СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар теленең гамәли стилистикасы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Основное содержание курса составляют знания о стилистической дифференциации языковых средств, функциональных стилях татарской речи, литературной норме, средствах художественой выразительности, коммуникативных качествах речи, слове и его стилистическом значении, эстетической стороне речевой деятельности. Значительное место в содержании программы уделено определению речевых ошибок в словоупотреблении, словообразовании, формообразовании, использовании частей речи и синтаксических средств татарского языка, а также в звуковой организации речи. При этом особое внимание уделяется выработке навыков стилистической правки и стилистического анализа текста.

Просмотр содержимого документа
«Татар теленең гамәли стилистикасы.»







Программа элективного курса

«Татар теленең гамәли стилистикасы»

для учащихся 9-х классов



Учителя татарского языка и литературы высшей квалификационной категории

МБОУ « Лицей-интернат № 24»

Егоровой Расимы Хамитовны

















2019

Эчтәлек


  1. Эчтәлек . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 1.

  2. Аңлатма язуы . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 2.

  3. Курсның тематик планы . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 4.

  4. Электив курс эчтәлеге . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 5.

  5. Курска методик рекомендацияләр . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 7.

  6. Укытучы өчен әдәбият исемлеге . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 8.

  7. Укучылар өчен әдәбият исемлеге . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .. . . 9.























Аңлатма язуы


Тел – кешелекнең иң могҗизалы коралы. Ләкин аның бөтен нечкәлекләре һәм серләре бары тик телне җентекләп өйрәнгән, сөйләмендә дөрес кулланган кешегә генә ачыла. Беренчеләрдән булып, туган телебезне кагыйдәләргә салып өйрәнә башлаган галимебез Каюм Насыйри сүзләре белән әйтсәк: “ ... телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”. Безнең телебез – аһәңле, матур яңгырашлы, көйле тел.

Дөрес итеп яза һәм укый белү ул әле татарча яхшы сөйләшә белү дигән сүз түгел. Без әдәби телне яхшы белсәк тә, һәрвакыт телебезне баету һәм сөйләмебезне матурлау өстендә эшләргә тиешбез. Моңа татар теленең стилистика бүлеге ярдәм итә. Бу тармак телдәге төрле чараларны дөрес сайларга өйрәтә.

Стилистика һәм сөйләм культурасы мәктәптә аерым фән буларак укытылмый, ә бары тик 9 нчы сыйныф дәреслегенә өлешчә генә кертелә. Шуңа күрә, без укучыларыбызның стилистика “серләрен” белүләре белән артык мактана алмыйбыз. Нәтиҗәдә, алар үзләре дә телдәге стилистик хаталарга әллә ни игътибар итмиләр. Телнең стилистика тармагы буенча белемнәрнең ныклы булмавы дәресләрдә язылган сочинение, изложение билгеләренең түбән булуына китерә. Кеше үз сөйләменә таләпчән булса, дөрес сөйләшә белүнең зарури икәнлеген аңласа,чит сөйләмдәге хаталарны күрә белсә генә белемле, зыялы шәхес булып исәпләнә. Моңа бары тик сөйләм культурасына ия булып кына ирешергә мөмкин.

Шуңа бәйле рәвештә, 9 нчы сыйныфларга шундый электив курс программасы эшләнде. Хезмәт гуманитар профиль юнәлешендә эшләүче гомуми белем бирү мәктәпләре өчен тәкъдим ителә.

Электив курсның төп максаты – укучыларның сөйләмен киң таралган стилистик һәм сөйләм хаталарыннан арындырып, аларны татар теленең лексик һәм грамматик байлыгын дөрес кулланырга, синтаксисның стилистик мөмкинлекләреннән тулы файдаланырга өйрәтү.




Электив курсның бурычлары:

  1. Сөйләм культурасының төп аспектлары белән таныштыру;

  2. Сөйләмдә сүзнең төп роле һәм әһәмияте турында аңлату;

  3. Татар сөйләменең стилистик байлыгы турындагы белемнәрне системага салу;

  4. Укучыларда сәнгатьле итеп, дөрес сөйләшү күнекмәләре формалаштыру;

  5. Укучыларның төрле темаларга ясалган чыгышларының стилистик һәм сөйләм нормаларын исәпкә алып төзелүен игътибарга алу;

  6. Төзек сөйләмгә ия булган, төпле белемле шәхес тәрбияләү;

  7. Әңгәмә һәм аның төрле тармаклары, әңгәмә кору үзенчәлекләре белән таныштыру;

  8. Практик дәресләрне оештыру үрнәкләре белән таныштыру.



