ТАЛАНТЛЫ СИН, КЫЙГЫ ҖИРЕМ!
Кичә барышы:
Исәнмесез диеп башлыйк эле
Танышулар шулай башлана.
Сезнең белән очрашуга , дуслар,
Күңелләрем шундый шатлана.
Борынгыдан килгән гадәт,
Ата бабай йоласы.
Ипи һәм тоз, баллы чәк-чәк белән,
Кунакларны каршы аласы.
Әйдәгез түрдән узыгыз,
Бездә кунак булыгыз.
Изгелекле мәрхәмәтле
Булсын йөргән юлыгыз.
Кичәбез котлы булсын,
Табыннар да мул булсын!
Күңел шатлык белән тулсын,
Ял кичәбез гөрләп торсын!
Ф: Исәнмесез, мөхтәрәм кунакларыбыз,хөрмәтле укытучылар, Кадерле кунаклар!
А: Кыйгы –безнең туган ягыбыз. Ул республикабызның төньяк көнчыгышында урынлашкан. Районыбыз территориясе буенча агучы Әй елгасы, аның янәшәсендәге күлләре, әрәмәлекләре, болыннары табигатьнең матурлыгы турында бик күп сөйләргә мөмкин. Без буген үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихэтле һавасын сулап үскән шагыйрәләр Мухаметзянова Ризида Ягафаров кызы һәм Шангаряева Алиса Абубакир кызы турында сөйләшербез.Аларның язган шигырьләре һәм эсәрләре белән танышырбыз.
Ф: Әйе, районыбыз тантаналы язучыларга бай. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да, яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар.Республика, район газета-ңурналлары, язучыларның чыгарган китаплары аша без аларның иҗатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Кем эйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап. Без буген чын мәгънәсендә сихри очрашуга җыелдык.
А: Буген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Без буген бик бәхетле, чөнки бездә кунакта олы йөрәкле, гаҗәп талатлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк иясе Ризида Ягафар кызы. Без, китап сөючеләр, хөрмәтле кунагыбыз, сезнең кебек төп фикерле, тормышчан әсәрләр, моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче якташыбыз белән очрашуга бик шатбыз.Ә инде сезне күрү, ягымлы тавышларыгызны ишетү, якыннан аралаша алуыбыз аеруча кадерле.
Ф:Кичэбезне ачык дип игълан итәбез.
Алиса Абубакир кызының биографиясе сөйләү.
1.Җыр:”Без авыл кешеләре2- 6 класс.
2. Шигырь “Язгы өмет” Нусратуллина Ләйсән
3. “Кешеләргә әйтер сүзем” Муңаева Вилия.
4.”Якташларым –кыйгылар” Шаихова Сабина.
5. “Туган җирем” Газимуллина Виолетта.
Сүзне Ризида Ягафаровнага бирәбез (Йомгаклап куя).
Бию:Татар биюе Шаихов Самир и Саидова Аделия.
2 өлеш:
Сибагатуллина Язгөл.
Кунакларым курчаклар
Кунакларым ,керегез,
Өйнең эчен курегез.
Җыештырдым берүзем,
Йокысыз талды кузем.
Ашагыз да ятыгыз,
Кунакларга түр-үрдү.
Сез бит нәни курчаклар,
Кунак сез минам өйдә.
Тыйнак булыгыз, яме,
Ашыгыз булсын тәмле,
Төшегез булсын татлы,
Мин дэ йокларга яттым.
Әлли, бәлли-бәлли бәү,
Йокы килде, бәли-бәү.
Шушы шигырь юллары авторы Ризида Мөхәммәтҗанова буген бездэ кунакта. Минем кулымда Ризида Ягафарованың күптән тугел генэ басылып чыккан китабы.Бүген без сезнең белән Ризида Ягафаровнаның иҗатына сәяхәт кылырбыз.
Биографиясен сөйләү:
Кем икән ул, шундый мавыктыргыч шигырь, экиятләр, җырлар иҗат иткән апа дисездер?
