СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар ?д?биятыннанэ? порграммасы 10 класс

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар ?д?биятыннан  эш программасы ТР ММ 4165/12 номерлы (10.07.2012) приказы бел?н расланган базис укыту планы нигезенд?, милли-региональ компонентын кулланып, "Рус теленд? урта (тулы) гомуми белем бир? м?кт?бенд? татар телен ??м ?д?биятын укыту программасы  (рус теленд? с?йл?ш?че балалар ?чен  1-11 нче сыйныфлар )" (т?з?че-авторлары: К.С.Ф?тхуллова, Ф.Х.?????рова; "М?гариф" н?шрияты, 2010) ??м татар теленн?н   гомуми белем  бир?не? д??л?т стандарты буенча т?зелде.

Просмотр содержимого документа
«Татар ?д?биятыннанэ? порграммасы 10 класс»

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

« Нармонка гомуми урта белем мәктәбе»



«Каралды» «Килешенде» «Раслыйм»

Методик берләшмә утырышында Методик Совет рәисе МБГБУ «Нармонка гомуми урта белем мәктәбе

Протокол № 1 __________________ директоры Торгайкин Н.В.

« ___»_________2014ел Гыйматдинова Т.Г. ___________

М/б җитәкчесе__________ Приказ №____ «____» __________2014 ел

Тимрюкова С.Н.



Икенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйматдинова Талия Гашигулла кызының

10 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан

Эш программасы

(гомуми урта белем бирү)


Педсовет карары белән расланды

Протокол № ____ « ___» __________2013 ел





2014-2015 уку елы




Аңлатма язуы


Татар әдәбиятыннан эш программасы ТР ММ 4165/12 номерлы (10.07.2012) приказы белән расланган базис укыту планы нигезендә, милли-региональ компонентын кулланып, "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен 1-11 нче сыйныфлар )" (төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова; "Мәгариф" нәшрияты, 2010) һәм татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты буенча төзелде.


Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленнән системалы фәнни белем бирү белән беррәттән, татар дөньясы, татар әдәбияты турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү, ягъни укучыларныү коммуникатив компетенцияләрен үстерү гомуми максат итеп билгеләнә. Моңа ирешү өчен, татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтү; бирелгән ситуация буенча диалогик һәм монологик сөйләм булдыруга ирешү; карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрлардагы текстларны аңлап уку һәм текстта күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү; татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күрекнекле шәхесләре һәм әдипләре белән таныштыру юнәлешендәге эзлекле һәм нигезле эш алып бару зарур. Төп гомуми белем бирү һәм урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләренә (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) үзара бәйләнештә өйрәтү төп максатларның берсе булып тора. Укучыларда аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешү; укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли алу һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештыра алу күнекмәләре булдыру иң мөһим эшләрдән саналырга тиеш.

Татар телен дәүләт теле буларак укытуның төп прнциплары, методлары, эчтәлеге башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе программасында төгәл билгеләнгән. Төп гомуми белем бирү һәм урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә дә укытучы аңлы- коммуникатив методка нигезләнеп эш итәргә, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтергә тиеш.

Укучыларның фонетик күнекмәләрен тирәнәйтү өчен, сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештырырга күнектерү мөһим. Мондый күнекмәләргә ия булганда гына, укучылар татар телендә аралашу барышнда үз фикерләрен төгәл белдерә алалар. Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең мәгънәсен, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә куллану үзенчәлекләрен гамәли үзләштерүгә игътибарны арттыру зарур. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләренең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да (пешерергә - варить, готовить, печь; юарга – стирать, мыть), рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне (каз өмәсе, карга боткасы) аңлатып бирү дә, сүзләрнең антонимнары һәм синонимнары белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү дә әһәмияткә ия. Татар телендә күпмәгънәлелек күренешенең аеруча киң таралуын истә тотып, укытучы сүзнең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып аңларга өйрәтүгә аерым игътибар бирергә тиеш. Болай эшләү укучыларның сүзлек байлыгын арттыру, телдән һәм язма сөйләмне дөрес оештыру өчен нигез булып тора. Укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү төрле сүз төркемнәренең морфологик формаларын, җөмлә калыпларын, тотрыклы сөйләм гыйбарәләрен гамәли үзләштерү һәм аларны аралашуда кулланырга күнектерүдән гыйбарәт. Рус телле балаларга татар телен укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү юнәлешендә максатчан эш алып барырга кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, сөйләм барлыкка килә. Димәк, мондый күнекмәләр җөмләнең, диалогик яки монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итәргә тиешләр. Укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибы да укытучы игътибарыннан читтә калмаска тиеш, чөнки татар һәм рус җөмләләрендә сүзләрне үзара бәйләү закончалыклары күпкә аерыла, ә бу исә укучыларның сөйләмендә интерферент хаталарга китерә.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә (10-11 нче сыйныфлар) укытучы төп игътибарны укучыларның лексик-грамматик белемнәрен гомумиләштерүгә һәм системалаштыруга; телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә, фикер йөртү сәләтен үстерүгә; аларда мөстәкыйльлек, иҗади активлык, әхлаклылык тәрбияләүгә юнәлтергә тиеш. Санап чыккан бурычларны уңышлы хәл иткәндә генә, урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучы укучыларны татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшырырга әзерләп була.


