СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар халык ашлары

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Татар халык ашлары»


Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы

Янтуган авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең

Вольный Стан авылындагы башлангыч гомуми белем

филиалы

Татар халык ашлары”

темасына бәйрәм кичәсе












Төзеделәр:

Алиуллова А.В. - I категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы;

Фәсхетдинова Д.Х. - I категорияле

башлангыч сыйныф укытучыс




2021


Тема: Татар халык ашлары

Максат.

Дидактик: татар халык ашлары белән таныштыру;

Үстерелешле: укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен, күзәтүчәнлекләрен үстерү;

Тәрбияви: үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру, эшлекле рәвештә аралашырга өйрәтү; туган телгә хөрмәт, халкыбызның ачык йөзле, кунакчыл булуын аңлату, милли үзаңны үстерү, тырышлык, патриотик хис тәрбияләү.


I. Кереш (Алиуллова Алсу Вәлиҗан кызы - укытучы)

Хәерле көн, укучылар! Без бүген сезнең белән татар халкына гына хас булган милли ашлары турында сөйләшербез. Без бу теманы юкка гына сайламадык. Белгәнегезчә, күптән түгел безнең Мәдәният йортында авылыбызның куренекле шәхесе Резидә Кыям кызы Хөсәенова белән зур очрашу булып узды. Бу бәйрәм барыбызга да бик ошады.Сез “Татар халык ашлары” темасына бәйрәм үткәрергә теләк белдергән идегез, ниһаять, көткән көн килеп тә җитте. Сез зур әзерлек белән килгәнсез!Бәйрәмебезнең тәмле өлешенә күчкәнче, аш-су турында белемнәребезне тулыландырып, тирәнәйтеп алыйк әле. Сүзебезне төп геройдан башлыйк эле!Резидә Кыям кызы Хөсәенова Буа районының Вольный Стан авылында туып‑үскән, җиде балалы гаиләдә алтынчы сабый булып дөньяга килә. Казан кооперация техникумын тәмамлый. Туган ягы Буага кайта, кондитер булып эшли.2008 елда ул «Нечкәбил» бәйгесендә җиңә. Резидә апаны күбебез телевизордан күреп таный, менә инде дистә еллар ул «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында аш-су сәхифәсен алып бара.Балаларының яраткан әнисе, үзе ачып җибәргән «Тәмле булсын» ресторанының кабатланмас хуҗабикәсе, шул ук вакытта «Тәмле булсын» рецептлар җыентыгының авторы да ул. Газета-журналларда даими рәвештә тел йотарлык рецептларын тәкъдим итә, телевидение-Интернетта «тәмле тапшыруларда» катнаша, халыкны тәмле итеп әзерләргә генә чакырып калмый, милли ризыкларыбызга карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә дә өйрәтә. Резидә Хөсәенова төрле илләрдә яшәгән кардәшләребезгә милли ризыкларыбызны әзерләү буенча остаханәләрен үткәреп тә хөрмәт казанды. Мәркәзебез Казанда милли ашларыбызны әзерләү буенча бәйге-марафоннар үткәрүе белән татар халык ашлары традицияләрен саклауга, татар мәдәниятен үстерүгә өлеш кертә.Резидә Хөсәенова – Татарстанның атказанган халыкара хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре. 2017 ел башында ул «Татар мәдәнияте һәм ашлары халыкара ассоциациясе»н булдырып, аны җитәкли.

Туклану – кешенең яшәве өчен төп шартларның берсе. Кешенең сәламәтлегенә дә, аның эшкә сәләтлеге дә һәм хәтта озак яшәве дә туклануны дөрес оештыруга бәйләнгән. Билгеле булганча, әйбәт итеп аш-су әзерләү, продуктны дөрес сайлый белүгә, санитария – гигиена шартларын үтәүгә , милли йолаларга бәйле. Шуңа да халкыбыз милли традицияләргә бай булган татар халык ашларын әзерләүгә зур игътибар биргән һәм бирә. Бүгенге көндә татар халык ашлары зур үсеш алды. Күп кенә кунаклар, башка милләт кешеләре татар кухнясының туклыкклы, гади, телне йотарлык тәмле, файдалы, төрле булуы турында мактап сөйлиләр


II. Татар милли ризыкларның тарихы (Фәсхетдинова Дилбәр Халирахман кызы - укытучы)


Татар халкынына милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Аларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле.

