Просмотр содержимого документа
«Татар теленнән олимпиада эшләре»
Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән олимпиадалар.
1) Өч иҗекле сүзләрне билгелә:
малайлар
сайра
куелыктан
сарае
кунакта
2) Кайсы сүзләрдә авазлар хәрефләргә караганда күбрәк:
яңгыр
беләм
буяу
кыя
эскерт
3) Гел яңгырау тартыклардан гына торган сүзләрне билгелә:
бизәкле
авылдагы
билге
күгәрчен
каен
4)Исемнәрне билгелә:
шаулый
шатлык
балык
зәңгәр
бәхет
5)Иялек килешендәге исем кергән сүзтезмәләрне аерып ал:
укучының китабы
өйгә кайтты
әнинең сүзе
урманда яши
кичке якта
6)Сыйфат белән исемнән торган сүзтезмәләрне билгелә(сыйфат+исем):
беренче күкрәү
җылы җилләр
аларның күзләре
яңа өметләр
киң кырлар
7) Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны күрсәт:
җылы яңгыр
яшькелт төс
озынрак җеп
җылырак көн
зәңгәрсу чәчәк
8) Ике аваз кушылмасын белдерүче хәрефләр кергән сүзләрне күрсәт:
кичке
быел
әкрен
кояш
тургай
9) Хәзерге заман фигыльләр кергән сүзтезмәләрне билгелә:
болытны күзәтәм
урманга бардык
китап укыйбыз
мәктәпкә барыгыз
басуга баралар
10) Алмашлыклар кергән сүзтезмәләрне билгелә:
безгә килегез
китап укыдым
аны күрдем
аларда булдым
яңа хәл
11) Борын авазлары кергән сүзләрне билгелә:
колын
урманда
күлләр
җыябыз
кигәвен
12) Хаталы сүзне тап:
көнчыгыш
көняк
көнбатыш
төньяк
мәсьәлә
13) Сүз ясагыч кушымчасы булган сүзләрне билгелә:
урманнар
укучылар
җиләкле
елганы
балыкчы
14) Э хәрефе язылырга тиешле сүзләрне күрсәт:
тәк..дим
тә..сир
ма..сат
ма..май
ма..лый
15) Кушымчалы булган сүзләрне билгелә :
урам (да) матур
урман (да) яши
синеке (дә) дөрес
баскыч (та) иде
биек (тә) күренде
16) Сүзтезмәләрне аерып яз:
көн эссе
китап укыды
мин күрдем
авыл янында
чыпчык мактана
17) Хикәя җөмләләрне билгелә:
Чәчәкләрдән хуш ис килә
Исемен белдегезме
Бүген яңгыр яумады
Бик күңелле булды шул
Әнисе кайда эшли
18) Өтер куелырга тиешле җөмләләрне күрсәт
Моның шулай буласын бары да белә .
Макулатура җыю - бик файдалы эш.
Каникулдан соң бик дәртләнеп укырга керештек.
Урманнарны саклап калу өчен макулатура җыярга кирәк.
Аларның күзләрендә яңа очкыннар яңа өметләр кабына.
19) Кисәкчәләр булган җөмләләрне күрсәт
Умарта кызы иң матур, иң хуш исле чәчәкне сайлады.
Һәрбер җан иясе дөньяга яшәр өчен килә.
Кояш үзенең нурлары белән битләрне иркәли.
Бик иртә бит әле чәчәк җыярга.
Колак төбендә һаман бер үк сүзләр яңгырый.
20) Тиңдәш кисәкләре теркәгеч белән бәйләнгән җөмләләрне билгелә.
Бүген көн кояшлы, салкын.
Якшы һәм җылы апрель иртәсе килде.
Балалар, сез укуның ләззәтен, кыйммәтен һәм кадерен белегез.
Кошлар, агачлар, чәчәкләр йокыдан уяндылар.
Акыллы һәм җитез балаларны бар кеше дә ярата.
Дөрес җаваплар:
– 1,4,5
– 1,3,4
– 2,3,5
– 2, 3,5
– 1,3
– 2,4,5
– 3, 4
– 2,4
– 1, 3, 5
1, 3,4
1, 2, 5
4
2, 3, 5
2, 4
2, 4, 5
2, 4
1, 3
5
1, 4, 5
2, 3, 5