Эш программасының эчтәлеге.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә әдәбият укыту:

Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары:

1) матур әдәбият текстларын кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны белү;

әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

2) гуманлылык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү;

3) телдән һәм язма сөйләм аша әдби зәвык үстерү;

4) татар классик әдәбияты, балалар әдәбияты, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән алынган өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;

5) татар халкының әдәбияты, тарихы, мәдәнияте буенча мәгълүматлы булу;

6) татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу.


Әдәбият укытуның төп эчтәлеге

Халык авыз иҗаты үрнәкләре: әйтемнәр, мәкальләр, сынымышлар, бәетләр.

Күренекле татар әдипләренең (Кол Гали, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Г.Тукай, Г.Камал К.Тинчурин, Г.Исхакый, Һ.Такташ, М.Гафури, Г.Кутуй, Ф.Әмирхан, М.Әмир, Ә.Еники, И.Гази, Н.Дәүли, Г.Әпсәләмов, Х.Туфан, Г.Мөхммәтшин, М.Хәбибуллин, А.Гыйләҗев, Н.Фәттах, М.Мәһдиев, Г.Ахунов, Ф.Хөсни, И.Юзеев, Ш.Маннур, Г.Сабитов, С.Хәким, Ш.Рәкыйпов, Ф.Яруллин, М.Насыйбуллин, Т.Миңнуллин, М.Юныс, Г.Әхтәмова, Х.Вахит, М.Хәсәнов, М.Әгъләмов, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, М.Галиев, Р.Гаташ, Зөлфәт, З.Хәким) сүз сәнгатенең барлык жанрларына да караган әсәрләреннән (хикәя, шигырь, поэма, повесть, роман) өзекләр.

Татар халкының сәнгате, тарихы, мәгърифәт үсешен чагылдырган мәгълүмати материаллар. Вакытлы матбугат язмалары. Прагматик һәм эпистоляр жанр текстлары.



Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары.

матур әдәбият текстларын кабул итү, төп әдәби-тарихи мәълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү;

әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

гомумхалык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбиятына һәм татар халкының мәдәни кыөммәтләренә ихтирам тәрбияләү;

әдәби зәвыкны, телдән һәм язма сөйләмне үстерү;

татар классик әдәбияты, балалар әдәбиятының, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;

татар халкының әдәбияты, тарихы, иәдәнияты буенча мәгълүматлы булу;

бүгенге татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу.


Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару һәм бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты – укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу үз чиратында укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитшрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын күрсәтә, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлеген яхшыртуга китерә. Тикшерүнең төп объекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм аралашу күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерүне методик яктан дөрес оештыру шартлырының берсе – тикшерү вакытында укучыларгы тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыгы ягыннан мөмкинкадәр бердәй булуы.

Укучыларныңбелем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек башында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә. Алар укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк: тикшерү эшен үткәргәндә,укучылар өчен тыныч шартлар тудыру, укучыларның үз-үзләрен тыныч тотулары, җавап бирүчеләргә игътибарлы булулары да бик әһәмиятле.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү дөрес нәтиҗә бирсен өчен, сөйләм эшчәнлегенең һәр төре буенча иң уңай ысуллардан файдаланырга кирәк.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү биремнәре түбәндәгедән гыйбарәт: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү; тыңланган эчтәлекнең төп эчтәлеген сөйләп бирү һ.б.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; сорауларга җавап бирү; лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диологлар төзеп сөйләү; дәреслектәге диалогларны яттан сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: предметны (табигатьне, шәһәрне, кешеләрне) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку күнекмәләрен тикшерү биремнәре: текстны сәнгатьле итеп һәм тиешле тизлектә кычкырып уку; текстны, тулысынча аңлап, эчтән уку; төрле жанрлардагы текстларны укып, кирәкле мәгъүматны табу; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне уку һәм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез яки үзгәрешләр кертеп күчереп язу; нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп, җөмләләрне (текстны) күчереп язу; сүзләрне хәтердән язу, диктант язу. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинение язарга өйрәтү эшләре буларак кына кулланыла.

Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар куллану уңай. Тест куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алудан гыйбарәт.Тестларның уңайлыгы шунда: алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮНЕ ТИКШЕРҮ ҺӘМ БӘЯЛӘҮ

Рус телле балаларның телдән сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын тикшерү – иң мөһим эшләрнең берсе. Телдән җавап бирүне тикшергәндә, укытучы турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем һәм сөйләм күнекмәләренең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, өйрәнелгән тел берәмлекләреннән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүен күзалларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта телдән җавап бирүне тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүе белән бәйле, чөнки укучылар белән сөйләшү үткәрү телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалына бәйләп, сораулар бирергә тиеш. Болай эшләгәндә, укучылар алда үткәннәрне кабатларга өйрәнәләр.