Татарларның матди һәм рухи мәдәнияте, шул исәптән аларның ашлары да, төрки кабиләләрнең Болгар йорты чорындагы этник үзенчәлекләрен саклап калган.

Ләкин татар халкының милли ашлары үз этник традицияләре нигезендә генә үсмәгән, аңа күрше халыкларның —руслар, мари,удмурт һ. б., шулай укУрта Азия халыкларының, аеруча үзбәк һәм татдҗикларның ашлары йогынты ясаган. Башка халыкларга хас ашларны әзерләү, азыкларның төрләрен ишәйтү татар ашларының төп этник үзенчәлекләрен үзгәртмәгән.

Татар халкы элек-электән иген иккән, терлек асраган. Табигый, халык күбрәк он, ярма кебек азыклар белән тукланган, ә XIX гасыр азагында, XX гасыр башында бәрәңге күбрәк кулланыла башлаган. Яшелчә үстерү һәм бакчачылык, игенчелек белән чагыштырганда, азрак урын алып торган. Яшелчәләрдән башлыча суган, кишер ,торма, шалкан , кабак һәм чөгендер, бераз кәбестә һәм кыяр үстергәннәр. Бакчалар Иделнең уң як яр буйларында күбрәк булган. Анда алма, чия , карлынан үстергәннәр. Авыл халкы урманнардан җиләк, чикләвек, балтырган,кузгалак , бөтнек җыйган. Гөмбә татар халык ашларына хас түгел, аның белән соңгы елларда гына, бигрәк тә шәһәр халкы мавыга башлады.

Иген игү белән беррәттән, татарлар терлекчелек белән дә бик күптәннән шөгыльләнгән. Күбрәк сыер, сарык, ат, кәҗә асраганнар. Атны эш һәм юл йөрү өчен генә түгел, бәлки ите өчен дә үрчеткәннәр. Ат итен пешереп ашаганнар, тозлаганнар һәм каклаганнар. Әмма татарлар аеруча сарык итен яратып ашаган, дөрес, аңа казахлардагы һәм үзбәкләрдәге кебек өстенлек бирелмәгән. Шулай ук сыер итен дә шактый күп кулланганнар. Крестьян хуҗалыкларында кошлар, бигрәк тә тавык, каз, үрдәк үрчеткәннәр. Борын заманнардан ук урманлы дала өлкәсендә яшәгән умартачылыкныда бик күптәннән белгәннәр . Татарларда сөт ашлары шактый төрле булган. Сөтне башлыча катык,каймак, эремчек, эремчектән – корт, әйрән һ.б. рәвешендә кулланганнар.

Татар халкы иң кунакчыл халык дип искә алына элекеге язмаларда. 1722 елны Петр I гә Пруссиягә поход белән барганда Казанның бер бай сәүдәгәрендә үзенең 50 яшьлеген бәйрәм итәргә туры килә. Андагы сыйны күреп, кунакны хөрмәтләүләрен аны таң калдыра.

Ислам дине кагыйдәләре милли ризыклар әзерләүдә зур урын алып тора.

Шаригать буенча татар халкы дуңгыз итен харамнардан санаган. Шулай ук лачын, аккош итләрен дә кулланмаганнар. Ислам этика кагыйдәләре буенча ризык пешерер алдыннан чәч яулык белән капланган,( гомумән татар хатын-кызы шаригать буенча башында яулык булырга тиеш булган.) Һәр ашау, ризык пешерү кул юудан башланырга тиеш. Ризык кабыр алдыннан Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим!- дип, ашап бетергәч Аллаһү әкбәр – дип башлап аш догасы укыла торган булган.

Каюм Насыйри үзенең тәрбияви китапларында – Ашарга сине дәшүгә кил, көттермә. Уң кул белән аша. Табында синнән зуррак кеше булса , аннан алда ризыка үрелмә, бу тәрбиясезлек. Сәламәтлегең нык, акылың аек, хәтерең көчле булуын теләсәң чама белән аша. Чамалы ризыкта –сәламәтлек дип язган сүзләр бар. Ислам кагыйдәләре буенча кеше табын артыннан бераз ач килеш китергә тиеш.


