2 нче сыйныф
вариант
1.Йолдыз сүзендә ничә сузык аваз бар?
А) 2
Б) 3
2. Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар?
А) 3
Б) 4
3. Дәрес сүзендә ничә нечкә сузык аваз бар?
А)2
Б) 0
4. Һава сүзендә ничә калын сузык бар?
А) 2
Б) 0
5. Казан сүзендә ничә яңгырау тартык бар?
А) 3
Б) 2
6. Азнакай сүзендә ничә саңгырау тартык бар?
А) 1
Б)3
7. Укытучы сүзе юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленә?
А) у-кы-ту-чы
Б) укы-тучы
8. Укучы сүзе иҗекләргә ничек бүленә?
А) уку-чы
Б) у-ку-чы
9. Ык сүзенең дөрес язылышы ничек языла?
А) ык елгасы
Б) Ык елгасы
10. Марат сүзенең дөрес язылышы ничек?
А) Марат
Б) марат
11.Әтәч сүзенү сорау куй.
А) кем?
Б) Нәрсә?
12. Тегүче сүзенә сорау куй.
А) нәрсә?
Б) кем?
2 нче сыйныф
вариант
1.Карбыз сүзендә ничә сузык аваз бар?
А) 2
Б) 3
2. Тукран сүзендә ничә тартык аваз бар?
А) 3
Б) 4
3. Кәбестә сүзендә ничә нечкә сузык аваз бар?
А)2
Б) 0
4. Бармак сүзендә ничә калын сузык бар?
А) 2
Б) 0
5. Балан сүзендә ничә яңгырау тартык бар?
А) 3
Б) 2
6. Әлмәт сүзендә ничә саңгырау тартык бар?
А) 1
Б) 3
7. Сатучы сүзе юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленә?
А) са-ту-чы
Б) са-тучы
8. Балыкчы сүзе иҗекләргә ничек бүленә?
А) балык-чы
Б) ба-лык -чы
9. Идел сүзенең дөрес язылышы ничек языла?
А) идел елгасы
Б) Идел елгасы
10. Самат сүзенең дөрес язылышы ничек?
А) Самат
Б) самат
11.Китап сүзенә сорау куй.
А) кем?
Б) Нәрсә?
12. Эшче сүзенә сорау куй.
А) нәрсә?
Б) кем?
Җаваплар.
А 1. А
Б 2. Б
А 3. А
А 4. А
Б 5. А
А 6. А
Б 7. А
Б 8. Б
Б 9. Б
А 10. А
Б 11. Б
Б 12. Б
Билге кую.
12-11 б - “5”
10-8 б - “4”
7 -5 б - “3”
б һәм түбән - “2”
4нче сыйныф
А өлеше
А1. О хәрефе төшеп калган сүзләр рәтен күрсәтегез
т..лке, к...н
б...рын, т...рна
к...лын, б...лын
к.но, сыйн...ф
А2. Сузыклары нечкә авазлар гына булган сүзне табыгыз.
Орлык
Мәйдан
Халык
Хезмәт
А3. Кайсы рәттәге сүзләрдә ике хәреф, ике аваз бар.
Юл, сөт
Эш, яз
Аш, ут
Ям, су
А4. Нечкәлек билгесе төшеп калган сүзне языгыз.
Кул...яулык
Ал...япкыч
Әдәб...ят
Табигат...
А5. Иҗекләргә дөрес бүенгән сүләр рәтен билгеләгез.
Кош-лар-га, күл-ләр-дә
Кошлар-га, күл-ләр-дә
Кош-ларга, күл-ләрдә
Кош-ларга, күлләр-дә
А6. Кушма сүзне табыгыз
1. ак(каен)
2. әти(әни)
3. ак(кош)
4. туган (җир)
А7. Ясагыч кушымчалы сүзләр төркемен табыгыз.
Дуслык, җырчы
Китап, балалар
Ап-ак. Озынборын
Сыерчык, чыпчык
А8. Парлы сүзләр булган рәтне билгеләгез
Каен җиләге, хуш ис
Укытучы, пешекче
Озынборын, өчпочмак
Савыт-саба, аш-су
А9. Сүзнең антонимын табыгыз НАЧАР
Кечкенә
Әйбәт
Озын
Киң
А10. Сүзнең синонимын табыгыз
Дөрес
Белемле
Әйбәт
Акыллы
А11. Төшем килешендәге исемне табыгыз.
Диңгезгә
Диңгездән
Диңгезнең
Диңгезне
А12. Күплек санда кайсы сүзгә –нәр кушымчасы ялгана.
