Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына (1-4 класслар), “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на (1 — 11 нче сыйныфлар) авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева 2014, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин районының “Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесенең башлангыч сыйныфлар өчен укыту программасына, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин районының “Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесенең 2016-2017 нче елга базис укыту планына нигезләнеп төзелде. Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартының эчтәлегенә туры килә.
Татар теленнән эш программасы Филология фәне өлкәсенең эчтәлеген тормышка ашыруга юнәлдерелгән, ягъни Россиянең тел һәм мәдәни җирлегенең бердәм һәм күптөрле булуы, телнең милли үзаң нигезе икәнлеге турында күзаллаулар формалаштыру; телдән һәм язма диалогик, монологик сөйләмне, аралашу осталыгын, әхлакый һәм эстетик хисләрне, иҗади эшчәнлеккә мөмкинлекләрне үстерү.
Эш программасы УМКга юнәлдерелгән: Күңелле татар теле Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.
Рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен дәүләт теле буларак укытуның төп максаты телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Татар телен дәүләт теле буларак укыту укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру чарасы, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыру чарасы.