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра, шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан ук уйланылырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

Укучыларның җавабын тыңлый белү – телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы озын паузалар ясап җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы була.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылар белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә; тикшерү эше тагын да җанлана төшә.

Укычыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1) сөйләмнең орфоэпик, лексик һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәллеге;

2) сөйләмнең эчтәлек ягыннан тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.

Укычының җавабын бәяләгәндә, укытучы, аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә ассызыкларга тиеш.


Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул беренче чиратта укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.


УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:


Эш төрләре

сыйныф

X - XI

1.

Тыңлап аңлау

(минутларда)

4

2.

Диалогик сөйләм

(репликалар саны)

14

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

16


Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле хатасы булган эшкә “5” ле куела.

Тыңланган текстның эчтшлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктацион яки эчтәлеккә бәөле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2”ле куела.


Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.


Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнеләгн яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.


Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалынүзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә язма эшләр ике төркемгә бүленә:

1) өйрәтү характерындагы (изложение, сочинение);

2) контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

Диктантлар яздыру өчен, төрле характердагы материал ( аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга тиеш. Сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, лексикасы, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аны тактага яза һәм аңлата. Диктант яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч, аны тикшереп чыгу өчен, балаларга мөмкинлек бирелергә тиеш. Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, укучыларның орфографик һәм пунктацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Язма контроль эшләр өчен барлык укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, бары тик уңай билгеләрне генә сыйныф журналына куярга мөмкин.

Уку елы дәвамында язма эшләрнең саны һәм төрләре укучыларның лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.


Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә. Алар белән беррәттән, башка язма эшләр дә кулланыла: сорауларга язмача җавап бирү; рус теленнән татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү;укыган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение) һ.б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела:беренчесе эшнең эятәлеге өчен, икенчесе – грамоталы язуга.

Сочинениеләрне бәяләү

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 2-3 пунктацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктацион хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктацион һәм грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.


Изложениеләрне бәяләү

Изложение яздыру өчен, хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына.Алар рус телендә сөйләшүче балаларгааңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.

Укылган яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып нәтиҗәләр ясый белүләренә, сүз байлыгыннан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына төп игътибар бирелә.


Сыйныфлар

Уку елы башында

(сүзләр саны)

Уку елы ахырында

(сүзләр саны)

X

150 – 160

165 – 175


Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес, 1 орфографик, 1 пунктацион яки 1 грамматик хаталы эшкә “5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктацион яки 4-5 грамматик хаталы эшкә “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә “2”ле куела.


Төп эшчәнлек төрләре

тарихи-иҗтимагый мәдәни вакыйгаларның әдәбиятка йогынтысы. Реалистик әдәбият үсеше. Тема-мотивларның, жанрның төрлелеге;

төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

сәнгатьле уку; кабатлап сөйләүнең төрләре;

шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

укыган әдәби текстның төрен һәм жанрын билгеләү; автор позициясен, геройларның теге яки бу гамәленә нигез булган мотивларны һәм конфликтның асылын ачыклау;

бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын раслау һәм дәлилләү;

рус һәм татар телендәге әсәрләрне чагыштырып бәяләү;

рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.


Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша алу;

тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу һәм, эчтәлегенә таянып, сорауларга җавап бирә алу.

Диалогик сөйләм

Аралашканда төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап сорау, тәкъдим итү, риза булу һ.б.) урынлы файдалана алу;

әңгәмәдәшнең социаль хәлен исәпкә алып, сөйләшү оештыра алу;

аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу;

киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу;

укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашканда, оппонетларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслый һәм дәлилли алу;

укылган әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.


Монологик сөйләм

Төрле җөмлә калыпларын урынлы кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә алу;

сөйләм нормаларына нигезләнеп, кирәкле темега телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү;

татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу;

әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү;

әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү.


Уку

Уку төрләреннән файдаланып, тексттан кирәкле мәгълъматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә алу;

текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу;

шигъри текстларны яттан сөйли белү;

әдәби текстның төрен һәм жанрын билгели белү;

автор позициясен, геройларның теге яки бу эш гамәленә нигез булган мотивларны һәм конфликтның асылын ачыклый алу;

татар һәм рус телләрендәге әдәби әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгели, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяли алу;

татар әдәбияты классикларын һәм аларның танылган әсәрләрен атый белү;

аерым автор һәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба белү.



Язу һәм язма сөйләм

Аралашу ситуациясенә карата фикерләрне язмача белдерә алу;

өйрәнелгән темага яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу;

укылган яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача сөйләп бирә алу;

тәкъдим ителгән темага реферат яза алу.


10-11 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.