Ризида Мөхәмәтҗанова Кыйгы районы Арслан авылында туган. Үскән чагында бик әүдем, шук булгандыр ,ахры, каян белер иде ул шул кадәр кызыкларны? Сер итеп кенә әйтәм. Аның кушаматлары да күп булган икән. Биеклекне яраткан өчен “Чыпчык” дигәннәр аңа, сикергәләп тиз-тиз йөрегәне өчен “ Чикерткә”, аяклары нәзек булганга “Курай сыйрак” дип тә йөреткәннәр, күпне белгән, күпне күргәне өчен “Пичура “дип тә кушканнар икән аңа.
Һай, шаян булган да инде Ризида апагыз, әйеме , балалар?
Сезнең күпләрегез кебек, кекчкенә чагында яңа туган сарык бәрәннәре, бозаулар һәм сарыклар белән уйнарга яраткан ул, ә бер песи баласын шоколад кына ашатып үстергән, хәтта аны бәрәңге утыртканда чокырга бәрәнге салырга да өйрәткән!
Уйнарга яратса да , әти-әнисенә ярдәм итәргә дә өлгергән:бәпкә караган, миндек бәйләшкән, бакча утаган, савыт-саба, идән юган...Мәктәптә дә яхшы укыган. Ул гына да түгел шигырьләр язгарга, җырлар җырларгада яраткан.
Ризида апагыз республикада билгеле кеше:ул язган көйләрне танылган артистлар башкара, җырчы, композитор, шагыйрә буларак та беләләр аны. Төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый, иҗат белән шөгельләнә , китаплар бастыра. Балалар өчен әкиәтләр дә яза.
Беләсегез килсә , Ризида апагыз белән аның тормыш юлдашы Рәшит абыегызның 3 оныгы бар:Диана, Лимар, Амалия. Диана рәсем төшерергә яратса, Лимар белән Амалия биергә, шигырь сөйләргә осталар икән.
Ә хәзер әйдәгез Ризида апаның иҗаты белән якыннанрак танышык эле.
Сэяхэтебезне Ризида Ягафаровна ижат иткән “Ике песи” әкияте белән башлыйбыз.
“ИКЕ ПЕСИ” әкиятен сәхнәләштерү. 5 класс.
БИЮ : Рус биюе 1 класс
Ризида Ягафаровна әкиятләр генә түгел бик матур шигырьләр дә иҗат иткән. Һәм ул шигырьләрне балалар бик яратып ятлыйлар.
Шигырьләр
1. Гайфуллин Илмир:
“Чыныгабыз”
Тау шуарга барабыз,
Безнең бар зур чанабыз.
Әни:
-Кайта белмисез,
Шуасыз,-ди,-чамасыз.
Салкыннан курыкмыйбыз,
Кайчак карга чумабыз.
Бер өшеп һәм бер тирләп,
Без шулай чыныгабыз.
2.Самойлов Данил:
Суган- табиб.
Бигрәк усал, елата,-
Әчесе калды телдә.
Чүплим аштан суганны,
Әтием шуңа колә.
Әни әйтә, көлмә,ди,
Килешә күп чиргә ди.
Аны салкын тиюдән
Коткаручы, диләр,ди.
Инде хәзер үзем дә
Яратам ул суганны-
Салкын тимәде быел,
Суган- табиб булгандыр.
3. Гаряева Диана.
Хәйләкәр Самат
Самат әйтә: “Мияубикә
Шоколадлар гына ашый.
Шкафта 1ич тормый алар,
Әллә кая гына ташый.”
Әйтә алмый Мияубикә:
“Аларны бит Самат ташый!
Тешләре сызлый шуңа,
Чөнки бик кхп кәнфит ашый...”
4. Дусыев Алҗмир “Мәче баласы”
5. Нафикова Зарина “Әтием”
6. Зинов Антон “ Ачулы Кар бабай”
7.Валиева Виолетта
8.
Бию: 2-3 класс Башкорт биюе.
Ризида Ягафаровна шулай ук бик бик матур җырлар авторы да. Эйдәгез хәзер сүзне Ризида Ягафаровнанын узенә бирәбез.
Хөрмәтле кунакларыбыз, сез - бөек шәхесләр. Сезнең йөрәк түреннән чыккан әсәрләрегез киләчәк буынны тәрбияләүдә һичшиксез зур урын алып тора. Бүген без сезне ихластан тыңладык. Киләсе очрашу чарабызда сезнең шигырьләрегезне, җырларыгызны укучыларыбыз башкаруында тагын да күбрәк ишеттерербез дип ышандырабыз. Бик зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә, тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз.