Просмотр содержимого документа
«Тест по татарскому языку во 2 классе»
Тест биремнәре
II сыйныф
А1. Кайсы сүзнең тартыклары барысы да яңгырау, сузыклары нечкә әйтелешле?
а) суган ә) бәрәңге б) чөгендер в) кабак
А2. Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк?
а) ялкын ә) ямьсез б) болын в) табигать
А3. Юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгелә:
а) дәф-тәр, ки-тап, дәрь-я, ямь-сез
ә) бер, көн-ьяк, у-рам, юр-ган
б) эш-че, көнь-як, у-кучы, ял
в) ба-су, кур-чак, ять-мә, мәк-тәп
А4. Барлык сүзләрдә дә Э хәрефе төшереп калдырылган рәтне тап:
а) …скерт, …ремчек, ма…май
ә) …лга, …гет, …шче
б) төлк…, сы..р, …т
в) …лан, …кскаватор, …кскурсия
А5. Тамырдаш сүзләр рәтен билгелә:
а) эштә, эшчән, эшнең
ә) балык, балчык, балыкчы
б) кыш, кышлый, кышкы
в) басу, басуның, басуга
А6. Предметны белдергән сүзне билгелә:
а) сугара ә) сулык б) сусыл в) сулы
А7. Капма-каршы мәгънәле сүзләр рәтен билгелә:
а) шатлана, куана
ә) шатлана, көлә
б) шатлана, кайгыра
в) шатлана, елмая
А8. Дөрес язылган сүзне билгелә:
а) болот ә) былыт б) болыт в) былот
А9. [w] авазы ишетелә торган сүзләр рәтен билгелә:
а) звонок, ветеран
ә) гөрләвек, вакыт
б) слива, август
в) Ватан, завод
А10. Ъ хәрефе язылырга тиешле сүзне билгелә:
а) ал…бом ә) вәг…дә б) ям…ле в) дөн…я
В1.Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, күчереп язарга: Яңа яуган ап-ак (…) күзләрне камаштыра. Салкыннан битләр (…). (…) астында кар шыгырдый. Сүзләр: аяк, кар, алсулана.
В2.Сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга: Күл, матур, бик, буе. Йөзә, күлдә, үрдәкләр. Күп, күлдә, балык. Тотарга, балык, малайлар, күлгә, йөриләр.
В3.Укы, җөмлә ахырын тап. Һәр җөмләне баш хәреф белән башлап, нокта белән тәмамлап, күчереп яз. Мәктәп белем бирә белемле кеше яхшы эшли эш яраткан бала бәхетле була .