СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар телебез - гомерлек юлдашыбыз.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тел көненә багышланган кичәгә хәзерлек алдан башлана. Укучылар төрле биремнәр ала, стена газетасы чыгарыла, эмблемалар ясала, концерт номерлары әзерләнә.

Просмотр содержимого документа
«Татар телебез - гомерлек юлдашыбыз.»

Тема. Татар телебез - гомерлек юлдашыбыз.

( Тел көненә багышланган әдәби- музыкаль лексик бәйге. 7 нче класс.)


Максат.

1.Укучыларның дәрестә алган белемнәрне тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар белән тулыландыру.

2. Укучыларның уйлау сәләтләрен үстерү, тапкырлыкка, күзәтүчәнлеккә, логик фикер йөртергә өйрәтү.

3. Туган телне өйрәнүгә , саклауга, үстерүгә теләк тәрбияләү.


Җиһаз. Компьютер, экран, слайдлар. Мультимедиа куллану.


(Тел көненә багышланган кичәгә хәзерлек алдан башлана. Укучылар төрле биремнәр ала, стена газетасы чыгарыла, эмблемалар ясала, концерт номерлары әзерләнә.)



Кичә барышы.

I. Кереш.

Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

( 1 нче алып баручы кичәгә җыелу максатын әйтеп уза.)


1 нче алып баручы.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.


2нче алып баручы.

Туган оясыннан аерылган кош,

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.


1 нче алып баручы.

Туган җирең идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.


Җыр. “Туган ягым – Татарстан”. А. Ключарев музыкасы, Г. Зәйнашева шигыре.


2 нче алып баручы.

Идел суы ярты Европаны

Иңләп аккан шикелле

Татар телен сөюебез

Безне лицейга китерде.

Җыр. “Рәхмәт, лицей ”. Р. Урманов музыкасы, Р. Тарзимина шигыре.


1 нче алып баручы.

Бүген була КВН

Гаҗәп күңелле уен.

7А лар һәм 7Б

Үзара көч сынаша,

Менә булыр тамаша.


(Залга өстәләр куелган, һәр өстәлдә команданың исеме күрсәтелгән:

1) ”Таңбатыр”; 2) “Җилбатыр”.)


2нче алып баручы.

Телне халык –дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра:

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик.


1 нче алып баручы.

КВН, КВН башлана кызыклы уен.

(Күңелле музыка яңгырый. Алып баручылар жюри әгъзалары белән таныштыра. Аннары сүз команда капитаннарына бирелә.)


II. Ярышлар.


I. Капитаннарның бер-берсен сәламләве.


7А.

Көндәшләр, уңыш телибез

Без киң күңелле халык.

Менә сумка, тутырыгыз,

Очколар җыя барып.

( Бүләк тапшыра.)


7Б.

Беләбез бит: бүлмәләрдә

Чисталык булу кирәк,

Шуңа күрә менә сезгә

Себерке белән чиләк.

(Бүләк тапшыра.)


II. “Кем күбрәк белә”

Тел турында мәкальләр әйтешү ярышы. (Командалар чиратлашып бер-берсенә мәкальләр әйтәләр.)


7А.

1. Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз.

2. Иле барның теле бар.

3. Теле барның юлы бар.

4. Телгә игътибарсыз – илгә игътибарсыз.

5. Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел.

6. Акыллының теле күңелендә, юләрнең күңеле телендә.

7. Алтыда белгән ана телең алтмыштада онтылмас.

8. Ана баланы ике кат тудыра:

Бер кат – тән биреп!

Икенче кат – тел биреп.

9. Бер телдә ун хикмәт

Ун телдә йөз хикмәт.

10. Инсафлының теле саф.


7Б.

1. Иң таталы тел – туган тел,

Анаң сөйләп торган тел.

2. Әдп башы - тел.

3. Телең белән фикер йөртмә

Уең белән фикер йөрт.

4. Тел – ананың теләге,

Тел – ананың баласына иң кадерле бүләге.

5. Акылы кысканың теле озын.

6. Дөньяда иң таталы нәрсә дә тел,

Иң ачы нәрсә дә - тел.

7. Телне каләм саклый.

8. Төче коймак пешергән кешегә бар,

Төче телле кешегә барма.

Төче коймак тиз туйдыра.

9. Туган телен кадерләгән халык кадерле була.

10. Телләр белгән - илләр белгән.


III. Бер сүз белән фразеологизмнар әйтү.


7А.

1. Белем эчү – уку.

2. Сагыз булу - әрсезләнү.

3. Учта эретү – буйсындыру.

4. Таң калу – соклану.

5. Тал чыбыгы ашату – кыйнау.

6. Сакал сыпырып калу – алдану.


7Б.

1. Сабын күбеге очру – мактану.

2. Тел йотарлык – тәмле.

3. Тетмәсен тетү - әрләү.

