Габдулла Тукайга
багышланган татар теле һәм әдәбияты атналыгы
(19-28 апрель)
Максат:
1. Туган телебезгә ,мәдәниятебезгә,әдәбиятызга мәхәббәт тәрбияләү.
2. Укучыларыбыз арасында “Яшь талантлар “ны ачу ,сәләтле укучыларны барлау.
3. Укучыларның иҗади эшчәнлекләрен ачыклау ,бәяләү.
4. Халкыбызның җыр – моңнарын , милли көйләрен пропагандалауны дәвам итү , китап уку аша төрле фәннәргә мәхәббәт тәрбияләү ,төпле белемгә омтылышны үстерү.
5. “Татарның әхлак кодексы” темасына үткәрелгән чаралар аша хәзерге көн укучы яшьләребезгә әхлакый тәрбия бирү.
6. Г.Тукайның әхлак тәрбиясенә кагылган хезмәтләрен ата – аналарга пропагандалау , укучыларда милли горурлык хисләре тәрбияләү .
Татарларның бөеклеге, даны сигез катларга китсен,
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне ходаем бәхетле итсен.
Г.Тукай
Чаралар планы
15 нче апрель – җомга
“Рәсемнәрдә Тукай җылысы” темасына стенгазеталар ,рәсемнәр, скульптуралар , каракатуралар ясау (мәктәп күләмендә )
Җаваплылар: рәсем укытучылары ,татар теле укытучылары
18 нче апрель – дүшәмбе.
“Яшь талантлар» конкурсы (иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле башкару осталыгын билгеләү , шәһәр күләмендә үтәчәк конкурста катнашу).Һәр класстан 1 иҗат шигыре ,1 автор шигыре әзерләү.
Җаваплылар: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
19 нчы апрель – сишәмбе
“Тукай – бөек , кабатланмас шагыйрь” темасына әдәби викторина.
Җаваплы : тарих укытучылары , татар теле һәм әдәбияты укытучылары
22 нче апрель- җомга
“Театр- яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә”.
Г.Тукай
Мәктәп укучылары белән Г.Камалның “Беренче театр”комедиясен кую
26 нчы апрель – сишәмбе
“Исемдә калганнар” автобиографик әсәренә нигезләнгән “Мәңге яши, яшьни яшь Тукай” темасына әдәби –музыкаль кичә уздыру.(7 нче сыйныф укучылары)
Жаваплылар: китапханәче ,татар теле укытучысы
29 нчы апрель – җомга
“Тәрбияле бала – сезнең бала”темасына ата – аналар конференциясе уздыру.(бөек мәгърифәтче ,галим, якташыбыз Каюм Насыйри әсәрләренә нигезләнгән докладлар тыңлау)
Җаваплы: ата – аналар комитеты ,укытучылар
2 нче май –дүшәмбе.
Г.Тукайның әсәрләренә нигезләнгән “Убырлылар,Шүрәлеләр бездә кунакта” темасына курчак театры оештыру .(театр сәнгатенә якын укучылар белән)
Җаваплы : мәдәният хезмәткәрләре ,укытучылар
3 нче май - сишәмбе
Укучыларның хезмәтләрен бәяләү,мактаулы грамоталар,бүләкләр тапшыру.