечкенә елгалар, күлләр аз түгел.

-Табигатьне саклау - Ватанны саклау дигән сүз.



9. Карточкалар белән эш.( Карточкада текст бирелгән. Бирем: Кайсы җөмләләр текстка туры килми?

Туган ягыбызның табигате матур, бай, серле.

Аның аша Нократ, Агыйдел, Мишә, Зөя елгалары ага.

Кечкенә елгалар, инешләр, күлләр дә аз түгел анда.

Татарстан саф һавалы, аллы, гөлле чәчәкле болын- кырларга бай.

Дөньяда гүзәл җирләр күп, туган яктан да кадерлерәк җир юктыр.

Табигатьне саклау – Ватанны саклау дигән сүз.

Бирем үтәлгәч текст слайд буенча тикшерелә.

Текстагы соңгы җөмләгә игътибар итү. “Табигатьне саклау - Ватанны саклау дигән сүз” (Бу сүзләргә карата әңгәмә)

10. Без табигатьне ничек сакларга тиеш?(Җаваплар тыңлана)

Әйдәгез, бирелгән плакатларга сүзләр уйлыйк. Слайд.

11.Слайд.( Биләр табигате күренешләре)

  • Туган ягыгыз табигате турында сез нәрсә сөйләр идегез?

(Бу алдагы дәрестә кайбер татарча яхшы белүче балаларга өй эше итеп бирелде.Укучылар “Биләр табигате”, “Туган як табигате” дигән темаларга кечкенә хикәяләр төзеп килделәр.) Укучыларның җаваплары тыңлана. Йомгаклау . Бәяләү.

Зарипова Тәнзилә Тәлгать кызы

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы

Муниципаль бюджетлы белем бирү учреждениесе

“Биләр урта гомуми белем бирү мәктәбе”




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!