Укучы туплаган белем һәм өйрәнгән күнекмәләр:

1. Татар әдәбиятының дөньякүләм тоткан урыны, татар әдәбияты классиклары, аларның әсәрләре турында мәгълүмат;

2. Сүз сәнгатенең образлы табигате турында;

3. Сүз сәнгатенең образлы табигате турында;

4. Өйрәнгән әдәби әсәрләрнең эчтәлеге;

5. Классик әдипләрнең тормыш һәм ибат юлларының төп факторы;

6. Төп әдәби-теоретик төшенчәләр;

7. Әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләп аңлату;

8. Әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләү;

9. Автор позициясен ачыклау;

10.Әдәби бәйләнеш тәләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (яки өзекләрне) сәнгатьле итеп уку;

11. Әдәби әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтен белдерү;

13.Рус һәм татар телендәге әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяләү;

14.Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикерен белдерү, аларга бәя бирү;

15. Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

16. Диалогта яисә бәхәстә катнашып, үз фикерен исбатлый белү.


Укыту планында 10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик планны “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (К.С.Фәтхуллова, З.Ф.Җәүһәрова Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 70 сәгать каралган.


Сәгать саны

Тема

Лексика

Грамматика

1

5

Татарстан Республикасының халыкара мөнәсәбәтләре

Хөкүмәтара, тулы вәкаләтле вәкиллек, мәгълүмат, бер дәрәҗәдә, мөнәсәбәт, элемтә, илчелек, иҗтимагый, тормышка ашыру, махсус, рәсми, нык үскән, әверелергә, бертавыштан, шартнамә, игълан итәргә. Вәкаләт, бүлешү, хакимият, үткен, калкан, кашкарый, мизгел

Мин яратам сине, Татарстан!

Вәкаләтле вәкиллек

Республикасының дәүләт символлары


2

5

Чит илләрдәге татарлар

Язмыш, тараткан, хокук, истәлек, югалмаганнар, исәпләнә, яшелчәлелек, сөйләм, тырышлык, шатлык, кайгы, уртаклаша, гадәт, хезмәт сөючән, дәү әни, миһербанлы, һәммәсе, сокланып туя алмыйсың, мәрхәмәтле, таяныч

Гадилә Айда.

Австралиядә татар мәктәбе.

3

5

Россиядә татар теле укыту

Рухани, хәрби, сөйләүлек, үзөйрәткеч, нәшер ителә, камилләшә барган, хас, үзенчәлек, аерылып тора, торак, ялганлык, төтен, энә, ялкын, мал, җеп, сәяхәтче, басма, поход уңае белән, китапчык, тышлык, мәгълүмат, тылмач, тәрҗемәче, хәзерләү, тәҗрибә, рухи хәзинә, мәгърифәтче

Габдшү Ваһапов үзөйрәткече

Беренче татар китаплары


4

5

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе

Битараф, әверелгән, бу нисбәттән, зыялы, мирас, шәһәр идарәсе, тыгыз. Сыйдыра, басып, алмашу, аждаһа, урнаштырылган, шул исәптән, басма чыганаклар, фикер ияләре, төпләм, тикшеренү, нөсхә, йомгак ясарга

Китап йорты

Милли китапханәнең эшчәнлеге

5

5

Татар матбугаты

Төп, елъязма, тугрылык, шәхес



6

5

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары

Дәртле, моңлы, нурлы, олуг, әверелә, пулат, кодрәтле, зирәк, ханбикә, идарә иткән, Черек күл, канат, янгын, әкренләп, күркәм, өлеш, тәшкил итә, йөзек кашы, остаз, дистәләрчә, һөнәрче, гайрәтле, иңли, мәһабәт, караш, җансыз шаһиты, давыллы үткәне, күздзн кичерергә, әверелде, кабер, күзәтү, кисек, катлам-катлам, тәхет, җәннәт

Тарихи экскурсия

7

5

Сынлы сәнгать

Чиркәү кирәк-яраклары, шаулый, энҗе, мавыккан, сәйлән, күз явын алырга, саклаучы, тәэсирле, гәүдәләнеш, моңсу, омтыла, эчке гүзәллек, тәвәккәл төстә, әңгәмә-бәхәс, чак кына, мөлаем, хас, мәрхәмәтлелек, ныклык, нечкә күңеллелек, чыдамлылык, игътибар үзәгендә, очраклылык, гаҗәпләнде, шәхси, вафатыннан соң, таянып, хәзмәттәшлек, чагыла, дога, канатлы сүзләр, кабар ташлары, гореф-гадәтләр, бәяләп бетергесез, җәүһәр, фәлсәфи үгет-нәсыйхәт, камилләшә барган, хасил иткән, бизәкләр, уратып алырга, искәрмә, йогынты, үзенчәлек, булган мөмкинлекләрдән чыгып

Бакый Урманче

Танылган рәссам

Садри Ахун

Шәмаилләр


8

5

Асылташлар дөньясында

Таҗ, зөбәрҗәт, тылсым, муенса, энҗе, беләзек, кәгъбә, якут, хаҗ, кызыл якут, башлыча, гәрәбә, камиллек, нәфислек, колак яфрагы, хәтерләтергә, акча сугарга, бакыр, каракош, тамга, җәя

