СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү.»

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү.

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу,, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса.Чөнки тел ярдәмендә кешенең уй-фикерләре формалаша. Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да.Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый.Нәкъ менә шул башка милләт мәдәнияте белән “бәрелеш, каршылык” рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларга яхшы таныш та инде. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң?

Рус телле балаларга татар телен өйрәнү чит телне өйрәнү кебек үк. Ә чит телгә өйрәтү тарихы 100 еллар белән исәпләнә. Шул исәптән укыту методикасы да күп тапкырлар алышынды:басым әле укуга, әле тәрҗемә итүгә, әле аудированиегә ясалды. Бөтен методлар арасында үзенең гадилеге һәм эффектив булуы белән игътибарны җәлеп итеп торганы шул телдә шәхсән аралашу методы – коммуникатив укыту технологиясе.

Коммуникатив метод – аралашуга,җанлы сөйләмгә таяна торган методик алымнар комплексы. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш.Чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә.Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела. Бу метод биш төп принципка нигезләнә: сөйләм-фикер активлыгы, функциональлек, индивидуальләштерү, ситуативлык, яңалык.

Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтүнең беренче адымнарыннан ук балаларны чит сөйләмне тыңларга һәм аңларга өйрәтергә кирәк. Шуңа да дәресләрдә аудирование зур урын алып тора. Аудирование – әйтелә торган сөйләмне ишетү, тыңлау һәм аңлау. Сөйләүче һәм тыңлаучы сөйләм теленең мәҗбүри өлешләре булып тора, чөнки сөйләүче өчен – тыңлаучы, ә тыңлаучы өчен сөйләүче кирәк.

  Коммуникатив укытуның теориясен һәм практикасын Г.А.Китайгородская эшли. Бу технология:

Шәхескә юнәлеше ягыннан: мәгълүмати;

Эчтәлек характеры һәм төзелеше буенча: өйрәтүче, гомумбелем бирүче, гуманлы;

Идарә итү тибы буенча: заманча традицион укыту;

Оештыру формалары: бөтен төр булырга мөмкин;

Балага якын килү:хезмәттәшлек;

Өстенлекле метод: Диалогик+уен;

Модернизацияләү юнәлеше буенча:укучылар эшчәнлеген активлаштыру.

Максатчан юнәлешләр:

  • Аралашу ярдәмендә икенче бер чит телдә аралашырга өйрәтү;

  • Шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен үзләштерү.  

2.2. Мәдәни компетенция турында төшенчә.

Коммуникатив технологиянең икенче максатчан юнәлеше үз чиратында мәдәни компетенциягә ия булуны таләп итә.Нәрсә дигән сүз соң ул мәдәни компетенция?

Мәдәни компетенция – өйрәнелә торган телдә сөйләшүче халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен, этикет кагыйдәләрен белеп һәм әлеге аермаларны – икенче тел нормаларын искә алып оештыра алу сәләте. Г. Д. Томахин телгә өйрәтүгә карашны ике төркемгә бүлеп карый:

  1. Реалияләр – милли мәдәният үрнәкләре һәм күренешләре турындагы белемнәр.Бу төркем үз чиратында ике төркемчәдән гыйбарәт:а)халыкның фәнни, мәдәни, әдәби,икътисадый, иҗтимагый һәм җәмгыяви тормышындагы казанышлары,гореф-гадәтләре һәм традицияләре; ә) аларны чагылдыра торган лексик берәмлекләр: шушы халык өчен генә хас булган әйберләрнең исемнәре, тарихи вакыйгаларның атамалары, фольклор каһарманнарының исемнәре, фразеологизмнар һ.б.

  2. Сөләм этикеты үрнәкләре – шушы илдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, принциплары: әдәплелек, тыйнаклык, стандарт аралашу ситуацияләрендә билгеле бер сөйләм үрнәкләреннән файдалану.

2.3. Коммуникатив нигездә оештырылучы эш төрләре.

Рус телендә сөйләшүче балалар татар теле һәм әдәбияты аша мәдәни компетенциягә ия булсыннар өчен, мәктәп дәреслекләрендә түбәндәге эш төрләре тәкъдим ителә.

