“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” “РАСЛЫЙМ”:
МББМБУ җитәкчесе боерыгы белән гамәлгә тапшырылган. “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы”
“______” _________2017 ел. МББМБУ җитәкчесе:
№__________ ______________Валиуллина А.А. «_____» _______________ 2017 ел
педагогик киңәшмәдә
каралды һәм кабул ителде
«_____» ______2017 ел беркетмә №
Мәктәпкә әзерлек катнаш (5-7 яшь) төркеменең
2017-2018 нчы уку елына “Без нәни артистлар” түгәрәгенең
эш программасы
Түгәрәк программасын эшләде:
тәрбияче Гыйләҗиева Энҗе Рәшид кызы
2017-2018 нче уку елы
Аңлатма язуы
Бакчадагы тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә бала яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга, әйберләрне танып белергә өйрәнә. Балаларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җэмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә. Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле сөйләшә белүчеләрне оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Спектакльләрдә катнашып, балалар тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла.
Программаның максаты: балаларның иҗади кызыксынулары һәм сәләтләрен үстерү, балалар арасында дуслык, татулык тәрбияләү.
Программаның төп бурычлары:
- балаларның актерлык осталыгына өйрәтү;
- Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсешен үстерү, персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләү, баланың сүз байлыгы арттыру, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләү;
- вак моториканы үстерү;
- хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыру;
- курчакларны хәрәкәтләндерергә өйрәтү;
- сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү ;
- мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонацияне, тәэсирле чараларны кабатлау теләге тудыру.
- балаларда эстетик, әхлак һәм хезмәт тәрбиясен тормышка ашыру;
- балаларның сәламәтлеген яхшырту;
- сәнгатькә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Программаның билгеләнеше:
“Без нәни артистлар ” түгәрәге программасы мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен тәкъдим ителә. Түгәрәк айга ике тапкыр үткәрелә. Түгәрәкне үткәрү вакыты 30 минут.
“Без нәни артистлар” түгәрәге программасының актуальлеге: Кереп баручы стандартларының яңалыгы - белем һәм тәрбия алуда универсаль гамәлләрнең берсе коммуникатив гамәлләрнең камил формалашуы. Ягъни, баланың үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә белүгә әзерләү. Бу таләп – түгәрәкнең актуальлеген раслаучы мөһим дәлил дә. Балаларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен-үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур.
Программаның структурасы:
Программа 3 бүлектән тора :
Кереш. Театр турында гомуми белемнәр.
“Курчак театры” .
“Без театр уйныйбыз”.
Программаның беренче бүлегендә балалар театр турында яңа мәгълүмат алалар, театрда тоту күнекмәләрен яңарталар; икенче бүлектә әкиятләр иленә сәяхәт итәләр, “Әкият” курчак таетры белән танышалар, курчакларның төрләре, аларны хәрәкәтләндерергә өйрәнәләр. Икенче өлештә , үзләре костюмнар киеп тамашалар куялар.
Сәхнәләштерү эшчәнлеге
аудиоязмалар тыңлау, курчак театры, мультфильнар, театраль тамашалар карау hәм алар буенча әңгәмә оештыру;
уен- драматизацияләр;
сәнгатьле итеп сөйләү күнегүләре;
этика буенча аерым күнегүләрне үз эченә ала.
Ә менә тәрбияче үзе сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, күрә, ишетә белергә, актерлык, режиссерлык осталыгына да әзер булырга тиеш. Тик ул үзенең актерлык осталыгы белән оялчан баланың уйнау теләген бетереп, караучыга әйләндерергә тиеш түгел. Балалар ялгышудан куркырга, гел караучы гына яки гел катнашучы гына булырга тиеш түгел.
Рольләргә бүлгәндә төрле алымнар кулланыла:
Монда ике проблема килеп чыгарга мөмкин:
Беренче проблеманы балаларны төркемнәргә бүлеп чишеп була. Ә икенчесен аңлатырга: әкияттә, сәхнәдә барысы да артистлар. Ә артист уңай рольне дә, тискәре рольне дә уйный белергә тиеш. Тискәре рольне уйнау күпкә катлаулырак та, hәр бала тискәре рольне дә, уңай рольне дә уйный белергә тиеш.
Эстетик - сәнгать юнәлешенең «Без нәни артистлар» түгәрәге программасы эшчәнлегенең көтелгән нәтиҗәсе:
Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшырды, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары артты. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсте.
Балаларның милли культура, театр, артистлар дөньясы турында күп мәгълүмат белүе.
Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшыру, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары арту. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсү.
Сәхнә тормышында үзеңне иркен тоту күнекмәләренә төшенү.
Курчаклар белән иркен хәрәкәт итүгә ирешү.
Гаилә белән балалар бакчасы, мәктәп арасында җылы мөнәсәбәт тудыру.