Асылташлар дөньясына сәяхәт

Алкаларым асылташ

Татар тәңкәләре

Казанның сынлы сәнгать музеенда

9

5

Эш кәгазьләре

Өстендә, янында, яныннан, янына, астыннан, астында, астына, өстеннән, өстенә

Белешмә

Раслама

Гариза

Боерык

Рәсми хат

Тәрҗемәи хәлем

Тасвирнамә

Килешү

Беркетмә

10

5

Халыкка багышланган гомер

Мәгърифәтче, мәхәллә, дөньяви, җәмәгатьчелек, гамәлгә кертелә, кабер ташлары, тел гыйлеме, нәсел, ирешә, ядкарь, мәгариф, тынгысыз, мәгърифәтчелек, тирән эз, сарыф итә, киң колачлы, аерымлыклар, үзенчәлекләр, нигез салучы, сүз төркемнәре, алым, дәвер, фикер иясе, ысул, юнәлеш, тармак, өлешчә, рәсми эш кәгазьләре, өлеш кертәләр, гыйльми эшкәртү, тәҗрибә, төзү

Шиһабетдин Мәрҗани

Хәлфиннәр нәселе

Калр Фукс

Каюм Насыйри

Алексанр Ключарев

Казем-бек

Хөсәен Фәезханов

Казан тюркологлар мәктәбе

11

55

Татар әдипләре иҗатыннан


XX йөз әдәбияты

Г.Исхакый

Ф.Әмирхан

Г.Ибраһимов

Һ.Такташ

Х.Туфан

С.Хәким

Ә.Еники

Г.Бәширов

Г.Ахунов

М.Мәһдиев

Р.Фәйзуллин

М.Әгъләмов
































Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Көтелгән нәтиҗәләр

Контроль төре

Уку-укыту эшчәнлеге төрләре

Якынча өй эше

Дата

Лексика

Грамматика










План

Факт

I.

I чирек 18 сәг.


Татарстан Республикасының халыкара мөнәсәбәтләре.




1.

Мин яратам сине, Татарстан!

1

Дсү

Парлап һәм коллективта эшләү күнекмә- ләрен ныгыту


Хөкүмәтара, тулы вәкаләт

ле вәкиллек, мәгълүмат, бер дәрәҗә

дә,мөнәсәбәт

Транскрипция

Мин яратам сине, Татарстан!- ятларга



2.

Вәкаләтле вәкиллек.

1

Дәрес-сәяхәт (интернет)

Интернет белән эшләү алымна -рын үстерү


Элемтә, ил

челек, иҗти

магый, тор

мышка ашы

ру, махсус, рәсми

Әңгәмә, укытучы сүзе

Хикәянең эчтәлеген сөйләрга



3.

Татарстан Республикасының дәүләт символлары.

1

Дәрес-сәяхәт (интернет)

Фикерләү сәлә- тен үстерү, сүз- лек байлыгын арттырү


Нык үскән, әверелергә, бертавыштан, шартнамә

Сүзтезмә

Дәүләт символлары турында презен-я әзрләргә



II.



Чит илләрдәге татарлар.




4.

Гадилә Айда.

1

Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Язмыш, та

раткан, хо

кук, истәлек, югалмаганнар исәпләнә


22 бит- текстка сораулар төзергә



5.

Австралиядә татар мәктәбе.

1

Тәрҗемә дәресе

Текст өстендә эшләү, күтәрел гән мәсьәләгә үз карашыңны белдерү күнек

мәләрен камил

ләштерү


Сөйләм, ты

рышлык,

шатлык, кай

гы, уртакла

ша, гадәт, хезмәт сөю

чән, дәү әни

Сүзлек эше

33 бит- сорауларга җавап бирергә



III.



Россиядә татар телен укыту.




6.

Габдүш Ваһапов үзөйрәткече.

1

Сөйләм үстерү дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Рухани, хәр

би, сөйләү

лек, үзөйрәт

кеч, нәшер ителә

Уку, сүзлек эше

39 бит- сорау.җав.

бир.



7.

Диалогик сөйләм үстерү күнекмә

ләрен дәресе.

1

Диалогик сөйләм үстерү

Парлап һәм коллективта эшләү күнекмә- ләрен ныгыту


Камилләшә барган, хас, үз

Диалог төзү

40 бит- диалогларны тәр.итергә



8.

Беренче татар китаплары.

1

Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Сәяхәтче, басма, поход уңае белән

Өстәмә материал белән танышу, сүзлек эше

46-47 бит- сәнг.укырга



IV.



Татарстан Республикасының милли китапханәсе.




9.

Китап йорты.

1

Дсү

Парлап һәм коллективта эшләү күнекмә- ләрен ныгыту


Битараф, әверелгән, бу нисбәттән, зыялы, мирас

Әңгәмә, сүзлек эше, диалог төзү

52 бит- текстка сораул. төзергә



10.

Милли китапханәнең эшчәнлеге.

1

Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Шәһәр ида

рәсе, тыгыз, сыйдыра, ба

сып,алмашу, аждаһа

Тәрҗемә итү, уку

“Милли китапханә” темасына презен-я әзерләргә



VI.



Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары.





11.

