Максат:
Татар һәм рус халкының милли киемнәренә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау, татар милли бизәкләрен танып белергә өйрәтү;
Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә әйтүне активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Балаларга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.
Татар, рус орнаментларын ябыштырганда симметриялекне саклау.
Тәрбияче; балалар, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик әле.
– Әйдәгез әле, эшчәнлегебезне башлаганчы, кәефләребезне күтәреп, кояш нурлары белән уйнап алыйк.
Кояш җылысын учыбызга җыябыз.
Битләребезн җылытабыз.
Күзләребезне.
Чәчебездән сыпырабыз.
Үзебезне яратабыз.
Бер-беребезгә елмаябыз.
Үзебезнең яхшы кәефебез белән кунаклар белән уртаклашабыз
(Учларыннан өреп очыралар)
Тәрбияче:балалар карагыз әле безгә кунакка курчаклар килгән. Нинди курчаклар алар? Әйдә карыйк әле.(татар һәм рус курчаклары)
Балалар:татар кызы
Тәрбияче:каян белдегез татар кызы икәнен? Әйе, аларның кигән киемнәре татар халкының бизәкләре белән бизәлгән. Без дә сезнең белән бүген татар һәм рус халкының милли киемнәрен искә төшереп үтәрбез. Тәрбияче: татар кызы нәрсә кигән (күлмәк) әйе,бу татар хатын-кызлары кия торган күлмәк.Ул төрле бизәкләр белән бизәкләнә.-Ә менә монысы нәрсә?Әйе балалар, Камзул (кабатлау). Ул озын яки кыска, җиңсезбула. Хатын-кызлар камзулларын бәрхеттән теккәннәр һәм асылташлар белән бизәгәннәр.- Камзулны ирләрдә кигән. Алар күбрәк күлмәк белән ыштан кигәннәр.Безнең ирләрнең камзулларын кара төстәге, ә әби-апаларыбыз яшел төстәге бәрхеттән теккәннәр. Тәрбияче:- Ә менәмонысы нәрсә балалар?(Дөрес ,калфак.) Калфаклар да төрле була икән балалар. Кечкенә калфакларны чәчкә кыстырып куйганнар, аның өстен әшәл яулык ябылган. Ә менә зур калфакларны тулысынча башка кигәннәр. Аларны матур итеп чиккәннәр.Айсылу курчакта бүген нинди матур калфак киеп килгән. -Балалар, карагыз әле, ә менә бу баш киеме сезгә барыгызгада таныштыр дип уйлыйм.. –Нәрсә ул?(Түбәтәй)-Дөрес, чөнки аны ир-егетләр бүгенге көндә дә кияләр. Бутүбәтәй, аныкәләпүшдиптәйөртәләр. Улбезнеңәтиләребез, бабаларыбызяратып кия торган баш киеме.-Түбәтәйматурбизәлгәнмебалалар?-Әйе, бикматурбизәлгән. Кырыйларынаматурбизәкләр урнаштырганнар. Гали курчакныңдатүбәтәебикматур. Тәрбияче:-Балалар, татар халкыэлек-электәнматуритепкиенәдәбелгән, матуритепбәйрәмнәрдәүткәргән. Бәйрәмнәр бик күңелле уза торган булган. Алар иң матур киемнәрен киеп барганнар.Биегәннәр, җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар.Әйдәгез,шул уеннарның берсен уйнап ял итеп китик. Җырлы-биюле уен”Түбәтәй” Тәрбияче:-Булды,балалар, әзрәк ял итеп тә алдык, ә хәзер рус курчакларын карап үтик.
Рус кызы башына нәрсә кигән балалар? Әйе, ул какошник кигән. Элек рус кызларының яраткан баш киемнәре булып какошник саналган, какошникның формасына карап кызларга ничә яшь , нинди гаиләдән икәнен белеп булган Рус кызы өстенә нәрсә кигән?(Сарафан)Сарафан һәм рубаха рус кастюмнарының иң мөһим элешләре булып торган. Рубаха ак киндер тукымадан тегелгән һәм аны өчпочмак, квадрат, түгәрәк һәм ромб кебек узорлар белән бизәгәннәр. Сарафанны зәңгәр, кызыл, ал төсләрдән теккәнннәр. Бу матур киемнәрне кем теккән?(тегүче)
Ишек шакыйлар:тегүче керә
Тегүче:-исәнмесез, балалар Балалар:исәнмесез Тегүче:мин тегүче булам, сезгә матур киемнәр тегәм, баш киемнәре ясыйм. Сезнең “Балачак көймәсе” конкурсында катнашасыгызны ишетеп килдем һәм бүләккә сезгә киеп биергә түбәтәй белән какошник алып килдем Ләкин мин сездә кунаклар бар икәнен белмәдем, бүләкләрем җитмәс шул. Тәрбияче:нишлибез балалар кунакларны бүләксез калдырып булмас, сез ничек уйлыйсыз? Гөлфия апай безгә ярдәм итсә без кунакларга да какошник һәм түбәтәй ясап бүләк итә алыр идек. Балаларның кул эшләре (түбәтәй һәм какошник бизәү)
Тегүче:минем нәни ярдәмчеләрем, сез бик җитез, акыллы, тәртипле балалар икән, мине кыен хәлдән чыгардыгыз, бик матур килеп чыкты, рәхмәт сезгә. Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар, ә хәзер минем яныма якынырак килегез эле. Сезгә бүгенге шөгелебез охшадыма, без кайсы халыкның милли киемнәре белән таныштык?– курчаклар кайсы якларыбеләношаганнар? (чәчләреозын)
– Кайсы якларыбеләнаерылыпторалар? (киемнәре, бизәкләребелән)
-Татар кызыныңкүлмәгениндитөстә, ничек киенгән? (зәңгәр, матур)
– Рус кызының костюмындакүбрәкниндитөсләр кабатлана? (сары, кызыл)
– Малайларның киемнәре ничек аерылыпторалар? (татарда жилет бар, русныкында күлмәге чигелгән) – Рус кызыныңбашынданәрсә? (какошник)
– Ә татар кызының башына нәрсә киелгән? (калфак)
– Малайларның башлыклары ничек аерылып торалар? (рус малаенда кепка, ә татарныкында түбәтәй)
Тәрбияче:рәхмәт балалар миңа сезнең белән шөгель алып баруы бик охшады.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының
Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Уртанчылар төркемендә
“Татар һәм рус халкының милли киемнәре”
темасы буенча ачык шөгель
Тәрбияче:Яруллина А.Р.
2018-2019