III. Татар милли ризыкларының үзенчәлекләре.

(Гыймаева Камилә Марат кызы 4 сыйныф)


Барлык ашамлыкларны түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин.

Шулпалы кайнар ашлар, икенче итеп бирелә торган ашлар һәм камыр ашлары, чәй янына бирелә торган татлы ашамлыклар һәм эчемлекләр. Кайнар шулпаларга һәм ашларга аеруча зур әһәмият бирелә. Нинди шулпада әзерләнүенә карап, ашларны итле, сөтле, кысыр ашларга, ә аларга нәрсәләр салынуга карап, камырлы, ярмалы, камырлы-яшелчәле, ярмалы-яшелчәле, яшелчәле ашларга бүлергә мөмкин. Халыкның культурасы һәм көнкүреше үсү процессында милли ашларның төрләре яшелчәле ашлар исәбенә тулылана барган. Ләкин татар табынының үзенчәлекле ягын әле хәзер дә камырлы ашлар, барыннан да элек токмачлы аш тәшкил итә.

Икенче итеп бирелә торган ашлар өчен татар халкы элек-электән ит, ярма һәм бәрәңге куллана. Икенчегә күбрәк шулпада пешкән, яссы кисәкләргә туралган, кайчагында кишер, суган турап , борыч сибеп, томалап пешергән ит бирәләр. Ашны тавык шулпасында әзерләгәндә, аштан соң тавык турап чыгаралар.

Шулпалы бәлеш иң борынгы ашамлыклардан санала, аны да икенче ризык итеп бирергә мөмкин. Аны симез ит (сарык, сыер, каз ите, каз һәм үрдәкнең баш-аягы, бүтәкә-бавыры) белән тары, арпа, дөге ярмасыннан пешерәләр.

Тутырманы да шушы ук ашамлыклар рәтенә кертергә кирәк.  Аны терлек эчәгенә чапкан яисә вак итеп тураган бавыр белән тары яисә дөге ярмасы тутырып әзерлиләр.Итне җәй һәм яз көннәрендә куллану өчен тозлап һәм каклап куйганнар

Ат итеннән казылык әзерләгәннәр.  Казылык әзерләү өчен яңа суйган ат яисә симез сыер итенең корсак өлешен һәм сөяксез җирен алалар (яңа суйган терлек ите тоз белән борычны яхшырак сеңдерә).

Казылыкны өстәлгә колбаса кебек үк, ләкин мае һәм формасы саклансын өчен, калынрак итеп турап куялар.

Каклаган каз белән , каклаган үрдәк исә тансык азыклардан саналган. Кыш көне итне туң килеш саклаганнар.


IV. Татар халкында камыр ашлары.

(Айзатуллова Миләүшә Шейхула кызы – 3 сыйныф)


Камыр ашларының төрлелеге традицион табынның үзенчәлеге булып тора. Төче һәм чүпрә белән изгән әче камырны ике төрле — гади һәм татлы камыр итеп әзерлиләр. Татлы камырга май, эреткән май (кайчагында ат мае), йомырка, шикәр өстәлә . Камырны татар халкы бик тырышып һәм җиренә җиткереп әзерли. Үзенең формасы һәм нинди максат белән әзерләнүенә карап, төче камырдан әзерләнгән ашамлыклар игътибарга лаек. Аннан, күмәч кабартма, сумса , чәй ашлары һ. б. пешергәннәр.

Татар ашларына әче камырдан пешергән азыклар хас. Аларга барыннан да элек ипи керә.

Аннан башка көндәлек аш та, бәйрәм табыны да узмый, ул — изге азык. Элек бездә «ипидер» дип ант итү гадәте дә булган. Балаларны кече яшьтән ук ипинең һәр валчыгын җыярга өйрәткәннәр. Табында ипине гаиләнең иң өлкән кешесе кискән. Ипине арыш оныннан пешергәннәр. Баерак кешеләр генә, алар да һәрвакыт түгел, бодай ипие (күмәч ) ашаганнар. Хәзерге вакытта без арыш ипиен дә, күмәчне дә күбесенчә сатып алабыз.

Ипидән тыш, әче камырдан төрле ашамлыклар әзерләнә Татар халкында эченә берәр нәрсә салып пешергән ашамлыклар үзенчәлекле һәм күптөрле.