4. Җене сөймәү – яратмау.

5. Утлы табага бастыру – ачулану.

6. Терсәкне тешләү – үкенү.


IV. Фразеологизмнарны рус теленә тәрҗемә итәргә.


7А.

1. Судан коры чыгу – выходить из воды сухим.

2. Үзеңне кулда тоту – держать себя в руках.

3. Сүз бирү – дать слова.

4. Яшел урам – зеленая улица.

5. Усал телләр – злые языки.

6. Җиң сызганып – засучив рукава.

7. Чиләкләп коя – льет как из ведра.

8. Чыннан да – в самом деле.

9. Тын да алмыйча – затаив дыхание.

10. Как по маслу – майлаган кебек.


7Б.

1. Бөтен җаны-тәне белән – всей душой и телом.

2. Тырай тибеп йөрү – бить баклуши; валять дурака; лодыря гонять.

3. Тәгәрмәчкә таяк тыгу – вставлять палки в колеса.

4. Хәленә керү – войти в полжение.

5. Рәт чыгар – выйдет толк.

6. Су сибеп аерып булмый – водой не разлить.

7. Борын күтәрү – задирать нос.

8. Өлеш кертү – вносить вклад.

9. Кеше акылы белән яшәү – жить чужим умом.

10. Кыш көнк кар бирмәс – зимой снега не выпросишь.



V. Фразеологизмнарны татар теленә тәрҗемә итәргә.


7А.

1. Полтара Ивана – бер ярым Иван; алып кадәр.

2. Пуп земли – җир кендеге; Алланың кашка тәкәсе.

3. Когда на горе рак свистнет – тау башында кысла сызгыргач; кызыл кар яугач; абага чәчәк аткач.

4. Ехать в Тулу со своим самоваром – Тулага үз самоварың белән бару; урманга утын төяп бару.

5. Во времена оно; при царе Горохе – Борчак патша заманында; Әби патша заманында; хан заманында.

6. Денег куры не клюют – тавыклар акча чүпләми; бездә акча бер букча.


7Б.

1. На душе кошки скребут – йөрәк урынында түгел.

2. Цердце замирает – йөрәк туктап кала.

3. Задевать за живое – үзәккә үтү.

4. Надувать губы – авыз турсайту.

5. Приходить в себя – аңга килү.

6. Руки не доходят – кул җитми.


VI. Юмористик характердагы сүзлек төзергә.


7А.

1. Күрше-тирә - сосед окрестность.

2. Ир-ат – мужщина-лошадь.

3. Ут-күз – огонь-глаз.

4. Язу-сызу – писать-чертить.

5. Кеше-кара – человек-смотри.

6. Урын-җир – место-земля.


7Б.

1.Җир-су – земля-вода.

2. Ис-акыл – запах-ум.

3. Уен-көлке – игра-смех.

4. Кош-корт – птица-червяк.

5. Хатын-кыз – женщина-девочка.

6. Бала-чага – ребенок-жалит.


VII. “ Кем остарак?” бәйгесе.

(Фразеологизмнарның мәгънәләрен сүзсез генә аңлату.)


7А.

1. Бармак аша карау.

2. Мыек кабарту.

3. Алма төшәр урын юк.

4. Кыл тарту.

5. Гайбәт сату.

6. Ике атлап бер сикерү.

7. Вак иләктән иләү.

8. Агач атка атландыру.

9. Авызга су кабу.



7Б.

1. Кул кушырып утыру.

2. Капчык төбен селкү.

3. Ике аягын бер балакка тыгу.

4. Тозлап-борычлап сөйләшү.

5. Күз буяу.

6. Кармак салу.

7. Тавык тәпие.

8. Балтасы суга төшкән.

9. Күккә чөю.


VIII. “Кем тапкыр?” бәйгесе.

( Табышмаклар әйтелә, кайсы команда тизрәк җавап бирә, шул җиңүче була.)


7А.

1. Килделәр агайлар балтасыз,

Салдылар күпер тактасыз.

2. Йолдыз-йолдыз вак кына,

Челтер-челтер ак кына.

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә, су була.

3. Үкерә дә котыра,

Бөтен җирне тутыра.

4. Утта янмый, суда батмый.

5. Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып.

6. Ак яулыгым төшеп калды,

Ай бирде, кояш алды.


7Б.

1.Сөйдергән дә шул, биздергән дә шул,

Иң татлы да шул, иң ачы да шул.

2. Аягы юк – ил гизә, күзләре юк – яшь түгә.

3. Көтәләр, көтәләр киләм – качып бетәләр.

4. Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач.

5. Кечкенә генә өй, эче тулы көй.

6. Үзе ага – яры юк,

Барып җиткән җире юк.

