СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тема: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның уку грамоталылыгын үстерү алымнары.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Уку грамоталылыгын үстерү.

Просмотр содержимого документа
«Тема: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның уку грамоталылыгын үстерү алымнары.»

Тема: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның уку грамоталылыгын үстерү алымнары.


Хәзер үзебезнең эш тәҗрибәбез белән уртаклашып үтәрбез. Укучыларда текст, әсәрләрне аңлап уку сыйфатын үстерү максатыннан, төрле алымнардан, технологияләрдән файдаланыла. Үзе теләгәнне генә эшли торган укучыга, дәрестәге әсәрне укыту, әлбәттә, кыен. Шуның өчен һәр укытучының максаты бер - укучыларда аңлап укуга кызыксындыру.

Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой да: “Кешегә бетмәс –төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк“,- дигән сүзләрне язып калдырган. Бу сүзләр моннан күп еллар элек язылган булса да, бүгенгесе көндә дә бу фикерләр белән килешмичә ярамас.

Яңача укыту технологиясенең нигезендә  укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укучылар дәреснең һәр этабында логик яки иҗади фикер йөртсен өчен шартлар тудырырга кирәк.

Бу бурычларны без,   татар теле һәм әдәбияты укытучылары. нинди юллар белән тормышка ашыра алабыз соң? Дәрестә без һәммәбез педагогик технологияләрнең төрлесен кулланып карыйбыз, үзгәрешләр кертәбез, үзебез өчен төрле ачышлар ясыйбыз, хаталанабыз, үз хаталарыбызны төзәтеп яңа технологияләрне дөресләп куллануга ирешәбез.

         Тел-әдәбият дәресләрендә ничек итеп укучыларны әдәби әсәрне аңлап укырга өйрәтеп була соң? Укучы текстны аңлап укыган очракта гына, көтелгән нәтиҗәгә ирешеп була. Шушы сорауга җавап итеп, нәтиҗәле (продуктив) уку технологиясен кулланырга мөмкин дип әйтергә була.

Мәсәлән, татар төркемнәрендә, рус төркемнәренең өлкәнрәк сыйныфларында кечкенәрәк күләмле әсәрне өйрәнер алдыннан әсәр эчтәлегеннән җыелган сүзләр, сүзтезмәләр биреп, шулардан үзләреннән хикәя төзетеп карау, сорау алышу. Һәр төркем үз хикәясен укый һәм фикер алышабыз. Укылачак әсәргә кайсы якынрак булуы әсәрне укыганнан соң  чагыштырыла. 

Мәсәлән, татар төркемнәрендә Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын өйрәнгәндә түбәндәге сүзләрне, сүзтезмәләрне кулланырга мөмкин: госпиталь, сугыш, егет, кыз, хат, җыр, гармун, чәчәк бәйләме, кичке җил, зәңгәр күк, алтын йолдыз, бөдрә чәч, батыр һ.б.

Башлангыч сыйныфларның рус төркемнәрендә “Тауда” хикәясе бирелә. Кечкенә сыйныфларда кызыксындыру уяту өчен рәсемнәр белән эш итү отышрак. (Рәсемнәр: чана, тау, чаңгы, авыру бала, 2 бала тау ясый, 3 бала тауда уйный). Рәсемнәр буенча җөмләләр төзиләр. Укучыларга рәсем буенча сораулар биреп тә ярдәм итәргә була. Ә соңнан укучылар үзләре текст буенча рәсем ясыйлар һәм сөйләмгә чыгалар. (Рәсемнәр: укучыларның рәсемнәре).

Әйдәгез сезнең белән дә текст укуга кызыксыну уята торган берничә эш төрен башкарыйк.

Беренче этап: 1-Су. Җылы, салкын, бозлы су (тотып карыйлар)

1. Син нинди су эчәргә яратасың? Ни өчен?

2. Өйдә нинди су эчәсез? (краннан,--филҗтр, чишмәдән, коедан)

3. Җәйге эсседә нинди су эчәсез?

4. Нинди су тәмле?

2-Экрандагы рәсемнәргә игътибар итегез. (1. Кояш, малай, әни, кое, чишмә, 2. Авыру әни, малай футбол уйный, таплы кояш) Шушы рәсемнәрне кулланып хикәя төзеп карыйк. Әйдәгез сезнең эшләрегез белән танышыйк әле. Хикәяләр буенча фикер алышу үткәрелә. Укучыларга “Без өйрәнәчәк әсәр нәрсә турында булыр икән?” дигән сорауны бирәбез. Күпләрегез нинди әсәр икәнен башта ук аңлады инде, ләкин укучы өчен бу әсәр әле таныш түгел. Билгеле, Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәре.

Ә икенче этапта - әсәрне уку вакытында автор белән, андагы геройлар белән бәхәскә, әңгәмәгә  керергә мөмкин, әлбәттә, сүзлек эше алып барырга, аңлашылмаган сүзләргә, фразеологик әйтелмәләргә аңлатма бирә барырга, таблицаларны тутыра барырга да кирәк дип саныйм. Тагын бер отышлы алым - алда нәрсә көтеләчәген укучыларның үзләреннән сорарга мөмкин.

Әнисе улына су алып кайтырга кушкач, малайның җавабы нинди булыр?

Малай чиләгенкүтәреп урамга чыккан. – Алга таба ул нишләр?

Өченче этап ул - текстны укып чыкканнан соң, укучыларның белемнәрен, әсәрне ничек итеп аңлауларын тикшерү. Әлбәттә, тикшерүнең дә бик күп юллары бар. Мәсәлән, тест уздыру, бер – береңә сорау бирү һ.б.

Креатив фикер йөртергә, уйларга өйрәнгән бала күбрәк иҗатка тартыла, андый баланың башына күбрәк матур фикер килә башлый. Әгәр балага бер генә китапның, бер генә әсәрнең матурлыгын, автор әйтергә теләгән фикер тирәнлеген күрсәтә алсаң, ул баланы китапны яратып укырлык итеп тәрбияләргә мөмкин. Китап укыган баланың язуы да, сөйләм теле дә камил, эзлекле, тирән була.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!