Максат: балаларның татар милли ядкарьләр турында күзаллауларын тирәнәйтү, татар милли йолаларына кызыксыну уяту.
Уен-ярышның барышы:
Җыр “Хәерле көн”
1.Йокыдан уянуга мин
Беләм нишләргә кирәк.
Елмаям әти-әнигә
хәерле көннәр теләп.
Кушымта:
Яратам мин, яратам шул
матур теләк теләргә
Онытты дип уйламагыз
хәерле көн сезгә дә
2.Хәерле көн күршеләргә
Дуслар туганнарга да.
Теләктән читтә калмасын
Таныш булмаганнар да.
Кушымта:
Яратам мин, яратам шул
матур теләк теләргә
Онытты дип уйламагыз
хәерле көн сезгә дә.
Тәрбияче: Хәерле көн, кадерле балалар! Бүген безнең бакчабызда зур бәйрәм. Безнең бакчабызның кызлары «Татар кызы – 2022» дигән уен-ярышта катнашачаклар.
– Ярыш булгач, безгә жюри әгъзалары кирәк булачак. Жюри составына түбәндәгеләрне тәкъдим итәм (жюри әгъзалары белән таныштыру).
– Жюри әгъзалары, үз урыннарыгызга рәхим итегез.
Тәрбияче:
Безнең бакчабыз кызлары
Килгәннәр бүген бәйгегә.
Татар кызлары бит алар,
Күз тимәсен үзләренә.
Уңган, булган кызларны
Хөрмәт итә һәр кеше
Без бүгенге бәйге белән
Тәбриклибез һәркемне.
-Хәзер бәйгедә катнашучы кызларны көчле алкышлар белән каршы алыйк.
Тәрбияче: Хәерле көн, дип сәлам юллыйк,
Безнең татар шулай башлаган.
Үзегез белән таныштырып узыгыз,
Бәйгедә бит шулай каралган.
1 нче ярыш “Үзем турында үзем” дип атала. Кызлар үзләре белән таныштырып узсыннар.
(Һәрберсе үзләре белән таныштыра.)
Тәрбияче: Кызлар үзләре белән бик матур итеп таныштырдылар. Ә хәзер балаларның тапкырлыкларын тикшереп китик.
2 нче ярыш “Тапкырга-табышмак” дип атала.
1)Алсу битле кыз үсте,
Кызарып җиргә төште. (Алма)
2) Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. (Карбыз)
3) Катлы-катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)
4) Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)
5) Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт. (Помидор)
6) Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр)
7) Ул җир астына төшкән,
Кып-кызыл булып пешкән.
Ашка тәм һәм төс бирер,
Аны кем белер? (Чөгендер)
8) Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә? ( Кишер)
9) Түгәрәк ул, ай түгел,
Сары, тик кояш тугел.
Тәмле, тик алма түгел,
Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)
10) Җир астында җиз бүкән,
Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)
Тәрбияче: 3 нче ярыш “Ашъяулык бизәү” дип атала. Сезгә бирелгән үрнәк буенча ашъяулыкны бизәргә кирәк.
“Ашъяулык бизәү” уены
Тәрбияче: Киләсе ярышта кызларыбызның бию осталыкларын тикшерербез.
Биюченең итәкләре
Бии-бии кыскара.
Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии-бии остара.
-Безнең уенчыларыбыз башкаруында татар халык биюе.
Тәрбияче:Уңган безнең балалар,
Шигырьләр күп беләләр.
Хәзер сезгә әйбәт итеп
Шуны сөйләп бирерләр.
-Кызларыбыз шигырь сөйләү осталыкларын күрсәтерләр.
(Һәр уенчы шигырь сөйли)
Тәрбияче: Татар кызлары бик җитез һәм өлгер булалар. Әйдәгез, тикшереп карыйк әле. Кем йомгакны тизрәк чорнап бетерер икән?
“Йомгак чорнау” уены
Тәрбияче:
Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алда җыр җырларга
Сандугач теле кирәк.
-Кызларыбызның кайсысы матур итеп җырлый икән? Киләсе ярышта уенчыларыбызның җыр осталыкларын тикшерербез. Алар әниләргә багышлап, җыр җырларлар.
Җыр “Рәхмәт, әнием!”
Тәрбияче: Соңгы ярышыбызга да килеп җиттек. Кызларыбызга, әниләре белән бергә, милли ризык пешереп килергә кушылган иде. Ничек итеп пешерделәр икән? Тыңлап китик.
7 нче ярыш “Әнием белән пешергән милли ризык” дип атала.
Тәрбияче: Менә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Жюри бәйгеләргә йомгак ясаган арада җыр тыңлап китик.
Җыр “Татар кызлары матур”
Жюри кызларны бүләкли.
Кызларга түбәндәге номинацияләр бирелә:
“Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз”
“Иң гүзәл кыз”
“Иң күркәм кыз”
“Иң ягымлы кыз”
“Иң җитез кыз”
“Иң тапкыр кыз”
“Иң оста биюче кыз”
“Иң сәләтле кыз”
“Иң оста җырчы кыз”
“Иң тыйнак кыз”
Тәрбияче:
Уйныйк дисәк, гүзәл бакчабыз бар.
Яшик дисәк, матур авылыбыз бар.
Тотыйк дисәк, изге динебез бар,
Татар дигән асыл телебез бар,
Горурланырлык татар кызларыбыз бар.