Татар төркемнәре өчен изложение текстлары
5нче сыйныф.
Фәридәнең туган көне.
Бүген Фәридәнең туган көне.Әнисе иртүк торып бик матур торт пешерде.Өстәлгә төрле-төрле тәмле сый-хөрмәт тезде.
Өстендәге күлмәге дә матур бүген Фәридәнең.Ап-ак ефәккә зәңгәр борчаклар төшкән.Анысын да әнисе тегеп кидерде аңа.Ул Фәридәнең чәчләренә күлмәге төсле үк зәп-зәңгәр тасмадан күбәләкләр такты.
Өйләре дә искиткеч матур бүген аларның.Бөтен нәрсә ялт иткән!Бар да чиста,бар да матур,бар да пөхтә.Фәридә куана-куана тирә-якка күз йөртеп чыкты.Күр инде,хәтта өстәлдәге чәчәкләргә кадәр елмая!Әле бүген генә алып кайткан аларны әнисе.
Бар да шундый матур,шундый күңелле!( 88 сүз)
(Р.Вәлиевадан)
Төнлә кояш чыкса
Бүген Алия төш күрде.Төшләрне йоклаган саен күрә ул.Әмма бу төше бик матур һәм башка төшләргә бер дә охшамаган.
Төшендә ул Алып Батыр кебек зур гәүдәле клоунны күрде.Дөресрәге, клоун булып киенгән Алып Батыр иде ул.Алып батыр бер кулына –Кояшны,икенче кулына Айны алып, туп итеп чөеп уйнады.Кояшны чөйгәч-көн, Айны чөйгәч төн булды.
Иртән Алия төшен әбисенә сөйләде.Алып Батыр тупларны бутап чөя башласа, ни булыр дип кайгырды.Төнлә кояш чыкса,нишләрбез, диде.
Әбисе,елмаеп, аны юатты. Алып Батырның тупларны Ходай әмере буенча чөюен әйтте.Шуңа күрә бер дә ялгышмас дип, ышандырды.(96 сүз)
(“Салават күпере”журналыннан)
Песи баласы.
Карап торуга матур гына бер песи баласы булган.Үзе кечкенә генә,әмма шаян икән.Ул әнисе тирәсендә сырпалана,иркәләнә,ә кичләрен аның куенына кереп йоклый икән.
Көннәрдән беркөнне песинең анасы ауга киткән.Песи баласы йокларга яткан,ләкин йоклый алмаган.Идәндә тычкан балалары йөгерешкәннәр.Песи баласы аларны куган,ләкин берсен дә тота алмаган.Шуңа ул бик хурланган.
Менә песинең әнисе кайткан.Ул бөтен хәлне әнисенә сөйләгән.Әнисе аңа бик файдалы киңәшләр биргән.
Икенче көнне тычкан балалары тагын чыкканнар.Бу юлы песи баласы почмактагы тишекне бикләп куйган.
Тычканнар йөгерешкәннәр,ләкин качар урын тапмаганнар.
Нәни песи дошманнарны көч һәм тапкырлык белән җиңәргә өйрәнгән.(100сүз)
Куян рәхмәте
Малай балыкка китте.Җайлырак урын эзли торгач,ярдан читтәрәк бер сәер өн күзгә чалынды.Ләкин кем тавышы икәнен барып карамыйча танып булмады.Куак артында яраланган куян ята иде.Кемдер аңа аткан,тидергән, таба гына алмаган.
Малай куянны өенә алып кайтты.Авырткан аяклары басарлык,сикергәләрлек хәлгә килде.Аннары таныш куаклар арасына кире китереп куйды.
Куянның үзен терелткән дустыннан аерыласы килмәде.Малайга карап,иреннәрен селкеткәләде.Үзенчә рәхмәт әйтүе булды ,ахрысы.
Шулай да хушлашырга барыбер кирәк иде.Малай кулларын шапылдатып куйды.Озынколак сискәнеп китте һәм куаклыкка кереп югалды.(86 сүз).(Ә.Баяннан)
Кошлар рәхмәте
Кыр үрдәге камышлыкка оя ясаган.Ояга йомыркалар салган да бәбкә чыгарырга утырган.Шулвакыт каяндыр явыз төлке килеп чыккан.Ул кыр үрдәген йомыркалары өстеннән эләктереп алган да торып чапкан.Моны күрше абый күреп торган.Барып караса- ояда ун йомырка.
Күрше абый йомыркаларны алып кайта да тавык астына сала.Берничә көннән ун үрдәк бәбкәсе борын төртеп чыга.
