СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Технологическая карта урока ОРКСЭ "Сердце матери"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Технологическая карта урока ОРКСЭ "Сердце матери" на татарском языке

Просмотр содержимого документа
«Технологическая карта урока ОРКСЭ "Сердце матери"»

Укытучы: Миннибаева И.А.

Предмет:  ОРКСЭ, модуль «Дөньяви этика нигезләре», 4 класс.

Дәреслек : ОРКСЭ «Дөньяви этика нигезләре»4 класс, . «Русское слово» Москва, 2012 ел, Татарчага тәрҗемә, ТР “Хәтер”нәшрияты.

Тема:« Ана йөрәге»

Дәреснең технологик картасы


Дәрес темасы

Ана йөрәге

Дәрес тибы

Яңа теманы өйрәнү, беренчел ныгыту дәресе

Максат

Әнигә карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык хисен формалаштыру

Планлаштырылган  нәтиҗәләр

Предмет буенча нәтиҗәләр :

-"Ана йөрәгенең хәзинәләрен” ачыклау һәм саклау

-әниләр көне тарихы турында белү;

- игътибарлылык, кайгыртучанлык, әниләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

- үз-үзеңә колак салырга, үзеңдә уңай һәм тискәре сыйфатларны күрергә өйрәнү;

- төркем эше күнекмәләрен үстерү;

-үз фикереңне дәлилләү сәләтен үстерү.

Метапредмет нәтиҗәләре: 

РУУГ :уку мәсьәләсен кабул итү, планлаштыру, истә калдыру; акыл эшчәнлеген көчәйтү; уку эшчәнлеген бәяләү;

ТБУУГ:  китап  белән эшли белү, кирәкле мәгълүматны таба, гомумиләштерә белү, төшенчәләрне чагыштыра, анализлый белү;

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү,бердәм эшчәнлектә уртак кызыксынулар табып, уртак фикергә килү.

ШУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру, дәрестә үз фикереңне башкаларга җиткерә белү; укуга, милли кыйммәтләрне аңлауга үз мөнәсәбәтеңне формалаштыру.

Эш методлары һәм алымнары

фронталь,  индивидуаль.

Төп төшенчәләр: 

Ана йөрәге,мәхәббәт,кайгыртучанлык,мәрхәмәтлелек,ярдәмчеллек,

Чыганаклар: 

“Дөньяви этика нигезләре” , 144-151 б, күрсәтмә материал,видеороликлар.


4 сыйныфта ОРКСЭ фәне буенча дәреснең технологик картасы

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.Оештыру этабы

Максат:

уртак коллектив эшчәнлегенә эмоциональ кәеф булдыру.

-Исәнмесез, балалар, килгән кунаклар! “Этика нигезләре” дәресен башлап җибәрәбез.(Джеймс Ласт “Ялгыз көтүче” көе куела)

- Табигатьтә кояш бар. Ул барысын да яктырта һәм җылыта. Әйдәгез, кояшны күңелләребездә ясыйк. Моның өчен күзләрне йомыйк .

Йөрәгездә кечкенә йолдызчыкны күз алдына китерегез. Без,уебыз белән, аңа мәхәббәт нурын җибәрик һәм йолдызчыкның әкренләп зурая башлавын тоябыз. Тынычлык нурын юллыйбыз: йолдызчык тагын артты. Изгелек нурын юллыйбыз, йолдызчык тагын да зурайды. Йолдызчыкка сәламәтлек, җылылык, яктылык, наз алып килгән нурларны да юллыйбыз. Хәзер йолдызыбыз нинди зур кояшка әверелгәнен тоябыз! Ул бөтен җир йөзенә яктылык һәм җылылык бирә!Бөтен кешегә дә җылы һәм рәхәт! Без шушы рәхәтлеккә төренеп дәресебезне алып барырбыз.


2.Мотивацион-максатчан этабы

1.Дәреснең темасын билгеләү.

2.Максат кую.

