“Татар теле, 7 класс” дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты Тема: Сорау җөмлә Тема | Сорау җөмлә | Максат | 1. – сорау җөмлә турында белгәннәрне актуальләштерү, сорау җөмләнең белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү. 2. – телдән һәм язма сөйләмдә сорау җөмләләрне табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру; 3. – укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру; 4. – коллективта эшләү, үзара ярдәмләшү, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә (вежливость) булу сыйфатлары тәрбияләү өчен шартлар тудыру. | Планлаштырылган нәтиҗә | Предмет буенча белем, күнекмәләр | Универсаль уку күнекмәләре | | Предмет буенча: - сорау җөмләнең ни икәнен белү; - сорау җөмлә белдерелү чараларын үзләштерү ; - Төрле грамматик чаралардан файдаланып, сорау җөмләләр төзеп яза белү. | Регулятив: - уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү; - куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру. Танып белү: - куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү; - язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү; - өлешләрдән бербөтенне төзи белү; - гомумиләштерү. Коммуникатив: - сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү; - хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү; - үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру; - бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү. | Төп төшенчәләр | Сорау җөмлә | Оештыру | Предметара бәйләнеш | Эш формалары | Ресурслар | әдәбият, рус теле, әйләнә-тирәне өйрәнү | Индивидуаль, Фронталь, Төркемнәрдә эш, Парлап эшләү. | Дәреслек Интерактив такта Презентация | Дәрес планы 1. Мотивлаштыру-ориентлашу. - психологик уңай халәт тудыру Укытучы. Үткән дәреснең уку мәсьәләсе нинди иде? К.җ.: Без үткән дәрестә әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре турында сөйләштек. Әйтү максаты ягыннан җөмләләр өч төрле: хикәя, сорау һәм боеру җөмләләр. (Хикәя җөмләнең моделе әйтелә) 2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау: а) я 59 нчы күнегү. Бирем. Үзебез өйрәнгән әдәби әсәрләрдән әйтү максаты буенча һәр төргә 2 шәр җөмлә эзләп языгыз; ә) и 60 нчы күнегү. Бирем.«Гаиләмнең матур гадәтләре» дигән кечкенә хикәя языгыз. Үзбәя. Уку мәсьәләсе кую. 11 нче бирем. Җөмләне укыгыз, әйтү максаты буенча төрен билгеләгез һәм, шуннан чыгып, дәрескә УМ формалаштырыгыз. Кайсы кош, башкалар җылы якларга китеп беткәч тә, көз башына тикле туктамыйча сайрый? (Г. Бәширов) К.җ.: Бу – сорау җөмлә. Димәк, без бүген сорау җөмлә турында сөйләшербез. Үзбәя. Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла. 4. УМ адымлап (өлешләп) чишү. 1. 61 нче күнегү. Җөмләләрне күчереп язарга, сорау җөмләләрнең нинди чаралар белән белдерелүен җәяләр эчендә күрсәтә барырга. 1. Ак яулык һәм калфаклар халкыбызның борынгыдан калган йоласымы? («Сөембикә» журналыннан) 2. Мәктәбем дә, телем дә ул Тукай, Тукайдагы кебек тел кайда? (С.Хәким) Урлаганнармы әллә Кыш бабайның Кар кызын? (М.Шабаев) Болар – синең беренче шигырьләрең? Чү! Бу безнең әниләрнең берсе түгелме соң? (Р. Фәйзуллин) 6. Ә, алаймыни, күзегез кызыгамыни? (Г. Ибраһимов) К.җ.: Сорау җөмләләрне белдерүче чаралар: 1. –мы сорау кисәкчәсе. 2. Кайда сорау алмашлыгы. 3. –мы сорау кисәкчәсе + әллә кисәкчәсе. 4. Сорау интонациясе генә. 5. –ме сорау кисәкчәсе + соң кисәкчәсе. 6. –мыни сорау кисәкчәсе. Үзбәя. 2. Модельләштерү. 62 нче күнегү. Сорау җөмлә турында белгәннәрне гомумиләштереп, модель төзергә. К.җ.: Сорау җөмлә – сөйләүченең үз-үзенә яки башка берәүгә булган соравын белдерә, – сорау интонациясе белән әйтелә, – сорауны белдерә торган сүзгә логик басым төшә, – җөмлә ахырында сорау билгесе куела, – түбәндәге чаралар белән белдерелә: сорау сорау интонациясе алмашлыкл. –мыни, -мени -мы, -ме сорау кисәкчәләре Үзбәя. 3. 63 нче күнегү. Төрле грамматик чаралардан файдаланып, сорау җөмләләр төзеп язарга. К.җ.: Мәсәлән: 1. Син нинди китаплар укырга яратасың? ( сорау алмашлыгы) 2. Безгә кунаклар килмәделәрмени? (-мени сорау кисәкчәсе) 3. Алар моны белмәгән? (сорау интонациясе генә) Үзбәя. 5. Рефлексия, бәяләү. 1.« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?» сорауларына җавап бирү. 6. Дәрескә гомуми бәя. 7. Өй эше: а) мәҗбүри. 64 нче күнегү; Тыныш билгеләрен куеп, текстны күчереп языгыз, сорауны белдерүче чараларның асларына сызыгыз ә) ярымиҗади. 65 нче күнегү; Бирелгән җөмләләрне сорау җөмләләр итеп үзгәртеп языгыз, нинди чара куллануыгызны аңлатыгыз. б) иҗади. 66 нчы күнегү. «Туган шәһәрем» темасына диалог төзегез. |