Тарихи экскурсия.

1

Сөйләм үстерү дәресе

Күпдәлилле фи -керләү тибын- дагы текстка үз өстәмәләрен кертеп, әңгәмә үткәрү


Дәртле, моң

лы, нурлы, олуг, әвере

лә, пулат, кодрәтле

Әңгәмә

83 бит- текстның эчтәлеген сөйләргә



VII



Сынлы сәнгать.





12.

Бакый Урманче.

1

Уку һәм сөйләм үстерү дәресе

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү


Энҗе, мавык

кан, сәйлән, күз явын алырга, сак

лаучы

Сәнгатьле уку, сүзлек эше,әңгәмә

Б.Урманче турында сөйләргә



13.

Танылган рәссам.


Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Гәүдәләнеш, моңсу, омты

ла, эчке гү

зәллек, тәвәк

кәл төстә

Сәнгатьле уку, сүзлек эше,әңгәмә

И.Зарипов турында презен-я әзерләргә



14.

Садри Ахун.

1

Аңлап уку дәресе

Текстны анализлап укып, мәгъ -лүмат алу бурычын кую


Хас, мәрхә

мәтлелек, ныклык, неч

кә , күңелле

лек

Сәнгатьле уку, сүзлек эше,әңгәмә

104 бит- текст буенча сораулар төзергә



15.

Шәмаилләр.

1

Дәрес-сәяхәт (Интернет)

Интернет белән эшләү алымна- рын үстерү


Хәзмәттәш

лек, чагыла, дога, канатлы

Сәнгатьле уку, сүзлек эше,әңгәмә

Шәмаилләр турында сөйләргә



VIII



Асылташлар дөньясында.





16.

Асылташлар дөньясына сәяхәт.

1

Аңлап уку дәресе

Күпдәлилле фи -керләү тибын- дагы текстка үз өстәмәләрен кертеп, әңгәмә үткәрү


Таш, зөбәрҗәт, тылсым

Фикер алышу, уку

114 бит- сораулар төзергә



17.

Алкаларым асылташ.

1

Аңлап уку дәресе

Аңлап укуга ирешү, күтәрелгән мәсьәләләргә үз карашын булдыру


Муенса, беләзек, гәрәбә. башлыча

Тәрҗемә итү

120 бит- 2 күнегү- тәрҗемә итерә



18.

Татар тәңкәләре.

1

Аңлап уку дәресе

Аңлап укула

рына ирешү, күтәрелгән мәсьәләләргә үз карашын булдыру


Тәңкә

Уку, тәрҗемә итү, фикер алышу

Текст буенча сораулар төзергә



19.

Казанның сынлы сәнгать музеенда. Кабатлау.

1

Аңлап уку дәресе

Аңлап укула

рына ирешү, күтәрелгән мәсьәләләргә үз карашын булдыру

Тест

Күрергә мөмкин, белергә кирәк

Фикер алышу, укытучы сүзе

Казанның сынлы сәнгать музее турында сөйләргә



IX.

II чирек 14 сәг.


Эш кәгазьләре.





1.

Эш кәгазьләре. Белешмә, раслама, әмер.

1

Уку һәм сөйләм үстерү дәресе

Күпдәлилле фи -керләү тибын- дагы текстка үз өстәмәләрен кертеп, әңгәмә үткәрү.


Белешмә, раслама, үрнәк

Эш кәгазьләре. Белешмә, раслама, әмер

Белешмә үрнәген өйрәнергә



2.

Гариза, боерык, рәсми хат.

1

Уку һәм сөйләм үсте -рү дәресе

Фикерне төгәл һәм дөрес итеп әйтә белү кү

некмәлә рен камилләштерү


Серле, төз, өрәңге, кара- гай, куаклык, кушылдык, шифалы

Гариза, боерык, рәсми хат

Рәсми хат үрнәген өйрәнергә



3.

Тәрҗемәи хәлем, тасвирнамә.

1

Дәрес-сәя

хәт, (интер

нет) сөй

ләм үстерү дәресе

Киләчәктә кирәк булачак эш кәгазьләре үрнәкләре бе

лән таныштыру


Яр, төбәк, көрәштәш, мәһабәт

Тәрҗемәи хәлем, тасвирнама

Тәрҗемәи хәлеңне язарга



4.

Килешү, беркетмә.

1

Дәрес-сәяхәт, (интернет)

Интернет белән эшләү алымна- рын үстерү


Рухи, мәркәз, капка

Килешү, беркетмә

Беркетмә үрнәген язарга



5.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

1

Укучылар

ның фикер

ләү дәрәҗә

сен үстерү дәресе

Текстны анализ лап укып, мәгъ лүмат алу бурычын кую


Мәшһүр, хакимият

Бәйләнешле сөйләм үстерү

137 бит- диалоларны тәрҗемә итергә



X.



Халыкка багышланган гомер.





6.

Шиһабетдин Мәрҗани.

1

Уку һәм сөйләм үстерү дәресе

Текстны анализ лап укып, мәгъ лүмат алу бурычын кую


Чолганыш, әсир, яшерен оешма

Фикер алышу, сүзлек эше

Ш.Мәрҗани турында сөйләргә



7.

