Просмотр содержимого документа
«Разработка урока по татарскому языку на тему "Сыйфат"»
Татар теле дәресенең технологик картасы
_____________________________________________
Класс: 6
УМК: Татар теле. 6 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен),
-Н.В Максимов , М.З.Хамидуллина - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015
Дәрес темасы: Сыйфат
Дәрес максатлары:
1.Эшчәнлеккә корылган: сыйфатлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту
2.Дидактик: укучыларны бер-берсе белән төркемнәрдә эшләргә өйрәтү, бер-береңне хөрмәт итәргә, фикерләрне уртага салып эшләргә өйрәтү.
Бурычлар:
Образовательные (белем бирү): Сыйфат сүз төркеме турында мәгълүмат бирү
Развивающие (үстерешле): Сыйфатларны язма һәм сөйләмә телдә дөрес куллана белергә өйрәтү, укучыларның мөстәкыйль фикерләүләренә, төркемдә эшли белүләренә ирешү. Сыйфатларны биремнәрдә куллану күнекмәләрен камилләштерү, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү, балаларның бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу күнекмәсен, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү, фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендәге эшне дәвам итү.
Воспитательные (тәрбияви): Туган телгә карата сөю, горурлану хисләре тәрбияләү
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси: укучыларны бер-берсе белән төркемнәрдә эшләргә, бер-береңне хөрмәт итәргә, фикерләрне уртага салып эшләргә, алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәтү
Метапредмет: Танып-белү УУГ: аңлап һәм ирекле сөйли белү, укытучы белән бер максат куеп эшләү.
Коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү, үз фикерләреңне төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерә алу, сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
Регулятив УУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып эш башкару, дәреснең темасын формалаштыра алу.
Предмет: сыйфат турында алган белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту
Дәрес тибы:
Яңа белемнәрне үзләштерү
традицион дәрес
мәгълүмат бирү
әңгәмә, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү,
Җиһазлау: интерактивная панель, тест, мультимедийная презентация
Дәрес барышы:
| Дәрес этаплары | укыту методлары | | | |
| Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | УУД | бәя, үзбәя |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |
| Оештыру. Мотивлаштыру. | әңгәмә | Исәнләшү. Психологик уңай халәт тудыру. Хәерле тусын иртәләр, Кояшлы булсын һәр көн. Кеше бәхет өчен туа, Бәхетле булсын һәркем! Үзең белән таныштыру. | Исәнләшү,. Дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү | К. сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү. | |
| Өй эшен тикшерү | | Табышмакларга җавапларны тыңлау, бәяләү | Сорауларга дөрес җавап бирү | Р. Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | |
| Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую | әңгәмә | Габдулла Тукай турында әңгәмә оештыру. Филворд чишү. Бергәләп дәрес темасын ачыклау. Китаптан кагыйдәне укыту. | әңгәмәдә катнашу. Сорауларга җавап бирү. Филворд чишү. Дәрес темасын ачыклау. Кагыйдәне уку, фикер алышу. | К. үз фикереңне һәм җавапларны телдән дөрес итеп әйтә белү. Т. Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру. | |
| Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау | | Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү. Тактага числоны һәм теманы язып кую. | Нәтиҗә ясау. Дәфтәргә число һәм теманы язу. | Т. Яңа белемнәр табу. К. мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү. | |
| Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү. | | 76 нчы күнегүнең биремен аңлату | Шигырьдән сыйфатлар белән сыйфатланмышларны табып язу, фикер алышуда катнашу. Нәтиҗә ясау. | Т. Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү. Р.биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү. | |
| Динамик пауза | | Күп эшләр эшләдек, Ял итәргә туктадык. Җилкәләрне турайттык, Тирән итеп суладык, Башны як-якка бордык, Бер-беребезгә карадык, Елмаеп сәлам бирдек, Эшебезне дәвам итик. | | | |
| Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү | | Экранда бирелгән эшнең биремен аңлату | Нокталар урынына тиешле сыйфатларны кую. | Т. Уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү | |
| Яңа белемнәрне ныгыту | | Бирелгән темага төркемнәрдә эшләнәчәк эшнең биремен аңлату | төрле сыйфатлар кулланып, төркемнәрдә эшләү, текст язу. | К.төркемдә эшли белү, үз фикерләреңне төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерә алу Т. Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү. | |
| Өй эше | | Кагыйдәләрне истә калдырырга дәреслектән 78 нче күнегүне эшләргә Яшелчәләрнең файдасы турында кечкенә инша язарга | Кагыйдәләрне дәреслектән кабатлау, күнегүне дәфтәргә эшләү, инша язу. | Ш. Үзмаксат кую, үз мөмкинчелекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау. | |
| Рефлексия, бәяләү, үзбәя | | Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Тест эшләтү. Бәяләр кую. | Нәтиҗә ясау, тест эшләү. | Р. Үз эшчәнлегеңә бәя бирү | |