Кеше
Авыл
Көн
Гөл
А13. Фигылнең заманын билгеләгез ЯШИБЕЗ
Үткән заманда
Хәзерге заманда
Киләчәк заманда
Дөрес җавап бирелмәгән
А14. Сыйфатның дәрәҗәсен билгеләгез АП-АК
Гади дәрәҗәдә
кимлек дәрәҗәсе
Артыклык дәрәҗәсе
Чагыштыру дәрәҗәс
А15. Бирелгән сүз төркеме нинди сорауга җавап бирә? СЫЙФАТ
Ничә? Ничәнче?
Кем? Нәрсә?
Нинди? кайсы?
Нишли? Нишләде?
В өлеше.
Бакчада җепшек ява. (2) Кечкенә Әлфия юеш кар тәгәрәтә. (3) Аңа бәләкәй Мансур да булыша. (4) Алар кар бабайга зур борын ясадылар, ә кулына дәү себерке тоттырдылар. (5) Аннары шат күңелле, көләч балалар өйгә керделәр.
В1. 2 нче җөмләдән ялгызлык исемне язып алыгыз.
В2. Беренче җөмләнең иясен һәм хәбәрен табып языгыз.
В3. Текстан кечкенә сүзенең синонимын табып языгыз.
В4. Тексттан урын-вакыт килешендәге исемне табып языгыз.
В5 . 4 нче җөмләдән сыйфатларны табып языгыз.
Җаваплар.
А1. 2
А2. 4
А3. 3
А4. 4
А5. 1
А6. 3
А7. 1
А8. 4
А9. 2
А10. 3
А11. 4
А12. 3
А13. 2
А14. 3
А15. 3
В1. Әлфия
В2. Кар ява.
В3. Бәләкәй
В4. Бакчада
В5. Зур, дәү
Билге кую.
“5”- 15-14 б .6-5б
“4” – 13-9 б 4-3 б
“3” - 8-11 б 2 б
3 нче сыйныф
1 вариант
Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт
А.Предметның билгесен белдерә
Б.Предметны белдерә
В. Эшне, хәрәкәтне белдерә
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?
А.нишли? нишләде?нишләгән?
Б.Нинди? кайсы?
В. Кем? Нәрсә?
3. Очучы сүзенә сорау куй.
А. Нәрсә?
Б. Кем?
4. Төлке сүзенә сорау куй.
А.Кем?
Б. Нәрсә?
5. Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А. – нар
Б. – нәр
В. –лар
Г.- ләр
6. Күл сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А. – нар
Б. – нәр
В. –лар
Г.- ләр
7. Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А. – нар
Б. – нәр
В. –лар
Г.- ләр
8. Тиен сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А. – нар
Б. – нәр
В. –лар
Г.- ләр
9. Сыйфатка туры килгән билгеләмәне тап.
А. Предметның билгесен белдерә
Б. Предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен белдерә
В. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
Г. Предметның санын белдерә
10. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
А. Кем? Нәрсә?
Б. Нинди? кайсы?
В. Ничә? Ничәнче? Күпме?
Г. Нишли? Нишләгән? Нишләде?
11. Матур сыйфатының антонимын тап.
А.чибәр
Б. Күркәм
В. Ямсез
Г. Күркәм
12. Җылы сыйфатының синонимын тап.
А.Эссе
Б. Суык
В. Кызу
Г. Салкын
13. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Предметны белдерә
Б. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә.
В. Предметның эшен, хәрәкәтен белдерә.
14. Зат алмашлыкларын күрсәт.
А. Син, сез
Б. Мин, без
В. Ул, алар
15. Сез ничә китап алдыгыз? Бу җөмләдә алмашлыкны тап, затын билгелә.
А. 1 зат
Б. 2 – зат
В. 3 - зат
2 вариант
Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт
А.Предметның билгесен белдерә
Б.Предметны белдерә
В. Эшне, хәрәкәтне белдерә
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?
А.нишли? нишләде?нишләгән?
Б.Нинди? кайсы?
В. Кем? Нәрсә?
3. Болыт сүзенә сорау куй.
А. Нәрсә?
Б. Кем?
4. Тракторчы сүзенә сорау куй.
А.Кем?
Б. Нәрсә?
5. Сандугач сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А. – нар
Б. – нәр
В. –лар
Г.- ләр
6. Бүлмә сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А. – нар
Б. – нәр
В. –лар
Г.- ләр
7. Колын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А. – нар
Б. – нәр
В. –лар
Г.- ләр
8. Кием сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А. – нар
Б. – нәр
В. –лар
Г.- ләр
9. Сыйфатка туры килгән билгеләмәне тап.
А. Предметның билгесен белдерә
Б. Предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен белдерә
В. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
Г. Предметның санын белдерә
10. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
А. Кем? Нәрсә?
Б. Нинди? кайсы?
В. Ничә? Ничәнче? Күпме?
Г. Нишли? Нишләгән? Нишләде?
