Яр Чаллы шәһәре «Адымнар-Чаллы» гимназиясе укытучысы
Хәбибуллина Илүзә Наил кызы. «Татар халык уеннары » (әби-бабаларыбыз уйнап үскән уеннар)
Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Ул- балаларны уйланырга , эзләнергә, фикер тупларга, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
Халык уеннары элек-электән үк барлыкка килгән. Уеннар халкыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырып, милләтебезнең гореф-гадәтләрен ,йолаларын саклап калу чарасы да бит. Җитмәсә,элеккеге уеннар сәламәтлек өчен дә файдалы,балаларда җитезлек, тапкырлык, тырышлык,сабырлык кебек сыйфатлар да тәрбияли.Элек уйналган уеннар сизгерлекне, сүз байлыгын, җитезлекне арттыра.Кешелекле, ярдәмчел булырга өйрәтә. Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреш сурәтләмәләрен үзләренә «сеңдереп», саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр.
Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халык уеннары – җитезлекне, көчне, зирәклекне сынау ул.
Без әби-бабаларыбыз уйнап үскән уеннарын барлап, аларның тарихын, тәртибен, кагыйдәләрен ачыкларга булдык. Укучылар белән төрле уеннарны өйрәнү максатыннан, Зәй районы кешеләре белән элемтәгә кердек.Төгәлрәк әйткәндә, Зәй районының Карман, Түбән Биш, Бура Киртә авылларының өлкән буын кешеләре белән әңгәмә оештырдык. Алар безгә балачакта үзләре уйнап үскән уеннары турында сөйләп үттеләр.Ә хәзер әйдәгез шуларның берничәсенә тукталып китик.
“Чыпчык” уены
Күп кенә заманча уеннар элеккеге уеннарны хәтерләтә, шуларның берсе -хәзерге «боулинг» уенына охшаш “Чыпчык”уены.
Җиргә таяк тыгыла, щул таяк өстенә агачтан ясалган чыпчык сыны урнаштырыла. Бу уенда катнашучылар ерактан таяк сыман корылмалар ярдәмендә шушы чыпчык сурәтен төшерергә тиеш булалар.
“Чыпчык” уены белән без Зәй районы Бура Киртә авылында таныштык. Бу уенны яшь буынга шушы авыл бабае өйрәткән. Ул шулай ук балаларга бу уенның корылмаларын агачтан ясап та биргән.
Балалар бер-берсе артына тезелешеп басалар. Бер уенчыга ике таяк бирелә, беренче таяк белән ату исәпкә керми, икенчесе белән ату исәпләнә. Икенче таяк белән атуда уенчы чыпчыкны төшереп җибәрә икән, ул яңадан уенны дәвам итә. Әгәр дә, чыпчыкны төшереп җибәрә алмый икән, ул янәдән уенны дәвам итү өчен чиратка баса.
“Бармак” уены
Зәй районы Түбән Биш авылында “Бармак” уены турында сөйләделәр. Бу уен аулак өйләрдә уйнала торган булган.
Түгәрәк өстәл артына яшьләр тезелеп утыралар. Иң элек җыр башлаучыны билгеләп куялар. Аннары өстәлгә һәр уенчы ике бармагын куя, җыр башлана. Җырны җырлап бетергәндә,кем янында җыр бетә, ул кеше бер бармагын ала, аның бер бармагы гына кала.Кемдә беренче җыр туктала, шул кеше икенче җыр башлый.Өстәлгә куелган бармаклар алынып беткәнче, җырлап уен дәвам итә.
“Гуздна” уены
Бу уен турында безгә Зәй районы Карман авылында яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабайлар сөйләде.
Җиргә таяклардан дүртпочмакка охшаган корылма ясап куялар.Шуңа ерактан таяк белән ыргытып, өстәге аркылыга куелган таякны урыныннан төшерергә кирәк.Кем беренче булып төшерә, шул иң җитез уйнаучы булып санала.
Менә шулай күңелле итеп, кызыклы, балаларның уйлау сәләтен үстерә торган, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияли торган уеннар уйнап үскән безнең әби-бабаларыбыз.
Бүгенге көндә дә алар яшь буынга үзләре уйнап өскән уеннары турында җиткерәләр.Ә яшь буын исә, бик теләп аларны кабул итеп өйрәнә.Бу күренеш бик сөендерә.