Хәлфиннәр нәселе.

1

Уку һәм сөйләм үстерү дәресе

Парлап һәм кол лективта эшләү күнекмәләрен ныгыту


Үзешчән, кыллы

Әңгәмә, укытучы сүзе

143 бит- текст буенча 6 сорау төзергә



8.

Аның исемен онытмаслар.

1

Уку һәм сөйләм үстерү дәресе

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү


Юкә, җилкән, көнкүреш

Әңгәмә, укытучы сүзе, сәнг.уку

К.Фукс турында сөйләргә



9-10.

Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе – Каюм Насыйри.

2

Уку һәм сөйләм үстерү дәресе

Уку һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү


Таң калү, лаек булу, тасфирлау

Әңгәмә, укытучы сүзе, сүзлек эше

К.Насыйри турында сөйләргә


К.Насыйри иҗаты турында презен-я әзерләргә



11.

Алексндр Ключарев.

1

Уку һәм сөйләм үстерү дәресе

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү


Чын, вазифа, туры, мохит, күңелдән

Әңгәмә, укытучы сүзе

А.Ключарев турында сөйләргә



12.

Александр Казем-бек.

1

Уку һәм сөйләм үстерү дәресе

Уку һәм сөй

ләм күнекмә

ләрен камил

ләштерү


Утын, тал, калкулык,

Фикер алышу, сүзлек эше

150 бит- текст буенча диалог төзергә



13.

Хөсәен Фәезханов.

1

Аңлап уку дәресе

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү


Фикер иясе, ысул, өлешчә, тармак

Әңгәмә, укытучы сүзе

152 бит- текст эчтәлеген сөйләргә



14.

Казан тюркологлар мәктәбе. Теманы йомгаклау.

1

Уку һәм сөйләм үстерү дәресе

Уку һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Тест

Өлеш кертә

ләр, тәҗрибә, гыйльми эшкәртү

Әңгәмә, укытучы сүзе

155 бит- сорауларга җавап бирергә



XI.

III чирек 20 сәг.


Татар әдипләре иҗатыннан




1.

XX йөз башы әдәбияты.

1

Күзәтү дәресе

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү


Сыйланырга, дүлә, маллар

Фикер алышу, укытучы сүзе

20 йөз башы әдәбияты турында сөйләргә



2.

Г.Исхакыйның тормышы һәм иҗаты.

1

Күзәтү һәм сәнгатьле уку дәресе

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү


Чандыр, шапшаграк, ирексез итте, фәрештә

Укытучы сүзе, уку

Г.Исхакый тармыш юлы турында сөйләргә



3.

Г.Исхакый “Тормышмы бу?”

1

Белгәннәр

не системала-штыру дәресе

Фикерне төгәл һәм дөрес итеп әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү


Гайре ниһайә, кеби, көтү-көтү

Әсәр уку, сүзлек эше

“Тормышмы бу?” әсәренең өзеген сөнгат-ле укырга, сорауларга җавап бирергә



4.

Ф.Әмирхан тормыш һәм иҗат юлы.

1

Аңлап уку дәресе

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү


Беркатлы, садә, челтәрле, асрау

Укытучы сүзе, уку

Ф.Әмирхан турында сөйләргә



5.

Ф.Әмирхан “Хәят” повесте.

1

Әсәрләр уку дәресе

Әсәрләрне аңлап уку алым нарын ныгыту


Кабул итәргә, җәһәт

Әсәрне уку

Әсәрдән өзекне сөйләргә өйрәнергә



6-7.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Ф.Әмирхан “Хәят”.

Тест

2

Укучылар

ның фикер

ләү дәрәҗә

сен үстерү дәресе

Текстны анализ лап укып, мәгъ лүмат алу бурычын кую

Тест

Аудара, ашык-пошык. котырышып. балкышып

Фикер алышу, белемнәрне тикшерү

Тестка әзерләнергә



8.

Галимҗан Ибраһимовның иҗаты.

1

Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Гөрелте, түземсезлек,

Укытучы сүзе, сүзлек эше

Г.Ибраһимов турында сөйләргә



9.

Г.Ибраһимов “Алмачуар”

1

Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Бия, адәм көлкесе, гөнаһ шомлыгы, апара

Әсәр уку, тәрҗемә эше

Өзекне тәрҗемә итергә



10.

Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясен уку.

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү


Ял, авызлык, юата, яраулану

Эчтәлек сөйләү, сүзлек эше

167 бит- 5 күнегү- тәрҗемә итергә



11.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

1

Күзәтү дәресе

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү


Данлыклы, мәртәбә

Бирелгән ситуац. Диалог төзү

167 бит, 6 күнегү- әсәр буенча 6 сорау төзергә



12.

Һ.Такташ тормышы һәм иҗаты.

1

Күзәтү дәресе

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү


Апап, чор, күчеп

Фикер алышу

Һ.Такташ тормыш юлын өйрәнергә



13-14.

Һ.Такташ “Киләчәккә хатлар”.