Максаты: дәреснең максатын кую өчен шартлар тудыру; укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыру,

алда торган эшләргә карата кызыксыну уяту.

-Балалар! Мин сезгә бер мәгънәле хикәят тыңларга тәкъдим итәм. Бу хикәяттә сүз кайсы фәрештә турында бара микән?

(притча куела “Разговор о маме”)

-Димәк, бүгенге дәрестә кем турында сөйләшербез?

-Әйе,бала өчен иң якын булган кеше- әни, аның мәхәббәте һәм йөрәге турында.

-Дәрес темасын әйтә аласызмы?


-Үзалдыбызга нинди максат куярбыз инде?



-Сез ничек уйлыйсыз, ана йөрәге кайсы сыйфатларга ия ул? Ана йөрәген саклай өчен нишли алабыз? Фикерләрегезне тыңлап китик әле.

(тактага йөрәк беркетелә).

-Эзләнүчеләр булырбыз.Эзләнү-тикшеренү эше алып барырбыз һәм соңыннан нэтиҗә ясарбыз.Эшне шундый тәртиптә алып барсак каршы килмәссездер бит?

-Әни



-Әниләр турында



-“Ана йөрәге”

-Һәр кешенең тормышында әнинең роле нидән гыйбарәт?

-Ана йөрәгенең нинди икәнен ачыкларбыз.Ана йөрәгендә нинди хәзинәләр булуын белербез.Аны саклау өчен нишли алабыз?



-Юк.Риза

3.Актуальләштерү этабы

Максат: белемнәрне активлаштыру өчен шартлар тудыру, уйлану һәм биремнәрне үтәү

-Ә хәзер “Ана йөрәге” дигән әкиятне(видеоролик) тыңлыйк. Сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.Игътибарлы булыгыз. (сказка “Сердце матери” куела)

-Аналарыннан башка өч сеңелкәш ничек яшиләр?Аларга ана йөрәге ничек булыша?Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен ана һәрвакыт балаларына булыша? ( эш барышында карточкалар беркетелә)




Нәтиҗә:

-кыю,көчле рухлы,үз-үзен корбан итә,батыр- карточка куела


4.Яна белемнәрне

үзләштерү этабы

Максат: укучыларның ана йөрәге турында яңа белемнәрен үзләштерү өчен шартлар тудыру

-Әниләр турында күп китаплар язылган, аларның образларын бөек рәссамнар картиналарында сурәтләгән. Әни образы, ана һәм бала бердәмлеге – мәңгелек сәнгать темасы.

-Хәзер төркемнәрдә эшләрбез.

1нче төркем: әниләр турындагы картиналар буенча эшләргә: картиналарны тикшергәндә, әнинең образына игътибар итәргә, аны характерлаучы мөмкин кадәр күбрәк сүзләр кулланырга.

(Картиналар белән төркемнәрдә эшләү. Картинаны карыйлар, анализлыйлар, тикшерәләр,)

- Балалар! Күргәнебезчә, әни ничә яшьтә, кайсы милләттән, нинди социаль хәлдә булуыннан карамастан, әнинең йөрәгендә һәрчак иң мөһим урын-балалар, аларга карата мәхәббәт. Һәм моңа сез караган искиткеч картиналар дәлил булып тора.


2 нче төркем:мәкальләрне җыярга һәм алар нәрсәгә өйрәтә?


1нче төркем: (145-146 биттәге картиналар)

Нәтиҗә:Әниләргә багышланган барлык сәнгать әсәрләре безгә ана ничә яшьтә,кайсы милләт кешесе,социаль хәле нинди булуына карамастан, ана йөрәгенең мәхәббәтенең чиксез булуын күрсәтә.


Карточка-мәхәббәт куела




2нче төркем:(149 биттәге мәкальләр)

Нәтиҗә:

Карточка :кайгыртучанлык, игътибарлылык, ышанычлы дус,җылылык .








-һәр әни яхшы

5.Ял минуты

Максат: укучыларның ару-талуын төшерү, аларны релаксацияләү өчен шартлар тудыру


- Әни нинди генә эшкә алынса да, ул аны һәрвакыт эшләячәк.