Бәбкәләрне тавык җәй буе ияртеп йөри.Аларны дөнья белән таныштыра.Куркыныч булса,кыраклый.Яңгыр яуса, көн суытса,аларны канаты астына җыя.
Үрдәк бәбкәләре шулай үсә,җәй үтә.Көз җиткәч, гаҗәп хәл була.Кара тавыкның бәбкәләре җирне ташлап,һавага күтәреләләр.Канатлары белән җилпенепме – җилпенәләр.Тавык мескен кычкыра, кыраклый,әмма файда юк.
Ә күрше абыйның бу хәлгә бер дә исе китми.Ул бит чебиләрнең үрдәк булып үскәннәрен белә.
Үрдәкләр йорт өстеннән берничә тапкыр әйләнеп очалар.нидер кычкыргалап куялар.Бу аларның,әлбәттә, күрше абыйга да, аларны карап үстергән кара тавыкка да шулай рәхмәт белдерүләре инде.Ә аннары бик еракка очыа китәләр.(152 сүз) (Ә.Баяннан)
6 нчы сыйныф
Җиләклектә
Маратны йокыдан дәү әтисе уятты.
-Тор ,улым, җиләккә барабыз.
Җиләк сүзен ишетүгә Маратның йокысы әллә кая качты.Көн матур булырга охшый.Дәү әтисенең мотоциклы бигрәк яхшы йөри.Йөрми, оча,шундый рәхәт.Менә берничә минуттан инде алар җиләкле тауда иделәр.Килеп җитүгә , бер-берсе белән ярыша-ярыша ,җиләк җыярга керештеләр.Маратка җиләк җыю кызык та, рәхәт тә булды.
Җиләкләр дә качышлы уйныйлар икән бит.Иң эреләре, иң кызыллары яфрак арасында, күренмиләр дә.Эзләп тапкач, авызга кабасы килә үзләрен.Ә инде бер тәмен белдеңме...Савытка бер дә төшәселәре килми.Гел авызга керергә генә торалар.Савытым тулсын дисәң,үз-үзеңне җиңәргә кирәк.Тулган савытыңны зур чиләккә бушаткандагы рәхәтлекне сөйләп тә,язып та бетерә торган түгел.
Бүгенге көн Маратны күп нәрсәләргә өйрәтте. Ә бу бит каникулның бары тик бер көне генә иде.Алда әле, башланган булса да, бер ай!(135 сүз).(Й.Җамалетдиновадан)
Сандугач оясы
Беркөнне Нәҗип бакчадан бик шатланып йөгереп керде.Өйдә Нәфисә апасыннан башка кеше юк иде.
-Апа, безнең бекчага бер кош оялаган ,әйдә чыгып карыйк әле,-дип апасын урамга өстерәде.
Бакчада бер почмакта тирес өеме бар иде. Аның кырыйларын кычыткан баскан.Кош әнә шул кычытканнар арасына оя ясаган икән.Оясында алты йомыркасы ята.Алар бераз яшькелт төстә,өстендә соры сипкелләре дә бар.Шушы кош оясын тапканнан бирле,Нәҗип дөньяда башка нәрсәләр барын бөтенләй онытты.Иртән тордымы,йөгереп ,оя янына китә.
Никадәр генә сабырсызланып көтсә дә ,Нәҗип сандугачның балалар чыгарганын күрми калды.Беркөнне чия куагы астына посып кына ояга күз ташласа,исе китте.Анда дүрт бала,сары авызларын өскә сузып,чикылдашып ята.Аналары очып китә дә әле берсенең ,әле икенчесенең авызына җим китереп сала.
Әллә ни арада кош балалары үсеп тә җитте.Канатлары чыкты.Алар инде ,әнкәләре җим эзләргә киткән чакта ,оя яитенә басып озатып кала башладылар.
Кош балаларын очырган көн барысы өчен дә бәйрәм булды.Алар башта еракка очмадылар.Канатлары тәмам ныгыгач кынабиеккә күтәрелә башладылар.Ә беркөнне җыйнаулашып бакчаны кат-кат әйләнделәр дәкаядыр очып киттеләр.Алар очып киткәч , бераз ямансу булды.Нәҗипкә барыбер рәхәт иде.Ул карап үстерде ич аларны. (193 сүз) (Ф.Яруллиннан)
Дамир үстергән гөлләр
Уку елы тәмамланып килә иде.Дамир белән Диләрә мәктәптән бергә кайттылар.Дамир Диләрәне төштән соң үзләренә кунакка чакырды.Диләрә керергә булды.
