СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Татар малае- 2021"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«"Татар малае- 2021"»

Татар малае-2021”

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә:

Нинди матур татар улы!-

Күз тимәсен үзенә. Л.Лерон

Хәзерге көндә татар малае нинди булырга,нинди сыйфатларны үзенә тупларга тиеш дигән сорауларга җавап эзләү максатыннан “Черемушка” балалар бакчасында “Татар малае-2021” дип исемләнгән уен –ярыш үткәрелде.Малайларның осталыгын китапханәче Гөлшат Рафиковна бәяләде.

Малайлар “танышу”, “сәләт”,”түбәтәй һәм читекне бизәү”,”тапкырлык”,”җитезлек “, “төз атучы”, “осталык” дигән бәйгеләрдә көч сынашты . Төп номинацияләр башка балалар башкаруындагы милли җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.Малайлар иң беренче саф татар телендә бик матур итеп үзләре турында таныштырдылар.Катнашучылар сәләт конкурсында үзләренең нәрсәләргә сәләтле икәннәрен күрсәттеләр.Берсе биюгә,икенчесе җырга ,өченчесе матур итеп шигырь сөйләп жюрины шаккаттырды. “Тапкырлык” бәйгесендә исә тәрбиячеләр малайларны белем ягыннан сынады. “Төз атучы” ярышы балалар өчен мавыктыргыч булган уен формасында үтте: һәркем туп ярдәмендә кегельны күбрәк аударырга тиеш иде. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди халык. Малайларга моны “осталык” дигән бәйгедә исбатларга туры килде. Алар әтиләре белән бергәләп төрле кул эшләнмәләре ясаганнар,шулар турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Тәрбияче татар милли киемнәре һәм бизәкләре турында искә төшереп үткәннән соң, малайлар түбәтәй һәм читекне билгеле бер вакыт аралыгында дөрес итеп үрнәктәгечә бизәделәр.Кызлар аларга сокланып карап утырдылар. Гөлшат Рафиковна һәр баланың чыгышын бик мактап бәяләгәннән соң катнашучы малайларга дипломнар тапшырылды.

Әйе,шушы ярыш дәвамында без “татар малае нинди булырга тиеш ?”дигән сорауларга җавапны таптык.Татар малае үз фикерен саф татарча әйтә белергә,туган илен яратырга,ата –бабайлардан калган гореф –гадәтләрне белеп үсәргә тиеш.

Лилия Ибраһимова,

Роза Минһаҗева.