СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар теленнән мастер-класс "Дәресләрдә коммуникатив технологияләрне куллану"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Чтобы изучение родного (татарского) языка стало интереснее, я использовала при разработке данного урока коммуникатиные технологии. Такой метод обучения позволяет детям принимать участие  дискуссиях, высказывать свою точку зрения и аргументировать её.

Просмотр содержимого документа
«Татар теленнән мастер-класс "Дәресләрдә коммуникатив технологияләрне куллану"»

ӨСТӘМӘ ПРОЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕҢДЕНИЯСЕ

"Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты"








Проект эше(мастер-класс)


Тема: "Рус мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләрне кулланып укыту"


"Февраль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында туган тел

(татар теле ) һәм әдәбияте укутычысының педагогик эшчәнлегенең

теоретик һәм гамәли спектлары" темасы буенча белем күтәрү кысаларында








Башкарды: Гарифуллина Гөлнара

Ринат кызы, беренче квалификацион

категорияле татар теле һәм әдәбите

укытуычысы.

Эш урыны: Казан муниципаль бюджет

белем бирү учреждениясе "70 нче гомуми

урта белем мәктәбе"

Проект эше яклауга кертелде

01 февраль 2019 ел


Проект эшенең җтәкчесе:Шамсетдиноа

Рәсимә Равил кызы.


Казан - 2019


План:


1. Кереш. Коммуникатив эшчәнлекнең укучыларга әһәмияте.

2. Укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру. 

3.Эш тәҗрибәсеннән. Проблемалар. 

4.Уңышлы дәрес кагыйдәләре.


I. Кереш: Коммуникатив эшчәнлек  хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул бер-береңне тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра белүне үз эченә ала. Коммуникатив эшчәнлек укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монологта башкаларга җиткерә белү күнекмәләрен үстерү өчен юнәлдерелгән.

Дәресемне мин диалогик сөйләмнән башлап җибәрәм.

-Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Рәхмәт, минем дә хәлләрем яхшы.

Кыш темасы буенча сөйләшү.

Бүген көн бик матур. Урамда кыш.

(Кыш темасы буенча сөйләшү)

-Урамда көзме? (-Юк, урамда көз түгел, урамда кыш.)

-Урамда кармы? (Әйе, урамда кар )

-Урамда салкынмы? (Әйе, урамда салкын)- 2 мин

Биредә коммуникатив эшчәнлек күренә. Укучы тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта башкаларга җиткерә .

Ә кайбер вакытта укучыга өй эше итеп рәсем ясарга һәм шул рәсем турында берничә җөмлә белән сөйләп китәргә кушыла. Укучылар әлбәттә бик яратып 4,5 җөмлә белән үзләренен рәсемнәре турында сөйләп китәләр. Мәсәлән:спорт уеннары турында, җиләк-җимешләр,ашамлыклар һ.б.

Еш кына мин, дәреснең темасын ачыклауны укучыларга тапшырам. Аларга ребуслар бирәм һәм укучы акыл эшчәнлеген активлаштыру ярдәмендә дәрес темасын китереп чыгара. Мәсәлән 2 нче сыйныфтагы "Ашамлыклар" темасын алыйк. Дәреснең темасын китереп чыгару өчен ашамлыкларның исемен рус телендә бирәм.

Укучылар, тактадагы ребусны чишеп,бүгенге дәресебезнең темасын искә төшерәләр.Презентация (3 нче-12слайдлар)




1 Б

11 А

Л

Ы

К



2 Ш

И

К

Ә

Р


3 А

Л

М

А



4 И

К

М

Ә

К



5 А

Л

А


6 Т

У

Ң

Д

Ы

Р

М

А




7 К

А

Й

М

А

К

Ү

Л

И




9 А

К

Ч

А



10 Э

Р

Е

М

Ч

Е

К


III. Эш тәҗрибәсеннән. Проблемалар. 

Проблемалар да юк түгел:сыйныфтагы балаларның кайберләренә логопед ярдәме кирәк.  Беренче зур кимчелек-авазны бозып әйтү.Икенче кимчелек-сүз байлыгының җитәрлек  дәрәҗәдә булмавы. Өченче кимчелек-сөйләмдә телнең грамматик чараларын,законнарын дөрес куллана белмәү. Дүртенче кимчелек-бәйләнешле сөйләмнең тоткарлануы яки үсмәве.