Дамр ,кайтып,өстен алыштырды,ашады,барлык эшләрен дә бетерде.Диләрә һаман юк.Аптырагач , ул бакчага чыкты.Чәчәкләр утыртыр өчен җир йомшартты,тигезләде.Орлыкларны чәчә башлады.Шулвакыт Диләрә килеп керде.
-Нишлисең?-дип сорады.
-Чәчәк утыртам,- диде Дамир.Эш беткәч, Диләрә өйләренә кайтып китте.Ул да ,Дамир кебек үк, бакчага чыгып, җирне йомшартты.Ул арада дус кызлары кереп,Диләрәне уйнарга чакырдылар...Чәчәк орлыклары түтәл янында таралып калды.Әнисе:
-Кызым, чәчәкләреңне утырт башта,- дигән иде дә ,Диләрә кулын гына селтәде.Ул:
-Өлгерермен әле,башта уйнап керим,-диде.
Кич булгач кына кайтты ул.Бик арыган иде.Ашады да ятып йоклады.Иртәгесен чәчәкләр турында уйламады да.
Дамир чәчәкләренә көн дә су сипте,аларны карап торды.Чәчәкләр берсеннән – берсе матур булып үстеләр.Бакчаны ямьгә күмделәр.Көн артыннан көн үтте.Алтын көз килеп җитте.Беренче сентябрьдә Дамир,матур итеп киенеп,үзе үстергән чәчәкләрне кулына тотып,мәктәпкә килде.Диләрәгә шул чакта бик кыен булды.Нәкъ шундый матур чәчәкләрне ул да үстерә ала иде .(177 сүз) (Л.Саматовадан)
Җитезкәй
Ял көннәре иде.Өй кыегыбызга бер карлыгач килеп кунды.Әйләнә-тирәне караштыргалап очып йөрде дә эшкә кереште.Башта оя өчен уңайлы урын сайлады.Ә аннары көн буе авызы белән балчык ташыды.Һәр алып кайтканны пөхтә итеп урнаштыра, беркетә барды.Кичкә таба өй кыегында кечкенә генә “мәрмәр сарай” калкып чыкты.Ләкин аннан кошчык бик үк канәгать түгел иде. Ул каядыр очып китте.Шуны гына көтеп торган чыпчык ояга кереп утырды.Күп тә үтми,авызына мамыклар кыстырып,карлыгач кайтты.Оясында чит кунакны күреп,ачуы чыкты.Чыр-чу килеп аны оядан куды.Ләкин чыпчыкның чыгып китәргә исәбе юк иде шул.Аптырагач, карлыгач очып китте.Бик кызгандым мин аны.Кошчыгым башка беркайчан да безнең өй кыегына килмәс дип курыктым.
Әмма борчылуларым юкка гына булган.Озакламый карлыгач үзенең иптәшләрен ияртеп килде.Алар ,барысы бергә балчык ташып, ояны томалый башладылар.Чыпчык эшне бик тиз аңлап алды.Сикереп чыкты да кычыткан арасына кереп югалды.Ә карлыгачлар рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.
Шушы җитезлеген күреп,карлыгачыма “Җитезкәй “ дип исем дә бирдем.
(160сүз) (Р.Хәсәновадан)
Искәрмә.Кыегыбызга,томалый сүзләренең мәгънәләре аңлатыла.
7 нче сыйныф
Ай белән кояш.
(татар халык әкияте)
Элекке заманда Ай белән Кояш гел бер җирдә генә торырга теләгәннәр.ошлар моңа риза булганнар һәм кул куйганнар.
Менә алар,бөтен кошларны җыеп,шул турыда сөйләшкәннәр.Кошлар моңа риза булганнар һәм кул куйганнар.
Болар арасында бер генә кош-Ярканат кына кул куярга теләмәгән ,ди.Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:
Барлык кошлар кул куйганда ,син генә нигә кул куймадың?-дигәннәр.
Мин кулны шуңа куймадым:Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар,Кояш төшкән җирдә игеннәр үсәр,Кояш төшмәгән җирдә үсмәс,-дигән Ярканат.
Шуннан соң бүтән кошлар да әйткәннәр:
-Дөрес әйтә,Кояш төшмәгән җирдә иген үсми.
Кошлар:”Ай белән Кояш бер җирдә генә тормаска,ә әйләнеп йөрергә тиеш”,-дип карар чыгарганнар.
Шуннан соң Кояш Ярканатка әйткән:
-Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәячәкмен,-дигән.Шуңа күрә Ярканат көн яктылыгына чыгып йөри алмый икән.
Ай Ярканатка бер сүз дә әйтмәгән,шуңа күрә ул ай яктысында да бик әйбәт йөри икән.
