ТАССР ның 100 еллыгына карата викторина
“И гүзәл, Татарстаным”
(8-9 нчы сыйныфлар арасында үткәрелгән викторина)
Максат: укучыларда халкыбызның язу графикасы турындагы гыйлемнәрен тирәнәйтү, Татарстан турында һәм якташ әдипләребез турында мәгълүмат туплау, якташ әдипләрнең әсәрләренә кызыксыну уяту, укучыларда ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Республикабызда “Туган тел” көненә багышланган чаралар башланып китте. Бу көнне без ана телебездә сөйләшергә, аралашырга тиешбез. Ә хәзер, әйдәгез, туган ягыбызга сәяхәт кылыйк.
(Уенда 2 команда катнаша. Һәр командага тиз генә капитан һәм командага исем сайлыйк)
I тур
“Әйдәгез танышабыз”
1 нче команда
“Акчарлак”
Туган җиребезгә ямен өсти
Таңнар атып, кояш чыккан чак
Идел дулкынында нурлар уйный
Канатларын кага акчарлак
2 нче команда
“Гөлбакча”
Туган җирем, синең һәрбер көнең
Якты киләчәккә юл ача.
Кырларыңда күкрәп иген үсә
Табигатең - гүзәл гөлбакча!
Командалар “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкаралар
II тур
“Шигърият бакчасында» (Авторлары белән бергә шигъри әсәрнең исемен атарга)
«И туган тел, и матур тел,
Әткәм – әнкәмнең теле” (“Туган тел”)
“Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел” ( Ш.Маннур “Яхшы бел”)
“Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы
Җырдай моңлы татар теле”
(Наҗар Нәҗми “Татар теле “)
4) Әнкәм сөеп – сөеп әйткән,
Әткәм чөеп – чөеп әйткән,
Апам биеп – биеп әйткән
Матур сүзләр җанымдадыр”
(“Туган телем” Ш.Галиев)
5) Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”-дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти!”-дип.
Күзләреңә яшьләр тыгылыр –
Туган телең әнә шул булыр!
(“Туган тел хакында” Х.Туфан)
III тур
“Язудан язсаң да, бетмәдең”
Гарәп графикасы белән ничәнче елга кадәр язганнар? (1927)
Кириллицага кайчан күчкәннәр? ( 1939 ел)
Гарәп белән кириллица арасында нинди язу булган? ( латин)
Сез М.Җәлилнең тоткынлыкта язган шигырьләренең күчермәләрен күргәнсез. Ул нинди язу графикасы белән язылган? ( латин)
Иң озын вакыт кулланылган графика кайсы? (гарәп)
Г.Тукай шигырьләрен кайсы графикада язган ? (гарәп)
IV тур
“Якташ әдипләрнең туган авылларын дөрес куй!”
Каюм Насыйри - Татар Танае
Афзал Шамов - Бакырчы
Юныс Сафиуллин - Карашәм
Фаил Шәфигуллин - Югары Шырдан
Әсәрләрне дөрес тап
“Кырык вәзир кыйссасы”
“Госпитальдә”
“Алмазбулат”
“Акмөгез”
Әдипләрне яшьләре арта бару тәртибендә яз.
Шушы дүрт әдипнең кайсысы драматург?
Әдипләрнең төп иҗат юнәлешләрен билгелә
-Туган як тарихы, табигате
-Тарихи чынбарлык
-Татар теленең мөстәкыйльлеген үстерүче
-Юмор өлкәсе
V тур
“Туган ягым - Татарстан”
Татарстан гербында нинди хайван сурәтләнгән? (барс)
Татарстанның беренче президенты кем? (М.Шәймиев)
Казан шәһәрендә иң зур күл? (Кабан)
Татарстанда зур автомобиль заводы ничек атала?(КамАЗ)
Татарстанның кайсы шәһәрләрендә метро бар?(Казан)
Татарстанда дәүләт телләрен ата ( татар, рус)
ТАССР кайчан төзелә? (1920 елда)
Татарстан елгаларын сана (Идел,Нократ,Чулман,Зөя)
Татарстан флагы нинди төсләрдән тора?
Казанның истәлекле урыннарын санап чык (Кол Шәриф мәчете,Сөембикә манарасы, Кремль, Иске Татар бистәсе һ.б.)
VI тур
“Әйдәгез, ял итеп алыйк”
(Укучылар Татарстан турында шигырьләрен сәнгатьле итеп күңелдән укыйлар.)
VII тур
“Милли бәйрәмнәребез,гореф-гадәтләребез,йолаларыбыз”
Татар халкының иң төп бәйрәмен ата (Сабантуй)
Җирләр туңып, беренче карлар яугач,нинди бәйрәм үткәрелә? (Каз өмәсе)
Моннан 50-60 еллар элек, егет – кызларның очрашу урынын ата. Анда җырлы- биюле уеннар да булган.(Аулак өй)
Татар халкында кайсы уен коралына өстенлек бирелә?(гармун)
Татар халкының милли гореф-гадәтләрен санап чыгыгыз.
VIII тур
“Яңа сүз уйлап тап” уены
“Татарстан” сүзеннән яңа сүзләр уйлап чыгарып, “И гүзәл, Татарстаным” темасына сурәтләү чаралары ярдәмендә хикәя төзергә.
Укытучы ачык чарага нәтиҗә ясый, җиңүчеләрне билгели.
Чараны үткәрүче:Яшел Үзән районы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Кабирова Гөлүсә Рафил кызы