Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
муниципаль гомуми белем учреждениесе
«Шәдче урта гомуми белем мәктәбе”
Тарихын белмәгәннең киләчәге юк
(Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан укучыларга патриотик тәрбия бирү уңаеннан мәктәп музеенда уздырылган чара)
Эшне башкарды: тарих укытучысы,
музей җитәкчесе
Ахатова Эльмира Амировна
Укытучының сүзе:
Кешелекнең тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кереп калган Бөек Ватан сугышында җиңү армиябезгә,халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.
Моннан 73 ел элек,халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадый. Кораллы көчләребезнең хәлиткеч һөҗүмнәрдә җиңеп чыгуы, халкыбызның тылда үз – үзен аямыйча эшләве нәтиҗәсендә күпмилләтле илебез фашизмга каршы канкойгыч сугышта җиңеп чыга.
Магнитафон язмасында “Священная война» (Василий Иванович Лебедев – Кумач шигыре, Александр Васильевич Александров көе) җыры яңгырый.Музыка әкренәя. Шул фонда Э.Мөэминованың түбәндәге шигъри юллары укыла:
Егерме ике. Июнь. Кырык бердә...
Җиргә афәт килде ул көнне.
Тарих каһәрләгән шушы көнне
Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!
Магнитафон язмасында диктор Юрий Левитан тавышы яңгырый.
22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар, кичке уеннан кайткан яшьләр изрәп йокыга гына киткән чак. Шул вакытта фашист илбасарлары, безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тота. Безнең ил территориясендә 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башлана. Тарих бу кадәр афәтне башка хәтерләми. Рәсми мәгълүматларга караганда илебез бу сугышта 27 милион. кешенең гомерен өзгән, берничә миллионын гарип калдырган, 1710 шәһәр хәрабәгә әйләнгән, 70 мең авыл җир белән тигезләнгән. Димәк, анда яшәүчеләрнең ачы язмышын күзалларга була.
27 миллион баласын
Югалтты яуда Ватан..
Әй, дөнья, булма битараф,
Күңелгә теркәп кара:
27 миллион җөй анда,
27 миллион яра.
Сугыш башланыр алдыннан Кызыл армия сафларында 100 меңгә якын якташыбыз хезмәт итә. Аларның күбесе сугышның беренче сәгатьләрендә үк дошманга каршы бәрелешләрдә катнаша. Башка милләт сугышчылары белән иңгә - иң торып, хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан да 560 меңнән артык кеше күтәрелде. Кулына корал тотып сугышкан 100 меңнән артык якташыбыз Советлар Союзының орден һәм медальләре белән бүләкләнде. 200 дән артык якташыбызга Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелде.
Укытучының сүзе:
Җиңү сугыш кырында гына түгел, тылда да – колхоз басу – кырларында да яуланды. Фронтларда - солдатлар, заводларда һәм кырларда хатын – кызлар һәм үсмерләр, олысы да, кечесе дә - һәркайсы , батырлык һәм гаять зур чыдамлык күрсәтеп, Җиңүгә үз өлешен кертте. Халкыбыз эштә дә, көрәштә дә үзен сынатмады.
Безнең мәктәптә дә “Сугышчан дан” музее бар һәм эшләп килә. Безнең батыр авылдашларыбыз да яу кырында сынатмыйлар. Барлыгы безнең Шәдче авыл советыннан 741 кеше сугышка киткән.Аларның 345 е исән кайткан, 396 сы сугыш кырында ятып калган.
Германиянең Советлар Союзына явызларча һөҗүм итүе һәм Кызыл Армиянең баштагы уңышсызлыкларыннан соң бөтен совет халкы үзенең көчен дошманга батырларча каршылык күрсәтергә туплый. Совет гаскәрләренең илебез территориясендә уздырган бик күп сугыш операцияләреннән бигрәк тә сугышта кискен үзгәрешләргә китергән берничә бәрелешне атап китәргә мөмкин:
1941 нче елның 30 нчы сентябрендә немец командованиясе Мәскәүне алуны максат иткән “Тайфун” операциясен гамәлгә ашыра башлый. Катлаулы хәл туа. 1941 нче елның 12 октябрендә Дүәләт Оборона Комитеты Мәскәү оборонасы планын кабул итә. 1941 нче елның 14 декабрендә Көнбатыш фронты командующие Г.К.Жуков түбәндәге “Дошманны куу” турындагы приказны чыгара: “Туган җиребезгә бәреп кергән бер генә Гитлер бандиты да моннан исән чыкмаска тиеш. Безнең бурыч аларны теләсә нинди юллар белән куу һәм туган җиребезне, шәһәрне азат итү. Безнең авылларны. шәһәрләрне җимергән, әти - әниләребезне газаплаган һәм газиз балаларыбызны үтергән өчен алардан үч алу – изге бурычыбыз. Туган ил бездән батырлыклар һәм геройлыклар эшләүне таләп итә. Туган ил бездән немец оккупантларын көчебезне, гомеребезне дә кызганмыйча кырып бетерүне таләп итә. Явыз немец фашистлары барысы өчен дә җавап бирәчәк”
Контрһөҗүм вакытында Кызыл Армия 371 меңләп кешесен югалта. Ләкин бу корбаннар бушка булмый.1942 нче елның 7 гыйнварына немец гаскәрләре Мәскәүдән 100 - 250 чакрымга артка чигенергә мәҗбүр булалар.