(136сүз)
Ак песи
Күптән түгел төзелгән матур йортның беренче подъездына өч малай, өч кыз күчеп килделәр.Алар бик тиз дуслаштылар.Ишегалдында гел бергә уйнадылар,вакытны бик матур үткәрделәр.
Менә көз җитте.Агач яфраклары саргайды.Яңгырлар ява башлады.Кошлар җылы якларга очып киттеләр.
Яңгырлы бер көндә Айдар балалар бакчасына бармады.Киенеп, урамга чыгып китте.Урамда кояш юк иде.Салкын җил исә.Айдарга күңелсез булып китте,шуңа күрә өйгә керергә теләде.
Подъезд ишеген ачкан иде,кемдер нечкә тавыш белән:
-Мияу!-дип кычкырып куйды.Почмакта ап-ак песи утыра иде.
-Туңгансың бит,әйдә ,безгә керәбез,песикәй,мин сиңа ипи белән сөт бирермен,- диде Айдар.Ләкин песи урыныннан тормады.
Айдар ,тәлинкә белән җылы сөт һәм йомшак ипи кисәге алып чыгып ,аның алдына куйды.Ашагач,песи тәмле йокыга китте.
Кичен дуслары бакчадан кайтты.Айдар аларга яңа дусты турында әйтте.Дуслары да песине бик яраттылар.Аннары песигә исем эзли башладылар.(141 сүз)
Бирем.25 сүздән ким булмаган җөмләләр белән текстны дәвам итәргә.
Иң яхшы бүләк
Илшат бүлмәсендә әтисе ясап биргән барлык җиһазларга да күз ташлап алды да сөенеп куйды. Улыма рәсем ясарга булышсыннар дип тырышкан әтисе.Менә аның кечкенә өстәле.Ниләр генә юк монда!Бик зур каләм савыты,төрле-төрле буяулар.Җаның нәрсә тели,шунысын сайла.Әмма Илшатның уе бүген башкада.Ул үз сыйныфында да рәсем ясау белән танылды.Дуслары да көн саен диярлек я бу, я теге йомыш белән рәсем ясатырга керәләр.Ялындырып тормый малай.
Әле менә өченче көн генә Илшат янына дусты Радик кергән иде.
-Берсекөнгә минем абыйның туган көне, сине дә чакырырга кушты.Кич белән зурлап үткәрергә булдык.Кил,яме!
Илшат чакыруны кабул итте, килергә вәгъдә дә бирде.Ә менә бүген уйланып калды әле.Бер атнадан Илшатның әтисенең дә туган көне җитә.Шуннан озак та түгел әнисенеке.Илшатлар туган көннәрне яхшы билгеләп үтәләр.Өстәл әзерлиләр,теләкләр әйтәләр.Илшат та әти белән әнисенә бүләксез калганы юк.Кибеттән алып,шактый матур әйберләр бүләк итте.Ләкин алар моңа әллә ни сөенмиләр иде.Рәхмәт әйтәләр дә тыйнак кына елмаеп куялар.Бүген Илшат ,уйлана торгач,әлеге тыйнак рәхмәтнең серенә төшенде.Ул катгый карарга килде.Радик абыйсының туган көненә барачак.Бүләккә үзе күптән түгел генә ясаган иң матур рәсемен алды.Бүләкне ап-ак кәгазьгә төреп торганын күргән әнисенең бүген туган көнен бәйрәм итүче егет урынында буласы килгәндер.Илшатка шулай тоелды.
Әйе,моннан соң әтисе белән әнисенә дә үз кулы белән эшләнгән бүләк бирәчәк ул.Бөтен күңел җылысын,мәхәббәтен салып ясаячак ул бу рәсемне. (235 сүз) (Г.Лотфуллинадан)
Бал корты белән Шөпшә.
Чәчәкләр хуҗасы ярыш үткәрергә уйлый.Шул турыда төоле якка хәбәр җибәрә.”Кем бал салу өчен яхшы савыт ясый,шуңа барлык чәчәкләрдән дә бал җыярга рөхсәт итәм,”- ди.
Бөҗәкләр ,бик тырышып, савыт ясыйлар.Алар хуҗага очып киләләр.”Менә бик яхшы савыт, балны син шуңа сал”,диләр.Хуҗа карый,ләкин бер савытны да ошатмый.
Бал корты һәр көнне эшли дә эшли,ерак җирләргә очып бара, төрле чәчәкләрдән бал җыя.Аны алып кайта да матур кәрәзгә сала.
Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыя.Ләкин ул артык тырышмый.Иртән аз гына эшли дә көндез ята да йоклый.