  1. Өйрәнелә торган телдә сөйләшүчеләрнең милли-мәдәни үзенчәлекләрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә торган татар әдәбияты үрнәкләре – әдәби текстлардан алынган өзекләр белән танышу.

  2. Татар халкының мәдәни казанышлары, күренекле шәхесләре турындагы уку текстлары.

  3. “Сез беләсезме” рубрикасы кысаларында аерым сүзләрнең, кеше исемнәренең этимологиясе турында кыскача белешмә бирү“.

  4. Җанлы сөләшү үрнәкләре. Алар, бер яктан, укучыларны татар телендә кабул ителгән сөйләм этикеты калыплары белән таныштыра, икенче яктан, аларны гамәли үзләштерергә һәм аралашуда куллануга этәрә.

  5. Халык авыз иҗаты үрнәкләре. Алар белән эшләү ике этапка аерыла:

  • Халык авыз иҗаты үрнәкләрен тәрҗемә итү һәм алар нигезендә тел күнегүләрен эшләү. Бу төр күнегүләр аша укучылар, бер яктан татар мәдәнияте белән таныша, яңа лексик берәмлекләрне үзләштерә, икенче яктан, тел һәм тәрҗемә итү күнегүләрен дөрес башкарырга күнегә.Мәсәлән, “Сынамышларны сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез”, “Татар халык мәкальләрен тәрҗемә итегез, ия белән хәбәрне табып әйтегез”, “Мәкальләрне укыгыз, иярченле кушма җөмләгә мисал китерегез” һ.б. Шуны да истә тотарга кирәк: бу төр күнегүләр белән эш иткәндә, укучыларның грамматик күнекмәләрен активлаштыру белән беррәттән, кызыклы мәкаль-әйтемнәрне, җор сүзләрне, сынамышларны истә калдыруга да игътибарны арттыру кирәк. Шуңа күрә тел күнегүләре бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән биремнәр белән чиратлашырга тиеш. Мәсәлән, “Мәкальне кулланып, диалог төзегез”.

  • Халык авыз иҗатының мәгънәсенә төшендерү күнегүләре. Нәкъ менә шундый күнегүләр мәдәни компетенцияне формалаштырырга ярдәм итә.

Мәсәлән, “Татар һәм рус мәкальләрен туры китереп языгыз”, “Сынамышларның русча тиңдәшен әйтегез”, “Бер мәкальнең эчтәлеге буенча кечкенә хикәя языгыз”һ.б.

Бу алда санап кителгән эш төрләре түбәндәге алымнар ярдәмендә тормышка ашырыла алалар: диалог,  сорау-җавап, уен, рольле уен , әңгәмә .

2.4. Укучыларның башка милләт (бу очракта татар) мәдәниятенә мөнәсәбәте.

Укучыларның башка милләт мәдәниятенә мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан түбәндәге сораулар тәкъдим ителде:

  1. Татар телен белү сиңа ни өчен кирәк?

  2. Башка милләт кешеләренә татарлар турында ниләр сөйләр идең?

  3. Татар халкының зыялысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйсың?

  4. Татар кешеләрендә нинди сыйфатларның булмавын теләр идең?

5. Татар халкының нинди бәйрәмнәрен беләсең?

6. Татар халкының иң күренекле 5 язучысын, 5 галимен, 5 артистын, 5 җырчысын, 5 композиторын, 5 рәссамын санарга кушсалар , кемнәрне санар идең?

7. Татар халкының башка милләтләрдән аерылып торган нинди уңай сыйфатларын күрсәтә аласың?

8. Татар халкының нинди тискәре сыйфатларын күрсәтә аласың?

9. Татар халкының бөек шәхесләренә бәйле нинди музейларны беләсең?

10. Татар милләте турындагы мәгълүматларны син кайсы чыганаклардан аласың?

                                      

Йомгаклау.

Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга була: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның максаты – укучыларны татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү, ягъни укытуны гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештыру. Шулай эшләгәндә генә укучылар мәдәни компетенциягә ия булалар һәм алган белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллану дәрәҗәсенә ирешәләр.




































Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!