Немецларның Мәскәүгә һөҗүменең уңышсыз тәмамлануы Германия армиясенең җиңелмәслеге турындагы мифны чәлпәрәмә китерә.
Мәскәү фронтында булган сугышчыларыбыз- Каримов Газиз,Хайруллин Мәгсүм,Шакиров Замил,Мубаракшин Шахы,Зиганшин Самат.
( Укучы җавап биргән вакытта “Мәскәү өчен сугыш “ картиналары күрсәтелеп барыла)
презентация турында укытучы сүзе:
5 нче укучы:
Героик Сталинград оборонасы Бөек Ватан сугышы елъязмасында аерым бит булып тора. Сталинград оборонасы операциясе Көньяк юнәлештә һөҗүм итүче Германиянең барлык стратегик планнарын өзә..
1943 елның 31 гыйнвар – 2 февральдә немец гаскәрләренең чолганышта калган группировкасы фельдмаршал Ф.Паулюс җитәкчелегендә капитуляцияли. 90 меңнән артык кеше әсирлеккә алына. Сталинград янында барган сугышларда немецлар һәм аларның союзниклары барлыгы 1,5 млн кеше югалталар.Паулюс армиясе капитуляцияләгәннән соң. Германиядә дәүләт матәме игълан ителә.
Яңадан чолганышка эләгүдән сакланып, вермахт гаскәрләре Төньяк Кавказдан Дон тирәсенә һәм Донбасска күченә башлыйлар. Кызыл Армиянең кышкы һөҗүме вакытында Германиянең Көнчыгыш фронттагы көчләренең якынча чиреге тар – мар ителә, кайбер юнәлешләрдә дошман 600-700 чакрымга куыла.
Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана, Совет Германия фронтында инициатива СССР га күчә.Исмагилов Хәй,Овчинников Сергей,абдуллин Хуҗа,фәсхиев Вагыйз,Николаев Степан, Набиуллин Хаҗи,Николаев Федор, Семенов Иван,Нуриев Гарәфи.
презентация алдыннан укытучы сүзе:
6 нчы укучы.
1943 елның җәенә, икенче фронтның булмавыннан файдаланып, Көнчыгыш фронтта Германия командованиесе узган елдагыга караганда да күбрәк көчләрен – 196 дивизия туплый. Совет гаскәрләрендәге Т -34 һәм КВ танкларыннан калышмаган яңа “Тигр” һәм “Пантера” танкларының Орел һәм Курск тирәсендә Кызыл Армия фронтын өзүгә һәм яңадан Мәскәү юнәлешендә һөҗүм ясауга булышлыгына исәп тотыла.
Немецларның һөҗүме 1943 елның 5 июлендә башлана. Өч атна дәвамында барган сугышларда дошман гаскәрләре зур югалтулар кичерәләр һәм Кызыл Армиянең оборона позицияләрен өзә алмыйлар.
Бу көннәрдә Прохоровка авылы тирәсендә Икенче бөтендөнья сугышындагы иң зур һәм дәһшәтле танклар сугышы була.
7 нче укучы:
Сугыш елларының иң героик һәм авыр битләрен Ленинград оборонасы алып тора. Сугышның 79 нчы көнендә, ягъни 1941 елның 8 сентябрендә, немец – фашистлары , Ленинград шәһәрен чолгап алып, аның илебез белән элемтәсен өзгән.Шәһәр өчен авыр көннәр башланган, ләкин завод – фабрикалар эшләвен дәвам иттергән. 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит – 30 -35 көнгә, май – 45 көнгә, шикәр 60 көнгә җитәрлек, ә ташкүмер бик саклап тотканда да ноябрьгә, сыек ягулык сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калган булган.Ләкин алда 900 көн, якынча 29 ай...
Дошманның авиация һәм артиллерия уты 840 сәнәгать предприятиесен, күп кенә әһәмиятле тарихи һәм мәдәният бинасын, 44 км суүткәргеч торбасын, 78 км канализация челтәрен юк иткән. Тора – бара шәһәрдә ягулык запаслары да беткән. Трамвайлар туктаган. Өйләрдә электр утлары сүнгән. 1942 елның 25 гыйнварында шәһәрне су белән тәэмин итеп торган соңгы су станциясе дә сафтан чыга.
Блокадада калучылар арасында балалар да күп булган. Ләкин үлүчеләр арасында аларның саны, өлкәннәргә караганда, азрак. Бу – очраклы гына күренеш түгел. Чөнки гаиләдәге өлкәннәр, әти - әнисе һәм әби – бабасы, иң беренче чиратта , балаларны коткарган. Үзләренә дә аз гына бирелгән икмәкнең дә күбесен сабый балаларына биргән алар.