Телдәге кимчелекләр балага кыенлык тудыра,тискәре йогынты ясый.Дөрес сөйли алмаган бала оялчан,боек күңелле,үз-үзенә бикләнүчән була.Бу кимчелекләр балага укырга,белем алырга комачаулый.Андый балалар,ничек сөйләсәләр,шулай язалар һәм укыйлар.Шулай итеп,укытучыга логопед булырга,сөйләм телендә булган хаталарны төзәтү өстендә эшләргә,профилактик чаралар үткәрергә туры килә,чөнки сөйләм үсешендәге җитешсезлекләр үзеннән-үзе юкка чыкмый,киресенчә,кыйммәтле вакытны кулдан ычкындырып,төзәтү мөмкинлеге кими.Мин үзем һәр дәрес башында балалар белән төрле күнегүләр үткәрәм: тел төзәткечләр,тел шомарткычлар,шигырьләр,тизәйткечләр өйрәтәм.


Фонзарядка Презентация (15,16 нчы слайдлар)

Дәрестә мин фонзарядкалар үткәрәм. Бу коммуникатив эшчәнлекнең гамәли максаты ул, ягъни укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү;

-Укучылар бүгенге фонзарядкага менә нинди сүзләр:

Ә- әни, шикәр,чәй (укытучы артыннан кабатлау,

А- ала, сата, ашамлыклар,

О-йомырка, 1-рәт кабатлый

Ү- күп, күмәч,түли 2-рәт кабатлый

К- катык, икмәк,кирәк.

О-тоз, он.

Кайнар бәрәңге” уены .

(фонзарядка сүзләрен укытучы татарча, укучылар русча һәм киресенчә әйтәләр)-2мин

Хәрефләр арасыннан сүзләр эзләү.

- Укучылар, тактага бик күп хәрефләр язылган, шуларның эченә сүзләр яшеренгән. Әйдәгез,
табып карыйк әле.Сүзләрне табу, чыгып язу .

Презентация (17нче слайд)

А П Р Е Н У М А Й И В П Л Ң Э Җ

Л П О Л Н У Ш Җ Ч Я Р М А И Т Р

М О С Ү Һ Т И Е Н Ң С Т О З К Ш

А С Ө Т П Ч К Т Б Ю Җ Ч Ә Г М Җ

Н Ө Т Ә В Ф Ә Т Р Н К А В С Ч Ә Й

К С У Г А Н Р И Т Җ Б Ю Х Ң Л К С

5. Физминутка-2 мин

-Күрсәтегез, балалар, 
- Ничек ботка ашыйлар?

- Ничек сөтне эчәләр?

- Ничек аш пешерәләр?

- Ничек ипи кисәләр?

- Ничек тоз сибәләр? 

- Ничек йомырка чистарталар?

- Ничек чәй эчәләр?

- Ничек камыр басалар?

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Презентация (18 нче слайд)

Уен “Кибеттә”.-5 мин.

- Укучылар, әйдәгез дәресне йомгаклап кибеттән үзебезгә кирәк әйберләрне сатып алабыз. Кем сатучы була? Кем бүген кибеткә бара?

а) - Исәнмесез.

- Исәнмесез.

- Сездә ипи бармы?

- Бар.

- Ничә сум тора?

- 10 сум 10 тиен тора.

- Менә сезгә 10 сум 10 тиен акча.

- Рәхмәт, тагы килегез.

- Сау булыгыз.

ә) –Исәнмесез.

-Исәнмесез.

- Сездә шикәр бармы?

- Бар.

- Ничә сум тора?

- Утыз сум тора.

- Менә сезгә утыз сум акча.

- Рәхмәт, тагы килегез.

-Сау булыгыз.

б) –Исәнмесез.

-Исәнмесез.

-Сездә чәй бармы?

- Бар.

- Ничә сум тора?

- Унбиш сум биш тиен тора.

- Менә сезгә унбиш сум биш тиен акча.

- Рәхмәт, тагы килегез.

- Сау булыгыз.



IV.  Уңышлы дәрес кагыйдәләре:

  • укучыны бүлдермичә, аңа үз фикерен әйтеп бетерергә мөмкинлек бирү;

  • параллель диалогларны булдырмау;

  • укучыларга фикер йөртү өчен азык биреп тору;

  • бирелгән сорауларны җавапсыз калдырмау;

  • дәрестә фикер алышуны кул күтәрмичә генә алып бару;

  • билге куйганда укучының эшчәнлеген мактарга, ә укучының үзен түгел;

  • билгене гадел куярга тырышырга, гаделсезлек, белгәнебезчә, конфликт тудыра;

  • аралашу осталыгын үстерүдә тыңлый белү культурасына һәм сәләтенә өйрәтү,сөйләүчене бүлдермичә тыңлау күнекмәләре  булдыру мөһим санала.


Коммуникатив технологияләрне уңышлы куллану,файдалану зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.