(Нуруллин Айнур Альберт улы – 3 сыйныф )


Кыстыбый шундый иң борынгы һәм гади ашамлыклардан санала, кайбер якта аны күзикмәк , , якмыш дип тә атыйлар. Аны төче камырдан әзерләгән юка җәймә эченә тары боткасы салып ясыйлар. XIX гасыр азакларыннан кыстыбый эченә бәрәңге боламыгы сала башлаганнар.

Халыкның яраткан борынгы ашамлыкларыннан берсе — төче яисә әче камырдан эченә симез ит (сарык, сыер, каз, үрдәк һ. б. ите) һәм ярма яки бәрәңге салып пешергән- бәлеш.

Бәлеш зур итеп тә, кечкенә итеп тә әзерләгәннәр, аеруча тантаналы очракларда аны өсте тишекле тәбәнәк конус рәвешендә ясаганнар. Соңрак шулай эченә төрле нәрсә салып әзерләгән бөтен ашамлыкларны бәлеш дип атый башлаганнар.

Өчпочмак та традицион татар ашамлыгы, аның эченә элегрәк симез ит белән суган гына салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.


(Каримулин Раяз Марс улы – 2 сыйныф)


Камырдан пешергән ашамлыклар арасында пәрәмәч үзенә бертөрле урын алып тора. Элек пәрәмәчне ваклап тураган пешкән ит белән ясаганнар, эремчек пәрәмәче кебек духовкада пешергәннәр һәм иртәнге аш итеп симез ит шулпасы белән биргәннәр.


(Әхмәтсафин Эмиль Фаил улы)


Гөбәдия дә — бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәһәр халкы әзерли. Ул катлы-катлы, түгәрәк биек бәлеш, бер генә тантана, бәйрәм табыны да ансыз гына үтми.

Татар ашлары тиз өлгерә торган татлы камырдан әзерләгән ашамлыкларга бик бай:чәлпәк , катлама, кош теле, паштет һ.б. шундыйлар. Аларны чәй янына бирәләр. Татлы камырдан пешерелә торган ашамлыклар камырга нәрсә салынуы һәм әзерләү ысулы ягыннан күп кенә төрки халыкларга хас булса да, алар оригиналь милли ашларга әверелеп, тагын да камилләшә төшкәннәр.


(Абдуллина Алмира Илһам кызы)


Шундый оригиналь ашамлыкларның берсе —чәкчәк , ул һәр туй мәҗлесендә булмый калмый. Чәкчәк кияү йортына кәләш һәм аның әти-әниләре алып килә. Юка гына җиләк-җимеш кагына төргән чәкчәк туйда аеруча хөрмәтле сыйлардан санала.

Татар халкы чәйне элек-электән яратып эчә. Камыр азыклары —кабартма, коймак белән чәй кайчагында иртәнге ашны алыштыра. Чәйне каты итеп, кайнар көе, кайчагында сөт белән эчәләр. Чәй белән сыйлау татар халкында кунакчыллыкның бер билгесе булып тора.

V. Ашамлыкларны пешерү һәм аш-су кирәк-яраклары

(Алиуллова Алсу Вәлиҗан кызы - укытучы)

Милли ашларның үзенчәлеген аңлау өчен, ашамлыкларның кайда (мичтә, плитәдә, духовкада) пешерелүе зур әһәмияткә ия, чөнки аларны әзерләү ысуллары, беренче чиратта, шуңа бәйле.Татарлардагы мич тышкы яктан рус миченә охшаган. Шуның белән бергә, халыкның этник үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, алар бер-берсеннән аерыла да. Мич башы зур түгел, мич алды тәбәнәк, ә иң мөһиме мичнең бер ян ягына сылап казан утыртыла.

