СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар теленнән еллык тест сораулары 9 класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

дөрес вариантны сайлап алырга

Просмотр содержимого документа
«Татар теленнән еллык тест сораулары 9 класс»

Татар теле

9 сыйныф

1. Кайсы төркемдә аваз һәм хәреф саны туры килә?

1) ут, тавык, көрт, урман 3) куян, тәгам, кәгазь, оя

2) сары, өстәл, бару, ямь 4) буяу, мәче, машина, авыр

2. [с] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз:

1) тел уртасы, өрелмәле, яңгырау 3) ирен-ирен, йомык, яңгырау

2) тел алды, өрелмәле, саңгырау 4) тел алды, йомык, яңгырау

3. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез:

1) колын, төлке, көнендә 3) җиһан, риза, машина

2) сабый, урман, китү 4) болынлык, утын

4. Татар язуы тарихы кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?

1) рун – гарәп – латин – уйгыр – кирилл

2) гарәп – латин – кирилл

3) рун – уйгыр - гарәп – латин – кирилл

4) уйгыр – гарәп – рус – латин

5. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез:

1) аръ-як, адъ-ю-тант, и-ше-гал-ды, я-ңа

2) аръ-як, адъю-тант, и-ше-гал-ды, я-ңа

3) аръ-як, адъю-тант, ише-гал-ды, яңа

4) аръяк, адъю-тант, ише-гал-ды, я-ңа

6. Боз өстенә балыкчылар сибелгән җөмләсендә балыкчылар сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез:

1) исем сүз төркеменә карый; күплек санда, баш килештә; җөмләдә ия булып тора

2) балык тоту белән шөгыльләнүче кешеләрне атый

3) абстракт мәгънәне белдерә

4) хәрәкәтне белдерә.

7. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла: Туган якта һәр тал җырлый... (С. Хәким)

1) һәр, 2) тал, 3) җырлый, 4) туган як

8. Түбәндәге мисалларда фразеологик берәмлекләр кергән вариантны күрсәтегез:

1) үги ана яфрагы; бүре җиләге; тимер юл; кузы чикләвеге

2) кара-каршы утыру; каты тавыш белән сөйләү; сукмакны югалту

3) салпы якка салам кыстыру; теш кайрау; йөрәк итен ашау; күз буу

4) хәрәкәт башлану; кычкырып елау; кунакка килү; җәй үтү.


9. Бәләгеч кушымчаларны күрсәтегез:

1) –а, -ә, -ган, -гән, -ты, -те, -ачак, -әчәк

2) –чы, -че, -даш, -дәш, -лык, -лек, -ла, -лә

3) -ның, -нең, -га, -гә, -ны, -не, -дан, -дән, -да, -дә

4) –лы, -ле, -сыз, -сез, - дай, -дәй, -ныкы, -неке.

10. Авылдашларга сүзенең дөрес итеп морфемаларга бүленешен күрсәтегез:

1) авыл-да-ш-лар-га 3) авыл-даш-ла-рга

2) авыл-даш-лар-га 4) авыл-да-ш-ла-рга



11. Билгеләмәне дөрес рәвештә дәвам итегез: Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? кайчан? күпме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап биргән сүз төркеме ....

1) фигыль дип атала 3) сыйфат дип атала

2) рәвеш дип атала 4) алмашлык дип атала.

12. Җөмләдә аерып бирелгән исемнең килешен дөрес билгеләгез: Мәрьям абыстай, улына сыенып, акрын гына елый иде (Ә. Еники)

1) чыгыш килешендә 3) юнәлеш килешендә

2) төшем килешендә 4) урын-вакыт килешендә

13. Таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, тикле, хәтле бәйлекләре үзләреннән алда килгән сүзнең нинди килештә булуын таләп итәләр?

1) баш килештә 3) чыгыш килешендә

2) юнәлеш килешендә 4) иялек килешендә.

14. Мөмкин, кирәк, ярый, бар сүзләре:

1) аваз ияртемнәре 3) кисәкчәләр

2) хәбәрлек сүзләр 4) бәйлекләр

15. Кемдер, ничектер, берәү, әллә нәрсә алмашлыкларының төркемчәсен күрсәтегез.

1) сорау алмашлыклары 3) билгесезлек алмашлыклары

2) билгеләү алмашлыклары 4) күрсәтү алмашлыклары

16. Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсысы исем сүзтезмә булып килгән?

1) ахырдан икенче 3) күп нәрсә

2) укудан кайту 4) чигелгән сөлге.

17. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Нинди саф, нинди матур күңелле егет син. (М. Мәһдиев)

1) хикәя җөмлә 3) тойгылы җөмлә

2) өндәү җөмлә 4) боерык җөмлә


18. Җөмләнең төрен билгеләгез: Дала буш, дала тын, үзе тип-тигез һәм очсыз-кырыйсыз (Ә. Еники)

1) күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

2) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

3) катнаш кушма җөмлә

4) иярченле кушма җөмлә.

19. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез: Быел яңгыр аз яуды: игендә өмет зур түгел (Г. Ибраһимов):

1) иярчен максат җөмлә 3) иярчен сәбәп җөмлә

2) иярчен ия җөмлә 4) иярчен вакыт җөмлә

20. Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Җөмләдә барлык теркәгечләр дә ...

1) аерым язылалар 3) сызыкча аша язылалар

2) кушып язылалар 4) дөрес җавап юк.

21. Җөмләдә тыныш билгесенең куелышы кайсы очракта дөрес күрсәтелгән? Сабан туе ул ( ) халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе. (Ә. Еники)

1) ул көчәйтүче сүзе ия янында килгәнлектән, ике арага сызык куела

2) биредә бернинди дә тыныш билгесе куелмый

3) биредә өтер тыныш билгесе куела

4) ике нокта куела.

22. Җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез: Әйтсен яшьләр (1) менә шулай яшәп (2) Шулай үлсәң иде дөньяда (М. Җәлил)

1) (1)өтер, (2)өтер 3) (1)сызык, (2)өтер

2) (1)ике нокта, (2)өтер 4) (1)ике нокта, (2)сызык

23. Кайсы вариантта өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар дөрес күрсәтелгән? Тимер мич шундый кызу итеп ягылган ки (1) ишек янында (2) муенчалап куелган бозау һәм сарык бәтиләре (3) эсселектән әлсерәп (4) сузылып ятканнар.

1) 1, 3, 4; 2) 1, 2,3; 3) 1, 4

24. Әдәби сөйләмгә куелган таләпләрне дөрес күрсәтегез:

1) төгәллек, аңлаешлылык, сафлык, җыйнаклылык, аһәңлелек

2) төгәллек, кыскалык, гадилек, терминнарны күбрәк куллану

3) төгәллек, әдәбилек, фәннилек

4) төгәллек, синонимнарны, кушма җөмләләрне күбрәк куллану.





25. Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?

Республика хөкүмәте һәм театр әһелләре моның белән генә чикләнмичә, 1945 нче елда, сугыш тәмамланган көннәрдә тагы бер театраль уку йорты – Татар Дәүләт театр училищесын ачалар.

1) матур әдәбият телендә 3) рәсми стильдә

2) публицистика стилендә 4) фәнни стильдә