СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар әдәбиятеннән дәрес планнары

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок по татарской литературе для 4 класса в русскоязычной школе

Просмотр содержимого документа
«Татар әдәбиятеннән дәрес планнары»

Тема: Габдулла Тукай. “Фатыйма белән Сандугач” шигыре.

Максат: 1) Г. Тукайның “Фатыйма белән Сандугач” шигырен өйрәнү;

2)шигырьнең эчтәлеген аңлауга ирешү;фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) кошларга, хайваннарга карата мәрхәмәтле була белергә өйрәтү.

Җиһазлау: Г.Тукай иҗатына багышланган презентация, Г. Тукай иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе: ”Кошлар тавышы”,дәреслек

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты.

-Исәнмесез , укучылар.

-Кәефләрегез ничек? Белем алуга теләкләрегез бармы? Сезнең рөхсәт белән мин дәресне башлап җибәрәм. Сез дәрескә әзерме?

II.Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

  1. Кошлар турында әңгәмә.

-Менә без үзебезне урманда итеп хис итик әле. Кошлар җырлый, урман шундый матур! Безнең кәефләребез тагын да ныграк күтәрелеп китә. Урманнан кайтасы да килми! Шулай бит, укучылар. Килешәсезме минем белән?

-Кошлар ни өчен кирәк дип уйлыйсыз? Фикерләрегезне минем дә ишетәсем килә.

-Укучылар, әйтегез әле, кошлар тавышы ишетелмәсә урман нинди булыр иде икән?

-Әйе, бик дөрес. Урман бик моңсу, күңелсез булыр иде. Алар агачларны корткыч-бөҗәкләрдән саклыйлар, үзләренең матур җырлары белән табигатебезгә тагын да ямь өстиләр. Укучылар, сез тагын нинди җырчы кошларны беләсез?

-Менә без дә сезнең белән бүген шул кошларның берсе-сандугач турында турында танышып китәрбез. Бөек шагыйребез Г. Тукай да бу кош турында бик матур шигырь язган. Ул “Фатыйма белән Сандугач” дип атала. Шигырьнең авторы турында да безгә искә төшереп китәргә туры килер.

2) Г. Тукай иҗаты турындагы белемнәрне искә төшерү.

-Укучылар, әйтегез әле, кем ул Г. Тукай

-Ул кайда һәм кайчан туган?

-Сез аның нинди әсәрләрен беләсез?

-Әйе, дөрес.Аларның һәркайсы күңелгә шатлык бирә. Ә күңел безнең кайчан шатлана соң?

-Бик дөрес. Безгә рәхәт булганда гына. Без иректә булганда гына күңелебез сөенә, куана. Менә Г. Тукай да шул турыда “ Фатыйма белән Сандугач” шигырендә бик ачык күрсәтә.

3) Ял итү минуты.( Физминутка)

Тәрәзә каршына килгән бер чыпчык.

Миңа кычкыра: “Чык әле,чык!”

Алдый ул, беләм, гел шулай итә;

Йөгереп чыксам, оча да китә, оча да китә.

4) “ Фатыйма белән Сандугач” шигыре өстендә эш.

-Хәзер инде без сезнең белән “ Фатыйма белән Сандугач” шигыре белән танышырбыз. Шигырь укыганчы сүзлекне карап китик.

а) сүзлек эше

бөктең-склонил

шатлык күрсәтим-шатланыйм

ут йота-горюет

мәхбүслек-неволя

миңа дога кыл-молись за меня

кавыш-соединись


б) шыгырьне уку 27 нче бит( укытучының сәнгатьле укуы)

в) укучыларның эчтән укуы

г) сорауларга җавап

-Укучылар, әйтегез әле, сезгә шигырь ошадымы?

-Бу шигырьдә сүз кем һәм нәрсә турында бара?

-Фатыйма исемле кыз нинди сорау бирә? Ни өчен шундый сорау бирә дип уйлыйсыз?

-Сандугач нәрсә дип җавап бирә?

-Димәк, Сандугач нәрсә ярата? Ул кайда гына яши ала? Кошларны нәрсә эшләтергә ярамый икән?

-Сез кошларны рәнҗетмисезме?

-Фатыйма кошны нишләтә? Ул нинди кыз булып чыга?

IV. Белемнәрне ныгыту.

1.Фатыйма нинди кош белән сөйләшә?

а) саескан

б) сандугач

в) сыерчык

2. Фатыйма нинди кыз?

а) саран

б) игелекле

в) шаян

3. Сандугач кайда ябылган?

а) читлектә

б) тартмада

в) әрҗәдә

V. Йомгаклау.

  • Укучылар, сез бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди нәтиҗә чыгардыгыз? Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?

Билгеләр кую.

VI. Өй эше бирү.Шигырьне ятларга