Көтелгән нәтиҗә

Укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • Әдәби телнең нормаларын камил белергә (лексик, орфоэпик, морфологик, стилистик);

  • Әңгәмәдәш белән аралашкан вакытта сөйләм этикетын сакларга,сөйләмнең төгәллегенә ирешергә;

  • Үз сөйләмнәрендә тиешле сүзләрне, аңламнарны дөрес куллана белергә;

  • Үзләренең фикерләрен дөрес һәм аңлаешлы итеп әйтергә;

  • Сөйләм стилен фикер әйтелеп беткәнче бозмаска;

  • Аерым сүзләргә карап, тәкъдим ителгән текстның стилен аңлата белергә;

  • Телдәге эмоциональлекне арттырырга.








Курсның тематик планы (17 сәгать)


№ п/п


Бүлекнең исеме


Тема


Сәг.

саны

Күнегүләрнең төре, тибы, формасы


Контроль

төре

1

Танышу. Курсны презентацияләү.

Татар теленең стилистик ресурслары белән таныштыру.


1

Индивидуаль

(шәхси) биремнәр кулланылган лекция


Анкета

2

Сөйләм культурасы, аның бурычлары.

Культуралы сөйләмнең төп билгеләре.


2

Төркемнәрдә эш

Терминнар диктанты.

Сүз – телнең төп берәмлеге.


1

Дәрес-практикум

Сөйләм хаталарын анализлау

3

Сөйләмнең коммуникатив сыйфатлары

Сөйләмнең байлыгы һәм төгәллеге.


1

Дәрес-дискуссия

Текстлар өстендә эш.

Паразитизмнар, вульгаризмнар, жаргонизмнар.

1

Төркемләп

практикум.

Текстлар өстендә эш (компьютерда эш).

Күпсүзлелек һәм азсүзлелекнең тискәре яклары.


1

Төркемләп

практикум

Практик эш (сәхнәләштерү)

4

Сөйләм төрләре.

Сәламләү (күршеләрне, олыларны, кечеләрне, якыннарны. Телефоннан сөйләшә белү).


1

Семинар-практикум

Әдәби әсәрләрдән төрле кешеләргә мөрәҗәгать ситуацияләре табу.

Сәламләү чыгышлары. Диалогик һәм монологик сөйләм.

1

Әңгәмә - лекция

Сәламләү текстын төзү

Мәгълүмати сөйләм (хәбәр итү формасы).


1

Семинар-практикум

Мәгълүмати текст төзү

5

Орфоэпия.

Стилистик фигуралар.



1

Индивидуаль, төркемләп эш.

Әдәби терминнардан сүзлек-белешмә төзү

Телнең сәнгати чаралары.

1


Практикум.

Текстны анализлау. Компьютерда эш.

Орфоэпик нормалар.

1

Индивидуаль, төркемләп эш.

Нормаларны күңелгә сеңдерү

Аралашу сәнгате.

1

Төркемләп

практикум

Аралашу кагыйдәләрен төзү. Практик эш.

6

Интонация.

Интонацияне сөйләмдә дөрес куллану.

1

Практикум


7

Чыгышлар.

Халык алдында ясала торган чыгышлар.

2

Коллектив эш, төркемнәргә бүленеп, индивидуаль

эш

Конференциядә чыгыш ясау. Анкета.


Электив курс эчтәлеге

1 нче тема.

Электив курсның эчтәлеге белән таныштыру һәм аны презентацияләү.

Татар теленең стилистик ресурслары. Башкарылачак эшнең төп юнәлешләрен билгеләү. “Безнең сөйләмебезне нәрсә сәнгатьле итә?” дигән сорауга бергәләп җавап эзләү, әңгәмә оештыру.

2 нче тема.

Сөйләм культурасы, аның эчтәлеге, бурычлары.

Культуралы сөйләмнең төп билгеләре. Культуралы сөйләмгә аңлатма бирү. Сөйләм, сөйләм әдәбе, сөйләм этикеты дигән сүзләргә аңлатма бирү. Культуралы сөйләм төшенчәсен зиһенгә салу.

3-4 нче темалар.

Игътибар: сүз! Сүз – телнең төп берәмлеге. Сүзнең лексик һәм грамматик эчтәлеге. Экспрессия төшенчәсе. Сөйләмнең матур булуы өчен кирәкле сүзләрне «эзләү» . Сөйләм хаталарын анализлау.

5 нче тема.

Сөйләмнең коммуникатив сыйфатлары.

Сөйләмнең коммуникатив сыйфатлары: төгәллек, аңлаешлылык, сафлык һәм сүз байлыгы. Дөрес һәм аңлаешлы сөйләм. Эшлекле сөйләмдә төгәллеккә, аңлаешлылыкка омтылу. Паразитизмнар, вульгаризмнар, жаргонизмнар, сөйләмдәге стиль төрлелеге, “сүгенү” лексикасы белән “көрәш”.