Азыкны казанда пешергәннәр, яисә камыр ашларын казанда майда йөздереп кыздырганнар һәм мичтә пешергәннәр. Барлык төр ашлар, боткалар һәм бәрәңге күпчелек очракта казанда пешерелгән. Сөтне дә, сөттән кортны да шунда кайнатканнар. Катлама , бавырсакны һ. б. шунда пешергәннәр. Мичтә исә камыр ашлары, барыннан да бигрәк ипи пешергәннәр. Ачык ут өстендә ашамлыкларны сирәк әзерләгәннәр. Азыкны мичтә пешерү өчен чуен һәм чүлмәкләр тотканнар. Чуенда — бәрәңге, кайчагында борчаклы аш, ә чүлмәктә төрле боткалар пешергәннәр. Татар халкында бәлеш һәм гөбәдия пешерү өчен зур тирән табалар киң кулланыла. Элек татарларда , Урта Идел һәм Урал буенда яшәүче башка халыклардагы кебек үк, агачтан эшләнгән кухня кирәк-ярагы: уклаулар һәм камыр өчен куна такталар, төрле ашамлыклар әзерләнгәндә болгату һәм бәрәңге изү өчен тукмак киң кулланылган. Бүгенге көндә дә бу кухня кирәк-яраклары татар кухнясында үз урынын алып тора. Чәй табынына куела торган савыт-сабага аеруча игътибар иткәннәр. Чәйне, суынмасын өчен, кечкенә чынаяклардан эчәргә яратканнар. Түгәрәк аслы тәбәнәк чынаякларны тәлинкәсе белән бергә «татар чынаягы» дип йөрткәннәр. Чынаяклар, өлеш тәлинкәләре, шикәр һәм сөт савыты, чәй пешерү өчен чәйнек белән бергә самовар да чәй өстәленең күрке булган. Ялт итеп, өстендәге кечкенә чәйнеге белән шаулап утырган самовар рәхәтләнеп гәпләшергә өндәп торган, күңелне күтәреп җибәргән, бәйрәмдә дә, гадәти көннәрдә дә табынны бизәгән.


VI. Йомгак

(Фәсхетдинова Дилбәр Халирахман кызы - укытучы)


Хәзерге вакытта ашамлыкларны пешерү-әзерләүдә дә, аш-су кирәк-яракларында да зур үзгәрешләр бар. Татар халкының көнкүрешенә плитә, бигрәк тә газ плитәсе керү, ашамлыкларны әзерләү, аеруча кыздырган ашамлыкларны (ит, балык, котлет, яшелчәләр) әзерләү ысулларын һәм кухня кирәк-яракларын үзгәртте. Шуңа бәйле рәвештә казаннар, чуен-чүлмәкләр икенче планга күчте.Хәзер һәр гаиләдә төрле табалар һәм башка табак-савыт бар. Шуңа да карамастан, хуҗалыкта уклау һәм камыр басып җәю өчен такта, азыкларны саклау өчен төрле мичкәләр һәм кисмәкләр, җиләк-җимеш һәм гөмбә өчен кәрзиннәр киң кулланыла. Еш кына чүлмәкләр дә файдаланыла.Татар халкы туклануы, милли аш традицияләрен нигездә саклаганы хәлдә, билгеле бер үзгәрешләр кичерде. Халыкның тормыш хәле яхшыру һәм мәдәни дәрәҗәсе күтәрелүгә бәйле рәвештә күп кенә яңа ашлар һәм ашамлыклар барлыкка килде, милли ашларның төрләре ишәйде. Яшелчә һәм җиләк-җимеш күбрәк урын ала башлады, балык ашлары төрләнде. Тозлы әйберләр кулланылышка керде. Татар ашларына башка халыкларның милли ашлары берникадәр йогынты ясады. Шул ук вакытта татар ашлары бизәлүе, әзерләнүе һәм тәме ягыннан оригинальлеген саклап калды, бу исә аларның популярлыгы хакында сөйли.

Дөрес туклану — сәламәтлекне саклауның мөһим чарасы. Ул кешенең эш сәләтенә һәм яшәвенә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә халыкның аш-су әзерләү осталыгыннан дөрес файдалана белү гаять зур әһәмияткә ия булып тора.


Әдәбият:

1.Сомов И.Н. “ Кухня народов мира”

2. Шабаева Л.” Татар кухнясы”

3. Ю.А.Ахметзянов “ Татарские блюда”

4. Ю.Ә. Әхмәтҗанов “Татар халык ашлары”

5. Фотографияләр










Аннотация



Дата проведения мероприятия:

1 марта 2021

Место проведения:

филиал НОО МБОУ "СОШ села Энтуганы"

БМР РТ в селе Вольный Стан

Название мероприятия:

"Татар халык ашлары"



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!