2

Күзәтү дәресе

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү


Җитмәс, онытылыр, гәүдә

Укытучы сүзе, сүзлек эше

“Киләчәккә хатлар” әсәрн сәнг- ле укырга өйрәнергә



15.

Һ.Такташ. “Караборынның дусты”.

1

Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Теләк, күмәр, саклап

Әсәр эчтәлеген сөйләү, әңгәмә

“Караборынның дусты” әсәре буенча сораулар төзергә



16.

Һ.Такташ “Иптәшләр”.

1

Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Хис, каршылык

лы, җиңелү, ашкынулы

Уку, сүзлек эше

Ком-в күнегүләр эшләү

“Иптәшләр” шиг-ән өзекне ятларга



17.

Х.Туфан иҗаты.

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү


Таң, хәсрәт

Укытучы сүзе, әңгәмә

Х.Туфан турында сөйләргә




18.

Х.Туфан “Илдә ниләр бар икән?”

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү


Шәүлә, үз

Эчтәлек сөйләү

“Илдә гиләр бар икән?”шиг-ен тларга



19.

Х.Туфан “Кайсыгызның кулы җылы?”

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү


Үзгәртте, кабер

Ком-в күнегүләр эшләү

“ Кайсыгызның кулы җылы?” шиг-ен сәнг-ле укырга



20.

Х.Туфан “Иртәләр җитте исә”.

Теманы йомгаклау.

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Тест

Яр, сөенеч, гизә

Ком-в күнегүләр эшләү

175 бит- сорауларга җавап бирергә




IV чирек 16 сәг.










1.

С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Күзәтү дәресе

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү


Тарафыннан

әсәрләре, исемләнгән

Укытучы сүзе, әңгәмә

С.Хәким турында сөйләргә



2.

С.Хәким шигырьләрен уку.

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү


Туган җирем, сөтле чәем, азат

Шиг уку, сүзлек эше

“әй язмыш,язмыш” шиг-ен сәнг.укырга



3-4.

Ә.Еники “Кем җырлады?”

2

Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Дәһшәтле, җимерек, яралы, сәке, салмак кына, газап, бизгәк

Әсәрне сәнг. уку, сүзлек эше,

план төзү, эчтәлек сөйл

Ә.Еники турында сөйләргә“

Кем җырлады?” әсәреннән өзек буенча 6 сорау төзергә



5.

Г.Бәширов тормышы һәм иҗат юлы.

1

Күзәтү дәресе

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү


Төрле, әдип, мәдрәсәдә

Тест эчтәл. сөйләү

Г.Бәширов турында сөйләргә



6-7.

Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”

2

Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Хәтфә, шы

гырдап, куа

ныч, кардәш-ыру, аннан-моннан

Әсәр уку, тәрҗемә итү

“Туган ягым-яшел бишек” әсәрен сөйләргә өйрәнергә



8-9.

Г.Ахунов тормышы һәм иҗат юлы.

Шагыйрьнең каһарманлыгы


2

Күзәтү, аңлап уку дәресе

Күзаллауларын киңәйтү, тек

стны аңлап уку алымнарын ныгыту,


Әдәби, иҗади, исемле

“Рус язучылары сугыш елларында” хикәя язу

Г.Ахунов

турында сөйләргә

190 бит, 2 күнегү- әсәр буенча 10 сорау төзергә




10.

М.Мәһдиев иҗаты белән танышу.

1

Күзәтү дәресе

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү


Тормыш турында, йөрәгендә

Укытучы сүзе

М.Мәһдиев турында сөйләргә



11-12.

М.Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә”

2

Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Кыя, чиге

неш, хәер, әхлак-гадәт, купшы

Әсәрне уку, эчтәлеген сөйләү

196 бит-коммуникатив биремнәрне үтәргә



13-14.

Р.Фәйзуллин иҗаты.

“Яздан аерып булмый Тукайны”.

2

Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Игелеклек, мәшһүр, дәлилләү

Укытучы сүзе,автор иҗаты бе

лән таны

шу

Р.Фәйзуллин турында сөйләргә


“Яздан аерып булмый Тукайны” шиг-ен ятларга



15-16.


Мөддәрис Әгъләмов иҗаты.

“Сабантуй”, “Эзләүчеләргә”, “Аккош күле”

2

Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту


Игелеклек, мәшһүр, дәлилләү

Укытучы сүзе, тәрҗемә эше

М. Әгъләмов турында сөйләргә

































Татар әдәбиятыннан календарь – тематик план



Сыйныф: 10

Укытучы: Гыйматдинова Т.Г.

Сәгатьләр саны: 70

Атналык сәгатьләр саны: 2

Контроль дәресләр: 2

Дәрестән тыш уку: 3



Тематик план “Рус телендә урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен ) 1-11 нче сыйныфлар буенча төзелде. Төзүче- авторлары:К.С.Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүһәрова.-Казан:Мәгариф,2010.


Дәреслек авторлары: К.С.Фәтхуллова, Ф.С.Сафиуллина

“Татар теле, 10 сыйныф” – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010