6 нче тема.

Матур әдәбиятта диалектизмнарның функциясен билгеләү. Чит телдән кергән сүзләр белән чуарланган текстны үзгәртү. Диалектизмнарны нейтраль сүзләр белән алмаштыру.

7-8 нче темалар.

Азсүзлелек һәм күпсүзлелекнең тискәре яклары. Кешенең сөйләм рәвешенә карап, аңа бирелә торган бәя турында уйланулар. Күпсүзлелекнең абсурд нәрсә булуы. Сөйләмдәге төгәлсезлекләрнең кешенең җыйнаксызлыгыннан да булуы. Түбәндәге терминнар белән эш: тавтология, плеоназм, элипсис. Практик эш.


9 нчы тема.

Сөйләм төрләре.

Сәламләү, кешегә эндәшә белү. Күршеләргә, олыларга, кечкенәләргә мөрәҗәгать формалары. Телефоннан сөйләшә белү. Нәрсә соң ул мөлаемлылык? Ул нинди булырга тиеш? Диалогик һәм монологик сөйләм. Һәркем үз сәламләү чыгышын төзи.

10 нчы тема.

Мәгълүмати сөйләм. Мәгълүмати сөйләмнең билгеләре. Үз сөйләмеңне төзи белү күнекмәләре. Практик эш.

11нче тема.

Телнең сәнгати чаралары. Образлы сурәтләү чаралары, стилистик фигуралар һәм тропларның үзенчәлекләрен, аларны сөйләмдә дөрес куллануның әһәмиятен аңлату.

Әдәбият белеме терминнары һәм кагыйдәләре белән эш. Текстны анализлап, сәнгати чараларны эзләү, табу. Сәнгати чараларны кулланып, үз текстларыңны төзергә өйрәнү.

12 нче тема.

Орфоэпия.

Басым. Сүз басымы, синтаксик басым. Тел нормалары.

13 нче тема.

Интонация.

Эчтәлеккә һәм тыныш билгеләренә игътибар итеп, дөрес интонация белән уку. Сөйләмдә югары һәм түбән интонацияләрне уңышлы кулланырга өйрәнү.

14 нче тема.

Сөйләм культурасы һәм сөйләм сәнгате. Сөйләм культурасының чыганаклары. Аралашу. Кешеләр арасындагы төрле аралашу формалары.

15 нче тема.

Аралашу кагыйдәләре күнекмәләрен үстерү. Төрле ситуацияле аралашу. Практик эш.

16 -17 нче темалар.

Чыгышлар.

Алган белемнәрне системага салу. Тәкъдим ителгән темаларга телдән һәм язма рәвештә чыгышлар әзерләү.

Курска методик рекомендацияләр (күрсәтмәләр)


“Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” электив курсы тел белән кызыксынган, үзенең сөйләм аппараты өстендә эшләгән, үз сөйләменә битараф булмаган югары сыйныф укучыларына (9 - 10 нчы сыйныфлар) тәкъдим ителә.

Курс, үзенә нигез итеп, лингвистик нигезле укытуга басым ясап, укучыларның бәйләнешле, культуралы сөйләмгә ирешүләрен ала. Балаларның иҗади мөмкинлекләрен тулысынча ача алуларын тәэмин итүне үзенә шарт итеп куя. Укучыларның сөйләм әдәбенә үз теләкләре белән ирешүне булдыра.

Стилистика терминын төшенгән вакытта, укучылар, сөйләмгә аралашуның нинди шартларда баруы, максаты, сөйләшүнең кем белән булуы да көчле тәэсир иткәнен аңлыйлар. Бу инде төрле аралашу ситуацияләрендә югалып калмаска, кайда да ориентлаша белергә ярдәм итә.Укучы сөйләменең лексик һәм грамматик төзелешен тагын да камилләштерә.

“Текст” аңламына таяну мәктәп укучыларының текст эчендә фикерләрен үстерә, үзгәртә белүләрен формалашуга зур мөмкинлекләр ача.Сөйләмнең бизәлешенә зур игътибар бирүне сорый.

Укучыларымның, халык алдында, сөйләмнең бөтен нормаларына нигезләнеп төзелгән, ясалган чыгышлары шушы хезмәтемнең җимешләредер дип уйлыйм.

Башлыча, бу хезмәт мәктәп укучыларын сөйләм әдәбенең яңа баскычына күтәрелүләренә ярдәм итәр өчен, туган телебезнең бетмәс – төкәнмәс байлыкларыннан дөрес һәм тулысынча файдаланып, үз фикерләрен һәм хисләрен бернинди тоткарлыксыз җиткерүләренә ирешер өчен язылды. Бу курс балаларның иҗади талантларын ачуга ярдәм итәр һәм киләчәктә дөрес һөнәр сайларга да этәргеч бирер дип ышанам.