Ә әнигә барлык вазифаларны да башкарып чыгу җиңелме?

- Ни өчен?

-Сез инде әнигә ярдәм итә ала торган яшьтә. Көчегездән килгәнчә йорт эшләрендә булышырга кирәк.

Бию “Кер юу”

-Юк,



-Арый,авырып китәргә мөмкин.

-Үзен карарга да, ял итәргә вакыты калсын.

6.Яңа белемнәрне ныгыту этабы

Максат:әнигә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру өчен шартлар тудыру

1.

-Картиналарны караганнан соң, сезнең һәркайсыгыз, мөгаен, әнисен искә алгандыр. Мин сезгә Ю. Яковлевның «Ана йөрәге» хикәясе белән танышырга, әнигә карата үз карашыгыз турында уйланырга һәм «сез хаклы буласызмы, әнине рәнҗетмисезме? " дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим итәм.»


-150-151 битләрне кычкырып уку,биремне үтәү

Нәтиҗә:-Вакытында әнидән гафу үтенергә кирәк,соңга калырга мөмкин.

“Әни,мин сине бик яратам”,-дияргә.

2. -Балалар,Россиядә Әниләр көнен кайчан билгеләп үтелә?

-Ә башка илләрдә?

-Мәгълүматны дәреслекнең144-145 нче битләрне укып табабыз.

(чиратлап уку,нәтиҗә,тактага беркетү)

-Укыганнан чыгып нинди нәтиҗә ясарбыз?Сезнең т


Нәтиҗә:

1)анага карата сак мөнәсәбәт тәрбияләү;

2)яз-тормышның башы, ә әни-тормыш бүләк итүче

3) кайгытучанлык, игътибарлылык

7.Яңа белемнәрне гамәли сынап карау этабы

Максат: гамәли эшчәнлектә алган белемнәр белән эшләү ысулын үзләштерү өчен шартлар тудыру

Гамәли эш

-Күз алдыгызга китерегез әле, әнигә китәргә кирәк иде,ә сез аны сөендереп аңа хат язарга булдыгыз.Әниләрегез өчен берничә ягымлы сүз, теләкләр язарга тәкъдим итәм. Карагыз әле, кайсыгыз әниләр өчен ягымлы сүзләрне күбрәк сайлый алыр микән. Бу эштә сезгә «Ана йөрәге» ярдәм итәчәк, аны без дәрес дәвамында төзедек. (кечкенә йөрәккә язалар)

-Бу сүзләрне кем укырга тели?

-Сез бу йөрәкне әниегезгә бүләк итәрсез.

Нәтиҗә: (кечкенә йөрәккә язалар)

Адель: ...

Ранис: …

8.Йомгаклау этабы


- Бүгенге дәрестән соң сез үзегез өчен нинди нәтиҗә ясарсыз?



Нәтиҗә: Әниләрнең йөрәген кадерләп сакларга кирәк, чөнки алар безгә тормыш бүләк иттеләр!


-Әниләрне нәрсәләр белән сөендерә аласыз?

-Тәртипле булу, яхшы уку, игелекле кеше булып үсү,эшчән , ярдәмчел,кайгыртучан һ.б.


-Без барыбыз да әнинең кәефе һәрвакыт яхшы булуын телибез. Әни елмая башлагач, бөтен дөнья елмая. Аңа бәхетле минутларны бүләк итик .



-Йомгаклап сезгә шуны әйтәсем килә, балалар, әниләрнең мәрхәмәтле игелекле уллары булыгыз.Ананың күзләрендә тынычлык , бәхет һәм шатлык нурларын күрә белегез. Иң изгесе, иң яхшысы – әниегезнең йөрәген саклагыз, аның сәламәтлеген, көчен саклагыз - һәм сезнең күңелләрегездә дә шатлык булачак.


1.Адель шигырь – Әлфия Ситдикова «Әнием».