«Без нәни артистлар» түгәрәгенең перспектив планы
| Үткәреләсе ай | Тема | Сәг. саны | Программаның эчтәлеге |
| Сентябрь | Кереш. Театр турында әңгәмә. Сюжетлы-рольле уен «Без театрда» | 1 | Балаларда театр, театр сәнгате, анда эшләүчеләр турындагы күзаллауларын баету. Сәхнә серләренә өйрәнү. Рольга керә белүләренә ирешү. Кызыксынучанлылык тәрбияләү. |
| Октябрь | Курчак театры турында сөйләшү. Казан “Әкият” курчак театры, курчак театры төрләре белән танышу (слайдлар карау) | 1 | Курчак театры турында белемнәрен киңәйтү. Театр төрләре белән танышу (бармак, перчатка, бибабо, шәүлә һ.б.) Курчакларны хәрәкәтләндерергә өйрәнү. Ширма артында тоту күнекмәләренә төшенү. Проблемалы ситуацияләр чишү. Күзаллауларын баету. |
| Ноябрь | Әкиятләр иленә сәяхәт. Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштерү. | 1 | Әкиятләр турында булган белемнәрне ныгыту. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен баету һәм сәхнәләштерү осталыкларын үстерү. Төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну уяту , кешелеклелек (ихтирамлылык, дуслык, хезмәт сөючәнлек) сыйфатлары тәрбияләү. |
| Декабрь | Татар халык әкияте “Төлке белән каз”, рус халык әкияте “Чуар тавык”. | 1 | “Төлке белән каз” мультфильмын карау, эчтәлек буенча фикер алышу, сөйләү. “Чуар тавык” әкиятен тыңлау. Курчаклар туплау. Декорация ясау. Музыка сайлау. Рольләрне бүлешү. Сүзләрне өйрәнү. “Төлке белән каз”, “Чуар тавык” әкиятен сәхнәләштерү. Кечкенәләр төркеме балаларына әкиятләрнне курчак театры рәвешендә күрсәтү.Уңай һәм тискәре якларны күрә белергә өйрәтү, уңай сыйфатлар тәрбияләү. |
| Гыйнвар | М. Җәлил иҗаты белән танышу, шигырьләрен уку. “М. Җәлил – балалар дусты”. Шигъри иртә. | 1 | “Әтәч”, “Карак песи”, “Маэмай”, “Күке”, “Сәгать», “Куян” әсәрләрен уку. Әңгәмә: геройларны билгеләү, характерларын ачыклау. М. Җәлил иҗатына ихтирам хисе тәрбияләү, тыңлау, ишетү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү. Мәктәп укучылары белән берлектә шагыйрь иҗатына багышланган иртә уздыру. Балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дуслык җепләрен ныгыту. Балаларда патриотик хисләр тәрбияләү. |
| Февраль | Фәнис Яруллин иҗатына багышланган кичә. “Кояштагы тап” әкиятен сәхнәләштерү. | 1 | Балаларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлы белән кыскача таныштыру; «Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу, логик фикерләү сәләтен үстерү; Газиз әниләргә мәхәббәт, ихтирам, кешеләргә файда китерүгә омтылу хисләре тәрбияләү. |
| Март | Мультфильм карау. А.Алиш “Сертотмас үрдәк» . | 1 | Мультфильм карау. Балаларда серне саклый белү, иптәшләреңне авыр хәлдә калдырмау сыйфатлары тәрбияләү. Хәрәкәтләрне башкару, сәнгатьле сөйләү буенча эш. |
| А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерү. | 1 | Иллюстрацияләргә нигезләнеп эчтәлекне сөйләү. Рольләрне бүлешү. Костюмнар әзерләү. Сәхнәләштерү осталыкларын үстерү. |
| Апрель | Г.Тукай әкиятләрен уку, сәхнәләштерүгә әзерлек. | 1 | Балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомумиләштерү һәм балаларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү. Телнең сәнгатьлелеген камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү. Шигырьләрендәге төп фикерне аңларга, әсәрне сәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү. |
| Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр. | 1 | Балаларда бер-берсен тыңлый белү сыйфаты, татар шагыйре Г.Тукай иҗатына кызыксыну тәрбияләү.Балаларның шигырьләрне сәнгатьле сөйләм осталыкларын, логик фикерләү сәләтен үстерү. Балаларның үзләре уйлап тапкан табышмаклар аша уй-фикерләрен башкаларга җиткерә алуларына, сәнгатьле итеп таныш шигырьләрен сөйләүләренә ирешү. |
| май | “Яз җитте” Курчак театры. | 1 | Сценарий белән танышу. Геройларны билгеләү, курчаклар булдыру. Декорацияне уйлау. Табигатькә карата сак караш тәрбияләү. |
| “Яз җитте” Курчак театрын сәхнәләштерү. | 1 | Түгәрәк эше буенча альбом ясау. |