Талантлы син, Кеше туганым!
нче алып баручы: Хәерле көн, кадерле кунаклар! Исәнмесез!
нче алып баручы: Мы рады сегодня вас приветствовать на нашей Тубылгытауской основной общеобразовательной школе!
1 нче алып баручы: Кадерле кунаклар, бүген без сезгә “Талантлы син, Кеше туганым” дигән темага багышланган иҗади сәгатебезне тәкъдим итәбез.
2 нче алып баручы: Дорогие гости! Мы предлогаем вам посмотреть час творчества, посвященный теме “Талантлы син, Кеше туганым”. Саҗидә Сөләйманова "Кеше" шигыре (аудиоязма тыңлана)
нче укучы:
Дмитрий Голубков: "Человек, как звезда, рождается"
Человек, как звезда, рождается Средь неясной, Туманной млечности, В бесконечности начинается И кончается в бесконечности... Поколеньями созидается Век за веком Земля нетленная. Человек, как звезда, рождается - Чтоб светлее стала вселенная.
нче укучы: Кеше – бөек исем, бу исемгә
Лаек булган гасырлар аша.
Бүгенгесе аның чал тарихның
Борынгысы белән тоташа.
Табигатьнең кырыс законнары
Көрәш ачкан бөек кешегә,
Ә көрәштә һич тә мөмкин түгел
Ышанырга тик үз көчеңә.
Дуслык килгән аңа булышырга,
Хезмәт коралларын ияртеп.
Тик шул чакта кеше алга барган,
Нык-нык басып, җирне тетрәтеп.
Укытучы: Әйе, укучылар, чал тарихка күз салсак, бик борынгы заманнарда кешеләр, көтү-көтү яшәгәннәр, торырга өйләре дә, кияргә киемнәре дә булмаган. Еллар уза торган, буыннар алмашынган, кешеләр җирне таяклар, көйләләр, соңрак көрәкләр белән эшкәртеп, үсемлекләр үстерә башлаганнар, хайван тиреләреннән киемнәр тегеп кигәннәр. Эшли-эшли, уйлый-уйлый үзләре дә үзгәргәннәр, остара барганнар, берсеннән берсе камилрәк эш кораллары уйлап тапканнар.
Без белгән трактор, комбайн, машина экскаваторлар, хәтта космик ракеталар - барысы да кешеләрнең тырыш хезмәт җимеше. Безнең бу дәрәҗәгә ирешүебездә кешенең хезмәтенең әһәмияте бик зур. Шуңа күрә бүгенге иртәбезне "Талантлы син, Кеше туганым" дип атадык. Ә Тубылгытау авылы талантларга бик бай. 2020 ел һәркайсыбыз өчен дә истәлекле. Ул безгә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын алып килә. Каһарманнар батырлыгы мәңгелек! Бөек Ватан сугышында халкыбыз күрсәткән батырлыкны күп буыннар онытмыйча сакласын.
Сугыш еллары күңелгә
Утлар белән уелган
Утлар белән уелса да,
"Онытма" дип куелган.
Иҗади сәгатебезнең беренче кунагы, шушы кечкенә генә авылда туып-үсеп, безнең мәктәптә белем алган, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәгыйзов Сәхәбетдин абый белән
таныштырып китәргә, рөхсәт итегез.
( Укучылар чыгышы )
Хөрмәтле ветераныбыз өлкән кеше булу сәбәпле иҗади сәгатебезгә килә алмады, шуның өчен сүзне мәктәбебезнең музей җитәкчесе, Таҗетдинова Хамисә Равхат кызына
бирәбез.
(Хамисә апа чыгышы.)
Җыр: “Каеннар шаулый”
1 нче алып баручы: Борынгы шәһәрнең һәркайсының үз гербы, һәр дәүләтнең мәдхия гимны була. Безнең татар хатын- кызларының да үз гимны, гербы бар. Ул – сөлге. Аның өчен ир-егетләр Сабан туйларында бил алышалар, малайлар аргамакларда чабышалар. Сөлге - символ. Сөлге - татар хатын-кызларының осталыгына һәйкәл ул.
нче алып баручы:
Тәрәзәләргә эленгән
Чигүле матур сөлге Саклыйлар әби-бабайлар Калдырган изге серне
Укытучы: Тамбур энәсе белән чигелгән сөлге бизәкләре татар хатын-кызларының сизгер зәвыгын, хыял офыкларын, иҗат тәҗрибәсен һәм осталыгын чагылдыра. Әйләнә-тирәдәге күренешләрне күреп алган, күңеленнән үткәргән һәм кабатланмас бизәкләргә әверелдергән исемсез осталарның кулы милли үзенчәлеккә ия булган бай тарихи төсмерләр тудырган. Буыннан буынга аларны безгә әнкәйләребез, әбекәйләребез саклап, камилләштереп килгән. Бу матур сүзләр иҗади сәгатебезнең икенче кунагы, Хәйруллина Минниса Әхәт кызына һәм мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшлүче Гамируллина Нәҗибә Шамил кызына туры килә. Алар белән укучыларыбыз таныштырып китәр.
(Укучылар чыгышы.)
Укытучы: Алар төп эшләреннән тыш, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, күңелендәге аклык, матурлыкны үзләренең кул эшләрендә төшерәләр. Хәзер сүзне Минниса апаның үзенә бирәбез.
Җыр "Сөлге чигәм". Укытучы: Иҗат итү авыр булса да безнең укучыларыбыз бу өлкәдә үз көчләрен сынап карадылар. Һәм аларның уңышлы иҗат ителгән шигырьләре матбугат битләрендә дә басылып чыкты.
Менә алар: Ибнәгыймова Ландыш, Лотфуллина Рәмилә, Ибнәгыймова Ләйсән, Халиуллина Динә.
Алар үзләре иҗат иткән иҗат җимешләре белән таныштырып китәрләр.
(Укучылар чыгышы.)
нче алып баручы:
Районыбыз гүзәле
Ландыш Ибнәгыймова
Мәктәбебез горурлыгы
Булды уку чорында
Җырлый да ул, бии дә ул,
Кул эшенә дә оста
Спортны да яратты ул
Шагыйрә дә ул хәтта
Тыйнаклыгы, матурлыгы Йөзенә аның чыккан Киләчәккә зур өметләр Аны Казанга илткән.
Укытучы: Ә хәзер сүзне Ландышның үзенә бирик.
(Ибнагимова Ландыш чыгышы.)
Укытучы: Мәктәбебездә дә талантлы укучыларыбыз юк түгел.
Лотфуллина Рамилә дә үзенең туган якка, туган туфракка, туган нигезгә булган мәхәббәтен күңелендә туган шигырь юллары белән әйтеп бирә алган. Рәхим ит, Рамилә.
(Лотфуллина Рамилә чыгышы.)
Укытучы: Талантлы син, Кеше туганым, Сәләтле син һәрбер иҗатка Дөнья дигән бөек китапка Языла бара хезмәт юлларың, Талантлы син, Кеше туганым.
Җыр “Ашкын кешем”