Беркөнне Шөпшә Бал кортына кунакка бара.Бал корты өстәлгә бал куя.Шөпшә рәхәтләнеп ашый да ашый.Аннан соң савытын мактый.Бал кортын үзенә кунакка чакыра.
Икенче көнне Бал корты кунакка бара.Карый, Шөпшә караватта ята.Ул:”Нәрсә,Шөпшә дус,ял итәсеңме, арыдыңмы?”- дип сорый.Шөпшә:”Авырыйм шул,караваттан да төшмим”,-ди.Бал корты аз гына утыра да китә,чөнки аның эше күп була.
Менә ярыш көне җитә.Бал корты үзе ясаган бал савытын ала да Чәчәкләр хуҗасы янына очып килә.Хуҗа савытларга бал сала.Шөпшәнең савыты аннан-моннан гына эшләнгән була,шуңа күрә Хуҗа аны ошатмый.Ә Бал кортын мактый:
“Син бик тырышкансың,бик матур кәрәз ясагансың.Син җиңүче,шуңа күрә сиңа барлык чәчәкләрдән дә бал җыярга рөхсәт итәм!”-ди Чәчәкләр хуҗасы.( 217сүз)
(Абдулла Алиштан)
8 сыйныф
Әләк төбе –һәлак
Хайваннар патшасы Арыслан авырып ята икән.Аның хәлен белергә барлык хайваннар да килеп киткәннәр,ә Төлке һаман юк икән.Бүренең Төлкегә ачуы бар,чөнки ул аның бервакыт койрыгын өздергән.Аның Төлкегә начарлык эшлисе килә.Ул Арысланга барып әләкләгән.”Төлке сине хөрмәт итми;әгәр хөрмәт итсә,синең хәлеңне белер иде”,-дигән.Бүре шул сүзләрне әйткәндә,Төлке якында булган,бөтенесен дә ишеткән.
Бервакыт Төлке хайваннар патшасына килгән.Төлкене күргәч,Арыслан ачуланып кычкырган:
-Нигә син шулай соңга калдың?
-Ә мин ,кадерле патшам, синең авыруың турында ишеткәч,бик борчылдым.Сиңа килгәнче,дару эзләргә булдым.
- Син дару таптыңмы?
-Таптым.Әгәр Бүренең арт аягының итен ашасаң,синең авыруың бетәр.
Арыслан Төлкенең сүзенә ышанган.
Сүзлек эше:
Әләелә-әләкли,әләкләми,әләкче.
Өз-өздер,өздерә,өздерми.
9 класс
Тукайның кара савыты.
Вафатына бер ел кала Габдулла Тукай Санкт-Петерҗургта була.Ул яшь вакытыннан ук бу шәһәргә омтыла, чөнки Санкт-Петербург ,беренчедән, аның яраткан шагыйре Пушкинның шәһәре,икенчедән, Россиянең башкласы.
Анда шагыйрьне танылган дин белгече Муса Бигиев каршы ала һәм фатирына алып кайта.Тормышы бик җиңел булмаса да,Тукайны бик яхшы кунак итә.
Икенче көнне Тукай янына укытучы белән биш укучыдан торган делегация килә.Кызлар чәчәк бәйләме тапшыра,малайлар бронзадан ясалган кара савыты бүләк итә.Шагыйрь бу очрашудан бик канәгать кала.Балалар киткәч, бик озак кара савыты белән юана.
Әйе,Тукай күңеле белән һәрвакыт бала булып кала.Ул кузна уенын бик яраткан.Урамда ,шаулашып, кузна уйнаучыларны күрсәґґґґ.бөтен эшен ташлап,алар яына ашыккан.Балалар белән аралашу аның күңеленә рәхәтлек биргән.
Бала вакытта ук,Казанда яшәгәндә,Ташаяк ярминкәсенә барырга һәм башка балаларның агач карусельдә әйләнгәнен карарга яраткан.Аны тәрбиягә алган кешеләр,Габдулланы яратсалар да,мондый уеннарга акча бирмәгәннәр.Ә аның башка балалар кебек агач атка утырып әйләнәсе килгәндер.Шуңа күрә танылган шагыйрь булгач та ,Тукай бу урынга еш килгән һәм карусельдә рәхәтләнеп әйләнгән.
Ә кара савыты хәзер кайда дисезме?Ул хәзер Казанда Милли музейда саклана.Кара савыты гади генә бер әйбер булса да,Тукайның бөеклеген аңлаган һәр кеше өчен кыйммәтле хәзинә булып санала.( 198сүз)
(“Идел” журналыннан)