1941 елның ноябре ахырында Ладога күле өстеннән автомобиль юлы салына. Халык аны “Тормыш юлы” дип атый. 900 көн буена камалышта калып “Тормыш юлыннан” килгән азык – төлек хисабына яшәгән ленинградлылар барлык авырлыкларны да җиңеп чыга.
8 нче укучы
Совет командованиесе Берлинны 1945 елның 15 – 16 февралендә алуны күздә тота. Ләкин Германиянең үз көчләрен Көнбатыш фронттан Көнчыгыш фронтка күчерә башлавы бу планнарны үтәүгә комачаулый.
1945 елның март – апрель айларында Көнбатыш фронтта Германия гаскәрләре көнчыгышка юнәлгән инглиз – америка армияләренә каршылык күрсәтүдән туктыйлар.
Вермахт көчләренең көнчыгышта каршылык күрсәтүнең мөһим сәбәбе немец халкының Кызыл Армиядән куркуы белән аңлатыла. Германия юллары миллионнарча качак белән тула. Бу исә Германиянең таркала барган икътисадын тәмам какшата, ил халкының әхлакый рухын төшерә.
1945 елның 16 апрелендә 1 нче командующие – маршал Г.К.Жуков, 2 нче командующие – маршал К.К.Рокоссовский, Белоруссия һәм 1 нче Украина командующие – маршал И.С.Конев фронтлары гаскәрләре Берлинны штурмлый башлыйлар.Вермахт командованиесе карамагында калган көчләрнең барысы да диярлек башкаланы саклауга җибәрелә. Ләкин Кызвл Армия сан нисбәтендә дә, хәрби осталык ягыннан да күпкә өстен була.
1945 елның 30 апрелендә рейхстак өстенә Җиңү байрагы кадала. 2 майда Берлин горнизоны капитуляцияли. 1945 елның 8 маенда Германия хөкүмәте капитуляция турындагы актка кул куя.
1945 елның 9 мае Советлар Союзында Бөтенхалык бәйрәме - Җиңү көне дип игълан ителә.
Укытучы комментарие: Кешелек дөньясына кайгы – хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә сиздереп тора.. Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра – җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Һаман да кан саркып тора.
Сөекле улларын югалткан аналарның, яраткан ирләрен югалткан тол хатыннарның , ятим үскән газиз балаларның кайгы - хәсрәте мәңге онытыласы. алар йөрәгенә сугыш калдырган яра мәңге тәзәләсе түгел. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби – бабай яшендә, канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан –ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый. Сугыш афәтен башыннан кичергән кешеләр кабат сугыш булуын беркайчан да теләмәсләр. Шунлыктан илебез халыклары һәрчак сугышка каршы Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел! Без халкыбызның менә шул батырлыкларын һәм фидакарьлекләрен, зур югалту һәм корбаннарын киләчәк буыннарга да сөйләп калырга бурычлы.
Җир тетерәгән шартлаудан,
Калтыраган үскән һәр агач.
Күпме тормыш үз агышын бозган,
Фаҗигале сугыш башлангач.
Күпме гомер чәчәк вакытында,
Сугыш кырларында өзелгән.
Ул ирләрнең исемнәре хәзер
Һәйкәлләрдә ташка тезелгән.
Күпме ятим әтиләрсез үскән,
Тансык күреп икмәк телемен.
Беркайчан да ачылмаган инде,
Хатын-әниләрнең күңеле.
Бик әрнүле һәм күз яшьле шуңа,
Көтеп алган җиңү көннәре.
Кирәк түгел җиргә үлем-сугыш,
Күбрәк тыңлыйк бала көлгәнне.
Яшик җирдә тыныч тормыш корып,
Бөек Җиңү көнен кадерләп.
Сугыш бары тарихларда калсын, –
Һәммәбез дә безнең шул теләк.
-
3 нче этап:
Бөек Ватан темасы буенча йомгаклау, белемнәрне тикшерү, тестлар эшләү.(тест биремнәре кушымтада)
Ике укучының проектор эше “Бөек Ватан сугышында минем гаиләм язмышы” темасына. . (үзләренең бабалары сугышта катнашып, кайсы фронтта булып исән – имин кайтулары, ничәнче елга кадәр исән яшәүләре, турында)
Магнитафон тасмасыннан дикторның “Сугыш бетүе” турындагы игъланы.
“День победы” ( Давид Тухманов көе, Владимир Харитонов сүзләре) җырын тыңлау.
4 нче этап:
Өй эше бирү:
Иҗади эш: “Безнең герой якташлар”. Безнең районда ничә герой бар? Алар турынла кыскача мәгълүмат тупларга. Кайсы кайда туган? Кайсы фронтларда булганнар? Аларга ни өчен герой исеме бирелгән?
5 нче этап:
Йомгаклау: укучыларга билгеләр кую.