Укытучы өчен әдәбият исемлеге:


  1. Габделхаков В.Ф. Риторика. – Казан: Мәгариф, 2004.

  2. Гольдин В.Е. Речь и этикет. – Москва: Просвещение. 1983 год.

  3. Иконников С.Н. Стилистика в курсе русского языка, 7 – 8 кл. – Москва: Просвещение, 1979.

  4. Кохтев Н.Н. Риторика, 8 – 9 кл. – Москва: Просвещение, 1997.

  5. Михальская А.К. Основы риторики. Мысль и слово. 10-11 кл. – Москва.: Просвещение, 1996.

  6. Солганик Т.Я. Стилистика русского языка, 10 – 11 кл. – Москва: Дрофа, 1995.

  7. Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1980.

  8. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000.

  9. Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Тат.кит.нәшр., 1974.

  10. Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1983.
















Укучылар өчен әдәбият исемлеге:


  1. Аргамак журналы. Татарча сөйләшик! - Чаллы,1999, №3.

  2. Әдәбият белеме сүзлеге. - Казан,1990.

  3. Зәкиев М.З., Ибраһимов С.М. 9 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге. - Казан: Мәгариф, 2005.

  4. Максимов Н. В., Трофимова С. М., Хәмидуллина М. З.. Татар теленнән дидактик материаллар. Татар урта гомуми белем мәкт. 5-9нчы сыйныфлары. - Казан: Мәгариф, 2000.-Б. 69-81.

  5. Низамов И. Ничек әйтергә? Ничек язарга? Татар интонациясе һәм аны язуда белдерүнең кайбер мәсьәләләре. -Казан, 1990.

  6. Сафиуллина Ф. С., Ибраһимов Г. Б.   Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейларның 5-11нче сыйныф укучылары өчен тел турында кызыклы материаллар. -Казан: Мәгариф, 1998.-Б. 71-89.

  7. Сафиуллина Ф. С. Татар телендә сүз тәртибе. - Казан: 1974.

  8. Сафиуллина. Ф.С. Текст төзелеше. -Казан, 1993.

  9. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: Хәтер, 1995.

  10. Сафиуллина Ф.С. Татар теле – шагыйрьләр теле. - Казан: Мәгариф, 2002.

  11. Юсупов Р. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы.- Казан: Тат. кит. Нәшр., 2003.

  12. Юсупов Р. Инсафлының теле саф. КДПИ,










Түбән Кама шәһәре, 24 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Егорова Рәсимә Хәмит кызының “Татар теленең гамәли стилистикасы” дип аталган электив курс өчен авторлык программасына

рецензия


Хәзергә мәгарифкә үзгәрүчәнлек хас, чөнки моны тормыш шартлары таләп итә. Инновацион педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге укучыларга белем бирүнең төрле ысуллары белән шәхесне үстерүгә юнәлтелгән технологияләр куллануга нигезләнгән.

Электив курс профиль алды сыйныфлары өчен генә түгел, ә барлык укучы балалар өчен дә файдалы.17 сәгатькә исәпләнгән программа укучыларның татар теленнән белемнәрен тирәнәйтүгә, дөрес сөйләм нормаларын өйрәнүгә корылган. Темалар кабатланмый, укучыларны җәлеп итәрлек төзелгән. Программаның эчтәлеге мәктәп укучысының интеллектуаль яктан да, иҗади яктан да, эмоциональ яктан да үсешенә китерә. Бу фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны тормышта дөрес кулланырга өйрәтү электив курсның нигезендә ята. Югары сыйныфларда татар теле курсында укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен үстерү нигезләре салына, аерым проблемаларга карата үз фикерләре формалаша. Электив курс бу максатларга ирешергә булышлык күрсәтә.

Эшнең яңалыгы шунда: алдагы темаларны үткәндә, үтелгәне аңа нигез булып, хезмәт күнегүләренең төрле темада булуы белән аерылып тора. Арада дәрес дискуссия дә, дәрес-практикум да, семинар-практикум да бар. Программа мәктәпнең материаль-техник базасын, методик чараларын, мөмкинлекләрен исәпкә алып төзелгән. Дәресләрдә компьютер технологияләре, уен моментлары куллану шуңа дәлил булып тора.

Темасы хәзерге чор өчен актуаль. Әдәби чыганаклар һәм материаллар уңышлы бирелгән. Хезмәтнең максаты һәм бурычлары дөрес билгеләнгән, струтурасы дөрес төзелгән.

Профиль алды әзерлегендә бу программа нигезендә укыту укучыларга профиль сайлауга тиешле юнәлеш бирәчәк.