Просмотр содержимого документа
«Тест по физике для 7 класса на тему: "Механическое движение"»
7 нче сыйныф өчен физикадан
«Механик хәрәкәт” бүлеге буенча контроль тест
Тест 3 өлештән тора: А, В, С.
А өлешендәге һәр дөрес җавап өчен 1 әр балл,
В өлеше өчен – 2 шәр балл,
С өлешендәге дөрес эшләргә 3 әр балл куела.
Максималь балл – 18.
Балларны билгегә күчерү:
15 – 18 балл – “5” ле;
11 – 14 балл – “4” ле;
8 – 10 балл – “3” ле;
0 – 8 балл – “2” ле.
Вариант 1.
А өлеше. Бирелгән вариантлардан дөрес җавапны сайлап алырга
Механик хәрәкәт – ул...
а) җисемнең башка җисемнәргә карата торышы үзгәрү;
б) җисемнең вакыт үтү белән башка җисемнәргә карата торышы үзгәрү;
в) җисемне тәшкил итүче кисәкчекләрнең тәртипсез хәрәкәте;
Әгәр кеше елга буйлап хәрәкәт итүче салда басып торса, ул ... карата хәрәкәт итә:
а) салга;
б) суга;
в) яр буенда урнашка йортка.
Юл – ул...
а) җисем хәрәкәт иткән траекториянең озынлыгы;
б) хәрәкәтнең башлангыч һәм ахыргы пунктлары арасындагы иң кыска ераклык;
в) җисемнең хәрәкәт сызыгы.
Тигез хәрәкәт – ул...
а) җисемнең теләсә нинди вакыт аралыкларында тигез озынлыктагы юл үтүе;
б) җисемнең теләсә нинди тигез вакыт аралыкларында тигез озынлыктагы юл үтүе;
в) җисемнең тигез вакыт аралыкларында төрле озынлыктагы юл үтүе.
Тигезсез хәрәкәт вакытында уртача тизлекне табу өчен:
а) барлык юлны үтү өчен кирәк булган вакытны әлеге юлга тапкырларга кирәк;
б) барлык юлны үтү өчен кирәк булган вакытны әлеге юлга бүләргә кирәк;
в) барлык юлны әлеге юлны үтү өчен кирәк булган вакытка бүләргә кирәк.
Тигез хәрәкәт итүче җисемнең тизлеген табу формуласы:
а) υ = s t;
б) υ = s /t;
в) s = υ t.
СИ Халыкара берәмлекләр системасында юлның төп берәмлеге:
а) метр (м);
б) километр (км);
в) секунд (с) .
Бер метрда:
а) 1000 см;
б) 10 дм;
в) 100 см.
В өлеше. Биремнәрнең җавабын язарга
Сыерчыкның тизлеге якынча 10 м/с. Бу тизлекне км/сәг күрсәтергә.
30 с дәвамында поезд 72 км/сәг тизлек белән тигез хәрәкәт иткән. Бу вакытта үтелгән юлны табарга.
С өлеше. Мәсьәләләрнең чишелешләрен язарга
Страус беренче 30 м ны 2 с , ә киләсе 70 м ны 0,05 мин та үтә. Страусның уртача тизлеген табарга.
Автомобиль юлның беренче өлешен (30 км) м/с ка тигез булган уртача тизлек белән белән бара. Юлның калган өлешен (40 км) ул 1 сәг үтә. Автомобиль барлык юлны үткән уртача тизлеген табарга.
Вариант 2.
А өлеше. Бирелгән вариантлардан дөрес җавапны сайлап алырга
Механик хәрәкәт була алмый:.
а) автомобильнең җиргә карата хәрәкәте;
б) җисемне тәшкил итүче молекулаларның тәртипсез хәрәкәте;
в) аерым бер атом яки молекуланың хәрәкәте.
Әгәр кеше елга буйлап хәрәкәт итүче салда утырып барса, ул ... карата хәрәкәт итә:
а) салга;
б) суга;
в) яр буенда урнашка йортка.
Траектория – ул...
а) җисем хәрәкәт иткән траекториянең озынлыгы;
б) хәрәкәтнең башлангыч һәм ахыргы пунктлары арасындагы иң кыска ераклык;
в) җисемнең хәрәкәт сызыгы.
Тигезсез хәрәкәт – ул...
а) җисемнең теләсә нинди вакыт аралыкларында тигез озынлыктагы юл үтүе;
б) җисемнең теләсә нинди тигез вакыт аралыкларында тигез озынлыктагы юл үтүе;
в) җисемнең тигез вакыт аралыкларында төрле озынлыктагы юл үтүе.
Тигез хәрәкәт вакытында тизлекне табу өчен:
а) юлны үтү өчен кирәк булган вакытны әлеге юлга тапкырларга кирәк;
б) юлны үтү өчен кирәк булган вакытны әлеге юлга бүләргә кирәк;
в) юлны әлеге юлны үтү өчен кирәк булган вакытка бүләргә кирәк.
Тигез хәрәкәт итүче җисемнең үткән юлын табу формуласы:
а) υ = s t;
б) υ = s /t;
в) s = υ t.
СИ Халыкара берәмлекләр системасында вакытның төп берәмлеге:
а) минут (мин);
б) метр/ секунд (м/с);
в) секунд (с) .
Бер метрда:
а) 0,001 км;
б) 0,01 км;
в) 0,1 км.
В өлеше. Биремнәрнең җавабын язарга
Билгеле бер шартларда водород молекуласының уртача тизлеге 1700 м/с. Молекула тигез хәрәкәт иткән очракта 34 км ны “очып үтү” өчен аңа күпме вакыт кирәк?.
Айның Җир тирәли хәрәкәт тизлеге 3600 км/сәг. Бу тизлекне м/с ларда күрсәтергә
С өлеше. Мәсьәләләрнең чишелешләрен язарга
Тауга менгәндә чаңгычы 3 км юлны 5,4 км/сәг кә тигез булган уртача тизлек белән үткән. Ә таудан төшкәндә 1 км ны 10 м/с тизлек белән барган. Чаңгычының уртача тизлеген табарга.
Автомобиль юлның өлешен 60 км/сәг тизлек белән белән бара. Юлның калган өлешен 80 км/ сәг тизлек белән үтә. Автомобиль барлык юлны үткән уртача тизлеген табарга.