СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тема: “Фонетиканы кабатлау”

Нажмите, чтобы узнать подробности

 

Тема: “Фонетиканы кабатлау” 5 сыйныф

Просмотр содержимого документа
«Тема: “Фонетиканы кабатлау”»



Тема: “Фонетиканы кабатлау”

Максатлар: 1)Тел белеменең фонетика бүлеге турындагы белемнәрне барлау;

2) матур язу күнекмәләрен үстерү, орфоэпик нормаларга туры килерлек итеп сөйләмне формалаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3) туган телгә, туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, презентация, проектор.

Дәреснең методлары: телгә анализ методы, сораулар методы.

Дәреснең тибы: кабатлау, дәрес-конкурс.


























Дәреснең планы.

I. Актуальләштерү:

1) исәнләшү;

2) укучыларны барлау;

3) үткән дәрес материалын искә төшерү.


II. Ныгыту:

1) конкурс шартларына буйсынып, бүлекне кабатлау.

III . Йомгаклау:

1) теманы гомумиләштереп кабатлап чыгу;

2) өй эше бирү;

3) билгеләр кую;

4) саубуллашу.












Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Туры итеп бастык. Утырыгыз. Дәресебезне башлап җибәрәбез. Бүген ничәнче число һәм кемнәр юк?

Укучы:. Бүген 23 гыйнвар, бүген сыйныфта барыбыз да бар/ ... юк.

Укытучы: Яхшы, рәхмәт. Хәзер узган дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшереп китик. Сезгә нинди өй эше бирелгән иде? (Өй эшен тикшерү)

Укытучы: Укучылар, бүген без “Фонетика” бүлеген өйрәнүне тәмамлыйбыз. Сезнең белемнәрегезне тикшереп карау өчен бүгенге дәрестиә уер уйнап алабыз. Хәзер ике командага бүленик тә, исем һәм девиз уйлап табыйк.

II Ныгыту.

1. Сорауларга җавап тап. (презентациядә)

1. Фонетика фәне нәрсә өйрәнә?

- сөйләмдәге авазларны;

- сөйләмдәге хәрефләрне;

2. Татар телендә ничә сузык аваз хәрефе бар?

- 9;

- 12

3. Бер иҗектә янәшә килгән ике сузык аваз кушылмасы?

- дифтонг;

- сингармонизм

4. Сингармонизмның икенче төре нинди авазлар арасында күзәтелә?

- [о, ө, у, ү]

- [о, ө, ы, э]

5. Татар телендә ничә тартык аваз хәрефе бар?

- 24;

- 28

6. Бер иҗекне башкалардан аерып, көчлерәк әйтү?

- басым;

- иҗек

7. Сүзләрне дөрес язарга өйрәтә?

- орфоэпия;

- орфография



(укучылар җавапларны кәгазьләрдә билгелиләр)




  1. Укытучы: Хәзнр икенче биремне эшлибез. Сүзләрне юлдан юлга күчерү өчен таркатып языгыз, басымны билгеләгез:



көнкүрешне, якын, туктамый, уйлагыз,

көнбагыш, табигать, ерак, яратабыз.

(укучылар тактага чыгып язалар)

  1. Укытучы: Укучылар, биредә һәр очракта «ъ» «ь»нәрсәне белдерә? Кулларны күтәреп җавап бирәбез, җавапны дәлиллибез.

Иҗекнең нечкә әйтелешен белдерә

Ъ, Ь аеру билгеләре

К-[къ], г-[гъ] дип укылсын өчен


канәгать, кулъязма, пульс, вәгъдә, көньяк, ямь-яшел,

тәкъдим, альбом, мәкаль, игълан, берьяклы

(укучылар кулларын күтәреп, ңавап бирәләр, дәлиллиләр, кагыйдәләрне әйтеп бирәләр)

  1. Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Биремнәрне яхшы гына үтәп барасыз. Хәзер яңа бирем: текстта төшеп калган хәрефләрне куегыз.

Менә Г...лнур өст... киң ...фраклар белән капланган бер ч...кыр ...нында туктады. Ч...кыр кырыенда хуш исле, алсу чәчәкле гөлҗ...меш куа...ы үс...п ут..ра. (бирем кәгазьләрдә эшләнелә )

  1. Укытучы: Булдырдыгыз, хәзер тексттан һәр команда тексттан үзе теләгән бер сүзне сайлап фонетик анализ ясагыз. (Урыннарда эшлиләр, эшләр бетергәч, тактага чыгып язалар)

  2. Укытучы: Яхшы, укучылар, хәзер сезнең иң яраткан биремегезне үтибез! Карлыгачлар сүзеннән сүзләр төзү. (Чиратлап әйтәләр)




IV. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, бәйгебез ахырына якынлашты. Бүгенге дәресебез сезгә ошадымы?

Укучылар: Әйе, бик ошады.

Укытучы: Яхшы, мин бик шат. Ә хәзер җиңүчене билгеләү өчен мин сүзне жюрига бирәм. Апаларыгыз уен барышында сезнең ничек эшләвегезне күзәтеп бардылар, хәзер алар нәтиҗә чыгарачаклар. Рәхим итегез!

Жюри: Бүген 2 команда үзләренең фонетика, орфография, орфоэпия өлкәсендәге белемнәрен сынап карадылар. Биремнәр үтәделәр. Беренче команда ... балл, ә икенче команда ... балл җыйды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Укытучы: Укучылар. Бүген барыгыз да бик яхшы эшләдегез, аеруча актив катнашканнарга билгеләр куям, көндәлекләрне китерерсез.

Өй эше – 158 күнегү. (Биремне укытып, аңлату)

Дәресебез ахырына якынлашты. Сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!