Калькалар
Сүзгә-сүз, морфемага –морфема тәрҗемә ителгән төшенчәләр калька дип атала.
Ул – француз сүзе, “чит сүзне элементка –элемент тәрҗемә итү” дигәнне аңлата.
Халык телендә калька - сүзгә-сүз тәрҗемә (дословный перевод) дигән сүз. Аны хәрефкә-хәреф тәрҗемә дип тә атыйлар.
Мәсәлән:
мясорубка- иттарткыч,
пылесос- тузан суырткыч,
красная строка- кызыл юл .
Калька
ярымкалька
Чит телдәге кушма, тезмә сүзләрнең бер өлеше генә калькалаша, икенчесе тәрҗемә ителмичә кала.
водопровод-суүткәргеч
ультразвук-ультратавыш
головоломка-башваткыч
ультрафиолет-ультрамиләүшә
летопись-елъязма
мышка-тычкан
спецвагон — махсус вагон ,
земной шар — җир шары,
подъемный кран — күтәрү краны, воздушный флот — һава флоты,
литейный цех — кою цехы,
левые эсеры — сул эсерлар,
внутрисоюзный — союз эчендәге,
лесозавод — агач заводы
.
сүзьясалыш (структур) калькалар
мәгънәви (семантик) калькалар
Сүзъясалыш калькалары рус сүзенең морфологик кисәкләрен татарчага тәрҗемә иткәндә барлыкка килә
Сүзнең мәгънәсе чит телдәгечә кала, ә сүз үзе татарчалаштырыла.
животноводство — терлекчелек, единство — бердәмлек,
соглашательство — килешүчәнлек, вероятность — ихтималлык,
Култык, бугаз, борын – географик атамалар
военизация — хәрбиләштерү, деятельность — эшчәнлек, воспламеняемость — кабынучанлык, показатель — күрсәткеч,
Челтәр – оешмалар җыелмасы
сознательность — аңлылык.
Сотовый телефон –кәрәзле телефон
Калькалаштыру сүзләрне кушып та барлыкка килергә мөмкин: рус телендәге кушма сүз үрнәгендә ике тамыр (нигез) кушыла:
пятилетка — бишьеллык,
надстройка — өскорма,
многолетний — күпьеллык,
самодеятельность — үзешчәнлек,
великодушие — олыҗанлылык,
рукопись — кулъязма,
самосознание — үзаң,
Рус сүзен калькалаштырганда, кайчак берничә сүз барлыкка килергә мөмкин:
внеклассовый — класстан тыш,
внешкольный — мәктәптән тыш,
скороспелый — тиз өлгергән,
самотеком — үз агышы белән,
здравомыслие — сәламәт акыллылык,
самодвижущийся — үзе хәрәкәт итә торган,
хладнокровие — салкын канлылык,
предвыборный — сайлау алды,
самолюбие — үзен ярату,
вышеуказанный — югарыда күрсәтелгән.
Рус теленнән сүзтезмәләр дә калькалашырга мөмкин:
көн тәртибе,
тимер пәрдә,
салкын сугыш,
зур күпчелек,
тупас азык,
авырлык үзәге,
аренда подряды,
тәртипкә чакыру,
җир шары,
табигый газ,
әзер продукция,
сезонлы эш,
җиңел машина,
продукциянең үзкыйммәте,
чәчү мәйданнары,
исәпне ачу,
үзәктән җылыту системасы,
җирнең ясалма иярчене һ.б .
Рус теленән татар теленә фразеологик сүзтезмәләр дә калькалаштырыла:
озын сум, теш кайрау,
чиста суга чыгару,
тарих тәгәрмәчен кирегә бору, куллары җитмәү,
җилгә җибәрү,
баш вату, ярдәм кулын сузу,
диңгез тубыктан,
тормыш диңгезе, ходка җибәрү,
расходка чыгару,
махы бирмәү, галошка утыру,
карталарны ачу,
тормышка путевка, башка алан җимеше,
,хатын-кыз бармагы (виноград сорты),
балыкчы балыкчыны ерактан күрә, гаилә имгәксез булмый.
Калькалаштыру барлык очракта да уңышлы була дип әйтеп булмый.
Мәсәлән, татар телендә ударник үрнәгендә бәрмәче, колхоз үрнәгендә күмхуҗ сүзләре халыклашып китә алмады.
Шулай ук түбәндәге калькаларны да уңышлы дип булмый:
җирләү — заземление (кирәк: җир белән тоташтыру), тишем — отверстие (кирәк: тишек),
сыем — емкость (кирәк: савыт, цистерна),
үлчәүлек — весы (кирәк: үлчәү),
дәвамчан — продолжительный (кирәк: дәвамлы), сәләтлелек — способность (кирәк: сәләт), тырышлылык — старательность (кирәк: тырышлык), аныксыз — неясный (кирәк: анык түгел)
ТЕМАНЫ НЫГЫТУ ӨЧЕН КҮНЕГҮЛӘР
Калькалаштырып, кушма сүзләр яса:
пятилетка —
многолетний —
многоточие —
восьмилетний —
самодеятельность —
рукопись —
многомиллионный —
ТИКШЕР:
пятилетка — бишьеллык,
многолетний — күпьеллык,
многоточие — күпнокта,
восьмилетний — сигезьеллык,
самодеятельность — үзешчәнлек,
рукопись — кулъязма,
многомиллионный — күпмиллионлы.
Татарчага тәрҗемә ит:
Язык позволяет людям радоваться его красоте. Если человек не понимает, что ест в мире красота, он живёт неполной жизнью. Язык умеет быть красивым и учит людей понимать прекрасное.
Фразеологизмнарны мәгънәләренә туры китереп тәрҗемә итегез:
Телсез калу –
Башын салу –
Авызга сулар килү –
Юлыңа ак җәймә –
Таң тишегеннән –
Табан ялтырату –
Ике тамчы су кебек –
Авыз турсайту –
Акылга утырту –
Беткән баш беткән -
Күзгә бәрелеп тора – .
Тикшер:
Телсез калу – язык отнялся
Башын салу –сложить голову
Авызга сулар килү – слюнки потекли
Юлыңа ак җәймә – скатертью дорожка
Таң тишегеннән – ни свет, ни заря
Табан ялтырату – катиться колбасой
Ике тамчы су кебек – как две капли воды
Авыз турсайту – надуть губы
Акылга утырту – взяться за ум
Беткән баш беткән - была не была
Күзгә бәрелеп тора –бросаться в глаза .