11. Матур сыйфатының антонимын тап.
А.чибәр
Б. Күркәм
В. Ямсез
Г. Күркәм
12. Җылы сыйфатының синонимын тап.
А.Эссе
Б. Суык
В. Кызу
Г. Салкын
13. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Предметны белдерә
Б. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә.
В. Предметның эшен, хәрәкәтен белдерә.
14. Зат алмашлыкларын күрсәт.
А. Син, сез
Б. Мин, без
В. Ул, алар
15. Сез ничә китап алдыгыз? Бу җөмләдә алмашлыкны тап, затын билгелә.
А. 1 зат
Б. 2 – зат
В. 3 – зат
Җаваплар
1-Б 1-В
2-В 2-Б
3-Б 3-А
4-Б 4-А
5-В 5-В
6-Г 6-Г
7-А 7-А
8-Б 8-Б
9-А 9-А
10-Б 10-Б
11-В 11-В
12-АВ 12-АВ
13-Б 13-Б
14-В 14-В
15-В 15-В
Бәяләү.
“5” -15-14б
“4” -13-8 б
“3” – 7-4
“2” – 3б һәм түбән
11 нче сыйныф
Диктант.
Хатирәләр.
Мин өлкән кешеләрнең сөйләгәнен тыңларга яратам, әллә ничек җиңел, бик матур итеп сөйли беләләр алар. Тормышның нинди генә авырлыкларын күрергә, нинди генә замана сынауларын үтәргә туры килмәгән бит әби-бабайларыбызга.
Быелгы яз безгә Җиңүнең 74 еллыгын алып килде. Без инде 74 ел тыныч күк, бәхетле кояш белән көнебезне каршылыйбыз. Сугыш еллары тарих елгасында һаман ерагая. Ләкин гомер алга барган саен, ул көннәрнең батырлыгы безне ныграк сокландыра. Халыкның батырлыгына таң каласың. Ул көн, сокландыргыч җәйге яктылыгы һәм коточкыч кайгы караңгылыгы белән бергә буталып, еракта калды инде һәм беркайчан да кире әйләнеп кайтмаячак. Ләкин ул һаман миллионнарның йөрәгендә. Хәтерендә саклана. Хәтерендә генә түгел, алынып бетмәгән снаряд ярчыклары булып, кешеләрнең тәннәрендә йөри. Култык таякларының шыгырдавы булып, колакларыбызга ишетелә ул көн. Уллары кайтмаган аналарның. Тол хатыннарның күз яше булып. Күзләребезгә күренү ул көн. (128 сүз)
7 нче сыйныф
Диктант.
Күзләр.
Кешенең нинди халәттә булуын беләсең килсә, аның күзләренә кара. Күзләр аша күңелдәге уй-кичерешләрне укып була. Шулай ук күзләр – сәламәтлекне чагылдыручы көзге дә. Күзләрне кечкенәдән сакларга кирәк. Әмма күп вакыт без күрү сәләте начарлангач кына борчыла башлыйбыз. Җитмәсә, күзләргә булган йөк көннән-көн арта. Иртәдән кичкә кадәр күзләребез ниләр белән генә шөгыльләнми: дәресләр үзләштерү, компьютер, телевизор алдында утыру дисеңме? Караңгылы-яктылыда китап –журнал укып газаплыйбыз без аларны.Әгәр күзләр кызарса, тиз арыса, шуңа өстәп , күз кабаклары яшләнеп шешенә дә бпашласа, ныклап уйланырга вакыт , дигән сүз. (83 сүз)
нчы сыйныф
Диктант.
Яшенле яңгыр.
Ниязның әтисе урман артындагы авылда эшли. Малай иптәшләре белән аның янына барырга булды.
Кояшлы матур көн иде. Менә алар урманга барып җиттеләр. Нияз юлны белми иде, адашып йөрделәр. Шул арада каяндыр кара болыт килеп чыкты, 1әм, коеп, яңгыр ява башлады. Ялт-йолт яшен яшни, күк күкри. Нияз малайлар белән куак төбенә качты.
Кинәт ява башлаган яңгыр кинәт туктады. Ялт итеп, кояш чкты. Биек агач башларында салават күпере күренде. (72 сүз)
5нче сыйныф
Диктант.
Абдулла Алиш.
Абдулла Алиш балаларны бик яраткан. Язу эшенә ул бик яшьли керешкән. Китапларында да ул балалар турында язган.
Алиш бик оста әкиятче дә булган.
Ул туган илне бик ярата, чын патриот була. Сугышта Абдулла Алиш , бик каты яраланып, дошман кулына төшә. Ләкин баш ияргә уйламый.
Абдулла Алиш яшь килеш һәлак була. Шулай яшь килеш үк безнең күңелләрдә саклана. ( 59 сүз)