- туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү.
Этап | Укытучының эшчәнлеге | Укучының эшчәнлеге | Көтелгән нәтиҗә |
Оештыру этабы. | Эпиграф: «Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә » Эш ритмына кертү. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Исәнләшү, хәерле көн теләү. –Яныгыздагы иптәшегезгә “Кояшлы көн” теләгез. – Каршыдагы иптәшегезгә “Хәерле көн” теләгез, – Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез. – Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик | – Көннәр кояшлы булсын! – Җирдә тынычлык булсын! – Барыбызга да хәерле көннәр! – Көнебез хәерле үтсен! | Укучылар, бер-берсенә теләкләр теләп, уңай атмосфера тудыралар. |
2. Белемнәрне актуальләштерү | Белем дәрәҗәсен тикшерү. – Укучылар, алдагы дәресләрдә өйрәнгән материалны кабатлыйбыз (җөмләнең баш кисәкләре, иярчен кисәкләреннән-аергыч) Тема ныгытыла. “Ул нинди укучы? уенын оештырыла. 2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау: а)161-күнегү. Бирелгән җөмлә-ләрнең схемаларын төзергә ә) “Бәхет” темасына кечкенә хикәя төзергә | Акыл штурмы. Укучылар бер-берсенә сораулар бирәләр. Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү. Бер укучы синтаксисның схемасын тактада төзи, берсе аергыч буенча онлайн-тест чишә, калганнары белән “Ул-нинди укучы” уены уйнала. Аергыч б\н җөмләләр төзелә.(ягымлы,сөйкемле, көчле, үткен телле,эшчән, намуслы, мактанчык, саран, хәйләкәр, кызык, түземле, уйчан, яхшы, зиһенле, аң- лаучан,ышанычлы,тәрбия- ле,уйчан,әдәпле, сәламәт) Нәтиҗә ясау. “Бәхет”темасына язылган кечкенә хикәяне уку. Үзбәя. | Коммуникатив: - бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау. Танып-белү: дөрес җавапларны эзлиләр. Регулятив: бәяләү. |
3. Уку мәсьәләсен кую | 162-күнегү. Бирелгән җөмләләрне төркемнәрдә карап чыгабыз. Асларына сызылган җөмлә кисәкләренә игътибарыбызны юнәлтәбез, сорауларын кагыйдәләр дәфтәренә күчереп язабыз. Бу сүзләр җөмләдә нинди кисәкләр булып килә? “Беләм”, “Яңалык”, “Белергә телим ” сорауларына җавап бирегез. Димәк, бүген без ТӘМАМЛЫКНЫ өйрәнәбәз. | Инсерт алымы. “Беләм”, “Яңалык”, “Белергә телим ” сорауларына язмача җавап бирәләр. Төркемнәрдә бер-берсен тыңлыйлар.Уку мәсъәләсе куела. Без бүген ТӘМАМЛЫКНЫ өйрә-нәбез. Үзбәя. Число Тема языла. | Коммуникатив: - бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау, үз фикерләренә ышандыра белү. Танып белү: белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую. Регулятив: бәяләү. |
4. Уку мәсьәләсен чишү. | Тәмамлыкның китапта бирелгән кагыйдәсен укып чыгабыз, дәфтәрегезгә язып алынган сорауларыгызны җаваплар белән тулыландырыгыз, парларда эш алып барыгыз. | Парларда эш. Укып чыгалар, тулы- ландыралар бер-берсенә сөйлиләр. Үзбәя. | Танып-белү: аңлап уку; кирәкле мәгълүматны аерып ала белү. Коммуникатив: - бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау, үз фикерләрен тулы җөмләләр белән әйтеп бирү. Регулятив: бәяләү. |
УМ адымлап чишү. | 163 нче күнегү. Тәмамлыкларны ияртүче сүзләре белән үрнәктәгечә язып алыгыз.(җөмләләрне 2-шәрләп төркемнәргә бүләбез) | Биремне укыйлар. Язмача эшлиләр. Һәрбер төркем 2-шәр җөмлә ала һәм үр- нәктәгечә эшли. Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар: а) чиста матур итеп, төзәтүләрсез эшләнгән эш “5” б) 1-2 хата - «4»; в) 3-4 хата- «3». | Танып-белү: тәмамлыкның билгеләрен аерып алу максатыннан ияртүче сүзләре белән язып алу, аергыч белән чагыштырып карау, аермасын табу (чагыштыру өчен критерийлар сайлау), нәтиҗә чыгару. Коммуникатив: үз фикерләрен тулы җөмләләр белән әйтеп бирү. Регулятив: бәяләү. |
| 164нче күнегү. Модельләштерү. | Мәгънәсенә туры килгән тәмамлыкларны өстәп, төркемнәрдә 2-шәр җөмләне күчереп язалар. (1,2 җөмлә 1-төркем; 3,4-2 төркем; 5,6- 3-төркем). Аннан өйрәнгәннәргә нигезләнеп җөмлә кисәкләре буенча схема төзиләр, модельләштерәләр. Үзбәя өчен критерийлар: а) өйрәгәннәрдән чыгып, көтелгән схеманы төзегән бала “5”; б)күнегүдәге биремнәрне генә үтәгән бала –“4”; в) 1-2 хата- “3”; | Танып-белү: билге-символларны куллана белү (модельләштерү) Регулятив:бәяләү. |
|  Җөмлә кисәкләре    Баш кисәкләр иярчен кисәкләр ия хәбәр аергыч тәмамлык ( исемне ачыклый) ( фигыльне ачыклый) Үзбәя. |
| 165нче күнегү. Мөстәкыйль эш формасында эшләнә | Һәрбер укучы мөстәкыйль эшли. Күнегү буенча бирелгән биремнәрне үтиләр. Нәтиҗә ясыйлар. Үзбәя.Үзбәя өчен критерийлар: а)күнегү буенча бирелгән биремнәрне тулысынча үтәгән балага- “5”; б) 1-2 хата- “4”; в) 3-4 хата- “3”; | Танып-белү: кирәкле мәгълүматны эзләү; белемнәрне структуралаштыру. Регулятив: бәяләү |
5.Рефлексия | Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? | Бер-берсенә сөйлиләр. 1-2 укучы җавабы тыңлана. Үзбәя.Үзбәя өчен критерийлар: а)яңа теманы тулысынча аңлаган, үз фикерен тулы, төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтеп биргән бала-“5” б)бераз авырыксынган бала-“4”; в) авырлык белән аңлаткан бала- “3”; | коммуникатив: -бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау; - үз фикерләреңне тулы, төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау |
6.Бәяләү | Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм. Билгеләр саны ачыклана. Укучылар белән килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела. | Укучылар гомуми билге куялар. | Метапредмет УУГ регулятив: - дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү. - үзара контроль булдыру. -үз эшчәнлекләрен бәяләү. |
7.Өй эше бирү | Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар. 166 к –мәҗбүри әдәби әсәрдән тәмамлыклар кергән 4 җөмлә язарга –ярымиҗади “Белем” темасына тәмамлыклар кертеп хикәя төзергә – иҗади. | | Метапредмет УУГ регулятив: -үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү. |