2.Ранис җыр-“Мамочка милая моя”.



,

9.Рефлексия

Максаты: рефлексия өчен шартлар тудыру

-Дәрестә без нинди максатлар куйдык?

-Барлык максатларга да ирештекме?

-Үзебез өчен иң кирәкле нәрсәләр алдык?

-Нинди кыенлыклар туды?

Начар-яхшы”уены: Сез үз йөрәгездә кайсы сыйфатларны булдырыр идегез?(телдән)

-Үзебезне эшне бәялик.(кызыл,яшел түгәрәкләр)

Дәрес ахырында кәефләр ничек?


Нәтиҗә:Әни-үз баласына беркайчан да хыянәт итмәячәк, иң ышанычлы дус булачак. Ана йөрәге бик нәзакәтле, аны кайгылардан һәм хәсрәтләрдән сакларга кирәк.

Өй эше

Максаты: танып-белү эшчәнлеген дифференциацияләнгән иҗади биремнәр аша активлаштыру өчен шартлар тудыру.


1.Анкета “Әниемне мин беләмме?”

2. Фотокүргәзмә оештыру.

3.149 биттәге бер мәкальне сайлап кечкенә хикәя язарга














Сказка “Сердце матери”

1)Аналарыннан башка өч сеңелкәш ничек яшиләр?

2)Аларга ана йөрәге ничек булыша?

3)Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен ана һәрвакыт балаларына булыша?


Рефлексия

-Дәрестә без нинди максатлар куйдык?

-Барлык максатларга да ирештекме?

-Үзебез өчен иң кирәкле нәрсәләр алдык?

-Нинди кыенлыклар туды?-

-Үзебезне эшне бәялик.(кызыл,яшел түгәрәкләр)

Дәрес ахырында кәефләр ничек?










Любовь-мәхәббәт

Счастье-бәхет

Красота-матурлык

Нежность-назлылык

Доброта -мәрхәмәтлелек

Мудрость-зирәк

Внимание- игътибарлылык

Верный друг-ышанычлы дус

Смелость-кыюлык

Трудолюбие- хезмәт сөючәнлек

Забота- кайгыртучанлык

Сочувствие-аңлаучан

Грусть-моңсулык

Золотое сердце-алтын йөрәк

Бесстрашие-курыкмаучан

Хранитель очага-

йорт учагын саклаучы

Сила духа-көчле рухлылык

Самопожертвование-

үз-үзен корбан итүчән







Анкета “Мин әниемне беләмме?”

1.Дата рождения мамы

2.Кем работает мама?

3.Любимое дело

4.Любимое блюдо

5.Любимый цветок

6.Нелюбимое занятие

7.Что ты недавно подарил маме ?

ВЫВОД: -Были ли вопросы ,на который было трудно ответить?

Что надо сделать?

К маме надо относится внимательнее.


Анкета “Мин әниемне беләмме?”

1.Дата рождения мамы

2.Кем работает мама?

3.Любимое дело

4.Любимое блюдо

5.Любимый цветок

6.Нелюбимое занятие

7.Что ты недавно подарил маме ?

ВЫВОД: -Были ли вопросы ,на который было трудно ответить?

Что надо сделать?

К маме надо относится внимательнее.













Мәхәббәт

Бәхет

Матурлык

Назлылык

Мәрхәмәтлелек

Зирәк

Игътибарлылык

Ышанычлы дус

Кыюлык

Хезмәт сөючәнлек

Кайгыртучанлык

Аңлаучан

Моңсулык

Алтын йөрәк

Җылылык

Батырлык

Тормыш бүләк итүче

Йорт учагын саклаучы

Көчле рухлылык

Үзен корбан итә



Анадан яхшырак дус тапмассың.


Бала өчен ана утка да керә.


Әни – иң якын һәм газиз кеше.


Баланың бармагы авыртса, ананың йөрәге авырта.


Ана йөрәге кояштан яхшырак җылыта.


Ана – изге кеше, аның белән бәхәсләшмиләр.



7



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!