IX. Шигырь уку бәйгесе.

( Һәр команда тел турында сәнгатьле итеп 5-6 шигырь укый. Г.Тукай. “Туган тел”, М.Гафури. “Ана теле”, Э.Шәрифуллина. “Рәхмәт сиңа”, Р.Миңнуллин. “Туган телемә”, З.Насыйбуллин. “Туган тел ул”, Ш.Маннур. “Яхшы бел”, И.Юзиев.”Туган тел”, Р.Юнысов. “Үлми телләр”, Э.Мостафин.”Каһәрләнгән тел”, Н.Нәжми.”Татар теле”, М.Аитова. “Күзләремне ачты минем, иркәләде үз телем...”, Р.Әхмәтҗанов. “И туган тел...”)


X. “ Кем күбрәк белә?”


7А.

1. Җир шарында ничә миллиард кеше исәпләнә?

(5миллиардтан артык кеше исәпләнә).


2. Халык саны ел саен ничә миллион кешегә артып тора?

(60-65 миллион кешегә артып тора).

3. Хәзер дөньяда ничә мең тел бар?

(5 меңнән артык тел бар).

4. Дөньяда иң эре телләр дип кайсы телләр исәпләнә һәм ул телләрдә күпме кеше сөйләшә?

(Дөньядагы иң эре биш телдә: 1) кытай телендә 5 миллиардка якын кеше; 2) инглиз телендә 270 миллион кеше; 3) рус телендә 200 миллион кеше; 4) испан һәм һинд телендә 150 миллион кеше сөйләшә)

5. Хәзерге вакытта татар халкы күпме?

(7 миллион)

6. Татар телендә күпме кеше сөйләшә?


7Б.

1. Эсперанто нинди тел ул? ( Эсперанто – ясалма тел)

2. Аны кем уйлап тапкан? (Варшавада яшәгән күз врачы Людвиг Заменгоф).

3. Бу телне өйрәнү җиңелме? (Бик җиңел диләр).

4. Бу телне хәзер күпме кеше белә? (20 миллион).

5. Бу телгә дөнья әдәбияты тәрҗемә ителәме? (Күренекле галимнәрнең хезмәтләре; “Гамлет”, “Ревизор” һ.б. әсәрләр тәрҗемә ителгән).

6. Эсперанто буенча китаплар бармы? (Дәреслекләр, сүзлекләр бар).



XI. Халык җырларын башкару бәйге.

( Һәр команда берәр халык җырын башкара.)



XII. Капитаннарга бирем.

( Бирем алдан хәзерләнергә мөмкин.)


7А.

Бер үк хәрефләрдән башланган исемнәр белән хикәя төзи.


7Б.

Бер үк хәрефләрдән башланган фигыльләр белән хикәя төзи.


Концерт номеры.


XIII. Тапкырлар бәйгесе.

( Командалар бер-берсенә кызыклы сораулар бирәләр.)


7А.

1. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? ( Икенче яртысына.)

2. Чиләккә башта нәрсә салалар? ( Күз салалар.)

3. Бүрегенә чыпчык кунганда, каравыфлчы нишли? ( Йоклый. )

4.Нинди култыкка әйбер кыстырып булмый? ( Диңгез култыгына.)

5. Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма? ( Имәндә алма булмый.)


7Б.

1. Нәрсәне күрү җиңел? ( Кеше гаебен.)

2. Нинди ояда бервакытта да күкәй булмый? ( Синонимнар оясында.)

3. Кайсы ай календарьда юк? ( Һавадагы ай.)

4. Патша кемгә баш ия? ( Чәчтарашка.)

5. Кайсы күл кыргый дуңгыз исемен йөтә? ( Кабан.)


XIV. Мәзәк сөйләү бәйгесе.

( Һәр команда тел турында мәзәк сөйли.)


1 нче алып баручы.

Командалар ярышы

Калдыра безне хәйран.

Тик, кадерле балалар,

Иртәгә түгел бәйрәм.


2 нче алып баручы.

Шуңа күрә шушы җирдә

Туктатабыз уенны.

Жюри әйтер: кемнәр алды

иң беренче урынны.


Концерт номеры.

(Хөкемдарлар йомгаклауга хәзерләнгәндә музыкаль тәнәфес ясала.)


1 нче алып баручы.

Йомгаклау өчен сүз хөкемдарларга бирелә.

( Җиңүче команда музыка астында хөрмәтләү түгәрәге буйлап үтә, аларга бүләкләр тапшырыла.)


2 нче алып баручы.

Сикәлтәле, авыр юллар узып

Бәйрәмебез җитте ахырына.

“Чын дуслар” дигән исем алып

Аерылышыйк дуслар бүгенгә.


1 нче алып баручы.

И минем җандай кадерле,

И җылы, тере телем.

Кайгылар теле түгел син

Шатлыклар теле бүген.

Тик синең ярдәмең белән,

Тик синең сүзләрең белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

Бар да басалар, “Туган тел” җыры башкарыла. ( Г.Тукай сүзләре, татар халык көе.)