ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ
Укытучы: Аглуллина Фаягуль Ярулловна.
Мин үземнең дәресләремдә уен технологиясен еш кулланам. Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен бик кирәк дип саныйм. Дәресләрдә алар алган белемне кабатлау һәм ныгыту өчен кулланам. Һәр уен ныклап уйланылган булырга тиеш.
Формалары буенча алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр. Сүзләр белән бәйле күп төрле биремнәр дә балаларда кызыксыну уята:
- аерым билгеләр буенча сүзләр табу (беренче яки соңгы аваз, хәреф һәм ижек буенча; бирелгән тема ягъни рәсем буенча; синонимнар һәм антонимнар табу);
- сүз төзү(төшеп калган хәрефләрне кую; таралган хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштыру);
- яңа сүзләр ясау (бер хәрефне икенчесе белән алмаштыру, хәрефләр,ижекләр өстәү яки алып ташлау,сүзне озайту я кыскарту);
- бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзү.
Хәрефләр өйрәнгәндә түбәндәге уеннарны биререгә мөмкин:
1.Алмагачка алма рәсемнәре ясалган. (А) авазы кергән сүзләр уйлагыз. Һәр сүз уйлаган саен бер алманы буягыз.
2.Метаграмма.
Әгәр “Җ” гә башлансам мин,
“Тәмле дә соң!”, -дип ашыйсың.
“Җ” не “Ч” гә алыштырсаң,
Минем белән су ташыйсың.
(җиләк, чиләк)
3.Кайсы сүз артык?
4.Мин әйткән сүзләрдә “җ” хәрефе булса, кул чабыгыз.
Җиләк, жираф, жилет, кәҗә, җиде, жакет, таҗ.
5.Иҗекләрне сүзләр килеп чыгарлык итеп тоташтырыгыз.
Кур га бак чәк
Кар ка бал ча
Сум чак чә та
Уеннар дәресне жанландырып жибәрә. Мәсәлән: “Нәрсә бар?” уены (әйләнә-тирәдәге мөмкин кадәр күбрәк әйбернең исемен атыйлар); “Кем күбрәк күрде?” (рәсемнәрдә сурәтләнгән әйберләрне, аларның билгеләрен, хәрәкәтләрен саныйлар); “Кем игътибарлырак?”(бер әйберне, аның мөмкин кадәр күбрәк өлешләрен, билгеләрен әйтәләр); “Кем тизрәк укый?” уены (буталган текст бирелә, укучылар, жөмләләр төзеп, хикәяне укыйлар).
“Исем” темасын үткәндә “Дәшмә” уенын кулланып була. Укучыларның кулларында кем? нәрсә? сораулары язылган карточкалар. Укытучы сүзләрне укый (күлмәк, чәчәк, агач,Алсу). Балалар тиешле карточканы күтәрәләр.
“Гөмбә җыю”уенын хикәя фигыльнең заманнарын өйрәнгәндә куллану отышлы. Кәрзиннәргә хикәя фигыль заманнары языла. “Гөмбә”ләрнең артына төрле замандагы фигыльләр язылган.Укучылар “Гөмбә”ләрне тиешле кәрзиннәргә салырга тиешләр.
Шаян сораулар бирү.
Урам ахырында ни бар? (“м” хәрефе).
Имән нәрсәгә бетә? (“н” хәрефенә).
“Кем күбрәк?” уены. Ике командага бүленеп, әйтелгән хрефтән башланган сүзләр уйлау.
“Кемнең кояшы яктырак?” уены. Мәсәлән, кояшның һәрбер нурына ка- ижегеннән башланган сүзләр языгыз. (кара,карт,кар һ.б.)
“Ромашка” уены.
“Сүз эчендә сүз” уены. Бу сүзләр эчендә нинди сүзләр яшерелгән? Галәм, гармунчы, гасыр, гөлжимеш.
Газетаны жил очырып алып киткән дә, анда кайбер сүзләр таралган: мөгбә (гөмбә), икерш(кишер),выкан(кавын).
Мәкальләрне дәвам итү уены укучылар өчен кызыклы:
- Йөз кат әйткәнче,(бер кат эшләп күрсәт).
- Кешенең үзенә карама,(сүзенә кара).
- Уйнап әйтсәңдә (уйлап әйт).
- Авызың кыек булса да,(туры сөйлә).
- Әйткән сүз – (аткан ук).
Сүз байлыгын арттыру өчен алдавыч әкиятләр дә бирү отышлы.Балалар аларны тиз отып алалар һәм үзләре дә яратып сөйлиләр.
Алмашлыкларны үткәндә “Кем тапкыррак?” уены уйнала. Укытучы табышмаклар укый. Укучылар жавапларын табалар һәм очраган алмашлыкларны төркемчәләргә бүлеп язып алалар.
Табышмаклар:
Жәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак.(Куян)
Бер йомгакта мең энә,сиңа тими, син тимә.(Керпе)
“Бәхетле очрак” уены
Язучы-шагыйрьләрнең иҗатына йомгаклау итеп викторина, “Йолдыз сәгате” уенын үткәрү бик отышлы. Бу чарада язучының биографиясе кабатлана, әсәрләре сәхнәләштерелә.
“Очты-очты”, “Күрсәт әле, үскәнем”,“Әйе-юк димәскә, ак-карага тимәскә”,“Йөзек салыш”, “Ал кирәк, гөл кирәк, “Буяу сатышлы”һ.б.жырлы-биюле халык уеннарын башлангыч сыйныф укучылары бик яратып уйный.
Дәресләрдә уен алымнарын куллану укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята.
Укучыларны күңел кичерешләре аша ачышлар ясарга, алар белән шатланырга, ижади шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Һәр бала – үзенчәлекле шәхес,аның иҗади сәләтләрен ачу,үстерү – безнең бурыч!